Иң кадерле кешем юк инде..


18 мартта Марат Кәбировның әнисе Солтанова Әнүзә Әмирҗан кызы фани дөньядан китте. Язучы әнисе исән чакта да аның турында күп язды. Монсы — әнисе вафатыннан соңгы беренче язма.

Әнием

Зиараттан кайтып киләм. Берни дә уйлап булмый, хис-тойгылар аңны томалаган.

И, әнием… — дим дә тирән көрсенеп өстәп куям, — Әникәем…

Бүген җиденче көне булса да фани дөньядан китүен, аның мәңгегә дә кире кайтмаячагын яңа гына чамалый башладым бугай. Ләхеткә төшергән чак күз алдына килә. Кәфеннең оч-очларын сүтеп, башын кырынрак каратып куйган чак. Ни өчендер әни ул вакытта сабый бала шикелле тоелган иде. Шундый җиңел, назлы. Безнең тормышка биреп бетерелмәгән нурлары ак кәфен аша сирпелеп торган сыман. Исән чагында да, соңгы атналарында, мин аны бала кебегрәк итеп күрдем: “Алар безне бала чагыбызда тәрбияләп үстергән, шушы тормышка әзерләгән, ә хәзер үзләре бала хәлендә, хәзер без аларны тәрбия кылып бүтән тормышка әзерлибез. Шулай тиеш.” Кабергә төшергәндә дә бала сыман тоелуы, бәлки, шунлыктандыр. Бер карасаң, чынлап та шулайдыр инде ул. Фанилыктан киткәч, кеше теге дөньяга сабый бала булып барадыр.

Әнием…

Бу сүзләрнең кайтавазы күңелнең бөтен почмакларына бәрелеп кабатлана. Югалту, юксыну, үкенү хисләре җанны кырып алгандай тоела. Кайдандыр күтәрелгән кайнар дулкын бөтен барлыгыңны тетрәндерә. Бер мизгелгә бөтен буыннар йомшарып китә. Калтыранган бармаклар керфек очларына кунып дерелдәгән күз яшьләрен сөртеп ала. Үксеп елап җибәрүдән тыелырга тырышып тешләреңне кысарга мәҗбүр буласың…

Хисләр уйнавы югалту хисеннән генә түгел. Бер карасаң, аның яше дә зур иде инде. Авырту-сызланулары да чамасыз һәм ул үзенә күп калмаганлыгын яхшы белә иде. Мин дә белә идем. Бертуктаусыз “Әй, аллакаем!..” — дип ыңгырашып, үрсәләнеп ятуларын уйласаң, кайгырырга түгел, ә “Котылды,” — дип шөкер итәргә дә буладыр. Буладыр. Ул ныграк авырып киткән чакларда мин үземнең Казанда калуымнан курка идем. Ул үлеп китәр дә янына керүче табылмас, өйдә исләнеп ятыр кебек тоела иде. Алай булмады. Әле үзем, әле хатыным, әле туганнарыбыз даими рәвештә карап, тәрбияләп тордык. Гомеренең соңгы вакытлары гел кадер-хөрмәттә узды. Үзе дә рәхмәтләрен укып, якты теләкләрен теләп китте.

Тик барыбер үкенечләр кала… Үлем үкенечсез булмый икән. Сызланулары бик көчәя башлагач, “ашыгыч ярдәм” машинасы белән хастаханәгә алып киттем. Үзе башта карышты: “Бармыйм. Миңа вакыт җитте инде,” — диде. Шуннан эндәшмәде. Мин дә башта: “Әллә интектереп йөрмим генә микән соң?,” — дип уйладым. Тик бу үлем килгәнен көтеп яту кебек күренде. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Хастаханәдә гомер өстәмәгәннәрен белсәм дә анда барса, хәле бераз җиңеләер, бәлки әле ныгынып та китәр шикелле тоелды. Әйбәт карадылар. Ыңгырашулары басылды, соңгы вакытта беренче тапкыр тынычлап йоклап китте. Аякларындагы зәңгәрсу таплар таралып, тәненә җылы керде. Минем күңелдә өмет кабынды. Ныгып китүенә ышаныч артты. Табиплар су эчермәскә кушкан иде. Ә әни уянып китә дә су сорый. Салкын су. Тавышлары карлыккан инде. Салкын су бирсәм, тамагы шешәр кебек тоела. Мин юеш чүпрәк белән иреннәрен генә чылатам, я калак очы белән генә җылымса су каптырам. Ә аның эчәсе килә. Чынаяклап. Тик алай ярамый. Һәм мин калак белән генә… Хәзер уйлыйм менә: “Эчерергә кирәк булган икән. Эчләре янгандыр инде, шуларны салкын су белән басарга теләгәндер. Тик мин генә аңлап җитмәгәнмен…” Их… Могҗизага өметем зур иде шул. Аның ныгынып китүенә ышанычым бар иде. Мин аны аз гына булса да тагын яшәтергә тели идем… Ә болай… Соңгы көннәрендә су да жәлләгән кебек килеп чыкты…

Әмма җанны кырган үкенечләрнең иң зурысы бу түгел әле.

Менә мин аның зиаратыннан кайтып киләм. Тел очында бер сүз мең төсмерләргә кереп кабатлана:

Әнием… Әникәем…

Ә үзе исән чакта мин аңа беркайчан да “Әнием” дип тә, “Әникәем” дип тә әйтмәдем. Ул минем өчен һәрвакыт “Әни” генә. Ул минем өчен әти урынына да, әни урынына да иде. Шуңа һәрвакыт бераз кырысрак, таләпчәнрәк булды. Бер-беребезгә төче сүзләр әйтешмәдек. Аралашу шаяру, беркадәр төрттерү аша булды. Үзенең дә “улкаем” дип әйткән чаклары бары тик мин бик авыр хәлгә калган, яки чирләп киткән чакларда гына иде бугай. Соңгы көннәрендә әйткәләде. Төннәрен:”Улкаем!” — дип уятты. “Улкаем, су гына бир әле…” “Улкаем, торып утырыйм әле…” Тик мин шунда да әнием дип әйтмәдем. Китәчәген белгән вакытта да: “Болай дип әйтсәм, сискәндерермен, яшәүгә өметен өзәрмен,” — дип тыелып калдым. Әйтергә кирәк булган.

Кадерле кешеләреңә үзләренең кадерле икәнлекләрен һәрдаим сиздереп торырга, якты хисләреңне, матур сүзләреңне кызганмаска кирәк икән. Гомер дә берәү генә, кадерле кешеләребез дә артык күп түгел бит инде. Ә сүзләр күп. Хисләр күңел тулы. Якты хисләреңне күрсәтүдән дөнья яктырып кына китә. Кояш якты нурын сипкән шикелле, бәлки, кешеләр дә үзләренең якты хис-тойгыларын сибеп яшәргә тиешледер. Кем белә инде…

Ә минем күңелнең иң төбеннән ургылып чыккан иң кадерле кешемә юнәлтелгән сүзләр фани дөнья буйлап адашып йөри. Барып җитәлмәгән хат шикелле. Шулай бар дөньяны әйләнеп чыгалар да кайда барып бәрелергә белмичә, үз җаныма килеп кадалалар. Хәзер ул сүзләр дә ятим инде:

Әнием… Әникәем…

Марат Кәбиров

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика