Бәрәңге: тарихы, үзенчәлекләре – мул уңыш алу һәм саклау серләре

Безнең халыкның иң төп, иң күз терәп торган ризыкларының берсе – бәрәңге. Бу мәкаләдә без аның тарихына да, әдәбият белән бәйләнешенә дә башка якларына да тукталырбыз. Әмма иң беренче чиратта – гамәли ягы: ничек үстерергә, эшкәртергә, мул уңыш алырга, ничек сакларга. Түбәндә нәкъ шулар турында язабыз. Комментларда бу тема уенча фикерләрегезне белдерегез, сорауларыгызны язып калдырыгыз – без аларга шушы биттә җавап бирербез.

Бәрәңгенең туган җире – Көньяк Америка

Бәрәңгенең туган җире дип хәзерге Боливия белән Перуның таулы районнары — Анд таулары санала. Биредә, диңгез өстеннән 3500 метрдан югарырак биеклектә, индеецлар 8–9 мең ел элек бәрәңгенең кыргый төрләрен үстерә башлый. Бу культура алар өчен ризык чыганагы гына түгел, ә исән калу символы да булып тора.

Нинди генә авыр климат булмасын — монда бодай да, кукуруз да үсмәгән — бәрәңге аларга чын коткаручыга әйләнгән. Индеецлар уңышны киләчәк өчен сакларга өйрәнгәннәр, моның өчен алар бүлбеләрне туңдырып-киптерүнең уникаль технологиясен кулланганнар, ул “чуньо” дип атала.

Бүлбеләрне тауларга алып менгәннәр: төнлә алар каткан, ә иртән җебегән — бу процессны берничә көн дәвамында кабатлаганнар. Нәтиҗәдә бәрәңге бүлбеләре сусызланган, кечерәйгән һәм ак яки кара төстәге кечкенә шарчыклар рәвешенә кергән.

Төнлә туңдырылып, көндә кибә торган бәрәңге берничә ел дәвамында сакланган, шулай итеп ул уңыш булмаган очракта куллану өчен «резерв азык»ка әверелгән. Чуньодан он һәм күмәч ясаганнар, хәтта алмашу товары буларак та файдаланганнар — үзенә күрә «бәрәңге акчасы».

Бу үсемлекне Көньяк Америкка индеецлары моннан дүрт мең ел элек үк белгәннәр һәм аны гади ризык кына түгел, ә изге төшенчә, Ходай тарафыннан яшәү чыганагы буларак җибәрелгән нәрсә итеп күзаллаганнар. Аның кыргый төрләре ул якларда әле дә очрый икән. Һиндлар бәрәңгенең җаны бар дип ышанып, хәтта аңа табынганнар.

Археологлар керамикада бәрәңге бүлбе сурәтләрен таба, ә борынгы елъязмаларда инкларның бәрәңгене алмашу берәмлеге һәм Аллага табыну өчен корбан китерү сыйфатында да кулланулары телгә алына.

бәрәңге тарихы

Шайтан алмасы Европага ничек килгән?

Европалылар бәрәңгене XVI гасырда беренче тапкыр күргәннәр. 1532 елда Франсиско Писарроның конкистадорлар отряды инклар империясен яулап ала, ә өч елдан соң испан чыганакларында бәрәңге турында беренче искә алулар барлыкка килә. Берничә елдан бүлбеләрне Испаниягә кертә башлыйлар. Моны беренчеләрдән булып Перу һәм Чилидан кайткан диңгезчеләр эшләгән булса кирәк. Утыртуны кораблар туктый торган Кәнәр утрауларыннан башлаганнар. Алга таба бәрәңге хәзерге Италия һәм Нидерландлар территориясендәге испан биләмәләренә үтеп кергән. Унҗиденче гасырда инде бәрәңге бу урыннарда ят нәрсә булып тоелмаган.

Аның турында иң беренче испан тарихчысы, географ һәм дин әһеле Педро Сьеса де Леон яза. Үзенең 1553 елда Севилья шәһәрендә чыккан “Перу хроникасы” дигән хезмәтендә ул аны бик тәфсилләп тасвирлый. Бу Европалылар өчен үзенә күрә бер ачыш була. 1565 елда бәрәңгене Испаниягә алып кайтып үстерә башлыйлар. Моны шул ук Педро Сьеса де Леон башлап җибәрмәдеме икән дигән фараз да бар. Соңрак ул Италиягә, Бельгиягә, Австралиягә, соңрак 1740 еллар тирәсендә Германия белән Франциягә күчә. Биредә бәрәңгене “җир алмасы” дип йөрткәннәр.

Педро Сьеса де Леон

Педро Сьеса де Леон

 

Бүген Германия — бәрәңгене бик ярата торган ил. Немец телендә җирле халыкның бу бүлбеләргә булган мәхәббәте турында дистәләгән әйтем-сөйләм бар. Монда хәтта ел саен «Kartoffelfest» дип аталган бәрәңге фестивале дә үткәрәләр.

Ләкин немецлар бу бүлбе культурасын XVIII гасырда гына, Пруссия короле Фридрих II ярдәмендә яратырга өйрәнәләр. Ул крестьяннарга бәрәңге утыртырга боера, һәм халыкның моңа кискенә ризасызлык белдерүен күрә. Ул вакытта күпләр бу бүлбеләрдән махау (проказа) авыруы килеп чыга дип ышанган, димәк, аларны бары тик терлек азыгы һәм дошманнар өчен генә файдаланырга мөмкин дип уйлаганнар. Кайбер илләрдә «шайтан алмасы» дип атаганнар. Аны үстерү гөнаһ саналган урыннар да булган.

Сәбәпләрнең берсе шунда: башта Европада әче һәм бөтенләй ашарга яраксыз тоелган бәрәңге сорты таралган булган. Моннан тыш, бәрәңгенең яфраклары һәм җимешләрендә соланин дип аталган агулы матдә барлыгы ачыкланган — шуңа күрә үсемлекнең «өске өлешен» терлеккә ашатырга ярамый. Тагын бер күңелсезлек килеп чыккан: әгәр бәрәңгене дөрес сакламасаң һәм артык озак тотсаң, бүлбеләр дә соланин белән туеначак һәм аларны ташларга туры киләчәк. Кыскасы, ямьсез даны замандашларын куркыткан һәм бәрәңгегә Европага таралырга ирек бирмәгән. Хәтта йорт хайваннарына ашаткан урыннарда да кешеләр аны ризык итеп кулланудан баш тарткан.

Күп кенә илләрдәге кебек үк Британиядә дә аны ризык дип кабул итмәгәннәр. «Башта аны декоратив үсемлек дип санаганнар, аннары җимешләренең эт карагаты (Solanaceae) семьялыгыннан булуын һәм агулы икәнлеген ачыклаганнар. Аны ризык буларак куллану турында уйлана башлагач, бәрәңгенең ачык һавада саклаганда тиз арада яшелләнүен, тәмсезләнүен һәм ашарга яраксыз булуын белгәннәр», — дип аңлата шеф-повар, кулинария тарихчысы, тарих фәннәре кандидаты Прокофьев.

Абруйлы Француз аптекаре Антуан Огюст Пармантье бәрәңгенең туклыклы һәм файдалы ризык булуын исбатлый. Ул бәрәңге алмаларын (ботагында үскән җимешләрен) цинга чирен дәвалау өчен файдалана. Уңышларга ирешә. Шуңа бәрәңге алмалары үстерүгә җитди әһәмият бирә. 1785 елның августында король Людовик XVI-гә бәрәңге чәчәге бәйләме белән бер кәрҗин өлгергән уңышны бүләк итәләр. Бәрәңгене шул ук көнне пешереп король өстәленә куялар. Шул мизгелдән бәрәңгегә караш үзгәрә.

Россиядә – “эт күкәе”, яки “шайтан алмасы”

Бәрәңге ашауга каршы килү Максим Горькийның «Дело Артамоновых» романында да чагылыш таба. Бу автор фантазиясе генә түгел, XVII гасыр руслар чынлап та бәрәңге, аның яхшы ризык булуы турында берни белмәгәннәр. Легенда буенча, иң беренче булып аны 1698 елда, Голландиядә Петр I тәмләп карый, ошата һәм граф Шереметьевка бер капчык бәрәңге җибәрә. Тик юлда кайтканда бәрәңге туңа һәм пешереп табынга утырткач, сарай кешеләре өчен бик тәмле булып тоелмый. Шуңа беркемнең дә исе китми.

бәрәңгенең таралу тарихы

Бәрәңге таралу белән бәйле вакыйгаларга башкача аңлатма да бар. Аның тарафдарлары XVII гасырда, Россия һәм Европа илләре арасында сәүдә Архангельск аша алып барылган чакта, инглизләр русларны бәрәңге белән таныштырган дип белдерә. Ничек кенә булмасын, бәрәңге үстерүне җитдиләштерү турында беренче булып Екатерина II уйлана.
1765 елда Екатерина II чит илдән бәрәңге сатып алу һәм Россиядә үстерү турында указ чыгара. Алалар, үстерәләр. Әмма ул көнкүрешкә тиз генә үтеп керә алмый. Хәтта бәрәңге ботагында үскән алманы ашау күренешләре дә, агулану очраклары да була. Илдә Пугачев явы да баргач, бу өлкәдә әлләни әһәмият бирү мөмкинлеге дә булмый.

1770 елда Ирекле икътисади җәмгыять А.Т. Болотовның «Бәрәңге турында искәрмәләр, яки җир алмалары» дигән фәнни мәкаләсен бастырып чыгара. Болотов бәрәңгене «күзчәләр»дән утырту ысулын уйлап тапкан һәм аннан крахмал бүлеп чыгарган. Галимнең башка тәкъдимнәре арасында шактый экстравагантлысы да аерылып тора — Андрей Тимофеевич сүзләренчә, бәрәңгедән хәтта шәраб ясарга мөмкин булган. Хәер, соңрак бәрәңге аракысы җитештерүне дә җайга салганнар.

Николай I илдә бәрәңге культурасын җәелдерү эшен аеруча зур тырышлык белән башлап җибәрә. Моңа аны 1840 елгы коточкыч ачлык мәҗбүр итә. Соңрак император «халыкны орлык материалы белән тәэмин итү максатында барлык дәүләт биләмәләрендә бәрәңге үстерүне гамәлгә кертергә» дигән фәрман чыгара, өстәвенә, «бу юнәлештә аеруча нәтиҗәле хезмәт күрсәткән затларга кызыксындыру бүләкләре тапшырырга» куша.

Ачлык афәте янауга да карамастан, халык чит-ят яшелчәне өнәп бетерми. Иген игеп көн күргән крестьяннар өчен уңдырышлы басуларын шикле чит ил бәрәңгесе белән алыштыру — акылга сыймаслык нәрсә булып тоела. Алар моңа кискен каршы төшә, тора-бара ризасызлык кораллы күтәрелешләргә әверелә. Рәсәй тарихында «бәрәңге болалары» исеме астында билгеле булган инкыйлабчыл хәрәкәт дүрт ел дәвамында тукталмый.

1840–1844 еллардагы бәрәңге фетнәләре Вятка, Казан, Пермь, Саратов һәм Оренбург губерналарын колачлый. Ярты миллион катнашучы — Пугачёвтан соңгы иң зур крестьяннар восстаниесе. Крестьяннар бәрәңге басуларын яндыра, түрәләрне кыйный, чәчүлекләр тирәсендәге читәннәрне вата-җимерә. Аларга каршы артиллерияле гаскәр җибәрәләр. Пермь губернасының Течинское авылында солдатлар туп ядрәсе (картечь) белән халык төркеменә якыннан аталар. Вятка губернасы Нолинск өязендә — унике мәет, утыз тугыз яралы.

Ләкин бу каршылыклар граф Павел Киселев инициативасы белән 1840–1842 елларда бәрәңге чәчүлекләренең мәйданын киңәйтүгә комачауламый, губернаторлар үз төбәкләрендә утыртылган бүлбе кишәрлекләре хакында мәҗбүри хисап тоталар. Шул ук вакытта бөтен Россия буйлап файдалы яшелчәне ничек дөрес итеп утыртырга һәм кулланырга икәнлеге турында язылган утыз мең данә аңлатма кәгазе таратыла.
Чишелешне Фридрих үрнәгендә табалар. Крестьяннарга бәрәңге утыртуны тыялар — ә дәүләт складларын һәм кырларын көндез генә саклый башлыйлар. Урлашу үз эшен эшли. XIX гасыр ахырына Россия бәрәңге ашый торган була. XX гасырда исә аннан аракы ясый башлыйлар.
Бүлбе хәзер “икенче икмәк”

Хакимият тактиканы үзгәртергә мәҗбүр була: бәрәңге үстерүне тыя. Тик бу тыюга карамастан, крестьяннар үзләре бу бүлбеләрне яшертен генә урлап, үз кишәрлекләренә утырта башлыйлар. Кызыксынучанлык һәм прагматизм үз эшен эшли — культура тиз арада халык тормышында тамыр җибәрә.

XIX гасыр урталарына «тыелган нигъмәт» булган бәрәңге туклануның төп продуктына әверелеп китә. Аннан боткалар, аш-сулар, бәлешләр пешерәләр, хәтта «калитка» дип аталган ризык та ясыйлар — монсы Карелиянең милли ризыгына әйләнгән, эченә бәрәңге тутырып ясалган ачык күмәчләр.

1880 нче елларга Россиядә бәрәңге чәчү мәйданнары 1,5 миллион гектардан артып киткән, гасыр ахырына исә 2 миллион гектардан да күбрәк тәшкил иткән.

картуф җыю картинасы

Аркадий Александрович Пластов «Бәрәңге җыю» (1956)

 

Табын патшасы – бәрәңге

Бүгенге көндә бәрәңге — ризык кына түгел. Ул крахмал, спирт, патока, биоэтанол өчен чимал булып тора, фармацевтикада һәм хәтта биопластика җитештерүдә дә кулланыла.

Россия бәрәңге үстерү буенча дөньяда алдынгы илләрнең берсе булып кала бирә, ул бары тик Кытай белән Һиндстанга гына калыша. Уртача алганда, бер кешегә елына 55 килограмм туры килә, һәм бәрәңге «икенче икмәк» статусын ышанычлы саклый.

Хәзерге сортлар авыруларга чыдам һәм гектардан 400 центнердан артык уңыш бирә. Селекция эшендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институтлары катнаша, мәсәлән, А.Г. Лорх исемендәге Бөтенроссия бәрәңге хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ВНИИКХ). Бәрәңге стратегик культурага әверелде — аны Калининградтан алып Камчаткага кадәр үстерәләр.

Бәрәңге утырту һәм үстерү нечкәлекләре

Туфракны ничек әзерләргә?

Күпчелек бакчачылар җирне көздән эшкәртү ягында. Әгәр дә көзге сука эше башкарылган икән, язын аны йомшарту өчен культивация ясау да җитә. Кемдер көзен өлгермәсә, бу мәшәкатьләрне тулысынча яз көне башкара.
Авыл җирлеге өчен иң кулае – тирес кертү. Бакчага өч ел торган черемә кертсән яхшы, ул туфракны йомшартып, күпертеп җибәрә. Шәһәрдә торучыларның черемә кертергә мөмкинлеге булмаса, бакчага гәрчич, арыш, арпа, борчак чәчсеннәр. Алар яхшы сидерат булып исәпләнә, тиресне алыштыра һәм бакчаны дезинфекциялиләр.
Төп кагыйдә — туфрак өлгереп җиткәч (артык дымлы булмаса), вакытны әрәм итмичә, тирәнлеге 15–20 сантиметр тәшкил иткән катламны әйләндерергә кирәк. Бу очракта туфрактагы дым сакланып калачак. Эшне иртә башласаң, бакчада таштай каты «кәс» катламы барлыкка килү куркынычы зур. Туфракның структурасы нинди булуга карап, язгы эшкәртү ысулы сайлана. Мәсәлән, көпшәк, йомшак балчыкны артык вакларга киңәш ителми.

Орлыкны, күзәнәкләрне ничек әзерләргә?

Баздан чыгарылган бәрәңгене кояш нурлары туры төшмәгән, температурасы 10–15 градус тирәсендәге коры урында таратып куялар. Шул рәвешле ул «уяна», шытымнар бирә башлый. Базда караңгыда яткан вакытта бәрәңге шыта – ак төстәге нәзек үсентеләр чыгара. Утыртыр алдыннан шушы шытыкларны алып ташлау мөһим. Алар җиргә кергәч төрле авырулар тарату чыганагы булып тора. Бары тик нык, яшел шытымнары гына булган бүлбеләрне сайлау отышлы.
Сирәк сортлар: Әгәр бик кадерле яки табигатьтә сирәк очрый торган орлык булса, аны кисеп утыртырга мөмкин. Кисәр алдыннан пычакны марганцовкалы суда дезинфекцияләргә онытмагез. Шулай ук эре орлыкларны, Голландия үрнәгендә, кисәкләргә бүлеп утырту гадәте бар. Әлбәттә, эре бәрәңгене бөтен килеш, ләкин гадәттәгедән сирәгрәк итеп утырту мулрак уңыш вәгъдә итә.

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Иң дөрес күрсәткеч — туфрак температурасы. Утыру тирәнлегендәге җир +8 градуска кадәр җылынырга тиеш. Салкын туфракта ашыгу файдасыз: бәрәңге анда «ашыгыч ярдәм» режимында утыра, тишелеп чыгуы тоткарлана. Әгәр туфрак җылы, коры һәм яхшы эшкәртелгән икән, май урталары — иң кулай вакыт. Июнь аенда утыртканда исә уңыш сизелерлек азая.
Тирәнлек сере: Күпләр, тирәнрәк күмсәң, күбрәк уңыш бирә дип уйлап ялгыша. Чынлыкта, бәрәңгене сай итеп (диаметрына карап, якынча 5–8 см тирәнлектә) утырту хәерлерәк. Артык тирәндә салкында черү куркынычы арта, ә көчле яңгырлардан соң ул бөтенләй бозылырга мөмкин. Сай утыртылган орлык тизрәк җылына, актив үсә һәм иртәрәк өлгерә.

Чүп үләннәренә каршы ничек көрәшергә?

Көрәш шактый гади. Бәрәңге утыртылганнан соң бер-ике атна үтүгә, җир өстенә вак ак «җепселләр» (яшь чүп үләннәре) калкып чыга. Нәкъ менә шушы этапта тырма белән йомшартсаң, чүпнең 80 проценты юкка чыга.
Эт эчәгесе кебек агрессив тамыр системасы булган чүпләрне, утап алып, кишәрлек читендә калдыру яхшы түгел — алар шунда ук кабат котырып үсә башлый. Мондый чүпне чиләккә тутырып, бакчадан читкә алып китү — иң нәтиҗәле ысул.

 

Бәрәңгене черүдән һәм фитофтороздан ничек сакларга – белгечләр киңәше

Себер үсемлекчелек һәм селекция фәнни-тикшеренү институтының белгечләре бәяләвенчә, сезон дәвамында черек авыруы һәм фитофтороз аркасында югалтулар 50% ка кадәр җитәргә мөмкин.

Бәрәңгене ничек сакларга

Саклауга әзерлек

Уңышны җыеп алганнан соң, бәрәңгегә аерым игътибар таләп ителә. Казып алганнан һәм киптергәннән соң, бүлбеләрне ике атна дәвамында капчыкларда 18–20 градус температурада тотарга кирәк. Бу дәвалау чоры казу вакытында алган яраларның төзәлүенә ярдәм итә һәм черек белән зарарланган бүлбеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

«Быелгы елда иң куркынычы – бактериаль черек. Зарарланган барлык бүлбеләр сортировкалауда сайлап алына, шуннан соң гына бәрәңге озак саклауга +4…+6 градус температурага салына», — дип аңлата институтның фәнни хезмәткәре.

2026 елда черек һәм фитофтороз уңышның яртысына янавы билгеләп үтелә. Узган елда кайбер хуҗалыкларда бактериаль черек белән зарарлану 70% ка җиткән.

Җыю һәм саклау технологиясе

Бәрәңге череге — ул гөмбәчекләр һәм бактерияләр китереп чыгарган авырулар төркеме.
Дымлы (мокрый) черек — бактериаль төрдәге авыру, ул бүлбеләрнең йомшагында үзенчәлекле начар исле масса ясалуга китерә. Бүлбеләр зарарланган тышча аша йогалар, авыру югары дымлылыкта үсеш ала һәм начар вентиляция, шулай ук саклаганда артык югары температура белән көчәя.

Куркынычны булдырмас өчен:

    • чәчү әйләнешен сакларга;
    • сыйфатлы, тикшерелгән орлык материалын кулланырга;
    • коры шартларда уңыш җыярга;
    • бүлбеләрне салкынча, оптималь дымлылык һәм яхшы вентиляция шартларында сакларга.

Фитофтороз — бәрәңгенең яфракларын, сабакларын һәм бүлбеләрен колачлаучы гөмбәчек авыруы. Кешегә бу авыру куркыныч тудырмый, әмма продукция ашарга яраксызга әйләнә һәм сатарга ярамый. Фитофтороздан котылу өчен чыдам сортларны һәм сәламәт бүлбеләрне сайлап утырту, шулай ук түбәндәгеләр ярдәм итәчәк:

  • чәчү әйләнешен саклау;
  • даими рәвештә йомшарту һәм күмү;
  • фунгицидлар белән профилактик сиптерү.

СибНИИРСның орлыкчылык хуҗалыгында махсуслаштырылган комбайннар һәм сортировкалау линияләре файдаланыла. Әмма күп кенә фермерлар әле дә кул белән җыюның өстенлекләрен югары бәяли.

Бәрәңге үстерүчеләр болай аңлата: кул белән казып алынган бәрәңге комбайн белән җыелганына караганда яхшырак саклана. Тәҗрибәле җитештерүчеләр уңышны өстәмә саклау өчен дезинфекцияли торган үзенчәлеге булган көл белән аралаштырырга киңәш итә. Бу бигрәк тә югары дымлылык шартларында җыелган уңыш өчен актуаль.

Белгечләр бәрәңгене саклаган вакытта берничә тапкыр сортларга аерырга киңәш итәләр:

  • саклауга салганчы;
  • Яңа ел алдыннан;
  • февральдә;
  • турыдан-туры сатканчы.

Мондый алым зарарланган бүлбеләрне вакытында алып ташларга һәм югалтуларны киметергә мөмкинлек бирә.

Бәрәңгене саклау: халык ысуллары

  • Бәрәңге уңышын казу алдыннан, мотлак рәвештә сабакларын чабарга кирәк. Аннары 2-3 атна вакыт узарга тиеш. Әгәр яшелләнеп торган сабакларны кисеп ташлаганнан соң ук казырга тотынсаң, бәрәңгеләрнең тышы, кабыгы бик ансат куба башлый. Ә аның кабыгы каты булырга тиеш. Тышчасы җиңел купкан бүлбеләр — авырулар өчен менә дигән мохит, чөнки саклагыч катлам булмаса, төрле инфекция эчкә үтеп керә.
  • Уңышны җыеп алгач та турыдан-туры базга илтеп салу дөрес түгел. Аеруча дымлы көннәрдә җыйсагыз, аны башта берәр корылмада тотып алу мәҗбүри. Идәнгә салам яки бүтән дым сеңдерүчән, шул ук вакытта һава үткәрүчән материал түшәргә кирәк. Аның өстенә бәрәңгене салырга мөмкин, әмма калынлыгы зур булмасын — гадәттә 20 дән 50 см га кадәр. Әгәр бүлмәдә тәрәзәләр яки ярыклар бар икән, яшелләнмәсен өчен өслеген йомшак кына салам, яки һава үткәрүче бүтән япма белән капларга киңәш ителә.
  • Коры көндә генә казып алырга тырышыгыз. Юеш уңыш күпкә начаррак саклана, чөнки кабыктагы дымлы туфрак черү өчен яхшы шартлар тудыра.
    Базга озатыр алдыннан бәрәңге яхшылап кибәргә тиеш. Моның өчен 7-10 көн дәвамында җиләслек булган лапас яки сарайда таратып куярга кирәк. Шушы вакыт аралыгында кабыктагы вак җәрәхәтләр төзәлә, ә артык дым парга әйләнеп бетә.
  • Саклау урынына урнаштырганчы, һәрберсен диярлек тикшереп чыгу зарур. Зыянланган, ярылган, чери башлаган яисә кояшта агарып (яшелләнеп) киткән бәрәңгене кышка калдырырга ярамый. Кышкылыкка бары тик уртача зурлыктагы, тыгыз һәм сәламәт кенә бәрәңгеләрне сайлап алыгыз.
    Бәрәңге +2…+4 градус җылылыкта һәм һаваның дымлылыгы 80-90 процент булганда гына яхшы саклана. Артык җылы урында ул бик тиз шытым бирә, ә артык салкында исә бозылып, баллана башлый.
  • Полиэтилен капчыкларда яки томаланган савытларда саклау катгый тыела — алар дым туплый, нәтиҗәдә бәрәңге черергә тотына. Иң кулай вариант — агач әрҗәләр, кәрзиннәр яки челтәрле капчыклар. Иң төп таләп — бүлмәнең даими рәвештә җилләп торуы.
  • Уңышны артык биек итеп өймәгез. Әрҗәләрдәге бәрәңге тауларының биеклеге 1-1,2 метрдан артмаска тиеш. Югыйсә, аскы катламнардагы бүлбеләр тизрәк бозылачак.
  • Бәрәңгене суган, сарымсак яки алма белән янәшә сакларга киңәш ителми. Суган һәм сарымсак бүлбеләрнең бозылуын тизәйтә торган матдәләр бүлеп чыгара, ә алмаларда этилен дигән газ бар, аның тәэсирендә бәрәңге бик тиз шыта башлый.

Бакчачыдан файдалы киңәшләр

Туфракның сәламәтлеге начарлануын чүп үләннәренең ни рәвешле үсүенә карап белергә мөмкин. Бу, кагыйдә буларак, туфрак составы үзгәргән яки аңа туклыклы матдәләр җитмәгән вакытта күзәтелә. Әйтик, бака яфрагы яисә мәче өянге (полынь) күпләп тишелгән урында туфрак әчелеге югары була. Бәрәңге утырту өчен билгеләнгән кишәрлектә алабута котырып үссә, димәк, туфрак бозыла башлаган — мондый очракта аның урынын алыштыру хәерле. Туфракны төчеләндерү һәм «дәвалау» максатыннан, һәр 7-8 елга бер тапкыр акбур кертеп чыгу зарур.

Эре орлыкларны кисәкләргә бүлгәләргә туры килгәли. Мондый бәрәңгеләрнең ярылган урынына микроблар бик тиз утыра, нәтиҗәдә ул тиз арада бозылып череп китәргә мөмкин. Шуңа күрә ярылган өлешләрне көл сибеп утырту сорала. Көл — калийга бай менә дигән табигый ашлама. Чокырга көл салып калдырсаң, ул бәрәңгене төрле авыруларга каршы торучан итә.

Кисеп куелган орлыкны утыртканда, ярылган ягын аска каратып салырга кирәк. Шул очракта гына ул туфракка тизрәк берегә һәм тизрәк шытып чыга.

Безнең төбәк шартлары өчен иң кулай саналган сортлар — «Голландский», «Невский», шулай ук иртә өлгерә торган «Жуковский ранний» һәм «Цыганка». Бу төрләр фитофтороз кебек йогышлы авыруларга бирешми, шул ук вакытта тәм сыйфаты буенча да иң яхшылардан исәпләнә.

Шәмәхә төстәге бәрәңгедә организмнан авыр металларны кудыручы көчле антиоксидантлар тупланган. Табигать галимнәре фикеренчә, экологиясе какшаган районнарда нәкъ менә шушы төрдәге яшелчәне куллану хәерлерәк. Алар раславынча, андый бәрәңге хәтта онкологик авырулар барлыкка килүгә дә киртә булып тора ала.

Бәрәңге сәламәтлек өчен менә дигән чара

Бәрәңге йөрәк-кан тамырлары системасының эшен җайга сала. Аны кабыгы белән пешергәндә, калий микъдары аеруча югары була. Бу яшелчә организмнан агулы матдәләрне, шул исәптән алкогольне дә нейтральләштерә, ә эчәклекнең микробиотасын яхшырта. Иртә өлгерешле бәрәңгедә С витамины (аскорбин кислотасы) һәм В төркеме витаминнары күп. Шуның нәтиҗәсендә ул иммунитетны ныгыта. La Bonnotte сорты — иң кыйммәтлесе санала. Аны дөньядагы иң абруйлы рестораннарда гына тәкъдим итәләр. Мондый бәрәңге Франциянең Нуармутье утравында гына үстерелә, еллык уңышы нибары 100 тоннадан артмый. Аның килограммы кайвакыт 700 долларга кадәр бәяләнә.

УФА галимнәренең яңа эшләнмәләре

Башкортстан белгечләре гаять мул уңыш бирә торган һәм тәмле бәрәңге сортын уйлап табу өстендә тикшеренүләр алып бара. Республика Авыл хуҗалыгы университеты 2025 елга кадәр яңа төрләр чыгару өчен 34 миллион сум күләмендә грант отты. Уфа галимнәренең төп максаты — яңа, файдалы бәрәңге төрен булдыру. Ул төбәк туфрагына һәм климат шартларына яраклашкан, вирусларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы тора алырлык булырга тиеш. Галимнәр «Үлемсез» дип исем кушкан тагын бер төр өстендә дә эшлиләр. Башкортстан телевидениесе хәбәр иткәнчә, белгечләр фикеренчә, бу сорт колорадо коңгызына бирешмәячәк. Кунаклар килгәндә дә, табыныбыз сыгылып торырлык — моның өчен икенче икмәгебез — бәрәңге бар. Чөнки бәрәңге запасы булганда, ачлык янамый. Аннан пешкән ризыкларның кыскача исемлегенә генә игътибар итегез – Бәрәңге боламыгы, бәрәңге измәсе, төйгән бәрәңге, кыздырылган бәрәңге, фри-бәрәңгесе, көлдә пешкән бәрәңге, бәрәңге шулпасы, бәрәңге тәкәсе, бәрәңге пәрәмәче, һ.б.

Тарихи фактлар

Патшалар ашы

1744 елда, Австрия мирасы өчен сугыш вакытында, Пруссияне ачлык чолгап ала. Фридрих II бәрәңге үстерүне мәҗбүри рәвешкә кертү турында указ чыгара. Крестьяннар моны бозу белән җавап бирә. Кольберг шәһәре рәсми рәвештә патшага болай дип белдерә: «Бу нәрсәләрнең ни исе, ни тәме юк, хәтта этләр дә аларны ашамый — алардан ни файда?»

Шулчак Фридрих бүгенге көндә үз-үзен тотыш икътисады (поведенческая экономика) дип аталачак ысулны куллана. Ул Берлин тирәсендә бәрәңге басулары булдырырга һәм солдатлар куярга боера — ләкин көндез генә. Төннәрен каравылчыларга күз йомып карарга кушалар. Логика гади инде: саклаган әйбер — кадерле дигән сүз. Кадерле нәрсәне урлыйлар.

Крестьяннар «патша» бүлбеләрен казып алып, үз кишәрлекләрендә утырта башлыйлар. 1756 елга Фридрих Kartoffelbefehl — бәрәңге указын чыгара, ул бәрәңге утыртырлык урын булган һәркайда утыртырга мәҗбүр итә. Аның хакимлеге ахырына Пруссия бәрәңге ашый торган була. 1778–1779 елларда Австрия белән Бавария мирасы өчен барган сугыш тарихка Kartoffelkrieg — «бәрәңге сугышы» исеме белән кереп кала: гаскәрләр үзара бик сугышмый, әмма ачлыктан үлмәс өчен, туфрактан туңган бүлбеләрне актив рәвештә казып алалар.

Францияне туйдырган тоткын

1757 елда унтугыз яшьлек француз фармацевты Антуан-Огюстен Парментье пруссиялеләргә әсирлеккә эләгә. Өч ел дәвамында ул, француз дуңгыз азыгы дип санаган, бәрәңгедән генә диярлек туклана — төрмә паёгы белән. Франция парламенты 1748 елда бәрәңге үстерүне тыя: ул махау (проказа) авыруы китереп чыгара дип исәпләнә.

Парментье әсирлектән “бәрәңге колы”на әйләнеп кайта. 1770 елда ул «Гадәти ризыкны кирәк булганда алыштыра ала торган туклыклы яшелчәләрне тикшерү» дигән конкурс иншасы яза — һәм җиңә. Киләсе егерме ел дәвамында ул Париж элитасы өчен «бәрәңгеле кичәләр» оештыра: бер кичтә бәрәңгедән егерме төрле ризык. Кунаклар арасында — Бенджамин Франклин һәм Томас Джефферсон да була, соңгысы, мөгаен, «французча кыздырылган бәрәңге» идеясен Америкага алып киләдер.

1785 елда Парментье Людовик XVI һәм Мария-Антуанеттага бәрәңге чәчәкләреннән букет бүләк итә. Патша чәчәкне якасына кадый, королева прическасына үрә. Сарай әһелләре шунда ук алардан үрнәк ала. Дүрт елдан соң инкыйлаб башлана. Тагын дүрт елдан — патша гаиләсен эшафотка мендерәләр. Ләкин бәрәңге кала. 1795 елда Париж камалганда, шәһәрне ачлыктан коткару өчен Тюильри бакчасын бәрәңге утыртып тутыралар.
Пер-Лашез зиратындагы Парментье каберенә дә бәрәңгеләр салалар.

Ирландиядәге Бөек ачлык

Бәрәңге тарихындагы иң фаҗигале вакыйга — 1845–1849 еллардагы Ирландия ачлыгы.

Шул чорга кадәр бәрәңге ярлы ирландлар өчен төп ризыкка әверелгән була — ул дымлы туфракта яхшы үскән һәм югары уңыш биргән. Ләкин фитофтороз авыруы чәчүлекләрне юк иткәч, миллионлаган кеше ризыксыз калган.

Ачлык миллионга якын кешенең гомерен өзгән, тагын да күбрәк халык исә АКШ белән Канадага күчеп киткән. Бу чор милли фаҗига генә түгел, ә мөһим сабак та була: бер генә культурага бәйле булу коточкыч казага китерергә мөмкин.

Кызыклы фактлар

  • Перуда бүгенге көндә дә бәрәңгенең кыргый төрләре үсә, нәкъ менә алардан хәзерге сортлар килеп чыккан.
  • Рус агрономы А.Т. Болотов бәрәңгене «күзчәләр»дән утырту ысулын беренче булып тасвирлаган һәм аннан крахмал бүлеп чыгарган.
  • Мария-Антуанетта үз күлмәкләрен бәрәңге чәчәкләре белән бизәгән.
  • Тарихтагы иң эре бәрәңге 11,3 кг авырлыкта булган.
  • 2008 елдан башлап, Россиядә 19 август Бәрәңге көне буларак билгеләп үтелә.
  • Бүгенге көндә дөньяда ак, алсу һәм шәмәхә төстән алып меңнәрчә башка төсләргә ия булган 4000 нән артык бәрәңге сорты исәпләнә.
  • Бәрәңгенең бүтән исемнәре: бүлбе, алма, җир алмасы, картуп, кәртүк, картук, картуф, картош, бәрәнке

Картуф һәм классик язучылар

пушкин һәм бәрәңге

 

Александр Пушкин. Шагыйрь мичтә пешкән бәрәңгене югары бәяләгән. Н. Н. Пушкинага (1835 ел) язган хатында ул болай дигән: «Мин маймист кебек, мич бәрәңгесе ашыйм…» Хәтта кулинариядә дә исеме бар — «Пушкин бәрәңгесе» (төсле кабыгы белән пешерелгән, телемләп туралган һәм фритюрда кыздырылган). Пушкин, билгеле булганча, күп кенә яхшы нәрсәләрне яраткан, шул исәптән мич бәрәңгесен дә. Пушкинның зәвыкларын өйрәнгән Андрей Яцевич болай язган: «А.С. Пушкин әти-әнисенә кунакка еш йөрмәгәнлектән буйдак чорында,аны Надежда Осиповна, төшке ашка яраткан мич бәрәңгесе белән җәлеп иткән. Пушкинның бүтән бер ризыкка да исе китмәгән».

***

Александр Куприн бәрәңгене бик яраткан. Алай гына да түгел, ул аны үзе үстергән — бу язучы өчен җитди мавыгу булган. 1911 елда Куприн Петербург янындагы Гатчинада дача сатып ала. Участокны төзекләндерергә ул дәртләнеп керешә: казый, утырта, карый. Бәрәңге аның бакчасындагы төп культураларның берсенә әйләнә. «Изге Исаакий Далматскийның гөмбәзе» очеркында Куприн ничек итеп 36 пот (бу якынча 576 кг!) бәрәңге казып алганын искә төшерә — аксыл-шәмәхә эре бүлбеләрдән тыш, ул шалкан, чөгендер, сельдерей, суган, кишер, сарымсак та үстергән.
Язучылыктан соң Куприн бакчачылыкны икенче сәләте дип санаган. Ул дачада «авылның тулы иллюзиясен» тудыра алуы өчен сөенгән — аңа бу рухи тынычлыкның мөһим чыганагы булган. Гади тормышында да бәрәңге зур роль уйнаган. Хатларында һәм көндәлекләрендә язучы кайвакыт сагынып шулай дип язган: «Кабат үз бакчамда яшәргә, көнбагыш мае белән картуф ашарга теләр идем…» Шулай итеп монда бәйләнеш көнкүреш һәм рух дәрәҗәсендә: Куприн өчен бәрәңге — гап-гади яшелчә генә түгел, ә табигать кочагындагы бик кадерле тормыш символы.

***

Борис Пастернак. Сугыш аның карашын үзгәртергә мәҗбүр иткәнче бакчачы булмаган. Ул Переделкинода яшәгән һәм комсызланып җир эшкәртә башлаган. Замандашлары аны «даһи дачник» дип атаган — ул участокны үз куллары белән казыган, алмагачларга тәрбия биргән һәм бәрәңге үстергән. Шагыйрь үзе бу мактауга бик сөенгән, чөнки ул вакытка инде бакчачылыкка гашыйк булган. Сугыш елларында нәкъ менә бакча Пастернак гаиләсен ачлыктан коткарган.

***

Антон Чехов. Чехов бакчачы буларак танылганлыктан (Мелиховода һәм Кырымда ул бик күп үсемлекләр үстергән), шаярта торган булган: «Хәтта таяк кадасам да, үсә». Язучының «Таганрог бәрәңгеле салаты» дигән фирменный ризыгы булган. Аны Чеховлар йортында кичке ашларда еш биргәннәр. Нигезе — пешкән бәрәңге, аңа тозлы яки маринадланган кыяр, маслина, яшел суган, укроп өстәгәннәр, үсемлек мае белән болгатканнар. Чеховларда еш булган Владимир Гиляровский истәлекләрендә бу ризыкны аерым билгеләп үткән. Салатны Таганрогтан алып килгәннәр — анда язучының әтисенең бакалея кибете булган, һәм мондый кабымлыклар гадәти исәпләнгән. Мәскәүдә ул гаиләнең гади, ләкин җылы көнкүрешенең бер билгесенә әверелгән.

***

Сергей Есенин бәрәңгене дә бик яраткан — бигрәк тә бәрәңгедән ясалган запеканканы (драчёнаны). Шундый легенда да йөри. Шагыйрьнең хатыны Айседора Дункан аны, соңгы чиратта булмаса да, бәрәңге ярдәмендә әсир иткән, имеш. Рус шагыйренә гашыйк булган американка бәрәңге измәсен кәҗә сөте белән ясый белгән. Айседораның үги кызы Ирма истәлекләрендә: «Һәр килгән саен бәрәңгене төрлечә әзерлиләр иде, аны пешереп тә, кыздырып та, измә рәвешендә дә тәмле итеп ясарга оста иделәр», — дип язган. Ләкин Есенин бәрәңгеле ризыклардан запеканканы, (яки халык телендә — драчёнаны) ныграк яраткан.

***

Бу тема буенча нинди сорауларыгыз, фикерләрегез бар? Комментларга язып калдырыгыз! Без аларга җавап бирербез.

(Барлыгы 38 карау, бүген - 6 кеше)

Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

Фикереңне язып калдыр!

×