Язучының иң зур байлыгы – аның укучылары.


— Марат абый, ничек кәефләр? Ике елдан бирле халыкның тынычлыгы бетте. Сез дә бу ковид дигән зәхмәт белән очраштыгыз бугай?

— Әйе, тынычлыкны алды инде ул. Без аны башта шаяртыбрак, ышанмыйчарак, ышанырга теләмичәрәк кабул иттек. Хәзер аның барлыгына шикләнүче юк бугай инде. Һәрхәлдә, мин шикләнмим. Авырып алдым. «Ашыгыч ярдәм» белән беренче тапкыр алып киткәч: «Әле үпкәгез бик нык зарарланмаган, өйдә генә дәваланып була,» — дип кире кайтарганнар иде. Өч көннән соң тагын чакыртырга туры килде. Шул өч көн эчендә үпкә зарарлануы 25 процентка җиткән. Бу зур күрсәткеч түгел, әлбәттә, ләкин аның өч көн эчендә шул дәрәҗәгә җитүе… Тагын берничә көн түзеп ятсам, бәлки, аяк та сузасы булганмындыр. Аннан соң, хастаханәдә башкача дәвалыйлар, өйдәгечә түгел. Гомумән, анда эшләүче табиплар мине сокландырды. Ходай үзләренә сәламәтлек бирсен. Бу чирне мин җиңел үткәрдем. Бөтен сызлануларым хатыным өчен булды. Аның үпкәсе 45% зарарланган иде. Сөйләшерлек тә хәле юк. Аны хастаханәдә калдырып киткәч, еладым. Аерылышкан чактагы мөлдерәмә карашлары күз алдымнан китмәде. Бу безнең бәхилләшүдер кебек тоелды. Бәлки, шулай булыр да иде, табиплар коткарып калды. Бәхет бит инде бу, бер карасаң.

-Бу чирне кайберәүләр уйлап чыгарылган дип сөйли. Ә сез ничек уйлыйсыз?

— Сөйлиләр генә түгел, шуны раслаучы китаплар да бар. Аларда чынлап та мисаллар китереп, абруйлы чыганаклар белән дәлилләп язалар. Моннан ун-унбиш еллар элек үк планлаштырылган, атипик пневмония, кош гриппы, һ.б. кебек вируслар белән сынап караулар үткәрелгән, хәтта бу вакыйганың сценарийы да төзелгән булган, диләр. Чыганакларын эзләп караганым юк инде. Минем моңа ышанасым килми. «Кеше турында артык югары фикердә түгелмен,» — дип әйткәнем бар, ансы. Шулай да мин, барыбер, кешенең әйбәтлегенә ныграк ышанам бугай. Үзең ышанмаган чынбарлык ул беркайчан да дөреслек була алмый.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бу бик зур акчалар китерә, дип тәфсилләп язалар. Ансы хактыр да инде, авыру таралгач, дару бәяләре генә дә ничек сикерде! Шәһәр транспортларында кюар-кодлар гамәлгә кергән көнне үк такси хаклары күтәрелде. Илгә килгән бәладә акча эшләү ул – мародерлык кебек нәрсә. Җәмгыять акча колына әйләнде, ул акчаның рәхәтен күрерменме дип уйлаучы юк. Менә монсы вирустан да хәтәррәк фаҗига. Кеше үзенең кешелеген югалтып, кулланучыга әверелде. Үзебезнең өлкәне генә алып карасак та, аңа син сары матбугат бир, аңа җиңел укылышлы романнар бир, күңел ачудан ары китмәгән спектакльләр бир. Бөтен дөнья буенча шулай бу. Мин менә «бестселлер», «шедевр» дип тәкъдим ителгән китапларны укымый калмаска тырышам. Тик соңгы елларда алар гел диярлек бушлык булып чыга. Иң яхшы очракта – мавыктыргыч бушлык. Чын мәгънәсендә яхшы әсәрләр күләгәдә кала, хәтта басылып та чыкмый. Бу да начар нәрсә. Иҗатчы укучы зәвыгына көйләнергә тиеш түгел. Укучы зәвыгына яраклашкан иҗат фәхешлектән бернәрсәсе белән дә аерылмый.

Мин кайвакыт болай дип тә уйлыйм: әгәр кайсыдыр дәүләттә угърылык, азгынлык, бозыклык, ерткычлык намуслы булудан югарырак бәяләнә икән, димәк, бу күренеш белән дәүләт эшлеклеләре үзләре идарә итә; яки дәүләт эшлеклеләре белән кемнәрдер идарә итә – бу аларга кирәк. Уй гына инде бу. Кычкырып әйткәнем юк. Әйтмәячәкмен дә.

Кайчагында бүгенге яман авыру да кешенең үз асылын югалта баруына җавап булып иңгән казадыр кебек тоела. Кешелеклелек дәрәҗәсе кимегән саен кешелек яклаучысыз була бара.

— Сез системага яраклашмаучы, бәйсез кеше. Болай яшәү авырмы, әллә киресенчә җиңелме?

— Бәйсез дип әйтеп булмый инде кешене. Без адәм балалары бер-беребезгә шулхәтле нык бәйләнгәнбез, моңа хәтта мисал китереп торасы да юктыр. Без очраклылык дип уйлаган һәр нәрсәнең нигезендә шушы бәйләнеш ята. Мин ирекле кеше. Ләкин бәйсез түгел. Мин бөтен кешегә караганда да ныграк бәйле, чөнки җаваплылык тойгысы белән бәйләнгәнмен. Язучы буларак та, шәхес, ир, әти буларак та. Телемә ни килә, шуны кычкырып йөрмим бит инде мин. Һәр сүзем – изге нияттән. Һәрбер сүзем өчен җавап бирәм. Әгәр җаваплылык тойгысы юк икән, ирек куркынычка әйләнә – ул фаҗигагә дә китерергә мөмкин.

Ә болай яшәүнең авырлыгы-җиңеллеге турында… Авыр. Һәм җиңел дә. Җанга җиңел. Ә җитәкчелек тарафыннан ниндидер эзәрлекләүгә дучар булганым юк. Монсы да бик мөһим. Һәр язучының ирекле булуга мөмкинлеге бар, дигән сүз бу. Һәрхәлдә, хөкүмәт моңа киртә куймый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

-Ни өчен Башкортстаннан шуның кадәр күп талантлар чыга дип уйлыйсыз? Туфрагы, суы шундыймы, әллә бүтән сәбәп бармы икән?

— Ул шулай тоела гына. Татарстанга Башкортостаннан күбрәк килгәннәре өчен. Монсының сәбәбе бер генә: Башкортостанда татарлар бик күп яши. Аннан соң, талантларның асыллары, үзенә ышанганнары килә. Күпләре максатына ирешә. Килгән талант белән үз төбәгендә яшәгәненең дә аермасы бар. Үз җирендә кеше үзенең кирәкле икәнен белә, шуңа ышана, күп очракта, шуңа ышанып кала да. Ә килгән кеше үзенең беркемгә дә кирәксезлеген аңлап килә. Ул үзенең кирәк икәнен исбатлый алган хәлендә генә кемдер булырга мөмкин. Булмаска да мөмкин. Ләкин аның белән һәрвакытта да нәрсәгәдер ирешү теләге идарә итә. Үз оясын бер максатсыз гына калдырып китмәгән бит инде ул. Аның әле үзе ташлап киткән туган ягы алдында да исәп-хисап тотасы бар. Казанга китү ул яшәү урынын алыштыру гына түгел, ә урындагы вәзгыятькә «вызов ташлау» да. Киткән һәрбер иҗат кешесенең өстендә: «Үзеңне әлләкемгә санап Казан тиклем Казанга киткән булган идең, я әйт инде, нәрсәгә ирештең?» — дигәнрәк сорау да тора.

Казан бит ул Татарстанның башкаласы гына түгел, ә бөтен татар дөньясының үзәге. Калганнары – провинция. Хәтта Мәскәү дә.

— Марат абый, сез үзегезне кем дип саныйсыз: шагыйрьме, язучымы?

— Иҗатчы дисәң дөресрәк булыр кебек.

— Татар язучыларыннан беренчеләрдән булып интернетта сез күрендегез. Шул ук китаплар сатуны да оештырып җибәрдегез. Яңалыкка омтылу идеме бу?

— Төрле кеше бардыр инде ул. Спонсорлар эзләп, теләнеп йөрүчеләр дә, хөкүмәттән таләп итүчеләр дә, зарланучылар да… Бу бик отышлы нәрсә, тик мин шул әйбәт гадәтне үзләштерәлмәдем. Шуңа үз проблемаларымны үзем хәл итәргә туры килде. Китапларым чыкмый башлагач, Уфада чакта инде, аларны электрон вариантта укучыга җиткерү уе туды. Сайт ясадым. Әсәрләремне куйдым. Яратып укучылар, мактаучылар күбәйгәч: «Бушлай булганга гына шулай инде, түләүле булса, беркем дә сатып алмас иде,» — дип уйладым. Һәм интернетта электрон китап кибете булдырдым. Алдылар, укыдылар. Әле дә укыйлар. Хәзер мактаучы сирәк инде: безнең татарда шундыйрак гадәт бар бугай – акча түләп алган нәрсәне хурламый калсаң да ул мактау кебек кабул ителергә тиеш. Ә чынында мин үземнең Даими Укучыларыма бик рәхмәтлемен. Һәр китабымны сатып алып укып баручыларга. Аллага шөкер, алар күп. Язучының иң зур байлыгы – аның укучылары.

-Марат абый, элеккеге язучы, шагыйрьләр белән сөйләшкәндә: “Без рәхәт заманда яшәдек. Бер китап чыкса, ел буена яшәргә җитәрлек гонорар бирәләр иде. Юллама белән ял йортларында бушка ял иттек”,- диләр. Ә бүген язучыга тиешле игътибар бирелми кебек… Тормышны алып барырга акча ничек табасыз?

— Бүген ни дип кенә хурласак та Совет чорында кешенең рухи үсешенә игътибар көчле иде. Рухи үсешнең нигезе – әдәбият. Шулай булгач, язучылар өчен шартлар ул дәвердә бик яхшы булды. Бүген вәзгыять бүтән. Гонорарлар – адәм көлкесе. Мин бер журналның ике санында басылып чыккан повесть өчен бер мәлне биш мең сум алдым. Андый әсәрне язу өчен иң талантлы кеше дә башын да күтәрмичә ким дигәндә ике ай эшләргә тиеш. Һәм шуның өчен – биш мең. Бу – хезмәт өчен түләү түгел инде, ә хөкүмәтнең, бүгенге системаның язучыга мөнәсәбәте. Димәк, халкының рухи үсешенә дә аның мөнәсәбәте шул чама гына.

Хәлләрне бөтенләй үк өметсез дип тә булмый. Соңгы елларда һәртөрле әдәби бәйгеләр оештырыла. Татарстан язучылар берлеге, «Казан утлары» журналы, Татар телен һәм мәдәниятен үстерү комиссиясе уздыра аларны. Мин моны бик яхшы күренеш дип саныйм. Алар даими булсын, күп булсын. Бу әдәбият үсешенә дә яхшы йогынты ясый, бәйгедә җиңгән авторларның матди хәлен дә җиңеләйтә. Мин америка, иңглиз, француз, немец әдәбиятларын даими күзәтеп барам. Аларда әдәби конкурсларның чиге-чамасы юк. Күпләре хәтта географик яктан да чикләнми. Әгәр шул телләрдә яза белсәм, мин дә катнаша алам. Гади генә хикәя конкурсларының призы 500-1000 доллардан башлана. Романнар – 50-100 мең тирәсендә. Алай гына чикләнми әле ул, шушы әсәрләрне нәшриятлар бастырып чыгара да авторларына гонорар түли. Америка да, Европа илләре дә үз әдәбиятын үстерү һәм таныту буенча җитди эш алып бара. Бу илләрнең дөнья җәмәгатьчелегенә тәэсире көчле икән, монда әдәбиятның да өлеше зур. Әдәбият ул күңелләргә күпер салу чарасы да.

Авторларга юньле гонорар түли торган илдә булсам, мин инде күптән миллионнарда коенып яшәр идем. Монда алай түгел. Шулай да ачтан үлермен дип уйламыйм. Мин күп эшлим. Татарның иң популяр җырчыларының бик күп «хит»лары минем сүзләргә. Күпләренең концертлары я мин төзегән сценарий буенча бара, я анда минем нинди дә булса юмористик, яки лирик әсәр кулланыла. Театрлар белән хезмәттәшлек итәм. Татарстанның һәм Башкортстанның гәзит-журналларында махсус рубрикалар алып барам. Берничә әдәби журналда ел саен ниндидер повестем басыла. Һәм maratkabirov.com сайтында урнашкан электрон китап кибете уңышлы эшли. Анда мин ел саен берничә яңа повесть, яки роман тәкъдим итәм. Литреста сатылган китаплар да кул арасына керә. Аннан соң, минем даими эш урыным да бар: республиканың төп газетасы — «Ватаным Татарстан».

-Сез бит әле фантастика, ужастик жанрында да иҗат итәсез. Татар укучысы мондый юнәлешне ничек кабул итә?

— Минем әсәрләрдә фантастик элементлар күп булса да чиста гына фантанстик әсәр дип әйтерлек әйбер язганым юк. Язасым да килми. Тиз искерә хәзер фантастика. Станислав Лемны мин бик яратам. Ләкин аның ерак киләчәктә палороид белән фотога төшереп йөргән персонажлары… Башка фантастлар да шундый ук. Минем «Китап» дигән роман бар. Унбиш еллар элек язылган инде. Хәтта андагы әйберләр дә хәзер фантастика булып тоелмый. Кайберләре кулланышка керде. Акыллы йорт, мәсәлән. Голограма белән бәйле әйберләр… Кайберләре искерде. Сыек дисклар… Хәзер бөтенләй андый төшенчә юк. Мин ул романны яңадан бастырсам, күп нәрсәләрне үзгәртергә тиеш булачакмын.

Ә һоррор әсәрләре… Дөньяда иң популяр жанр бу! Россиядә алай ук түгел. Чөнки безнең чынбарлык һәм телевидениедан, кайбер матбугат чараларыннан таралган яңалыклар теләсә-нинди коточкыч әсәрне икенче планга калдыра. Чит илләрдә бу жанрны адреналин кузгату өчен үз итәләр. Бездә ул коточкыч чынбарлыктан ял иттерүче маҗара кебегрәк. Татарда бу жанрны яратучылар бар – монсы бәхәссез. Үсмерләр, яшьләр, өлешчә 25-45 яшьләр тирәсендәгеләр. Мондый әсәрләрне, нигездә, ир-егетләр үз итә. Дөнья буенча статистика шундый. Ә бездә – хатын-кызлар. Гомумән, соңгы елларда мин бер нәрсәгә шикләнә төшәм, татар ир-егетләре әллә татарча китапны бик укымый ул… Хәтта руслар да китап укучыларның 65 проценты хатын-кыз, диләр. Ирләр – 35% булып чыга. Миңа калса, татарда алар 15 проценттан да артмый. Моны электрон китап кибетендәге күп еллык күзәтүләр нигезендә әйтәм. Минем кибеттә шулай бу. Югыйсә, минем әсәрләрнең төп укучысы ирләр булырга тиештер шикелле. Минем әсәрләрдә кырыслык, аяусыз киеренкелек, бераз тупаслык, кул сугышлары, атышлар… хәтта фәлсәфә дә… мәхәббәткә караш та… гомумән, анда барсы да ирләр өчендер кебек. Ләкин аларны күбрәк хатын-кызлар укый. Һәм күпләре ярата. Гаҗәп инде.

-Сез укучыгыз кем: яшьләр, урта буын, өлкәннәр?

— Бөтенесе дә. Мондый сорауны миңа бирергә кирәкми. Бар авторлар – алар мәхәббәт турында гына яза. Кемдер детектив, кемдер фантастика, кемдер – коточкыч әсәрләр, кемдер антиутопия гына яза. (Әйткәндәй, татар әдәбиятында антиутопия жанрында без Гаяз Исхакый белән икебез, ужастикта – Тукай белән. Әлегә бүтәннәр күренми. Әдәбиятны белгән кеше моны мактану дип уйлый алмыйдыр инде.) Бар шигырь генә язучылар. Җыр текстлары язып кына әлләкем булучылар бар. Менә хәзер сез мине күз алдына китерегез. Балалар әдәбиятыннан кала, мин бөтен темаларга да язам. Бөтен юнәлештә дә. Үзем бер әдәбият шикелле… Сез мине кемнәр укый дип уйлыйсыз? Яшьләр укый, урта буын, өлкәннәр… Шуларның мине яраткан өлеше укый. «Бердәнбер һәм кабатланмас» романын, мәсәлән, 90 яшьлек әбиләргә кадәр тетрәнеп укыган. Ә «Китап»ны 50 яшьтән өлкәнрәкләр кабул итәлмәде. Югыйсә, бу романнарның икесе дә һоррор жанрына карый торган роман инде.

-Дөнья сез дигәнчә генә бармаганда, төшенкелеккә биреләсезме? Андый вакытта нишлисез?

— Дөнья беркайчан да мин дигәнчә генә бармады. Элек үртәлә идем. Хәзер өйрәндем инде. Ходай миңа гел юл күрсәтеп торды, авыз турсайтып, үпкәләп утырырга мөмкилек бирмәде. Безнеңчә бармаган чагында да ул бик үк начар дөнья түгел.

Менә узган елның декабрендә, короновирустан соң, мин кулларны, бармакларны бөкләп компьютерда да яза алмас хәлгә килдем. Кызыкмы? Кызык түгел! Мин сыңар аягында иллешәр тапкыр чүгәли ала торган егет… Баштүбән басып кулларында йөри ала торган… Һәм кинәт – аякларында да юньләп атлый алмаган ир. Ышанасым килмәде. Шундый кеше шул хәлгә төшәргә мөмкин мени? — дип уйладым. Мөмкин икән. Шулай төшенкелеккә бирелеп хастаханә коридоры буйлап атлаганда юлыма кулсыз, аяксыз, хәтта инвалид коляскасында йөрүче кешеләр очрады. Һәм мин аларга карап: «Аллага шөкер! Минем хәлем күпкә әйбәтрәк икән әле, » — дидем. Чөнки аларның хәле аянычрак иде.

Нинди генә үрләр яуласак та бездән югарырак менә алучылар бар. Нинди генә кыен хәлгә калсак та бездән дә авыррак яшәүчеләр бар. Менә шуны аңлый алу бәхеткә дә, кайгыга да түзәргә ярдәм итә.

— Гаиләгез турында да беләсе килә. “Ир — баш, хатын — муен” дигән гыйбарә сезгә туры киләме?

— Бөтен кешегә дә туры киләдер ул. Юньле хатын бит инде үз ихтыяҗларын гына кайгыртмый, бөтен гаилә турында хәстәрлек күреп сүз әйтә. Ирләр барсын да исәпләп бетерә алмый, аларның гаилә турында хәстәрлек күрәм дигәне дә баш өстендә кыек булсын, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дигәннән ары китми. Ә гаилә эче мөнәсәбәтләрен аналар ныграк аңлый. Шуңа күрә, хатын сүзенә колак салмыйча берничек тә мөмкин түгел. Мин хәзер тулы ышаныч белән әйтә алам бугай инде, хатынымнан уңдым. Ул мине бәхетле ир, әйбәт кенә язучы итте. Һәр әйбәт әсәремнең автордашы ул шикелле тоела. Һәр әсәремне иң беренче ул укып чыга, мин ашханә янындагы юлчылардан пирожки көткән эт шикелле күзләремне мөлдерәтеп мактау көтәм. Ә мактау гел эләкми. Ул һөнәре белән әдәбият укытучысы бит, бик әйбәт укытучы. Тәнкыйтьли дә, тик бу дошмани тәнкыйть түгел, ә әсәрне яхшырту хәстәрлеге. Мине укыганда ул үзе дә иҗатчыга әйләнә. Аның сүзенә колак салмый булмый.

Баш дип аталамы ул, муенмы… Һәркем үз урынында булырга тиеш дип уйлыйм инде. Мин менә идән юарга иренәм, кер юа белмим, өй җыештырырга яратмыйм. Кайчагында хатын кайтуына дип шулхәтлем тырышып җыештырып куям өйне – тик барыбер нидер җитмәгән шикелле. Ул кайтып берничә генә хәрәкәт ясый – өй балкып китә. Хатынсыз өйнең нуры юк аның. Дөнья белән нур идарә итә, ә ул хатын-кыз кулында.

— Балаларга карата сез нинди әти: кырыс, гадел, таләпчән, юаш, барысын да рөхсәт итүче…?

Мин бит әтисез үскән кеше, шуңа нинди әти булырга да белмәдем инде. Бик күп хаталар да киткәндер. Олы улыма каеш та эләккәләде. Өлкәннәр үрнәгендә инде, дусларымның әтиләре сыман кыланган булдым. Бәләкәенә тырнак белән дә чиртмәдем. Шулай кирәк булгандырмы-юкмы, хәзер берни дә әйтеп булмый. Тик мин нинди очракта да аларны шәхес буларак югалтмаска омтылдым. Аларның мин дә, әнисе дә түгел, ә үзгә бер кеше икәнлекләренә үзләрен дә, үзебезне дә ышандырырга тырыштык. Улларыңа ышанырга кирәк, аларның үз-үзенә ышанычын ныгытып торырга кирәк. Моны әтиләр генә эшли ала. Бәлки, әтиләрнең төп бурычы улларын үз көчләренә ышандырудыр. Бүген мин улларым белән канәгать. Без аларны ким-хур булырлык итеп үстермәдек, бәхетләрен Ходай үзе бирсен.

-Марат абый, сәламәт яшәү рәвеше алып барасызмы? Гомумән, үзегезне карыйсызмы?

— Бу минем иң яраткан сорау, озак итеп җавап бирермен, яме.

Сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнен беркем дә белми. Менә минем бер танышым аракысын ташлады, тәмәкесен ташлады, көн дә иртән йөгерә, көндезләрен гер күтәрә. Һәм инфарктка юлыкты.

Менә мин хәзер режим белән ашыйм. Теге ризык ярамый, монсы ярый, дип сайланам – диета тотам. Физик күнегүләр ясыйм. Аракы эчмим, тәмәкене сирәгәйттем. Төннәрен йоклыйм. Таңнан торам. Тәртип белән эшлим. Эш арасында гимнастика ясап алам, я җәяү йөреп киләм. Моны «сәламәт тормыш рәвеше» дип әйтәләр инде. Юрунда! Авыру кеше алып барырга тиешле тормыш бу. Мин дә авырган өчен генә шулай яшәргә мәҗбүрмен. Чирле кешеләр алып бара торган тормышны сәламәт тормыш рәвеше дию гомерне мыскыл итү кебек яңгырый. Сау-сәламәт кеше чирлеләр тормышы белән яшәргә тиеш түгел. Үзеңне, үз мөмкинлекләреңне чикләргә ярамый. Үзеңне чикләү, яки теләмәгәнеңне эшләргә мәҗбүр итү – үзе үк бер чир кебек нәрсә.

Сәламәт яшәү рәвеше ул — үз организмың белән дус булу. Мин моны хәзер генә аңлый башладым. Элек ул организмны бар хутына эшләттем, кирәк-кирәксез нәрсәләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр иттем. «Сагындым. Кайт инде…» повестен мин ике атнада яздым. Бер көн йокламыйча. Юньләп ашамыйча. Хатын: «Үләсең бит инде…» — дип тирги иде. Мин елмаеп кына куям, чөнки язу ул үзе көч бирә. Мин вокзалда поезд көтеп бер төн уздырсам да эт булып арыйм, ә язганда алай түгел. Ике атна буе йокысыз һәм бер арусыз. Ходайның берәр хикмәтедер инде бу. Көз ахры иде. Әсәрне тәмамлагач җиңелчә генә киенеп урамга чыктым. Сары яфраклар күрәсем килгән иде, ә анда инде бар дөньяны кар күмеп киткән. Күңелне сагыш басып алды. Сагыну. Көзнең алтын чагын бугай… Дөнья алтыннан көмешкә әйләнгәндер кебек тоелды. Әллә нинди сәер хәлат инде… Һәрбер әсәрдән соң шулай була ул, син бер үлчәмнән икенчесенә күчкән шикелле… Менә мондый чакларымны мин әле дә сагынып искә алам. Организмны мәҗбүр итү түгел бу. Аның мөмкинлекләренә иярергә тырышу.

Тик менә без белер-белмәс көйгә каратист булабыз дип штакетник, кирпеч вата идек. Күп очракта сынмый да әле ул, кул кырые, яки терсәкләр генә оеп авырта. Бармаклар хәрәкәтсез калгач, алар сызлаган саен мин: «Ни пычагыма кирәк булган ул?» — дип шул чакларны искә төшерә идем. Ул кадәр кыланырга кирәкмәгән инде, бу организмны көчләү булган. Чөнки бер кеше ике өлкәдә зур була алмый. Яки каратист буласың, яки язучы. Алар икесе дә бөтен гомереңне багышлауны сорый. Ә гомер берәү генә.

Сәламәт яшәү рәвеше миңа шулайдыр кебек тоела: үз юлыңны сайла да шуның буенча бар, бөтен булмышыңны шуңа буйсындыр, чөнки бу – синең язмышың. Син үз максатыңа ирешергә телисең икән, барсын да дөрес эшләячәксең. Сәламәт тормыш ул – үкенерлек нәрсәләреңнең азрак калуы. Берьюлы берничә юлдан барып булмый. Калган бөтен шөгылең дә – икенчел. Шуны аңлаган кеше үз организмын көчләми. Мин соң аңладым. Минем бөтен юлдан да берьюлы барасым килде. Беренче булып. Алай булмый икән. Әдәбиятта бөтен юнәлешләрне колачларга тырышуым да шуның нәтиҗәседер, бәлки. Бу миңа кайчагында нәфсе кебек тә тоела. Ярый әле югары дәрәҗәдәге чиновник булмаганмын, миннән дә комсызрак карак табылмас иде, дип уйлап куйганым да бар.

Ләкин кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Малайлар, аеруча. Ярышларда, бәйгеләрдә катнашырга, җиңәргә һәм җиңелергә тиеш. Бу кешедә характер тәрбияли. Характер. Холык түгел. Җиңүгә ихтыяр тәрбияли, җиңелүләрне җиңелрәк кабул итәргә өйрәтә. Менә сез үз өлкәсендә уңышка ирешкән шәхесләрне генә барлап карагыз, эстрада булсынмы ул, театрмы, әдәбиятмы – аларның күбесе спорт белән шөгылләнгән кешеләр.

— Бүген ниләр белән мәшгульсез?

— Язган булам инде мин…

Руфия Фазылова