«Кайту» китабы сатуга чыкты

 

Сугыш тегермәненә эләккән үсмер кыз язмышы турындагы «Кайту» әсәренең электрон варианты 3 мартта MaratKabirov.com сайтында сатуга чыкты. Беренче 100 сатып алучы өчен ташламалар, һәртөрле бүләкләр (бонуслар) каралган иде. Алар берничә сәгать эчендә бетте һәм өстәмә рәвештә 50% ташлама кертелде. Чөнки сатып алучыларның саны бер көн эчендә 700-дән артып китте. Бу татар дөньясы өчен бик зур күрсәткеч!

Заказларның күбесендә авторны профессиональ бәйрәме белән котлаулар да бар иде. 3 март — халык-ара язучылар көне. Марат Кәбировның даими укучылары, димәк, аны бәйрәм белән котлау йөзеннән дә китап сатып алган. Инстаграмда автор үз укучыларына рәхмәтен белдерде.

марат кәбиров - кайту китабы

 

«Халык дошманы» дип аның әтисен алып китәләр. Бәхетле булып яшәгән гаилә ятим кала, матди хәлләре дә начарая, күңел тынычлыгы да югала. Озакламый «кара козгын» тагын килеп җитә һәм ананы — төрмәгә, баланы детприемникка илтеп ташлый. Әмма Тәнзилә — бер урында гына түзеп тора алмый торган шук кыз. Ул балалар йортыннан кача һәм үзен эзәрлекләүчеләрдән яшеренеп гомер итәргә мәҗбүр була. Шул рәвешле, ул Совет властенең дошманына әверелә. Әнисе төрмәдән әйләнеп кайткач та, Тәнзиләнең үзен югалтуларга дучар иткән хөкүмәткә нәфрәте кимеми.

Сугыш чыгуын ул шатланып каршы ала. Кешеләрне курку эчендә яшәтүче бу хөкүмәт себереп түгелер, яңа якты тормышка нигез салыныр дип өметләнә. Тиздән аларның авылы да гитлерчылар хакимлеге астында кала. Җитди сынаулар аша үтеп, махсус әзерлек узганнан соң, кыз яшь диверсантка әйләнә һәм кызыл армияга корал ташучы поездны шартлату өчен тылга җибәрелә.

“Кайту” сугыш турында сез укып күнеккән әсәрләрдән күпкә аерыла. Монда вакыйгалар “ура-патриотизм” аша түгел, ә геройның авыр чынбарлыкта үскән рухи хәлате, психологик кискенлек һәм җан өзгеч күренешләр аша бирелә. Әсәр турында әлегә җитди рецензияләр юк, укучыларның фикере дә чамалы гына. Әмма сатып алучылар күп һәм көн саен артып тора.

“Кайту” әсәренең эксклюзив өзеген сез язучының рәсми сайтында менә шушы сылтанма буенча укый аласыз — укырга.
Ә сатып алырга теләүчеләр өчен китап бите менә монда — сатып алырга.

 

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Һәм иң ахырдан авторның һәр укучысына теләге: “Укыган китаплар турында фикерләрегезне калдырырга онытмагыз. Нәрсәсе ошый, нәрсәсе ошамый — бу миңа кызык булачак. Файдалы да. Мин әдәбият галимнәре өчен язмыйм бит инде, сезнең өчен язам. Бергә атлыйк! Аралашып яшик!”