Марат Кәбиров. Гомер - үсмерләр өчен повесть
татарча укырга
baner_gomer
Миллион - повесть
kicheru_yuk_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тукай бүләге турында

Менә тагын татар әдәбиятының исән икәнлеген апрельгә кадәр искә төшереп торачак чара башланды — Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе дәгъвалаучылар исемлеген халыкка чыгардылар. Язучылар берлеге идарәсе Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән. Идарә хөкеменә куелган кандидатлар арасында башта Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.

Тукай премиясе зур милли бүләк икәнен аңласам да мин аны даулашу күренешләрен беркадәр көлемсерәп күзәтәм. Чөнки аның бик үк аңлашылып җитми торган урыннары да, сәеррәк моментлары да, көлкеле мизгелләре дә бар.

Нигезләмәнең үзеннән үк башлана бу. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе “иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә” — диелгән. “Әсәрләр һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсендә иҗат ителгән, үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга тиеш”.

Әгәр без шушы пунктларны нигез итеп алабыз икән, гаделлек саклаган очракта, Тукай премиясе беркемгә дә бирелергә тиеш түгел. Чөнки монда сүз идеаль әсәр турында бара. Ә идеаль әсәр тормышта була алмый. Әгәр әсәр үзенчәлекле, яңалыкка ия, оригиналь һәм осталыкның иң югары ноктасында иҗат ителгән икән, ул “иң күренекле” була алмый. Моның ачык мисалы — Нобель премиясе лауреатларының әсәрләре. Аларның берсе дә популярлык буенча, коммерция проектлары буларак тәкъдим ителгән китаплар белән тиңләшә алмый. Чөнки әсәр популяр булсын өчен иң төп шартларның берсе — анда яңалык, оригинальлек билгеле бер микъдарда гына булырга тиеш. Чөнки чамадан тыш яңалык һәрвакыт авыр кабул ителә. Моны нигезләү өчен берьюлы өч жанрга (детектив, хоррор, триллер) нигез салучы Эдгар По әсәрләрен искә төшерү җитә. Үзе исән чакта аны язучыга санаучылар сирәк кенә булган. Һәм киресенчә, нык танылган әсәрләр берничек тә оригиналь була алмый. Шул рәвешле, Тукай премиясе нигезләмәсе куйган таләп “кыз да булсын, буаз да булсын” дигән шикеллерәк килеп чыга. Бу исә оештыручыларны төрле ташламаларга барырга мәҗбүр итә һәм аңлашылмаучылыклар, тарткалашуларга сәбәпче була. Әгәр бүләкләүнең төгәл критерийы юк икән, кемгә бирсәң дә ризасызлык белдерүчеләр табылачак.

Тагын бер нәрсә. “Фәлән Фәләнев, “Ак карга”, “Кара карга”, “Ала карга” китаплары өчен” — дип тәкъдим итү бар. Нәрсә, бу китапларның өчесе дә лаекмы? Алайса, авторга берьюлы өч Тукай премиясе бирергә кирәк. Түгел икән, китапларның берсе, иң яхшысы күрсәтелсен. Югыйсә, макулатура тапшыргандагы кебек килеп чыга: бер китапның гына авырлыгы җитми, икенчесен өстәсәң, өченчесен… — вәт, менә хәзер мөмкин…



Көләсене китергән яклары моның белән генә бетми әле. Әйтик, 2020 елда Фәлән Фәләневнең “Ак карга” китабы тәкъдим ителә. Ә ул моннан ун ел элек басылып чыккан. Сорау туа хәзер: шушы ун ел буена кайда караган Тукай премиясе бирүчеләр? Нигә аны хәзер генә исләренә төшергәннәр? Укырга вакытлары булмаганмы? Икеләнеп, үзара бәхәсләшеп шушы көнгә килеп җиткәннәрме? Ярый, әсәрнең танылуы, бәяләнүе өчен күпмедер вакыт кирәк дип исәплик. Ун ел кирәкми бит инде, барыбер. Ничек кенә булмасын, бу инде бүгенге иҗатка түгел, ә әдәбият тарихына премия биргән кебек…

Моның тагын бер ягы бар әле. Теге Фәлән Фәләнев “Ак карга” дигән китабы белән тәкъдим ителә дә — узмый, премиясез кала. Ләкин бер-ике елдан соң шул ук китабын тагын тәкъдим итә. Һәм Тукай бүләге аңа эләгә. Кызык менә бу! Тәкъдим итүчеләре дә шул ук, комиссия әгъзалары да шул ук… Фәлән Фәләнев та, “Ак карга” китабы да шул ук… Ләкин теге вакытта премиягә лаек түгел дип табылган китап быел аңа лаек була. Сере нәрсәдә соң моның? Бәлки, ул китап киштәләрдә ята торгач, үзлегеннән шедеврга әйләнгәндер? Бәлки, теге чакта укыганнары комиссия әгъзаларының башына быел гына барып ирешкәндер? Могҗиза! Башың җитмәле түгел…

Кайсыбер елларда ул Габдулла Тукай исемендәге премия язучыларга бирелмичә кала. Моны “лаеклы кешеләр булмады” — дип аңлаталар. Әйтик, 2012 елда ул бер язучыга да бирелмәде, ди. Лаеклылар юк. Ә киләсе елда лаеклы кеше табыла. Ул Төгән Төгәнов, 2010 елда чыккан китабы өчен. Былтыр аның бу әсәре әле Тукай премиясе өчен өлгереп җитмәгән булган… Ха-ха!.. Берәр төрле логикасы бардыр инде аның, без генә белмибездер…

Габдулла Тукай премиясе лауреатлары
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшыру күренеше

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе яшьрәкләргә дә бирелергә тиеш диючеләр бар. Менә быел Язучылар берлегендә каралган авторларның күбесе өлкән яшьтәгеләр иде. Бабайлар. Әлбәттә, лаек инде алар бу исемгә. Әхәт Гаффарны аласыңмы, Марат Әмирханнымы, Фәрит Яхиннымы… — санап тормыйм. Хәзер шулар янәшәсендәге яшь язучыны күз алдына китерегез, аның хәлатен аңларга тырышыгыз. Гайрәте ташып торган нинди яшь кеше шул бабайлар белән дәгъвәләшергә теләсен?!. Әлбәттә, юл куярга мәҗбүр була ул. Талантың нинди генә зур булмасын, кечкенәдән әсәрләрен укып үскән остазларыңа, әткәң яшендәге кешеләргә аркылы килеп булмый. Шулай тиеш тә. Өлкән яшьтәге талантлы шәхесләр бит инде бу исемгә күптән лаек булырга тиеш иде. Тукай премиясе дип, картайган көннәрендә бала-чага арасында буталып йөрү өлкән әдипләргә дә бик рәхәт түгелдер. Хәтта читтән караганда да алар инде горур булып күренми… Көтә-көтә көтек булганнар, йончыганнар…

Ихтыярымда булса, мин болай эшләр идем. Төрле сәбәпләр белән шушы гомергә кадәр читкә тибелеп килгән лаеклы өлкән әдипләребезнең барсын җыеп, һәммәсенә шушы бүләкне бирер идем. “Сез моңа күптән хаклы идегез, гафу итегез, вакытында бәяли алмаганбыз.” Ун кеше булсын алар, егерме булсын… Акча табылмый икән, соңгы чиктә, конвертны егермегә бүлсеннәр — кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт. Тоташ коллективлар алган очраклар бар бит — берсе дә ачка үлми. Һәм киләсе елдан Тукай бүләге яңа чыккан китаплар, яңа дөнья күргән әсәрләр өчен бирелә башлар иде. Бу очракта инде яшьләр дә, өлкәннәр дә тигез шартларга куела: эшең бар икән — өметлән, юк икән — сәлам әйт. Быел узмагансың икән, тагы яз, камилләш, яңа әсәреңне китер — тырышкан ташка кадак каккан… Бу әдәби әсәрләр язуга этәргеч бирер, укучылар:”Кем лаек булыр икән, минем яраткан китабыма эләгерме Г. Тукай премиясе?” — дип күзәтеп барыр иде. Русларның “Большая книга”сы шул рәвешлерәк эшли бит.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Өйрәтергә һәркем маһир инде. Ләкин халкыбызның иң зур милли премиясен тапшыру югары дәрәҗәдә һәм чагыштырмача гадел булырга тиештер. Һәрхәлдә, ул хуҗаның эткә сөяк ташлавын да, клоуннар тамашасын да хәтерләтергә тиеш түгел. Бүгенге чорга яраксыз икән, нигезләмәсен үзгәртергә мөмкин. Конституцияларга үзгәреш кертә торган шанлы заманда яшибез ич.
Марат Кәбиров

 

Тукай премиясе
Габдулла Тукай

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелектә танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

(Татарстан Республикасы Президентының 2004 елның 31 декабрендәге ПУ-824 номерлы Указы нигезендә (2005 елның 7 декабрендәге, 2009 елның 29 гыйнварындагы, 2011 елның 7 сентябрендәге, 2013 елның 7 мартындагы, 2014 елның 15 мартындагы, 2015 елның 2 мартындагы үзгәрешләре белән).

Алар һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсендә иҗат ителгән, үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.

Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары:

1958. Фәйзуллин Әхмәт Сафа улы (Әхмәт Фәй­зи) – язучы, «Тукай» романы өчен.
1959 Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы – язучы, «Сүнмәс утлар» романы өчен.
1960 Хәкимов Сибгат Таҗи улы (Сибгат Хәким) – шагыйрь, «По зову Ленина» (русча), «Җил исми, яф­рак селкенми» исемле шигырь җыентыклары өчен.
1960 Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит) – драма­тург, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия те­атрында куелган «Беренче мәхәббәт» драмасы өчен.
1966 Туфан Хәсән Фәхри улы (Хәсән Туфан) – ша­гыйрь, «Сайланма әсәрләр» китабы өчен.
1968 Исәнбәт Нәкый Сираҗетдин улы (Нәкый Исәнбәт) – язучы, галим, фольклорчы, «Татар халык мәкальләре» дигән өч томлы хезмәте өчен
1969 Миңгазиев Ибраһим Зарифулла улы (Ибра­һим Гази) – язучы, «Онытылмас еллар» трилогиясе өчен.
1972 Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) – язучы, «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән китабы өчен.
1972 Һидиятуллин Шәүкәт Галиулла улы (Шәүкәт Галиев) – шагыйрь, «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кот­бетдин мәргән», «Шәвәли», «Тәмле йорт», «Кызык» һ.б. китаплары өчен.
1973 Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) – язучы, «Чикләвек төше» повесте, «Хәзинә» ро­маны өчен.
1974 Әмиров Мирсәяф Мәсәлим улы (Мирсәй Әмир) – язучы, «Агыйдел» пьесасы өчен.
1974 Юзиев Нил Гафур улы – әдәбият галиме, тәнкыйть­че, «Шигырь гармониясе», «Хәзерге татар поэтикасы» дигән китаплары өчен.
1976 Вәлиев Диас Назыйх улы – драматург, «Дарю тебе жизнь» пьесасы өчен.
1976 Шабаев Марс Садри улы – шагыйрь, «Җикән ка­мыш», «Онытма», «Сине эзлим» дигән китаплары өчен.
1977 Афзалов Гамил Гыймазетдин улы (Гамил Аф­зал) – шагыйрь, «Айлы кичләр» шигырьләр җыентыгы, «Борылам да карыйм» дигән шигырьләр циклы өчен.
1978 Фәйзуллин Равил Габдрахман улы – шагыйрь, «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен.
1979 Миңнуллин Туфан Габдулла улы – драма­тург, «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы өчен.
1980 Юзеев Илдар Гафур улы – шагыйрь, «Таш диварлар авазы», «Өзелмәс кыллар»поэмалары өчен.
1981 Рәсүлов Атилла Кадыйр улы (Атилла Расих) – язучы, «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» һәм «Ямашев» романнары өчен.
1982 Нуруллин Ибраһим Зиннәт улы – язучы, «Ту­кай» («Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән) һәм «Габдулла Тукай» дигән китаплары өчен.
1983 Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы – язучы, «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән киртәгә» повестьлары өчен.
1984 Еникиев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмир­хан Еники) – язучы, повестьлары һәм хикәяләре өчен.
1984 Родионов Григорий Васильевич (Гәрәй Рәхим) – ша­гыйрь, «Кара йөзләр» операсы либреттосы өчен.
1985 Арсланов Нури Газиз улы – шагыйрь, «Иде­лем – илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен.
1986 Камалов Хисам Нуретдин улы (Хисам Ка­мал) – язучы, «һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» исемле китаплары өчен.
1987 Зарипов Марсель Харис улы – язучы, «Поступь моей республики» һәм «Выгодный оборот» дигән очерклары һәм публицистик китаплары өчен.
1988 Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы – язучы, «Язгы аҗаган» романы өчен.
1989 Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Шәһиәхмәт улы – язу­чы, фольклорчы галим.
1989 Ярмөхәммәтов Хәмит Хөснетдин улы – язучы-фольклорчы галим (Хәмит Ярми) (үлгәннән соң) – һәр ике­сенә дә «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәткә керткән зур өлешләре өчен.
1990 Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы – язучы, «Ке­ше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьлары өчен.
1990 Салахов Ибраһим Низами улы – язучы, «Колымс хикәяләре» романы өчен.
1991 Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы – га­лим, «У истоков татарской книги» («От начала возникновения до 60-х годов XIXвека»), «Татарская книга пореформенной России», «Татарская книга XX века» дигән трилогиясе өчен.
1991 Зәйнашева Гөлшат Хисам кызы – шагыйрә, «Илле җыр» китабы өчен.
1992 Әгъләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы (Мө­дәррис Әгъләмов) – шагыйрь, «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» дигән китаплары өчен.
1992 Липкин Семен Израилевич – шагыйрь, татар ха­лык эпосы «Идегәй»нең һәм татар поэзиясе классик­лары әсәрләренең тәрҗемәсе өчен.
1993 Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы – язучы, «Си­рат күпере» романы өчен.
1994 Фәттахов Нурихан Садрилмән улы (Нури­хан Фәттах) – язучы, «Сызгыра торган уклар» әсәре өчен.
1995 Яруллин Фәнис Гатаулла улы – язучы, «Җан авазы» китабы өчен.
1996 Бәширов Гомәр Бәшир улы – язучы, «И яз­мыш, язмыш…» китабы өчен.
1997 Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис) – шагыйрь, «Хисемнең җисеме» дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
1998 Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы – шагыйрь, «Күчтәнәч» дигән балалар китабы өчен.
1999 Баянов Әхсән Фәтхелбаян улы (Әхсән Ба­ян) – язучы, «Урланган ай» китабы өчен.
2000 Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) – ша­гыйрь, «Ике урман арасы» һәм «Йөрәгемне былбыг чакты» китаплары өчен.
2001 Әхмәтҗанов Роберт Вәли улы – шагыйрь, «Тургай тәрәзәсе», «Кичке кошлар» китаплары өчен.
2002 Зәнкиев Якуб Камали улы – язучы, «Иртеш таңнары» китабы өчен.
2003 Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы – язу­чы, «Кубрат хан» китабы өчен.
2004 Юнысов Миргазиян Закир улы (Миргазиян Юныс) – язучы, «Альбатрос язмышы» китабы өчен.
2005 Мингалимов Рөстәм Гали улы (Рөстәм Мингалим). “Дәрт күлмәге” китабы өчен.
2006 Батуллин Роберт Мөхлис улы. “Сөембикә” әсәре, “Кылдан нечкә, кылычтан үткен”, “Яралы бүре” китаплары өчен.
2006 Бохараев Равил Рәис улы. “Очсыз-кырыйсыз поезд”, “Казан карлары” китаплары өчен.
2006 Галиев Марсель Баян улы. “Гомер бизмәне”, “Кайту”, “Догалы еллар” китаплары өчен.
2007 Вәлиев Разил Исмәгыйль улы. “Иске сәгать дөрес йөри”, “Ядкарь” китаплары өчен.
2008 Гатауллин Рәдиф Кашфулла улы (Рәдиф Гаташ). “Мәңгелек сусау” һәм “Газәлләр” китаплары өчен.
2009 Мансуров Зиннур Мөҗип улы. “Җәрәхәтле йөрәк җылырак”, “Күңелдә фидаи яшәсә” китаплары өчен.
2010 Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла). “Мәгарә”, “Ташка ордым башны” китаплары өчен.
2010 Садриев Фоат Миннәхмәт улы. “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен.
2011 Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан). “Боҗра вә хөҗрә”, “Сагынмаклык” китаплары өчен.
2011 Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәт Мирза). “Киек каз юлында”, “Тере су” китаплары һәм “Адәм баласы” шигырьләр циклы өчен.
2013 Гыйматдинова Нәбирә Миңнеәхмәт кызы. “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары өчен.
2014 Имамов Вахит Шәйхенур улы. «Утлы дала» ике томлы тарихи романы.
2015 Булатова Клара Гариф кызы. «Сайланма әсәрләр» ике томлы китабы өчен.
2016 «Моратов Газинур Вәсыйк улы (Газинур Морат). Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен.
2017 Маликова Мәдинә Габделхаковна. «Арыш тәме»китабы өчен.
2018 Кәримов Камил Әдһам улы. «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр» һәм «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» китаплары өчен
2019 Галиуллин Тәлгат Нәби улы. «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмалары өчен.