Гомерне юк-барга әрәм итәсе килми


Активлык хуплана торган замана… Ә Марат Кәбиров шуларның нәкъ киресе. Китаплары 5, 7 мең тираж белән чыккан язучы Тукай премиясенә бәйле ярышларда да катнашмый. Аның әлеге бүләккә, шуңа бәйле вазгыятькә – үз карашы. Әнә шул хакта сөйләштек тә инде.

 

– Марат абый, Тукай премиясенә быелгы кандидатлар арасында синең исем дә бар. Әлеге исемлек билгеле булгач, үзенә күрә ярыш башлана. Кандидатлар халык белән очрашулар оештыра, матбугатта исемнәре ешрак күренә башлый. Син үзең бу җәһәттән активмы, пассивмы? Кандидат булу язучыга нәрсә бирә?
— Язучыга нәрсә бирүен төгәл әйтә алмыйм инде мин. Ләкин бер кызык ягына игътибар иттем әле. Гадәттә, әйтәләр бит инде:» Ник синең бер премияң дә, мактаулы исемең дә юк?» — диләр. Моны журналистлар да, язучылар да, әдәбият белгечләре дә, башкалар да сорый. Кайберәүләр хөкүмәтне, җаваплы кешеләрне гаепләргә тотына: «Вәт, менә шундый язучыны да күрмиләр, тиешенчә бәяләмиләр!» — дип сөрәнлиләр. Ләкин теге язучыны берсе дә бернинди премиягә дә тәкъдим итми. Мине быел «Ватаным Татарстан» гәзите тәкъдим итте. Рәхмәт! Хәзер шундый тәкъдим булгач, теге кешеләр, адым саен:»Ник сиңа бер премия дә бирмиләр? Шундый язучыга!..» — дип шаулашкан журналистлар, әдәбият белгечләре, һ.б., шатланышып пыр тузарга тиеш бит инде. Әлеге автор турында язарга, әсәрләренә күзәтү ясарга, рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре чыгарырга тиешләр. Хаклык тантана итүенә шанс бар хәзер. Аларның теләге чынга ашырга мөмкин. Мантыйк буенча шулай бит инде. Ләкин беркем берни дәшми. Тынлык.
Үзем турында гына әйтмим, барлык язучыга да кагыла бу. Шуңа күрә, кайбер авторлар үзләре нәрсәдер оештырырга мәҗбүр була, очрашулар, матбугаттагы чыгышлар, каләмдәшләренең фикерләре, һ.б. Гаепләп әйтмим, гаепли торган нәрсә түгелдер инде бу. Тик үзем андый нәрсәләргә бармадым. Ниндидер каләм әһеленә:»Минем хакта яз әле,» — дип ялынып йөрү минем өчен түгел. Әгәр бүләк икән, ул язучының шәхси катнашлыгыннан башка бирелергә тиеш. Ялынып йөреп алынган теләсә-кайсы премия бүләк булудан туктый, ул хәергә әйләнә. Хәер эстәгән язучыда өмет юк.

 

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

– Кемдер аны үзенә реклама ди. Исеме ешрак телгә алына бит.
— Кем өчендер, бәлки, шулайдыр. Тик моның икенче ягы да бар бит әле. Әгәр исемеңне телгә алулар премия белән бәйле рәвештә генә ешая икән, бу бүләккә синең хакың бармы? Шундый сорау да туарга мөмкин.

 

– Кемдер премияне, дәүләт минем алдагы бурычын кайтара дип кабул итә.
— Юк, мин алай дип уйламыйм. Әлбәттә, фантастика, фэнтези кебек жанрларда да эшләгәнем бар. Ләкин: «Дәүләт бурычын кайтара,» — дип уйлау өчен бик зур фантазия кирәк. Мин ул дәрәҗәдә үк фантаст түгел.

 

– Ә чынлыкта Тукай премиясенең дәрәҗәсе нинди?
— Тиешле дәрәҗәдә түгел бугай. Белмим, моңа нәрсә сәбәпчедер. Менә берәр язучы чит илдә, әйтик, Англиядә берәр әсәр бастырып ниндидер кәҗә медале тагып кайта икән, и, шуны күккә чөйгән булалар. Гади халык та, зыялылыр дип аталган катлам да шулай итә. «О-о, ул бит Англиядә премия алган!» — диләр. Тегене бөтен дөнья беләдер кебек кыланалар. Эт тә белми инде, югыйсә. Ә Тукай премиясе ниндидер гадәти, гади бүләк шикелле кабул ителә. Чөнки без үз хазинәләребезне кадерли белмибез. Без аларга «татарныкы гына бит бу» диебрәк карыйбыз. Үзебезне икенчел дип кабул итүгә күнегеп киләбез. Татарның үз-үзенә карашы үзгәрсә генә ул үз байлыкларын кадерләргә өйрәнәчәк. Үзеңнеке үзәктә булырга тиеш.

 

– Ә нинди булырга тиеш?
— Миңа аның исеме ошый. Тукай исемендәге дәүләт премиясе… Халыкның Тукае да, Дәүләте дә булуга ишарәли. Бу премия татар дөньясының иң югары бүләге бит инде. Нобель премиясе шикеллерәк. Аңа караш та шул дәрәҗәдәрәк булырга тиештер. Үз халкыңның иң югары бүләге бүтән халыкларның иң югары бүләгеннән кадерлерәк булырга тиеш. Үз әнкәңнең рәхмәте кебек бит инде ул.

 

– Алты язучы, дүрт театр, өч рәссам, ике музыкант, тарихчы, галимә, хореограф, фотограф. Шундый мөмкинлек бирелсә, болар арасыннан кемгә Тукай премиясен бирер идең?
— Белмим. Бу хакта уйлап та караганым юк. Тумаган тайның билен сындырып утырыр яшьтән узганмын бит инде.

 

– “Китап” романы синеңчә киң катлам укучыга барамы? Ул нинди аудиторияне күз уңында тотып язылган?
— «Киң катлам укучы» ул бик шартлы төшенчә инде. Мавыктыргыч сюжетка корылса да «Китап» бик гади әсәр түгел, әллә ничә катламнан тора. Белеме һәм тормыш тәҗрибәсе чамалырак кешеләр аның өске катламын гына күрә ала. Төпкәрәк төшү өчен әдәби барыш, фәлсәфә, дин, психология, яңа чор технологияләре белән таныш булу кирәк. Заманнан артта калган ачы наданнар бернәрсә дә аңламаячак. Бу очракта укучының яше, җенесе, нинди милләттән булуы да мөһим түгел бугай.

 

– “Китап” һәм хәзерге яшәеш арасында аерма бармы әле?
— Әсәр язылган вакытта фантастик элементлар бик күп шикелле иде. Хәзер инде аларның күбесе чынбарлыкка әйләнеп бетте. Акыллы йорт, мәсәлән, голограммага нигезләнгән күренешләр… Хәтта туктаусыз реклама тәэсирендә гамәл кылучы кешеләр дә… Күп инде… Мин, әлбәттә, автор буларак, моңа сөенәм. Димәк, бик күп нәрсәләрне алдан күрә белгәнмен. Шул ук вакытта борчылам да. Әсәрдәге күренешләрнең чынбарлыкка әйләнүе ул куркыныч нәрсә, хәтта фаҗига дип әйтерлек. Мин бит инде шушы фаҗига турында кисәтергә теләгән идем. Ишетүче генә табылмады. Кызганыч инде бераз.

 

– Фентези, хоррор татар әдәбиятында үз урынын тапты дип әйтә алабызмы?
— Бүген бездә ул бар дип әйтә алабыз. Сыйфатлы хоррор. Миңа кадәр юк иде. Кайбер әсәрләрдә кулланылган аерым элементларны исәпкә алмаганда, әлбәттә. Бүген ул тулы канлы жанр буларак бар. Романнар, повестьлар, хикәяләр рәвешендә. Мин эшләдем. Мактануга охшый инде болай дисәм, тик бу чынлап та шулай. Һәм иң мөһиме аның укучылары бар.

 

– Алай дисәң, фантастика дигәне дә туктап калды түгелме?..
— Шулай булырга тиеш ул. Хәзерге чор фантастика өчен җиңел түгел, чөнки технологияләр күз иярмәс тизлек белән үзгәреп тора. Бүген фантастика дип язган әсәрең берничә елдан соң көнкүреш романы булып тоелырга мөмкин. Иң яхшы дигәндә шулай. Мин менә Станислав Лем фантастикасын яратам. Тик аның киләчәктә, алга киткән җәмгыятьтә, палороид белән фотога төшереп йөргән персонажлары елмаерга мәҗбүр итә. Саф фантастика жанрында эшләү өчен тарихны өйрәнгән шикелле итеп киләчәкне өйрәнергә кирәк. Анда да әле хатадан азат булмаячаксың. Фантастика язу бүген тарихи романнар язудан да авыррак. Һәм бу жанрны укучылар күп түгел, ә гадел бәяли алучылар тагы да азрак. Юмор белән фантастикадан да тизрәк искерә торган жанр юк бүген. Ә Клиффорд Саймакның «Шәһәр»е кебек әсәрләр дөнья әдәбиятында да бик сирәк туа. Киләчәк заман турында язылган бу роман бүгенге чорны сагынырга мәҗбүр итә. Бездә әлегә андый дәрәҗәдәге фантастлар юк. Моны хәтта мин дә булдыралмыйм.

 

– Җәмгыятьтә барган хәлләрне җәһәт эләктереп алып әсәр язучылар аз. Син шундыйлардан. 175 нче мәктәп фаҗигасенә багышланган повестең дә бар. Син актив, ә укучың активмы? Артыңнан өлгерәме?
— Кайчагында миңа язучы үз чорының иң актуаль мәсьәләләрен чагылдырырга тиештер кебек тоела. Шул тойгы язарга этәргеч бирә бугай. Менә әле пандемияга кагылышлы повесть тәмамланып килә. Тагы берничә идея бар. Хәзер мин төп көчемне әдәбиятка багышларга тырышам. Осталык та, тормыш тәҗрибәсе дә әйбәт әсәрләр язарга мөмкинлек бирер дәрәҗәдә. Азмы-күпме калган гомерне юк-барга әрәм итәсе килми. Шуңа тиз дә, күп тә язган кебек тоеламдыр. Ә укучылар… Барсы да өлгерә дип әйтеп булмый инде. «Күп яза, укып өлгереп булмый,» — дип ачыктан-ачык әйтүчеләре дә хәтсез аның. Ләкин төп өлеше бар, мин аларны «Даими Укучым» дип йөртәм. Алар һәр әсәремне бер атна эчендә сатып алып бара. Укыйлар, фикерләрен белдерәләр. Рәхәт. Мин аларга бик рәхмәтлемен.

 

– Тукай премиясен алдың ди. Аны нинди эшкә тотар идең?
— Ай-һай, бирерләр микән… Мин моңа тамчы да ышанмыйм. Бирмиләр аны миңа. Ә кандидатлыкка ризалашу тәкъдим итүчеләрнең күңелен төшермәс өчен генә иде. Редакцияң сиңа игелек эшли, хөрмәт күрсәтә, ә син баш тартасың — яхшы түгел бит инде. Моннан мин бернәрсә дә югалтмадым. Бераз тәҗрибә арттырдым бугай. Ул тәҗрибә дә ниндидер эшкә китәчәктер инде.

 

– Синең юраганың еш чынга ашамы?
— Әйе.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова. «Ватаным Татарстан» — https://vatantat.ru/2022/03/77851/