«Кайту» әсәре — түләүсез укырга


Вконтакте челтәренең MaratKabirov.com төркемендә язучының кайбер китапларын түләүсез укырга мөмкинлек бирелә. Бу күренеш инде үзенә күрә бер традицияга әйләнде, дисәң дә ярыйдыр. Моңа кадәр анда авторның «Мәхәббәт яңгыры», «Киллер», һ.б. повестьләре, «Бердәнбер һәм кабатланмас» романы бушлай уку өчен куелды.

Хәзер менә «Кайту» әсәре чыга башлады. Ул 31 октябрьдән башлап көн саен Казан вакыты белән 19.00 сәгатьтә чыгып бара. Әгәр алдагы бүлекләренә өлгермәгәнсез икән, лентаны түбәнгә әйләндерегез. Әсәрнең дөнья күргән өлешләре беркая да китми, шул биттә сезнең укыганны көтеп тора.

татарча китаплар укырга бушлай
Бесплатные татарские книги: отзывы о повести

Монда шулай ук сез элегрәк чыккан әсәрләрне дә табып укый аласыз. «Мәхәббәт яңгыры», «Киллер», «Бердәнбер» һ.б. түләүсез китаплар бар. Алар ел ахрынача торачак, бушлай укырга мөмкин булачак, ә яңа елдан җуеп алыначак. Төркемдә теркәлеп куегыз, чөнки монда түләүсез уку өчен әледән әле мавыктыргыч әсәрләр басыла, кызыклы язмалар, күңелле күзәтүләр, шаян фикерләр һ.б. нәрсәләр. Әсәрләрне укып чыккач, фикерләрегезне язып калдырыгыз. Сезнең өчен бу авыр түгел, ә авторга кызык та, файдалы да булачак.

Бу әсәрләрнең электрон китап рәвешендәге вариантлары да бар. Барлык китап уку җайланмаларында да җиңел ачыла торган итеп эшләнгән. Алар түләүле. Шушы сайтның «Китап кибете» дигән бүлегеннән таба аласыз. Сез сатып алган һәрбер китап авторга яңа әсәрләрен язуда этәргеч тә, ярдәмче дә була. Язучыга иң олы бүләк һәм иң зур рәхмәт — аның китапларын сатып алырлык укучылары булу.

Китаплар бушлай тәкъдим ителгән чакта дусларыгызны, якын кешеләрегезне чакырыгыз. Репостлар ясагыз, шәхси хатлар җибәрегез, аралашканда хәбәр итегез. Күбрәк кеше белеп калсын, күбрәк укысыннар.

Бушлай китап укырга теләсәгез, Марат Кәбиров төркеменә хәзер үк күчеп теркәлеп куярга мөмкин.  Адресы — https://vk.com/maratkabir