Бу хикәя бик күп еллар элек Семен Альтовның бер әсәре үрнәгендә язылган иде. Башта мин аны тәрҗемә итәргә теләдем. Тик барсын да татар дөньясына күчергәнлектән вакыйгалар бөтенләй бүтән юнәлеш алып китте. Мин тәрҗемә турында онытып, вакыйгалар артыннан иярдем, үземнең фантазиямә ирек бирдем. Нәтиҗәдә оригинал башлангыч нокта рәыешендә генә калды. Ләкин ул нокта бик яхшы, бик уңышлы иде. Мин аның уңышын сүрелтмәскә тырыштым һәм шундыйрак хикәя килеп чыкты. Иң якты хисләр турында хикәя.
1
Ниһаять, авыл мәчетле булды. Аның ачылуы зур тантанага әйләнде. Уфадан, район үзәгеннән зур кунаклар килде. Көндез бөтен авыл халкы өчен түләүсез мәҗлес оештырылды. Ә кичен… Кичен гомер буе эчеп йөзе таш бәрәңге төсенә кергән Галәветдин дә мәчет манарасына карап-карап торды да ачы сүгенеп кулындагы кырлы стаканны атып бәрде. Хәмер бүген аның тамагыннан үтмәде. Аннан соң көмешкә шешәсен кычыткан арасына яшереп, бисмилла укый-укый өенә кереп китте. Сәүдәгәр Сабир өй беренчә йөреп, гадәт буенча бүген дә арттырып саткан товарларның акчасын кире кайтарды. Ут күз Хәмдия әллә ничә хатынның хәләл ирен кире борып җибәрде. Бүген хәтта колхоз рәисе Гаптери дә өйгә үз вакытында кайтты. Ул хәтта бер рюмка да эчмәгән иде. Һәм, иң гаҗәбе, ул бүген бер хатын-кыз белән дә кети-мети уйнамаган килеш кайтты.
Мәчет төзелү авылның астын өскә китерде. Бер карасаң, нәкъ шулай булырга тиеш иде дә кебек. Чөнки бу мәчет изге иде. Аның нигезен Әүлия тавындагы ташлардан салдылар. Агачлары Пәйгамбәрләр урманыннан алынды. Хәтта төзелеп беткәч тә Изгеләр чишмәсенең суы белән чылатып чыктылар. Авылның аксакаллары фикеренчә, бу халыкны изгелек юлына кайтару өчен шулай эшләнде. Мәчет үзе гөнаһ сукмагыннан саклап торса, азаннары узган ялгышлардан тәүбә иттереп, күңелләрне чистартырга тиеш иде. Аксакалларның бу сүзенә, әлбәттә, берәү дә ышанмады. Ышанмасалар да ил картларының ихтыярын бозарга базнат итмәделәр.
2
Җомга көнне Гаптериләрдә бәйрәм иде. Табынга утыру белән тәрәзә пыялалары җиңелчә зеңләп куйды да моңлы азан ишетелде. Азан ишетелү белән Гаптери башын хатынына борды:
— Ә-ә-ә. Сиңа әйтергә дә онытып торам икән, — диде ул ягымлы тавыш белән. — Мин бит кассир Нәфисә белән… Ну, үзең аңлыйсың инде… Кызыбыз бар аның белән. Син гафу ит инде мине.
Бер мизгелгә тынлык урнашты. Өстәлнең икенче очында утырган Нәфисәнең колакларына кадәр кызарып чыкты.
— Бер яклап хак инде бу, — диде Нәфисә кыяр-кыймас кына. — Шулай да мин дөресен әйтергә тиешмендер. Сине бик яратып бетермим бит. Ә булганы…Анысы аның көн күрер өчен генә. Шоферыңны яратам мин, Гаптери. Кызым да аннан… О, зинһар кичерегез мине.
Гаптеринең хатыны Иркәбикә хәлсезләнеп калган Нәфисәнең аркасыннан сыйпап юатты да берчә кассирга, берчә иренә карап торганнан соң сүз башлады:
— Сезне гаепләргә хакым юк инде минем. Бәләкәй улыбыз Илнур синнән түгел бит, Гаптери. Элекке район башлыгының мутлыгы инде ул.
— Ул район башлыгы чынлап та бик мут кеше булгандыр шул, — дип сүзгә кушылды моңача дәшми-тынмый гына манный боткасы ашап утырган Илнур.
— Ник алай дисең?
— Мин, күрәсең, аңа охшаганмын. Кичә мәктәптән ике «берле» алып кайттым. Һәм икесен дә «дүртлегә» төзәтеп куйдым. Әтигә күрсәткән идем, ул: «Молодец, улым!» — дип илле сум акча бирде.
— Ә мин, Гаптери абый, синең машинаңнан көн саен бензин урлый идем, — диде бәйрәм ашына чакырылган күрше егете.
Аның сүзен әтисе бүлдерде.
— Һи, бензин…- диде ул, гаепле кыяфәт белән. — Безнең ишегалдында торган «Беларусь» тракторын әйтәм. Мин бит аны колхоздан урлап җыйдым. Иптәш председатель…Гаптери күрше…Гафу ит инде…
Колхоз председателе Гаптери ап-ак булып, шыбыр тиргә батып утыра иде. Ул авырлык белән генә кузгалып кухняга узды ды шкафтан рюмка алды. Бераз уйланып торганнан соң аңа илле грамм сөт коеп эчеп җибәрде. Һәм кемузардан үз гонаһларын сөйләп тәүбә иткән табынга чыкты.
— Җитәрегез! — диде ул катгый карарга килгән көр тавыш белән, — Болай булмый… Гөнаһларыбыз сөйләп кенә бетерерлек түгел. Мин милициягә барам…
3
Урамга чыгу белән Гаптеригә скотник Кәшәй очрады.
— Карале, иптәш председатель, теге ни… Авылда сарыклар югалды бит… Минем эш ул… Мин суеп ашадым…
Алар янына тагы берәү йөгереп килде. Монсы таныш түгел иде.
— Төрмәдән качуым турында гаризаны кемгә бирим икән?! — диде ул кәгазен Гаптеринең борын төбендә уйнатып.
— Әйдәгез, бергә барыйк. Мин дә гариза язарга телим, — диде председатель. Һәм алар өчесе бергә атладылар.
Авыл өстендә азан агыла, урам шаулап тора иде. Кемдер прокурорга йөгерә, кемдер сөяркәсенә барып хатынын ныграк яратуы хакында әйтергә ашыга: кемдер урлаган әйберләрен кире урынына ташый иде.
4
Милиция участогында халыкның чиге-чамасы юк. Тикшерүче һәм тагы берничә милиционер халыкны төркемнәргә бүлгәли — талаучылар аерым, бурлар аерым, мошенниклар аерым, ә вак жуликлар белән алкашларны бөтенләй куып кына җибәрләр.
— Сез нәрсә буенча? Талау? Нәрсә? Сарык урладыгыз? Барыгыз, өегезгә кайтыгыз! Монда сездән мөһимрәк бурлар да җитәрлек. Ә син кем? Үтерүче?! Ә бәлки, алдыйсыңдыр? Шаһитларың бармы? Ничек исбатлыйсың? Әй, туктагыз, әле! Иптәш…Әфәнделәр! Барыгыз да берьюлы түгел! Төрмәдә һәркемгә урын җитә! Берәмләп, берәмләп кенә килегез! Ә сез кем? Нәрсә? Барыгыз, китегез дидем бит инде!
— Тикшерүче! Тикшерүче әфәнде! Ничек китим инде, мин бит ялган биш сумнар эшләдем. Фальшивомонетчик мин!
— Әй, аллам…Әле яңа гына ялган йөзекләр ясаучыны куып җибәрдем. Хәзер сезнең биш тиен белән вакланып торам, ди.
— Соң, анысы бит кәгазь! Ә минеке металл. Металл буенча эшләү? Әзрәк ихтирам итәр идегез!..
— Барыгыз, бар! Китегез. Ә сез кем? Ә монсы нәрсә? Конверт белән нәрсә, дим? Ә-ә-ә…Юк мин башкача алмыйм. Алмыйм хәзер, дим. Юк, юк…Барыгыз…
Милиция участогындагы хәлләрне ишетеп иң югары начальник килеп төште.
— Тә-әк! Тынычланыгыз әле! Бу ни хәл?! Тынычланыгыз, дим! Бер генә минутка игътибар…Тынычланасызмы, юкмы? Һмм… Тә-әк!..
Кинәт аның телефоны шалтырады.
— Аллло! Әйе, мин бу, понимаешь… Мәчет турында… әйе.
— Азанны туктатыгыз, — дип боердылар аңа тагы да югарырак урыннан, — Туктатыгыз дим, азанны! Ялгыш та ишетелмәсен. Чара күрегез! Хәзер үк! Шушы минутта ук! Все!
5
Ләкин азан туктамады. Аптырагач, иң югары начальник үзе авылга килде. Аңа ияреп илнең бөтен түрә-карасы, журналистлар, тәртип сакчылары һәм башкалар да килеп тулды. Моның нәтиҗәсе булып радио-телевидениедә, гәзит-журналларда зур-зур түрәләрнең үз гөнаһлары хакында тәүбә кылган чыгышлары дөнья күрде. Гади генә бер авылның нәни генә мәчетеннән башланган могҗиза бөтен илне ялмап алды. Кешеләр кылган гөнаһлары өчен тәүбәгә килеп, гел изгелек кылып яшәү юлына омтылдылар. Бу авылга хәтта чит илләрдән дә югары делегацияләр килә башлады. Ә авыл гади, мәчете нәни иде.
— Карале, туганнар — диде көннәрнең берендә иң зур начальник, ярдәмчеләрен җыеп, — Без бу мәчетне өр-яңадан зур итеп бөтен дөньяга күренерлек, тавышы бөтен илләргә ишетерлек итеп төзик. Килгән кунаклар алдында да оят булмас.
Аның бу изге ниятен ярдәмчеләре хуплады, халык мактады. Тик теге нәни авылның гади аксакаллары гына катгый каршы төште. Хәер аларның сүзенә бик колак салып тормадылар, күпчелек тавыш белән хәл итеп, мәчетне сүтеп аттылар да манаралары болытларга ашкан өр-яңасын төзеп куйдылар. Аның нигезенә Әүлия тавын күчерделәр, агачларын Пәйгамбәрләр урманыннан алдылар, соңыннан Изгеләр чишмәсенең суы белән юдылар.
Нәтиҗәдә гаҗәеп гүзәл, искиткеч бер мәчет хасил булды. Аның алтын ялатылган манаралары бөтен илгә күренде, яңгыраган азан бар дөньяга ишетелде. Ләкин, ни гаҗәптер, элекке могҗиза кабатланмады. Азан тавышы кешеләрне изгелеккә әйдәмәде, күңелләрне чистартуга омтылдырмады. Тиздән бу авылга сукмаклар суынды, кешеләр кабат үз халәтенә кайтты. Әүлия чокырына чүп түгә башладылар, Пәйгамбәрләр аланына борчак чәчтеләр. Бераздан мәһабәт мәчетнең алтын аен урладылар, ә тора-бара хәтта бакыр һәм әлүмин нәрсәләренә кадәр юкка чыкты һәм ул адәм балаларының рухы сыман мескен бер кыяфәттә серәеп калды.
6
Көннәрнең берендә колхоз председателе Гаптери авыл аксакалларын кабинетына җыйды.
— Хөрмәтле аксакаллар, сезне киңәшкә чакырдым. Тәртип бетте бит, җәмәгать. Хатын-кызы да, бала-чагасы да эчә. Уйнаш итә, эшкә чыкмыйлар. Ни кылырга да белгән юк. Әллә мәчет эшен яңартып җибәрәбезме?
— Ай-һай, файдасы тияр микән? — дип сакалын сыйпады йөз илле яшьлек иң өлкән аксакал, — Белмим шул, белмим…
— Безнең ризалык юк, — дип сүзгә кушылды калган аксакаллар да, — Туда-суда кереп-чыгып йөрергә дин ул проходной двор түгел. Мәчет, Ходай йорты, бигрәк тә…
Икенче көнне мәчет манарасы кабат телгә килде:
— Колхоз әгъзалары! Хатын-кыз һәм ир-ат иптәшәләр?! Кемдә кем эчеп азып-тузып йөри, эш калдыра, шуларга катгый җәза каралган — диде ул колхоз рәисе Гаптери тавышы белән, — Бүгеннән башлап һәрбер колхозчы һәр җомга саен мәчеткә йөрергә тиеш! Эчеп һәм махмырдан килүчеләр айныткычка озатылачак, килми калучыларга штраф салыначак. Җитте сезгә! Дәлше болай яшәп булмый,
Ни сәбәптәндер урланмыйча калган көчле аппаратлар аның тавышын бөтен дөньяга яңгырата иде.
© Марат Кәбиров. Изгелек — иң якты хисләр турында хикәя