Үткән елга йомгак ясап, яңасына планнар белән уртаклашу бу сайтның йоласына әверелеп бара бугай. Элегрәк һәр икесе аерым язма итеп эшләнә иде, быел алай итәргә өлгерәлми калдым.
Кыскача гына әйткәндә. болайрак була бугай… Электрон китап кибетендә “Гомер”, “Миллион”, һ.б. яңа повестьләр дөнья күрде. “Кичерү юк” романы иң күп сатылучы электрон китапка әйләнде. Укучылардан бик җылы фикерләр ишетелде, мин бу әсәрләрне яратып кабул иттеләр дип уйладым.
Татарстан китап нәшриятында “Җир турында җыр” дип аталган яңа китап (повестьләр җыентыгы) басылып чыкты.
Бик күп яңа әсәрләр: хикәяләр, шигырьләр, җыр текстлары язылды. Гәзит-журналлар белән даими эшчәнлек барды. Яңа әсәрләр өчен мәгълумәтләр тупланды… Кыскасы, 2024 ел әрәмгә узмады. Аллаһка шөкер итәрлек.
2025 елда яңа китаплар, яңа әсәрләр күбрәк булачак. Әйбәт әсәрләр дип тә өметләнәм әле. Җентекләбрәк әйткәндә, болай…
Романнар
1. “Шамил турында легенда” — роман
Берничә ел элек мин Шамил Усманов турында хикәя язу өчен грант отып, “Комдив мәхәббәте” дип аталган повесть язган идем. Җыелган мәгълумәтләр дә, бу шәхеснең үзенчәлекләре дә бер повестька гына сыеп бетмәде. Мин аның Татарстанда радио кертүе турында тагы бер повесть яздым. Хәзер радио тыңлаучы бик юк бугай инде, ләкин бу үз заманы өчен бик зур казаныш булган, аны безнең чордагы интернет белән чагыштырырга мөмкин. Үз чорының олы могҗизасы. Шамил аны, совет власте кушканча, пропаганда коралы итеп кенә түгел, ә татар халкының белемен, мәдәниятен күтәрү өчен файдалана — Россиядә беренчеләрдән булып радиоспектакльләр, радиоконцертлар, язучылар, артистлар, төрле өлкә белгечләре белән очрашулар оештыра. Шуның аркасында әллә күпме конфликтларга керә, дошманнарын арттыра. Ахыр чиктә, үзе оештырган радиодан китәргә мәҗбүр була. Аның эшчәнлеге менә шул ягы белән дә үзенчәлекле.
Ләкин Шамил ике повестька гына да сыеп бетмәде. Чөнки аның тормышы киңкырлы, бай, маҗаралы һәм фаҗигале дә. Дин әһеле, укытучы улының революционерга әйләнүе, гражданнар сугышы, Татарстан республикасын төзү өчен көрәш, аннан соңгы чорлар, репрессия… Ул катлаулы да, каршылыклы да. Һәм халык язмышыннан аерылгысыз.
Мин роман язарга булдым. Яздым. Ул романны Шамил Усмановның тууына 125 ел тулган көннәргә (20023, 26 декабрь) чыгарырга дигән тәкъдим булса да мин ризалашмадым. Нәрсәседер җитмәгән кебек тоелды. Беркадәр вакытка читкә куеп тордым, шулай итсәң ул бераз онытыла, бүтән кеше әсәре кебек тоела һәм җитешсезлекләре дә күренә башлый. Узган елның җәй ахрында бу эшкә яңадан тотындым. Ул хәзер бөтенләй бүтән төрлерәк, өр-яңа әсәр булачак.
Укучылар аның белән 2025 елның декабрендә таныша алырлар дип уйлыйм. Электрон форматтагы китап минем сайтның кибетендә булыр, чыгу датасы алдан хәбәр ителер.
2. “Нәфкать” (бу исем үзгәрергә мөмкин) — роман
Иң популяр җырчыларыбызның берсе Нәфкать Нигъмәтуллинның тормышын чагылдыручы әсәр. Бу роман моннан ун ел чамасы элек башланган иде, төрле сәбәпләр белән тукталып торды. Бу инде язылып бетү алдында торган әсәр — берничә бүлеген эшләп нокта куясы гына бар.
Нәфкать ул үзе бик тыйнак, әдәпле, итәгатьле. Әмма бик катлаулы тормыш юлы үтеп, каршылыкларны җиңгән һәм үз уңышын үзе төзегән шәхес. Бу китаптагы мәгълумәтләрне бүтән беркайдан да табып булмый. Җырчының биографиясендә дә, интервьюларында да, башка язмаларда да. Сез аны Нәфкатьнең үз авызыннан да ишетә алмассыз.
Нәфкать Нигъмәтуллин иҗатын яратучыларга гына түгел, ә авырлыкларга баш бирмичә, тормышның караңгы якларын җиңеп, яктылыкка үрләгән көчле шәхесләр турында укырга теләүчеләргә дә кызык булыр.
3. Көрәш (эш исеме) — роман
Көрәшче булырга теләгән авыру малайның тормышы, көрәшче булу өчен көрәшүе турындагы әсәр. Тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрне сез 2025 елның кышында, минем сайттагы кибетнең яңа китаплар бүлегендә укырсыз. Сатуга чыгу көне алдан хәбәр ителер.
Повестьләр
4. “Айди маҗаралары” — балалар өчен повесть.
Авылга каникулга кайткан Айдар исемле шук малайның маҗаралары. Укучыларның ничек кабул итүенә бәйле рәвештә бу әсәр дәвамлы булырга да, шул килеш калырга да мөмкин.
Әсәрне сентябрь башыннан минем сайтның электрон кибетеннән, яңа китаплар бүлегеннән, алып укырга булачак.
5. “Рөстәм маҗаралары” (эш исеме) — үсмерләр өчен повесть, фэнтези.
Көтмәгәндә гайре табигый сәләтләргә ия булган өлкән сыйныф укучысының маҗаралары, тормышны танып белергә өйрәнүе турында. Бу әсәр фон режимында языла һәм кайчан тәмамланачагы билгесез. Өзекләре минем сайтта булачак.
6. “Бүләк” — повесть
Бүгенге көн афәтен, сугыш һәм гаилә мөнәсәбәтен чагылдыручы бу әсәрнең электрон вариантын минем сайттан укырга мөмкин булачак. Аерым тукталып тормыйм, бу әсәр турында хәбәр булачак әле.
7. Хикәяләр
Кайчагында мин үземне татар әдәбиятын тәнкыйтьләүчеләрнең заказы буенча эшләгән кебек тоям. Менә алар: “татарда үсмерләр өчен әдәбият юк!” — дип зар түгәләр. Мин үсмерләр өчен повестьләр тәкъдим итәм — “Паралель дөнья”, “Кайту”, “Миллион”, һ.б.
— Татарда үсмерләр өчен повестьләр бар. Укыгыз гына, балаларыгызны укытыгыз, — дим.
Алар: “Бүгенге көн проблеммаларын чагылдыручы яңа әсәрләр юк!” — дип тиргәшә. Мин аларга каршы төшәм:
— Бар андый әсәрләр!
Һәм “Тик син генә”, “Гомер”, “Бүләк” һ.б. кебек повестьләрне тәкъдим итәм. Алар күптән түгел генә булып узган фаҗигале вакыйгалар турында — террор, пандемия, сугыш…
Әдәбиятне тәнкыйтьләүчеләр һаман тынгы бирми: “Татарда хикәяләр остасы юк, шуңа бу жанрда әйбәт әсәрләр язылмый,” — дип зарланалар. Мин тагын аларга каршы төшәм:
— Бар андый язучы! Һәм әйбәт хикәяләр дә бар. Күрергә генә кирәк.
Менә шулайрак тоела. Хикәяләргә аерым игътибар бирүем дә тәнкыйтьчеләрнең зарына җавап сыман. Мин үземне бик начар язучыга исәпләмим һәм хикәяләрне укып чыккач, сез моңа үзегез дә ышанырсыз.
Хикәяләрне минем сайтта укырга мөмкин булачак. Анда ай саен бер әсәр дөнья күрер, менә бу битне күзәтеп барыгыз. Яңа хикәяләр — https://maratkabirov.com/e-izat
8. Сайт эшчәнлеге
Моңа кадәр мин сайтка артык әһәмият бирмәдем, язмаларымны күбесенчә социаль челтәрләрдә урнаштырдым. Быелдан башлап бу үзгәрәчәк. Вакыт җитмәү сәбәпле, мин бик күп челтәрләрне калдырып торырга мәҗбүрмен. Ә бөтен яңалыклар, яңа әсәрләр, яңа китаплар минем сайтта булачак. Аның адресы — https://maratkabirov.com/
Күзәтеп барыгыз. Әледән-әле кереп торыгыз. Дусларыгызга тәкъдим итегез.
Сайт даими рәвештә яңартылачак. Һәм анда быел мин генә түгел, ә бүтән хезмәткәрләр дә эшләячәк. Шуңа күрә, кайбер язмалар өченче заттан, кайсылары минем исемнән булса, артык гаҗәпләнмәгез.
Быел бу сайтта аудиокитаплар һәм видео язмалар бүлеге эшли башлаячак. Шулай ук минем сүзләргә язылган җырлар, аларның текстлары да урнаштырылачак. Минем әсәрләрне яратучылар, әдәбият укытучылары, яшь язучылар өчен генә түгел, гомумән, әдәбият, иҗат белән кызыксынучыларның барсы өчен яраклы сәхифә булыр, дип исәлим.
9. Матбугат
Гәзит укучылар бәлки бераз беләдер инде, мин Башкортостанның “Кызыл таң”, Татарстанның “Ватаным Татарстан” гәзитләре белән тыгыз хезмәттәшлектә торам. Быел бу эшчәнлек ярыйсы гына үзгәрешләр, яңа рубрикалар, яңа темалар һәм юнәлешләр белән дәвам итәчәк. Гәзитләргә язылып куегыз. Сайтларын күзәтеп барыгыз.
10. Шигырьләр, җырлар
Болары үз җае белән барыр, сез аларны минем сайтта, Вконтакте челтәренең “Марат Кәбиров иҗаты” дигән төркемендә күрә алырсыз. Бу төркемдә шулай ук юмористик хикәяләр, күңелле күзәтүләр, башка төрле кыска әсәрләр дөнья күрер. Карап барырга теләсәгез, хәзер үк теркәлеп куегыз — кызык булачак. Ул төркем менә монда — https://vk.com/maratkabir
Быел композиторлар һәм җырчылар белән хезмәттәшлек ныграк булыр дип уйлыйм. Бераз сагындырган — соңгы арада мин бу өлкәдә бик эшләмәдем. Шуңа җыр текстлары да күбрәк язылыр. Үзем хәбәр итәргә онытсам да сезгә аларны ишеттерерләр.
Әгәр җыр текстлары буенча тәкъдимнәрегез, теләкләрегез булса вконтакте сәхифәсе аша язып җибәрергә мөмкин. Монсы җырчыларга, сәнгать әһелләренә генә түгел, җыр-моңга битараф булмаган бар кешегә дә кагыла. Вконтактеда минем сәхифә менә бу адрес буенча — https://vk.com/id64386981
2025 елда яңа китаплар, яңа әсәрләр көткән укучылар өчен менә шундыйрак мәгълумәт. Исән-сау булыйк, илләр һәм күңелләр тыныч булсын! Аралашып яшәргә насип итсен.
Язу — миннән, уку сездән.
Марат Кәбиров