«Киллер» повестен түләүсез укырга була

“Киллер” повесте “Казан утлары” журналы Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә уздырган әдәби бәйге өчен махсус язылды дип әйтергә дә буладыр. Хәтта бәйге үзе дә түгел, ә аның медицина темасына булуы кызыктырды бугай. Үзем хастаханәләрдә бик еш яткач: “Табиплар турында берәр әсәр язасы иде,” — дигән уй тынгы бирми иде. Тик тотынырга гына куркыта, чөнки хастаханәдә яткан авыру кешенең тормышы бер төрле, табипларныкы — бүтән, аны читтән күзәтеп кенә аңлап бетереп булмый. Ә мин нәрсә турында язганымны белмичә эшкә тотыналмыйм.

Конкурс бу теләкне көчәйтеп кенә җибәрде. Ләкин бернинди фикер дә, тема да юк. Нәрсә язарга, нәрсә өйрәнергә кирәклеген дә аңлап булырлык түгел. Өстәвенә, эш өстәлендә — башка әсәрләр, алары әйбәт языла. Бәйгенең соңгы көннәре җитә башлагач, баш әйбәтрәк эшләп китте бугай, шундый идея туды: табип белән киллер очрашса нәрсә булыр иде икән? Кискен, хәлиткеч шартларда? Бу миңа кызык тоелды. Берсе — дәвалаучы, үлемнән алып калучы, ә икенчесе — кеше гомерен өзүче. Һәм алар… юк, бию мәйдачыгында, яки бәйрәм табынында түгел… ә ниндидер хәлиткеч мизгелдә очрашалар. Икесенең дә үткәне, әрнү-сызланулары, серләре бар… Шул рәвешле, әсәрнең скелетына ит үрелә башлады. Табипның да һөнәре ачыкланды — ул нейрохирург булырга тиеш. Киллер баш җәрәхәте ала һәм һушсыз хәлдә табип өстәленә эләгә.

Ләкин мин нейрохирургия турында бернәрсә дә диярлек белми идем. Кул астындагы чыганакларны актарып та, китапханәләрдә йөреп тә, интернетта казынып та белем тупларга туры килде. Уфада шушы өлкәдә эшләүче бер дустым да бар икән бит әле — ул искә төште. Радик исемле. Аның белән бик күп нәрсәләр турында сөйләштек. Очрашып та, телефон аша да, ватсаптан да. Казандагы бүтән таныш-белешләрне дә эшкә куштым. Хәтта операция барышын күзәтеп торырга да мөмкинлек туды. Әкеренләп кенә булачак әсәремнең персонажлары да терелә, үзаллы тормыш белән яши башлады.

Бу мөһим, чөнки мин әсәремдә катнашкан һәр каһарманның үз характеры, үз биографиясе, үз язмышы булуын яратам. Шул вакытта гына алар кызыклы була, тере кешегә әверелә, дулкынланырга, борчылырга, шатланырга мәҗбүр итә. Укучым минем һәр әсәремне кино караган кебек күз алдына китереп укырга тиеш. Һәр күренешне, һәр детальне…

“Киллер” шулайрак килеп чыкты да бугай. Ләкин конкурсның медицина темасына булуын исәпкә алып, бу әсәрне мин “Казан утлары”на “Дәва” дигән исем белән тәкъдим иттем. Ул җиңүче булды. Баштарак аны киңәйтү, тирәнәйтү теләге көчле иде. Аерым бастырып чыгарырлык саллы гына китап итеп эшләрлек мөмкинлеге дә бар аның. Тик соңрак бу уйдан тыелып калдым. Шушы килеш тә әйбәт булып тоелды. “Укучы ничек кабул итә бит әле, әгәр яратмый икән, әсәрнең озын булуыннан ни файда?” — дип уйладым. Белмим, бәлки ялгышканмындыр…

====

8 апрельдән бу повесть Вконтакте челтәренең Maratkabirov-com төркемендә ( шушы адреста — https://vk.com/maratkabir ) түләүсез уку өчен куела.
Чыгу вакыты һәр көнне — 19.00 сәгатьтә.
Әсәрне укырга теләсәгез, бу төркемгә хәзер үк теркәлеп куегыз.
Бушлай чакта күбрәк укысыннар — репост ясагыз, якыннарыгызга хәбәр итегез!