Нәфкать Нигъмәтуллин белән гастрольләрдә

Унбиш елга якын сәхнәгә басмый торганнан соң, узган елның августында Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин белән гастрольләрдә йөреп кайткан идек. Ул быел да чакырды һәм мин ризалаштым. Нәфкать абыйның тамашачысы үзгә аның, затлы тамашачы, алар шигырьне дә, юморны да аңлыйлар, араларында минем китапларны укучылар да җитәрлек.

Туймазыдан башланган гастроль Башкортостанның бик күп төбәкләрен эченә алып, Малаязда тәмамлана. Заллар тулы, халык искиткеч әйбәт кабул итә.

Мин монда концертлардан тыш вакытларда үземнең эшне дә дәвам итәм – яңа әсәрләр язам. Тиздән алар сезгә дә тәкъдим ителер, минем сайтны күзәтеп барыгыз.

Мин бик күп еллар элек Нәфкать Нигъмәтуллин турында әдәби әсәр яза башлаган идем. Ул китап та тәмамлану алдында.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 34 карау, бүген - 7 кеше)
Марат Кәбиров

Язучы, күпсанлы китаплар авторы.


Сайт яңалыкларына язылыгыз!

Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

3 комментария для “Нәфкать Нигъмәтуллин белән гастрольләрдә”

  1. Бик матур концерт булды. Рәхмәт барыгызга да!

  2. Карадык. Сезнең өчен сөенеп утырдым. Затлы, зәвыклы итеп алып барасыз. Рәхәтләнеп көлерлек тә, уйланырлык та. Юк кына нәрсәләрдән шундый тирән мәгънә чыгарып куясыз. Шулкадәр матур концерт булды. Бик зур рәхмәт! Тагын көтеп калабыз.

  3. Концертыгызда булдым. Шулкадәр соклангыч! Нәфкатьне бик яратабыз инде, ә менә сезне сәхнәдә күргәнем юк иде. Шигырьләрегез дә, көлдергеч хикәяләрегез дә нык әйбәт. Һәр хәрәкәтегезне йотардай булып утырдым. Китапларыгызны бик яратам. Рәхмәт!

Фикереңне язып калдыр!

Охшаш язмалар

×