Тик син генә — язылу тарихы


Әсәрләремнең язылу тарихы белән кызыксыналар. Бер повесть турында сөйләмәкче булам әле. Аның язарга мәҗбүр иткән кайгылы вакыйгага 11 майда бер ел тулды. Сүз «Тик син генә…» дип аталган әсәр турында.

Кояшлы якты көн иде ул. Мин подъезд алдына чыгып тәмәке кабыздым. Бераз читтәрәк күрше ирләре җыелышып сөйләшеп тора. Алар белән күрешеп чыктым.
— Нәрсә, егетләр, кызлар янына җыенасызмы? — дигән булдым шаяртырга маташып. Тик алар җитди иде. Миңа сәер караш ташладылар, берсе борын астыннан гына:
— Нинди кызлар сөйлисең, — дип куйды.
— Соң яз бит. Бабайларны да егеткә әйләндерә торган чак.
Аларның йөзләренә карап мин үземнең яхшы кәефемнең, шаярырга маташуымның артыклыгын сиздем. Ә күңел күтәренке иде. Көн матур. Күктә кояш елмая, назлы җил исә, һава иртәнге сафлык белән тулы. Минем эшләр әйбәт бара, яңа әсәр тәмамлану алдында. 19 майда узачак иҗат кичәсенә билетлар сатылып беткән диярлек. Ничек елмаймыйсың да, күтәренке күңел белән йөрмисең инде? Аллага шөкер дип кенә торырлык бит.
Ләкин хәлләр алай түгел икән.
— Син әле берни дә белмисең мени? — дип куйды абзыйларның берсе һәм минем аптырап калуымны күреп дәвам итте, — 175 мәктәптә балаларны атып чыкканнар бит.
— Нәрсә?
Сүзләрен ишетсәм дә мин моны аңлый алмадым. Башка сыя торган хәл түгел иде. Сүзнең нәрсә хакында баруын төшендереп бирсәләр дә ышанасы килмәде. имеш-мимеш кенәдер кебек тоелды.
Өйгә кереп интернет хәбәрләре белән танышкач, шикләнергә урын калмады. Бу хакта җитди басмалар хәбәр биргән. Күршедәге йортлардан төшерелгән видео язмаларны урнаштырганнар. Турыдан-туры репортажлар бар.

Әлегә үтерүчеләрнең күпме булуы да, кем икәнлекләре дә билгеле түгел иде. Корбаннарның саны да билгесез… Тик бер нәрсә ачык — бу дөньяда кешенең хәвефсезлегенә бернинди гарантия юк. Хәтта тыныч илдә, тыныч шәһәрдә дә. Хәтта бер гөнаһсыз балалар да һәлакәттән азат була алмый. Кояшлы көн афәт белән тулды…

2
Мәктәпкә кереп һәлакәт оештыручыларны башта берничә, соңрак ике кеше дигәннәр иде. Ахыр чиктә ул берәү генә булып чыкты. Берничә ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган — Илназ Галәвиев. Мәктәптән кулларын күтәреп чыккан кара киемле кешене төшергән видео да бар иде. Бирелергә булган инде. Полиция хезмәткәрләре аны шундук кулга ала…

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Һәлак булучыларның саны тугызга җиткән, җиде укучы, ике укытучы дип хәбәр иттеләр. Бу хакта иң беренчеләрдән булып фаҗигә урынына килеп җиткән Президент та әйтте. 18 бала госпитальгә эләккән, араларында пуля җәрәхәте алучылар да бар. Социаль челтәрләрдә коты очкан балаларның тәрәзәдән сикергән очракларын күрсәткән видео язмалар да пәйда булды…

Кыскасы, бар дөньяны хафәгә салырлык вакыйга иде бу. Ил мөлкәтен урлап азган байтүрәләрне, яки башка шундый әтрәк-әләмне атып чыксалар да бу тиклем үк булмас иде. Һич югында — өлкән яшькә җиткән кешеләрне. Яшебез арткан саен безнең ялгыш-гөнаһларыбыз да арта бара, әллә шуларның берәрсе өчен микән бу җәза дип уйлар идең. Юк… Бер гаепсез сабыйларны үтереп чыккан ул. И өзеләдер инде әти-әниләренең үзәкләре… дөньяда бала кайгысыннан да зуррак хәсрәт була мени?

Әти-әниләренең, якыннарының гына түгел… Берсе белән таныш булмасам да минем дә күңел әрни иде. Һәрбер бала өчен. Һәрбер ата-ананың хәсрәтен җыеп алган шикелле, йөрәк теш сызлавы сыман сулкылдый. “Кеше кайгысы кешегә нәрсә инде,” — дисәләр дә сүз балалар фаҗигасе турында барганда алай түгел бугай. Балалар кайгысы беркемгә дә чит-ят була алмый. Үзебезнең дә балалар бар бит. Ничәү булсалар да аларның һәркайсы бердәнбер. Без аларның һәрберсен: “Тик син генә!” — диеп үстерәбез. Үсеп җиткәч тә шулай диеп күзләренә карап яшибез. Тик син генә…

3
Фаҗигагә дучар булган балалар, аларның әти-әниләре турында уйлауга, тагы бер тойгы калкып чыкты. Аларны үтерүче егет тә кемнеңдер баласы ич! Аның әти-әнисе өчен нинди зур әрнү бу. Монда инде:”Тиешле тәрбия бирмәгәннәр, үзләре гаепле,” — дип кенә дә булмый. Монда сүз әйтергә дә куркып торырлык. Алла сакласын дисәң генә инде…

Бу хакта уйлануларымны мин узган ел “Ватаным Татарстан” гәзитендә чыгарган идем. Шуны монда да тәкъдим итәм. Повесть язуга этәргән уйларның башлангычы шунда да тоемлана бугай. Укып карагыз — http://proekts.maratkabirov.com/tormysh/175-nche-maktap.html

4
Төшергән видео язмаларда Илназ депрессия хәлендә булса да фотоларында матур. Яшь чибәр егет. Карап сокланып туймаслык. Һәм шул егет — балалар үтерүче. Моңа минем ышанасым килмәде. Психик авырулар исәбендә дә торган кеше түгел бит. Коралы, шул коралны йөртергә рөхсәт кәгазе булган. Аны бит теләсә-кемгә, бигрәк тә психикасы ныклы булмаганнарга бирмиләр. Хәтта акчага табынучы табиплар да андыйларны урап узарга тырыша, аларның да башлары ике түгел. Моңа кадәр бернинди шикле гамәлләре күзәтелмәгән. Һәм кинәт… Үтерүче… Балалар үтерүче…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Тикшерү эшләрендә ул хакта бернинди сүз ишетелмәсә дә миңа ул берьялгызы гына булмагандыр кебек тоелды. Җинаятькә үзе генә барса да ярдәм итүчесе булгандыр, яки психологик эшкәртүләргә дучар ителгәндер кебек. Алай да булырга мөмкин бит инде. Сау-сәламәт, тыныч холыклы егет соңгы айлар эчендә генә үзгәреп китә. Һәм җинаять кыла… Наркоман түгел, эчкече түгел, психик авыру түгел. Кеше холкының кинәт үзгәрешен тагын нәрсә белән аңлатырга мөмкин?

Ә бит бүгенге заманда кеше психикасына тәэсир итеп, аны зомбига әйләндерү ысуллары әйтеп бетергесез күп. Һәм аларны теләсә кайсы мизгелдә кулга төшерергә мөмкин. Интернетта гына күпме китаплар, күпме методикалар! Без аларның кайберләрен укып та чыгабыз. Белем офыкларын киңәйтү өчен. Тик кулланмыйбыз гына. Кемдер, бәлки, кулланадыр. Ниндидер максатлар белән…
Бу инде тикшерүчеләр хәбәр иткән чынбарлыктан бераз аерыла иде. Һәм мин дә бөтен күңелем белән ул чынбарлыкка ышанырга теләми идем.

Җинаятьчене акларга тырышу түгел инде бу. Ләкин мин бар күңелем белән шушы егетнең ерткычка әйләнүенә, коточкыч җинаять юлына басуына каршы идем. Аны ничектер бу фаҗигадән саклап алып каласым килә иде. Миңа ул үтерәчәк, яралаячак һәм психологик басымга дучар итәчәк балалар да, аның әти-әнисе дә, егет үзе дә кызганыч иде. Егет үзе дә салкын битарафлык, аяусыз эгоизм, шикле интригалар белән тулы җәмгыятьнең, күзе тонып мөлкәт артыннан чапкан адәм балалары төзегән дөньяның бер корбаны шикелле тоелды. Ә әти-әнисе? Сез үз балагызның шундый җинаятьче булуын күз алдына китерә аласызмы? Ата-ана өчен шуннан да зуррак фаҗига бар мени?
Һәм мин үз чынбарлыгымны тудырдым. Әсәр каһарманының күзләренә карап мин аның язмышын билгеләрлек сүземне әйттем: “Тик син генә!”

5
Баштарак: “Бу хакта язу дөрес булырмы соң? Кеше фаҗигасендә казыну кебек түгелме?” — дигәнрәк уйлар шик уятса да мин язмый кала алмадым. Тиздән шик-шөһбәләр таралды, чөнки вакыйгалар мине бөтенләй бүтән яссылыкка, бүтән үлчәмгә алып китте.

Язылуына 175-нче мәктәп вакыйгалары этәргеч бирсә дә бу әсәр ул вакыйгалар турында түгел. Төп каһарман да Илназ Галәвиевтан ерак тора, башка персонажлар да — башка өлкәдән. Мәктәпкә кереп балаларны ату күренеше генә уртак. Әсәрдә башка вакыйгалар, башка тормыш, анда бүтән геройлар хәрәкәт итә — максатлары да, эш-гамәлләре дә, тормышлары да, язмышлары да бүтән. Әгәр шулай дип әйтергә яраса, чынбарлыктан бераз катлаулырак, куркынычрак. Мин анда һәр күренешне күз алдына китерерлек итәргә тырыштым, мавыктыргыч та, тормышчан да булсын дидем. Шуңа повесть мистикага, хәтта беркадәр фантастикага тартым булса да чынбарлыктан ерак китмәгән.
Шулай да Казан мәктәбе, яки шуңа охшаш фаҗигаләрдә югалту кичергән кешеләрнең яраларын яңартсам, әрнүләрен тирәнәйтсәм — гафу итегез. Мин аны теләмәгән идем. Бөтен ниятем киләчәкне шушындый авыр хәлләрдән кисәтү иде.

Мин повестьнең эчтәлеген сөйләргә җыенмыйм. Ярамыйдыр да. Ләкин бер нәрсәгә игътибар юнәлтәсем килә. Мәктәп белән бәйле вакыйгаларны белгән кешегә ул — бер төрле, белмәгән кешегә икенче төрле укыла. Бу махсус эшләнгән нәрсә түгел, ничек шулай килеп чыккандыр, әйтә алмыйм. Беренче тапкыр укыган кешеләрнең ике төре дә канәгать калды бугай. Миңа шунсы мөһим инде аның.

Тагы нәрсә әйтим. Мин яздым, сез укыгыз. Фикерләрегезне калдырыгыз. Нинди генә әсәр язсаң да соңгы сүзне барыбер укучы әйтә. Мактаса да, тәнкыйтьләсә дә ул хаклы кебек тоела. Ә чынында… Асыл чынбарлыкны бары тик Ходай гына беләдер. Аллага тапшырдык инде…

Марат Кәбиров