халыклар дуслыгы
Әдәбият

Туганлык илчеләре

Казанга Марсель Сәлимов килде. Уфадан. Халыклар дуслыгы йортына. Озак еллар буена Башкортостанда чыгучы “Һәнәк” журналының баш мөхәррире булып эшләгән күренекле сатирик, шагыйрь. Үзе генә дә түгел, ә иҗатташ дуслары “Кызыл таң” гәитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Башкортостан язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев һәм бик күп сәнгать әһелләре белән. Марсель Сәлимовның “Чорына күрә җыры” дигән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды. Казанда яшәүче иҗатташ дуслары Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Галимҗан Гыйлман, Рәшит Зәкиев һ.б. да килгән иде. Алар да чыгышлар ясадылар, хатирәләрен уртаклаштылар. Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов тәкъдиме белән оештырылган җырлы-моңлы кичә, шул рәвешле, халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгы кичәсенә әйләнеп китте.
Милли мәсьәләләр беркадәр куерган һәм кискенләшкән чорда уздырылуы да бу кичәнең әһәмиятен күтәрә иде сыман. Чөнки мондый очрашулар, дустанә аралашулар татулыкны да, бер-береңнең милләтенә булган хөрмәт-ихтирамны да яңартып тора. Күзгә-күз карашып сөйләшкәндә авыр мәсьәләләрне дә уртага салып аңлашырга, уңай хәл итәргә мөмкинлек туа.

Күзгә-күз карап дигәннән… Әлеге очрашу минем дә күптәнге бер хатирәне калкытып чыгарды. Башкорт дәүләт университетында укыган чак. Шагыйрь дигән дан таралган инде. Бөтен университет кызлары гашыйктыр сыман, барлык студентлар танып, хөрмәт итеп тора. Борын бераз гына күтәренке. Менә шулай үз данымнан үзем исереп йөргән бер вакытта укудан китәргә туры килде.

Редакциялар буйлап эш эзләп йөрим хәзер. Талантлы кеше бит, шагыйрь! Бөтенесе минем эшкә килүемне түземсезләнеп көтеп торалардыр сыман тоела. Берничә урынга кереп чыккач, моның чынбарлыктан аз гына ераграк икәнен чамаладым. Университет коридорларында бик матур, бик данлыклы сыман яңгыраган исемемне белүчеләр бик тә сирәк икән. Күбесенең ишеткәне дә юк. Мин үземчә аңлатырга тырышам…

Бер мәлне аптырап “Һәнәк” журналына килеп кердем. Марсель Сәлимов баш мөхәррир вакыт. Көлми генә тыңлап бетерде бу:
– Нәрсәләр язасың соң? – ди.
– Шигырьләр! – дим зур горурлык белән.
– Безгә шигырь язучылар бик кирәкми шул әлегә, – ди Марсель абый, – Менә фельетон яза белсәң… Тик аның өчен аз гына яшьрәксең шул.
Мин тәмам өметемне өзеп, чыгып китәргә җыенып та беткән идем. Марсель абыйның ягымлы тавышы ишетелде:
– Туктале, сабыр ит әле син… Менә Равил Шаммас абыең отпускыга китә. Шуның урынына берәр ай йөреп тор. Әлләни файдаң тимәс инде, әмма кешеләр белән аралашырсың, бәлки, берәр җирдән эш тә килеп чыгар. Ризасыңмы шуңа?
Риза булмаган кайда ди инде! Марсель абый коллективка:
– Менә бу егет бүгеннән алып бездә эшли. Бүрек урларга йөри дип куып чыгармагыз! – дип таныштырды да минем язмыш хәл ителде.

Мин ансын да, монсын да язарга маташып карадым. Хәтта өч-дүрт фельетон да язып бирдем. Тик мөхәррир абыйлар ул язмаларны мактый-мактый кәрзингә ташладылар. Юморның уен эш түгеллеген шунда аңладым. Бер ай буена журнал укып утырдым. “Һәнәк”кә бер файдам да тимәде. 220 сум зарплата түләделәр. Ул вакытта бу зур акча иде. Әле өсне-башны караганнан соң да бераз артып калды. Кеше арасында буталып йөри торгач, эш тә табылды.

Марсель Сәлимов белән Казанда очрашканда да шул вакыйганы искә төшердем. Кешенең әйбәтлеге дә онытылмый бит ул. Рәхәтләнеп күзгә күз карашып очраштык. Икебезгә дә күңелле иде.
Теге вакытта якты йөз күрсәтмәгән булса да, бәлки, гаепли алмас идем. Гаепләрлек сәбәбе дә юк бит. Ләкин бер-беребезнең күзләренә карау бераз гына кыенрак булыр иде. Ә аның көтелмәгән игелеге үземне дә кулдан килгән әйбәтлекне эшләргә әйдәп торды. Хәтта озак еллар буена очрашмасак та, ул минем өчен егет кеше булып калды.

“Халыклар дуслыгы” дип аталса да ул аерым кешеләрнең үзара татулыгыннан ярала бит инде, шәхесләр дуслыгыннан башлана. Иҗат кешеләре, бәлки, әнә шундый дуслык илчеләре булырга тиешләрдер. Халыклар да бер-берсенең күзләренә, бәлки, шәхесләр аша карыйдыр. Югыйсә, “халык”, “милләт” беркадәр абстракт төшенчә бит инде ул. Әнә шул халык арасында күз күргән кешеләрең булу аның бәясен күтәрә, кирәксез адымнардан саклый аладыр.

Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика