Илдус Фазлетдинов — М. Кәбиров турында
Синең өчен Марат Кәбиров кем?” – дип сорасалар, мин көтелмәгәнчә җавап бирермен, бәлки. Минем өчен ул, беренче чиратта, символ. Узган гасырның “җилле” 90нчы еллары символы. Азат, башбирмәс рух символы. Чын шигърият, чын әдәбият символы. Тәвәккәллек символы. Һәм, иң мөһиме, яшьлек символы…
Аның белән без 1991 елда, Уфаның Свердлов һәм Аксаков урамнары киселешендә урнашкан эшчеләр тулай торагында таныштык. Җәмәгате Альмира һәм яңа туган улы белән шундагы кысык кына бүлмәдә яши иде ул. Бу бүлмә беренчесе дә, соңгысы да булмады. Тулай торакларны һәм бүлмәләрне кат-кат үзгәртергә килде әле Маратка.
Ул елларда Марат Кәбировның үзен дә, шигырьләрен дә, Уфадагы татар-башкорт студентлары арасында белмәгән кеше юк иде. Ни генә дисәң дә, рабфак аша Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлегенә кереп, анда бер ел укып та алган егет һәм аның иҗаты безгә, БДУга килгән яңа буын студентлары өчен, якын да үз дә иде. Шул ук вакытта Маратның тормыш тәҗрибәсе, без, әти-әни “канаты” астыннан яңа чыгарга маташкан “сарыборыннар” белән чагыштырсаң, җиде кешегә җитәрлек иде. Үзегез уйлап карагыз: әтисезлек ачысы, кечкенәдән авыр колхоз хезмәтендә булу, үзе үскән Илеш районының Югары Яркәй авылында һөнәрчелек-техник училищесын тәмамлап, тракторчы таныклыгын алу, бер ел университетта уку, өйләнү, улы туу, гаиләсен туендыру өчен “Башҡортостан пионеры” гәзитендә эшләү, шул сәбәпле дәрескә йөрмәгәне өчен укудан куылу, яңа ачылган хөр рухлы “Өмет” гәзитенә эшкә урнашу… Болар барысы да егерме ел эчендә! Шуңа күрә дә Марат безгә өлкән абыебыз кебек иде. Ләкин ул “агайның”, чын татарча әйткәндә, холкы үзе белән иде. Беркемгә дә баш бирми, дәрәҗә-титулларга карамый, һәркем белән үз бәясен белеп сөйләшә. Өлкәнрәк буынга караган каләмдәшләреннән аермалы буларак, тел алыштыру, ә инде фольклор термины белән әйтсәк, “тел яшерү” гадәте дә булмады аның. Соңрак, “нуленче” еллар ахырында, яшәү урынын Казанга алыштыргач, кайберәүләр кебек, Башкортстанны да сүгеп йөрмәде. Уфада ничек “үз юлыннан барса”, Казанда да шушы ук юлын дәвам итте. Әшнәлек, әдәбият тирәсендәге төркемнәргә, кланнарга кереп орден-медаль, премия, дәрәҗәле исем даулау аның өчен Уфада ничек ят булса, Казанда да шулай ят булып кала. Шуңа күрә дә, ул остазы һәм өлкән дусты Әнгам ага Атнабайның “сыңар медалем дә юк, к чуртым!”, дигән сүзләрен тулы хокук белән кабатлый ала. Иң мөһиме, аның иҗаты бар. Һәм әдәбият дөньясында инде брендка әйләнгән, мең төрле дәрәҗә-титулга алыштыргысыз Марат Кәбиров исеме бар.
Маратның шигырьләре, язгы ташкын кебек, 70 ел әдәбиятта хакимлек иткән Ленин-партия турындагы мүкләнеп беткән “шигъриятне” тарих чоңгылына томырып, укучылар күңеленә исерткеч азатлык, ирек сулышы өрделәр. Мин бу татлы азатлык һавасын тик шул 90нчы елларның беренче яртысында гына сулап калдым. Хәзер ул чорны ничек кенә сүкмәсеннәр, минем өчен ул гомеремнең иң гүзәл дәвере булып кала… Башкортстандагы татар шигъриятенә Такташ, Есенин рухын беренче булып бөегебез Әнгам Атнабай алып килсә, аның дәвамчысы Марат Кәбиров булды. Азат рух, күнегелгән кануннар тәртәсенә сыешмау аларны берләштерүче сыйфатлар булгандыр, мөгаен. Мартның шигырьләрендә, беренчесеннән алып бүгенге көндә язылганнарына кадәр, бунтарьлек, гыйсъян рухы ярылып ята.
Күнегелгән кануннарны җимерүенең бер мисалы итеп, аның 1990нчы елларда әдәбиятка “эротик шигърият” агымын кертеп җибәрүен китерергә мөмкин. Татар әдәбиятында бу агым XIX гасырның беренче яртысында Габделҗаббар Кандалый иҗатында чәчәк ата. Аның “Шәфгый”, “Фәрхи”, “Сәхибҗамал”, “Мәгъшукнамә” кебек әсәрләре җир кызының матурлыгына дан җырлый, егет һәм кыз, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен барлык нечкәлекләре белән тасвирлый. Биредә бернинди дорфалык, вульгарлык юк, бары тик шагыйрьнең сөйгәннәренә карата хисләре генә урын ала. “Үзгәртеп кору”лардан соңгы елларда бу агымга яңа сулыш бирү омтылышы булып алды. Бер танылган халык шагыйре “Казан утлары”нда “эротик поэма” дип аталган нәмәрсәсен бастырып та чыгарды хәтта. Тик аны укшымыйча укып булмый иде. Чөнки 60тан узган кешенең андый әйбер яза алмавы әдәби-идеологик яктан гына түгел, хәтта физиология күзлегеннән караганда да җиңел аңлашыла…
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
ХХ гасыр ахырындагы татар поэзиясендәге “эротик” агымның иң югары үрнәге итеп, мин Марат Кәбировның “Шыгыр-шыгыр” шигырен атыйм атыйм. Анда бөтен нәрсә дә бар: ярсу хисләр дә, тормыш фәлсәфәсе дә, нечкә юмор да, лирик җылылык та, хәтта социаль эчтәлек тә… Шигырьдәге вакыйгалар, хис-кичерешләр студент тулай торагында яшәп караган һәркайсыбызга таныш. Биредә яшь шагыйрь иҗатына остазы Әнгам Атнабайның тәэсирен дә билгеләп үтмичә булмый. Яшь кенә булса да, студентлар арасында ул “яңа Атнабай” буларак танылган иде. Холкы да, үз-үзен тотышы да, сөйләшүе дә Атнабайча иде аның. Шигырьләре генә… барысы да тик Маратча, кабатланмас! Аеруча аның мәхәббәт лирикасы популяр булды. Кыз-кыркын аларны кулдан-кулга йөртеп, куен дәфтәрләренә күчерде, шагыйрьнең үзенә дә гашыйк булучылар аз булмагандыр, дип уйлыйм. Хәер, бу хакта сөйләшүне киләчәккә, шагыйрьнең 75, 100 яшьлек юбилейларына калдырыйк.
Минем өчен Марат – ачылмаган сер дә. Гадәттә, һәр иҗатчының гомер буе тоткан үзәк иҗади юнәлеше, жанры була. Мәсәлән, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин минем өчен, барыннан да элек, философ. Марат Кәбировның замандашлары – Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулланың һәр шигыре милли рух, тарих белән сугарылган. Минем карашка, башкорт шагыйрьләреннән иң күренеклесе Салават Әбүзар – нечкә лирик. Ә Марат, әйтерсең, бер дистә иҗатчыны берүзендә берләштерә. Бер карасаң, ул – нечкә лирик, мәхәббәт җырчысы; икенче карасаң – хулиган, бунтарь шагыйрь; өченчегә баксаң – философ; дүртенчегә – күз яше аша көлә һәм көлдерә белүче сатирик; “Сары йортлар сере”, “Акбабайның туган көне”, “Бердәнбер һәм кабатланмас”, “Китап” кебек повесть-романнарын укысаң – урыс әдәбиятындагы Виктор Пелевин, Владимир Сорокин, Людмила Улицкаялардан ким булмаган постмодернист язучы; ә инде “Мәхәббәттән җырлар кала”, “Мәхәббәт яңгыры” повестьларында ул – кабатланмас романтик; концерт карарга барсаң – “Авылым каеннары”, “Көзге җилләр”, “Гомер буйлап барам”, “Сандугач моңы” кебек күпсанлы җырлар авторы, шәп алып баручы, шоумэн. Бер кешегә бу кадәр талант каян бирелгән ул? Ходайның “Амин” дигән вакытына туры килгәнме, әллә әнисеннәнме? Аптыраш!
Мөгаен, Маратның Марат булып үсүе өчен әнисе – Әнүзә апага мең рәхмәт укырга кирәктер. Бу сүзләрне мин язмамны күркәмләндерү өчен теркәмим, күңелемдә бүгенгәчә сакланган бер җылы хатирәгә нигезләнеп язам мин аларны.
…2006 елның җәе. Башкорт дәүләт университетының үзем укыткан татар-рус бүлеге студентларын алып, Илеш районы буенча фольклор экспедициясенә чыгып китте. Барлыгы 25 студент һәм ике җитәкчебез. Алдан килешенгәнчә, Кадер авылына, шәхси йортларга барып урнаштык. Иртән чыгып китәбез, кич әйләнеп кайтабыз. Кадер-Яркәй арасындагы Иштирәк, Карабаш, Яңа Күктау һәм башка авылларны урап чыгып шактый күп җырлар, бәетләр, мәзәкләр, риваятьләр җыйдык, Югары Яркәй авылының туган якны өйрәнү музеенда сакланган язма ядкәрләрне дә күчереп алдык. Турысын әйтим, авыл кешеләреннән күпләр безгә сәерсенеп, “бер шөребе җитмәгән” кешеләргә караган кебе карыйлар иде. Янәсе, кызу печән өстендә, нинди тузга язмаган әкият җыеп йөрү, ди, инде ул! Арада ишек төбеннән куып җибәргәннәре дә очрады… Ә инде юлдан арыган, ач студентка чәй тәкъдим итү – бөтенләй булмаган хәл!
Практиканың соңгы көннәрендә, без Илеш һәм Бакалы районнары чигендә урнашкан Сеңрән һәм Илек авылларына сәфәр кылырга уйладык. Кадердән берничә чакрым араны җәяү үткәч, Сеңрәнгә килеп кердек. Өйдән-өйгә йөреп, өлкәннәрдән халык авыз иҗаты үрнәкләре язып алдык, биредә узган археологик казылмалар урынын барып күрдек. Турысын әйтим, эт булып арыдык, бик каты ачыктырды. Ә алда әле Бакалы районының керәшен татарлары яшәгән Илек авылына барасы бар. Шулчак Марат Кәбировның әнисе Сеңрәндә яшәгәнлеге хәтеремә килеп төште. “Хәзер мин сезне тере шагыйрь әнисе белән таныштырам!” – дип, хезмәттәшем Гөлсинә Кәлимуллина белән 25 студентымны ияртеп, Сеңрән авылы буйлап киттем. Кемнәндер сорашып, Әнүзә апаның кайда яшәгәнлеген белдек.
Бәхетебезгә, шагыйрь Әнисе өендә иде, безне капка төбендә үк каршы алды. Өе кысык кына булса да, Әнүзә ападагы кебек күңел киңлеген минем бүтән беркайда да очратканым булмады! Һәм булмас та, мөгаен. Безнең “Мамай явы” кебек 25 студентны ул түргә алып керде, өендә ике-өч кенә урындык булса да, әллә каян эскәмия, агач тартмалар тартып чыгарды. Хәзинәсендә нинди сый-нигъмәт бар – бөтенесе дә өстәлгә менеп “кунаклады”. 17-18 яшьлек һәр студентны да үз баласыдай якын күреп, кадерләде, хөрмәтләде ул. Ашату-эчерүе генә җитмәгән, саубуллашып Илеккә киткәндә, кесәләребезгә ташып чыгарлык итеп көнбагыш тутырып озатты. Мондый мөгамаләгә күнекмәгән яшьләр биш курсны укып бетергәнче онытмады, зур ихтирам белән искә ала иде Әнүзә апаны. Безнең өчен ул Илеш районының символына әверелде… Якты йөзегез, күңел киңлегегез, шундый шәп Шагыйрьне тәрбияләвегез өчен мең рәхмәтләр Сезгә, Әнүзә апа!
Азактан бу хәл турында Маратның үзенә сөйләгән идем, башта ышанмады. “Кит, булмагандыр ул!” – дигән булды. Ахырда Әнүзә апаның кесәләребезгә тутырып, “чемечке” биреп җибәрүен дә өстәгәч, йөзләре яктырып китте. “Менә хәзер ышанам. Бу – минем Әни! Ул килгән бер кешене дә көнбагышсыз җибәрми”, – диде. Менә шундый эчкерсез, самими күңелле зат ул Шагыйрь Анасы.
…2007 елда “Тулпар” журналының 3нче санында басылган “Бүленгәнне бүре ашар” дип аталган язмамда мин түбәндәге сүзләрне язган идем: “бүгенге көндә Башкортстанда иҗат итеп, киләчәктә “Татар әдәбияты тарихы” академик басмасының җиденче томында урын алачак язучы-шагыйрьләрне мин әлегә атый алмыйм. Хәер, атый алам икән… Бер кешене… Марат Кәбировны…” Бу сүзләрем, нигездә, дөрескә чыкты. 2014-2020 елларда Казанда нәшер ителгән “Татар әдәбияты” сигезтомлыгында Башкортстандагы татар әдәбияты бар тулылыгы белән чагылыш табып, берничә дистә шагыйрь һәм язучының иҗатына гомуми байкау ясаган мәкаләләр 6-8 томнарда урын алса да, шигърияткә кагылышлыларын үзем язсам да, Казан галимнәре тарафыннан аерым, берүзенә багышлап язылган гыйльми мәкаләгә бары тик Марат Кәбиров кына лаек булды. Шулай итеп, “үзенең юлыннан барып”, Марат татар әдәбиятының “алтын баганалары” исемлегенә килеп керде.
Иманым камил, 1990 – 2020 еллар татар әдәбиятының йөзен билгеләүче каләм әһелләре исемлеген төзергә кушсалар, анда иң алдынгы урыннарның берсен Марат Кәбиров исеме алачак. Чөнки аның иҗатында иң мөһим әйбер – бу дөньяның ачысын-төчесен дә, кайгысын-шатлыгын да бар тулылыгы белән үз эченә сыйдырган олы ЙӨРӘК бар… Киләчәк буыннарга, меңьеллыклар тоташкан дәвер белән якыннанрак танышырга теләсәләр, Марат Кәбиров әсәрләрен укырга киңәш итәр идем мин.
Бу язмамда мин Марат Кәбировның иҗат юлын барлауны, аның шигъриятенең һәм прозасының үзенчәлекләрен тикшерүне максат итеп куймадым. Аның иҗаты буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре күпләп якланачак әле. Шуңа күрә, Марат белән бәйле тормыш хатирәләрен күңелемнән барлап чыгып, берникадәр өлешен генә сезнең игътибарыгызга тәкъдим иттем. Ә калганын… аның шигырьләре сөйләр!
Алтын юбилеең белән, дустым!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.