Сабыр кеше, яки моргтагы сәер хәл
Була бит шундый сабыр кешеләр. Бер нәрсәгә зарланмас, теге юк, бу юк дип исе китмәс, кемдер тупас сүз әйтсә дә кызып китмәс, ирен чите белән генә елмайгандай итәр. Андыйларны кайчак “пошмас” дип тә атыйлар бугай, тик моңа алай дип әйтәсе килми, чөнки якты күңелле әйбәт кеше. Берәүгә дә авыр сүз әйтә белми, талашмый, бәхәсләшми. Нинди генә хәлгә юлыкса да тынычлыгын җуймый. Сөйләшкәндә дә сузып кына, матур итеп, иркәләнеп кенә сөйләшә. Аның белән гапьләшсәң, үзең дә тынычланып калгандай тоеласың.
Моргта эшли ул. Озак еллар инде шунда каравылчы булып тора. Укуын тәмамлаганнан соң эш урыны табалмыйча анда бәрелеп, монда сугылып йөргән-йөргән дә аптырап шушында килгән. Күп еллар элек инде. Хәзер өйрәнгән инде. Үз эшен яратып эшли. Мин кайчагында: “Ничек түзәсең монда, нигә башка урыннан эш эзләмисең?” — дип тә карыйм. Ә аның җавабы әзер:
— Чөнки кире якларыннан уңай яклары күбрәк, — ди ул һәм сузып кына санап китә, — Беренчедән, монда тыныч. Икенчедән, кешеләр аз. Эше дә таш кисү түгел: кәгазьләр тутырасың, чит-ят кеше кермәсен дип ураштырып чыгасың. Ә аннан соң… Теләсәң, ятып кино кара, китап укы. Уйланып утыр. Ә кире ягы икәү генә: акчасы аз һәм зарплатасы бәләкәй.
Бу урында ул үзенең шаяра белүенә үзе дә аптырап тирә-ягына каранып куя. “Мин әйттемме соң моны, бүтән берәү әйтмәде микән?” — дигән сыман итеп. Аның болай кылануы сүзеннән дә кызыграк булып тоела.
— Сасы бит инде анда, — дип каршы төшәм мин, — Һәртөрле мистик күренешләр дә була торгандыр әле…
Аның исе китми.
— Исенә күнегәсең аның. Бер өйрәнгәч әллә нәрсәсе юк. Ә менә син әйткән мистика… Аны сөйләгән булалар инде чын кебек итеп. Кеше куркытыр өчен генәдер инде… Минем бер дә андый нәрсәгә очраганым булмады.
Ничә еллар буена моргта йоклаган кеше авызыннан шундый сүз ишеткәч, чынлап та, тынычланып каласың инде. Дөньяларың иркенәеп, офыкларың киңәеп китә.
Тик бер мәлне моның белән дә кызык хәл килеп чыккан. Болайрак була инде…
Төнгелеккә килә бу. Патологоанотомнар эшләрен бетереп кайтып киткәч, чәй кайнатып эчә, үзе ярата торган тәмле шоколад белән. Аннан соң бүлмәләрне урап чыга да китап укып ята. Шуннан йоклап китә.
Ләкин йокысы йокы булмый. Бер мәлне моның колагына кемнеңдер нәрсәдер сөйләнгәне ишетелә башлый. Башта бу үзен өендәдә икән, каравылдан кайтып йоклап ятам икән дип уйлый. Ә хатыны нәрсәдер сөйләнеп, нидәндер зарланып йөри, имеш. Гел шулай ул, идәннең берәр кадагы чыкса да йөз сүзгә җитә. Берәр нәрсәсен табалмаса да үзен-үзе сүгә-сүгә эзли. Хатын-кыз бит инде, аның теле тик торырга тиеш түгел. Әнә бит, бу юлы да… Ир аның сүзләрен җентекләбрәк тыңларга тырыша.
— Паспортым бар иде минем… Паспортым… — дигән сүзләр ишетелеп кала.
Паспортын табалмый, ахры… Хатын аның саен кабатлый:
— Паспорт бар… — тавыш өзелеп тора да тагын ишетелә, — Менә паспорт…
Ир инде йоклап кына киттем дип тынычланса, тагы кабатлана:
— Паспорт бар минем, -бераз тынып тора да тагын колакка эленә, — Мин бомж түгел!..
Ир йокы мазасы бирмәгән хатынына берәр сүз әйтергәме соң әллә дип уйланып ята-ята да йокыга китә. Әмма күп тә үтми теге хәл тагын кабатлана.
— Паспортым бар иде минем… Паспортым… Менә паспорт… Мин бомж түгел!..
Ир йокларга тырышып ята-ята да: “Туктале, хатыным акылдан шашмады микән?” — дип торып утыра. Тирә-ягына каранып ала. Һәм үзенең өйдә түгел, ә эштә икәнен аңлый. Ә тавыш кайдандыр ишетелә. Ир каравылчы бүлмәсеннән чыгып тавыш ишетелгән якка барса, анда бер кыз басып тора. Спорт костюмы кисә дә кыяфәте бик йончу моның, хастаханәдә ятучыларның берәрседер, ахры. Морг больницага терәлеп торгач, ике арадагы ишекне бикләмиләр. Кайчагында хастаханәдә ятучы чирлеләр башлары буталып монда килеп керә.
— Нишләп йөрисең монда? — дип суза ир, — Бар, үз палатаңа кайтып ят. Әйдә, озатып куям, кайсы бүлектән син?
Кыз аңа игътибар итми, Һаман паспорт сөйли:
— Мин бомж түгел… — ди ул үпкәләгәндәй итеп, — Паспортым бар минем…
— Ярый, ярый… Бик яхшы, — ди ир, — Хәзер халат кына киеп чыгам да озатып куярмын…
Ләкин кабат урап килүенә кыз инде юкка чыккан була. Ир биләмәсен тагын бер кат әйләнә дә шикләнерлек берни дә тапмагач, кабат кереп ята. Бу юлы аны беркем дә борчымый. Иртән эш башлана, кемнәрнедер китерәләр, кемнәрнедер алып китәләр. Бер мәетне алып чыкканда ничектер өстендәге япмасы җыерылып китә дә аның йөзе ачыла. Каравылчы моны күреп һушсыз кала. Бу төнлә паспорт сөйләп йөргән теге кыз ич! Үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, ир мәетнең йөзен тагын ачып карый. Шул!
— Бу кызны бит мин бүген төнлә күрдем, — ди ул башкаларның гаҗәпләнүенә җавап итеп.
Докторларның берсе баш бармагын чигә тирәсендә бөтереп ала:
— Сантыйлана башладыңмы әллә? Аны бит мин үзем ярдым. Әллә кайчан инде…
Башкалар кызганулы карашларын каравылчыга төби. Озак еллар буена моргта эшли торгач, барып чыккан икән бу, бахыр.
— Паспорт турында сөйләде, мин бомж түгел дип кабатлады, — Каравылчы һаман үзенеңкен итәргә тырыша.
Башта сәерсенебрәк, ышанмыйчарак торган кешеләр, паспорт турында ишеткәч, үзләре гаҗәпкә кала. Шомга батып, бер-берсенә карашып алалар.
Бактисәң, хәл болай булган икән. Кыз авыр хәлдә хастаханәгә керер алдыннан паспортын югалткан. Вафат булгач, ярганнар инде моны. Ә үлем турында белешмә тутыру өчен паспорт кирәк. Нишләргә? Озак уйлап тормыйча, теркәлү урыны дигән юлны “Бомж” дип тутырганнар. Туганнары моны бер дә яратмаган: ничек бомж булсын ди ул, ата-анасы исән, йорты, вакытлыча паспорты бар. Ә баш табип кайдадыр киткән була. Мәсьәлә берничек тә хәл ителми. Һәм туганнары кызның мәетен дә, белешмәне дә алмыйча кайтып китәләр. Икенче көнне баш табиптан рөхсәт булгач кына моргка киләләр… Димәк, кыз өрәгенең тынычсызланып йөрүе шул сәбәпле булып чыга.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Сабыр кешеләр вакыйгаларны да үзләренчә кабул итә икән. Бу таныш та эшен ташлап китмәде, аһ-ваһ итеп йөрмәде. Һәм аны иң нык гаҗәпләндергән нәрсә дә бүтән иде:
— Кар-рале, малай… — дип күзләрен шар итә ул, — Әгәр шул вакытта җәймә ачылып китмәсә, мин бит бер нәрсә дә белмичә кала идем. И-и-и, гаҗәп хәлләр адым саендыр инде ул, без аларны күрмибез генәдер. Җәймә генә ачылып китмидер…