Өзәңгеләр өзелмәс

Казанга Марат Кәбиров килде. Уфадан, Хәния Фәрхи концертларына. Ул “Бәйрәм” ансамбленең әдәби җитәкчесе икән. Килүгә үк яшь якташым миңа да хәл белешеп шалтыратты.  “Иртәгә Тукай клубында әдәби ел йомгаклары. Килсәң, шунда очрашырбыз”, — дидем. “Белмим шул, барырга микән? Мин бит монда беркемне дә белмим” дигәнрәк сүзләр әйтә башлаган иде дә, мин: “Барырга кирәк! Күрерсең, танышырсың, көн саен килеп тормыйсың бит”, — дигәч, ризалашты тагын үзе. Килүе дә әйбәткә генә булды. Проза буенча доклад ясаучы Флүс Латыйфи Маратның узган ел “Казан утлары” журналында басылып чыккан “Сары йортлар сере” дигән повестен елның иң уңышлы әсәре дип бәяләде. Әсәрнең татар әдәбиятенә яңалык алып килүен дә билгеләп үтте.

Моный мактау сүзләрен һич кенә дә көтмәгән, үзенең талантлы прозаик булуын Казанга килеп ишетермен дип башына да китермәгән якташым кыенсынып кынап миңа карап алды. Ә мин “Менә күрдеңме инде, ә син килергә микән, юк микән, дип, аптырап торган идең. Олы кешенең сүзен тыңлыйлар аны шулай”, дип аңлатыбрак баш кактым. Өстәвенә  башкалар да аның исемен атап киттеләр. Җыенны алып баручы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин: “Безнең арада Уфадан килгән кунагыбыз, проза буенча докладта повесте уңай яктан телгә алынган Марат Кәбиров та бар, таныш булыгыз!” – дип залдагыларны да таныштырды. Тәнәфескә чыккач, аны сырып алдылар. Равил Фәйзуллин, Миргазиян Юныс кебек өлкәннәр аның кулын кысып, котлап киттеләр, якташы Галимҗан Гыйльман белән ул якыннанрак танышты. Җәүдәт Дарзаман: “Радиога шигыьләреңне китер, җае чыгу белән биреп җибәрербез!” – дип тә өстәде. “Идел”дә эшләп йөргән Сергей Малышев, танышуга ук: “Подстрочникларыгыз бармы?” – дип сорады. “Мәйдан” журналында  эшләүче Рәшит Бәшәр, Фирүзә Җамалетдинова да килеп күреште. Үзен күреп белмәсәләр дә, Маратның шигырьләрен әзерләп, журналның алдагы саннарының берендә чыгармакчылар икән. Әле генә поэзия турында ялкынлы чыгыш ясап төшкән шагыйрь Ркаил Зәйдулла исә, Маратның иңбашыннан кагып, Башкортстанда туып-үскән шагыйрьләрне аеруча хөрмәт  итүен аңлата башлады. Җыелыш бетүгә үк, мондый танышулар болай гына, “просто”  гына тәмамланмас дип, Маратны үзем белән алып киттем. Ркаил безне машинага кадәр озата чыкты… Икенче көнне кунагыбыз, Уфадан алып килгән пьессаларын күтәреп Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин янына китеп барды.

Бу килүендә Марат үзенең Уфада “Китап” нәшриятендә басылып чыккан яңа шигырьләр китабын бүләк итте. Мин аны шагыйрь Рәдиф Гаташтан (каян эләккәндер ул аңа?) алып торып укыган идем инде. Үзенең кулыннан алгач, кабат карап чыктым. Рәхәт тә, моңсу да булып китте. Чын шигърият, күңелгә якын, тансык шигырьләр һәрвакыт шулай тәэсир итә. Наҗар Нәҗмиләр, Әнгам Атнабайлар сагындырып куйды. Шигърияттә алар хакмилек иткән чорлар искә төште, һәр шигыре вакыйга булган, һәр шәлкемен көтеп алырлык илаһи шагыйрьләр иде шул алар. Маратны бигрәк тә Атнабай ярата иде. Әле малай чагында ук аның шигырьләрен “Кызыл таң”да кереш сүз белән бастырганын хәтерлим. Өйрәнчек шигырьләр булсалар да, аларда Атнабайның үз шигырьләрендәге интонацияләр сизелеп торса да, әйбәт шигырьләр иде алар. Аксакал шагыйрьнең игътибарын җәлеп итәрлек булгач, шулай икәнлеге билгеле инде, әлбәттә.

Соңыннан без аның белән туган җиребез Илештә очраштыргаладык. Ринат Хәйри белән өчәүләп очрашулар уздырган чаклар да булды. Өчебезнең дә кумирыбыз – Атнабай. Атнабай рухы, аның бар булмышы бигрәк тә Ринатта сизелә. Марат та аннан калышмый икән. Шигырьләре – үтемле, үткен телле. Укуын да, күпкә яшь булуына карамастан, бездән ким укымый. Нәкъ Атнабай инде менә — койган да куйган… Аннан соң да инде күпме сулар акты. Ринатыбыз да китеп барды, Атнабаебыз да безне ташлап китте.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бүген исә Марат Кәбиров Башкортстанда шактый танылган язучы. Язучы дим, чөнки ул шагыйрь генә түгел: прозаик та, сатирик-юморист та, драматург та, сәхнә остасы да, журналист та. Күрүебезчә, шактый чәчелгән, сибелгән. Иҗатын бергә туплап карамагач, тулаем бәя бирүе дә читенрәк. Әмма минем өчен ул иң элек – барыбер шагыйрь. Калган барлык жанрлары да – шагыйрьлегеннән. Яңа китабын яратып, эчке бер ләззәт һәм горурлык хисләре кичереп укып чыкканнан соң, мин моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышандым.

Әйбәт күренеш микән бу, әллә инде үзенә күрә бер афәт микән. Төгәл генә әйтүе дә кыен, әмма бездә, бармак белән генә санарлык чын шагыйрьләр янәшәсендә, шигырь чыгаручылар, үзләрен шагыйрь дип исәпләүчеләр бик нык ишәя башлады. Аларны берничек тә туктатып та булмый, бәлки туктатырга кирәкмидәдер. Шунысы гына үкенечле: укучыларның шигьри зәвыгы бозыла, шигырьнең асылы югала бара, күзгә күренеп бәясе төшә. Нишлисең инде, шигырьсез шигырь китаплары, бер шигыре дә булмаган шагыйрьләр чоры килде. Хәтта грофомания, ягъни гадти бер халтура да рәсми тәнкыйть тарафыннан шигърият дип тәкъдим ителә. Калын-калын китаплар чыга. Аларның авторлары күренекле шагыйрь дип игълан ителә… Шушы күңелсез, моңсу фонда Маратның “Өзәңгегә баскан чак” исемле китапбы әллә каян ук балкып, аерылып тора. Һәм күңелдә матур хисләр уята.

Иң күзгә ташланганы, күңелдә калганы – йөгерек, тапкыр фикер, афоризмга хас үткенлек, кыскалык, сүзнең тәмен белү, халыкчанлыкка тартым шигъри сөйләм. Иң мөһиме, шагыйрь битараф түгел. Дөнья гаме, кырыс тормыш ачылары, хакыйкатьнең күзенә туры карап сөйләшү… Әнә ялгызлыктан качып шәһәргә килгән шагыйрь биредә дә ялгызлыктан бәргәләнә. Чын шагыйрьләр язмышы. “Кешеләргә кеше нигә кирәк – япа-ялгыз калгач белерсең” – ди ул. “Шагыйрьләргә шагыйрь нигә кирәк” дип тә өстисе килә. Чын шагыйрьләр ялгызлыкка дучар…

Шагыйрь тормышы бәйрәмнәрдән генә тормый. Шагыйрь үтәсе юлларга гөл-чәчәкләр сибелмәгән. Дөньядагы шатлык-тантаналар гына түгел, кайгы-хәсрәтләр дә шагыйрь йөрәге аша үтә. Аның күңеленнән һәрбер шигырь юлы моңга әйләнеп, саркып-саркып чыга.

Тормыш – газаплы төш.

Ыңгырашмаска тырыш –

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Тавышыңа куркып уянырсың.

Бу юлларны укыгач җан сискәнеп китә. Аһ, төш кенә булса икән ул тормыш дигәннәре, куркып уянырга да риза булыр идең. Әмма юк шул, тормыш үзенекен итә. Безне камчылый-камчылый дөнья көтәргә өйрәтә.

Әнә берәү тай өйрәтә,

Камчысын селтәп:

— Йөгән ки, дим, кәһар суккан,

Яшисең килсә!

Мин дә бүген тай өйрәтәм,

Тукмап өйрәтәм:

— Яшисең килсә, йөгән ки! –

Сугам йөрәккә!

Менә шагыйрь бер мескен эт белән сөйләшә. Вәкарь белән генә, өстән генә. Әмма ахырдан ул айнып киткәндәй була – кем мескендер бит әле бу дөньяда…

Ә син нигә…

Ник син моңлы…

Ник соң дымлы карашың?

Ник елыйсың?

Жәллисеңме

Әллә адәм баласын?

Менә бит нинди көтелмәгән,  кискен борылыш. Чынлап та, кайчакларда без үзебез шул кызганыч маэмай хәлләренә төшәбез түгелме соң?! Һи-и, ничек кенә әле! Кемнәрдәндер көлгән булабыз, кемнәрнедер кимсеткән, рәнҗеткән булабыз, ә үзебезнең борын астыбызны күрмибез. Кем идек тә, кем булдык, янәсе. Ихтыярсыздан, шагыйрьнең түбәндәге күңелсез юлларын кабатларга туры килә:

Бу дөньялар исерекләр белән

Исәрләргә генә күңелле.

Шулаен шулай анысы. Әмма, бәхетебезгә, дөньясында аеклар белән акыллылар да бетеп җитмәгән бит әле әлегә. Яшәүнең асылына нәкъ менә алар төшенергә тырыша, һәркем үзенчә җавап та таба шикелле.

Яшәү үзе бу тормышның

Мәгънәсен эзләүдер ул.

Эзләгәнең табылудан

Өметең өзмәүдер ул.

Бу тормыш мәгънәсенең шагыйрь уйлап тапкан формуласы. Төп-төгәл әйтеп бирелгән. Билгеле инде, без аның шулай икәнен болай да беләбездер. Әмма шагыйрь әнә шул без белгәнне бер формага туры китереп, шигъри кысага сыйдырып әйтә алуга ирешкән. Аның кыйммәте дә шунда. Моның өчен инде, гафу итәсез, ким дигәндә нечкә шигъри тоем, тирән фәлсәфи фикерләү, олы шигъри талант кирәк.

Китаптан мин үземне дә таптым. Географик уртаклыклар: Сөн буйлары, Яркәй урамнары, Илеш, Уфа, Казан… Язмыш уртаклыклары: Атнабайга, Есенинга, Такташка тартылу, туган нигез, туган җиргә мәхәббәт, милләт язмышы…

Маратның каләме үткенрәк, кискенрәк, усалрак шикелле. Әнкәсе турында язганда да ул бик төчеләнеп тормый, кистереп әйтә:

Шагыйрь җиргә җырлар өчен килә.

Эт – тешләргә туган. Тешләсен.

Улың барда, әнкәй, тыныч йокла,

Эт өрә, дип, исең китмәсен.

Без бит икебез дә Сөн буенда туып үскән малайлар. Татарстан белән Башкортстан чигендә.

Актаныш та минем үземнеке,

Әйтеп тормыйм инде Илешне мин…

Башкортстан-Татарстан чиге…

Мин бу чикләр белән килешмимен.

Минем иҗатымда да бу килешмәүчәнлек идеясе кызыл җеп булып сузылган. Публицистик язмаларымда, төрле мөнбәрләрдн ясалган чыгышларымда бу хакта турыдан-туры әйтсәм дә, шигырьләремдә читләтебрәк, образларга төрелебрәк әйтелгән. Ә менә Марат уйлаганын маңгайга бәреп әйткән дә биргән. Биредә инде милләтпәрвәрлек тә, принципиаль сәясәтчелек тә ачык чагыла. Гомумән, татар-башкорт язмышы, татар халкының бүгенге дөньдагы урыны, аның киләчәге турындагы уйлар шагыйрьнең рухын һәрвакыт битәрләп тора. Каләменә тынгылык бирми. “Елъязма”, “Безнең татарлык”, “Халык”, “Йоклый татар”, “Манаралар” исемле шигырьләрен, “Җәза мәйданы” поэмасын укып чыкканнан соң шагыйрьнең ачыргаланган җанын, бәргәләнгән бәгырен ныграк аңлый башлыйсың.

Марат Кәбиров – Такташ шәкерте. Такташлык, Такташка аваздашлык аның һәр шигырьеннән бөркелеп тора. Ул гына да түгел, шагыйрь үзенең элгәренә, шигъри остазына турыдан-туры да мөрәҗәгать итә: “Такташка хатлар”ын яза.

…Син гасырны җырлап башлагансың,

Ә мин аны җырлап тәмамлыйм…

Җырларыма гына түгел, Такташ,

Җаныма да урын табалмыйм…

Моннан 7-8 еллар элек язылган әлеге шигырьгә хәзер инде төзәтмә дә кертәсе килә. Узган гасырны җырлап тәмамлаган Марат Кәбиров, Такташ шикелле үк, яңа гасырны да җырлап башлады. Аның җыры торган саен ныграк, ышанычлырак, көчлерәк яңгырый. ХХI гасыр җыры ул. Ә гасыр яңа башланды гына. Барысы да алда әле!..

Маратның әлеге китабы тагын бер ягы белән үзенчәлекле. Шигырьләренең һәммәсе дә — 27 яшенә кадәр, ә китаптагы иң соңгы шигыре исә нәкъ менә Тукай яшендә язылган. Тукай яше ул һәрбер татар шагыйренең күңелен кузгата торган, уйландыра торган сихерле бер мизгел. Үзем дә заманында “кыенсына-кыенсына Тукай яшен узып барам” дип шигырь язган идем. Маратның шигыре дә «Тукай яшен узып барышлый” дип атала. Әмма ул инде мин түгел, ул инде – башкарак, кыюрак. Ул хәтта бөек Тукайга “вызов” ташларга да батырчылык итә. «Бөеклектә очрашканга тиклем! Пока, Тукай!” – дип кенә җибәрә. Уены-чыны бергә әйтелгәнен аңлаган хәлдә дә, әлеге сүзләрдән соң: “Маладис! Шулай тәвәккәл булырга кирәк!” – диясе килә. Үз талантына шагыйрь ышана, димәк. Мин, әлбәттә, чын күңелемнән ике шагыйрьнең дә бөеклектә очрашуын теләр идем. Тукай инде үз эшен эшләгән, язасын язган, бөеклек, тәхетенә күптән менеп утырган. Марат Кәбировка да урын калды микән анда? Анысын инде шагыйрь үзе карасын…

Марат Кәбировның бүген тулпар атын иярләгән, өзәңгегә баскан чагы. Иманым камил, өзәңгеләр өзелмәс, ияреннән төшеп калмас ул. Әмма талантка да игътибар кирәк. Ул үзе язганча:

Талант белән генә мени,

Таяныч кирәк бит ул.

Сандугач баласы кебек

Кечкенә йөрәк бит ул.

Мин инде бу очракта: “Иң элек үзеңә, үз талантыңа таян! Аннан да зур таяныч таба алмассың. Ходай биргән талантыңны исраф итә күрмә!” – дип кенә әйтә алам.

…Марат Кәбиров “Казаннарны сагыну әйбәтрәк, Казаннарда җирсеп яшәүдән” дип, Уфасына кайтып китте. Үзенең талантлы прозаик икәнен белеп, Казанның үз шагыйре булып, талантлы җитди шагыйрь булуына тәмам ышанып. Ә шагыйрьгә эчке бер ышаныч, һичшиксез, кирәк. Үз-үзеңә дә ышанмасаң, укучың ничек ышансын инде сиңа?

Роберт Миңнуллин,

“Мәдәни җомга”, 18 апрель, 2003 ел.

One thought on “Өзәңгеләр өзелмәс

  1. Эйе, моннан 14ел элек ук инде Роберт Миннуллин булган кеше узе шундый бэя биргэн булган Маратка. Бугенге кондэге ижаты анын искитмэле…бэялэп бетергесез бит

Comments are closed.