2021 елда Марат Кәбировтан нәрсәләр көтәргә?


Егерме беренче гасырның егерме беренче елында Марат Кәбировтан нәрсәләр көтәргә? Сүз, әлбәттә, иҗат — яңа әсәрләр, яңа китаплар турында бара.

2019-2020 елларда язучы “Ай саен бер китап!” дигән шигарь астында “Жанрлар” проектын гамәлгә ашырган иде. Ай саен төрле жанрдагы берешәр электрон китап чыгып барды. Сез аларны авторның шәхси сәхифәсендә шушы слтанма буенча таба аласыз — “Жанрлар” проекты.

Быел бер нинди дә махсус проект юк, әмма китаплар һәм яңа әсәрләр бар. Сезне дә таныштырып үтәбез.

1. Киллер (кәгазь китап)

Узган ел “Казан утлары” журналы иң кызыклы һәм укучы яратып укыган әсәрләрне кесә китабы форматында чыгара башлады һәм Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк” повестен нәшер итте. Бик уңышлы килеп чыкты, китап тиз арада сатылып бетте.

Быел да да бу эш дәвам итә һәм журналның 2021 елдагы беренче эше — Марат Кәбировның “Киллер” повесте булачак. Китап әзерләнеп килә һәм сез аны тиз арада күрә алачаксыз. Заказларны “Казан утлары” журналына җибәрергә мөмкин.

киллер - китап тышлыгы

 

Киллер (электрон китап)

Китапның электрон варианты да бар. Ул PDF, PDF-А6, FB2, EPUB, MOBI форматларында. Тышлыгы түбәндәгечә булыр дип күзаллана. Чыгу вакыты әлегә билгесез.

Марат Кәбиров Киллеру - электрон китап тышлыгы

 

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

2. Шамил. Комдив мәхәббәте

М.Кәбиров Мәдәният министрлыгының грантын отып Шамил Усманов турында хикәя язарга йөкләмә алган иде. Ул аны уңышлы башкарып чыкты. Ләкин Шамил Усманов — күп кырлы шәхес — кызыл командир да, Татарстанда радиочелтәр оештыручы да, язучы да, репрессияләр корбаны да. Һәм аның тормышы бер хикәягә генә сыеп бетәрлек түгел. Бу әсәр — “Шамил” дип аталган повестьлар сериясе булачак. Аның беренче өлеше “Комдив мәхәббәте” дип атала һәм февраль башында электрон китап булып чыгачак.

комдив мәхәббәте

 

3. Кайту

Узган ел “Казан утлары” журналы игълан иткән бәйгедә 1 урын яулаган “Кайту” повесте дә быел электрон китап рәвешендә дөнья күрәчәк. Бу әсәр Совет власте тарафыннан да, Гитлер илбасарлары тарафыннан да дошманга әйләнгән үсмер кыз язмышы турында. Ул мартта сатуга чыга. Электрон китапны MaratKabirov.com сайтыннан алырга мөмкин булачак.

Марат Кәбиров. Кайту - электрон китап тышлыгы

 

Җыеп әйткәндә, 2021 елның беренче чирегендә сез Марат Кәбировның һәртөрле конкурсларда җиңү яулаган әсәрләре белән таныша аласыз. Әйткәндәй, Татарстан авыл хуҗалыгы оештырган бәйгедә җиңгән “Җир турында җыр” әсәрен хәзер үк алып укырга мөмкин.

Җир турында җыр - тышлык