Киллер


«Киллер» повестендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе – кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кеше үтерүче – киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм геройларның язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә…
«Киллер» повесте «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә нәшер ителде һәм зур уңыш казанды: 2000 данә китап 3 атна эчендә сатылып бетте. MaratKabirov.com укучыларына аның электрон версиясе тәкъдим ителә.

 

1

Башта әнисенең тавышы ишетелде. Тавыш кайдандыр, караңгы билгесезлектән агып чыкты да тылсымлы бер нурга әйләнде, ул нур көчәя барып бөтен өй эчен яктыртты. Фатирлары матур да, иркен дә, җайлы да иде. Бигрәк тә, качышлы уйнау өчен. Зифа да, Нәфисә дә бу уенны бик яраталар. Кайда качуың, күпме эзләвең артык мөһим дә түгел. Эзләп тапкач, бер‑береңнең күзләренә карашып рәхәтләнеп көлешү кызык. Табышу – шатлык. Иң якын кешеләрең сине эзләп тапса да, син аларны таба алсаң да олы бәхет икән. Буынсыз булып, бер‑берсенә карашып көлешәләр, кайчагында кочаклашып алалар, я идәнгә тәгәрәп хихылдашалар… Качышлы уены – иң якты, иң ләззәтле уен.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

– Кызлар! – дип сөрәнләде әнисе, барсы да ишетерлек итеп, – Йокларга әзерләнә башлагыз.

– Ән‑ни‑ии, – Нәфисәнең нәзек кенә тавыш белән шундый өздереп әйтүе Зифага кызык иде, – Бер генә тапкыр уйныйбыз да, яме…

– Бер генә тапкыр! – дип кабатлады әниләре, – Самат, табын әзер.

Әтиләре эштән кайткан гына иде әле, ул тагын кайдадыр җыена. Эше буенча шулай кирәк икән. Ашап ала да юлга кузгала. Әле аны озатканчы тагын өч тапкыр качышлы уйнарга өлгерәләр. Нәфисә ишек яңагына капланып санарга тотынды:

– Бер, ике, өч…

Зифа алан‑йолан каранып алды да шкаф эченә кереп качты. Җайлап урнашкач, ачкыч тишегеннән күзәтергә тотынды. Моннан бөтен нәрсә ачык күренә: фатирга керә торган ишек тә, ишек яңагына капланган Нәфисә дә… Биш кенә яшьлек булса да, башы эшли кызның – апасының башын бутарга тырышып кычкыра:

– Апа, унга хәтле генә саныйм. Качып өлгердеңме?

«Әйе!» – дип җаваплаганны көтә. Берәр сүз әйттеңме, тавышка киләчәк. Зифа үзалдына гына елмаеп куйды. Нәфисәне ярата ул, сеңлесенең бөтен гамәле, үз‑үзен тотышы кызык та, кадерле дә булып тоела. Аңа караган саен күңелне ниндидер наз, ягымлылык биләп ала. Рәхәт була.

Унга кадәр санап бетерде дә, бик эшлекле кыяфәт белән:

– Алдап булмады моны, – дип куйды. – Ярый… Эзли башлыйм!

Алан‑йолан каранып алды да Нәфисә кухняга кереп китте. Апасының анда түгеллеген белә инде ул, тик әти‑әнисе яныннан урап чыгу, аларның игътибарын татып калуны кызык күрә бугай, эзләүне ул гел шулар яныннан башлый. Зифа сеңлесенең кухняда нәрсә эшләгәнен дә күз алдына китерә ала хәтта. Башта әтисе тирәли әйләнеп чыга:

– Синең артыңа яшеренгәндер әле ул, – дип мут елмайган була, әтисен кочаклап ала, әтисе аны күтәреп иркәли дә идәнгә куя, аннан соң Нәфисә әнисе янына китә… Шулай кухняны урап чыккач, үзләренең йокы бүлмәсенә кереп шкафларны актара, диван артларын карый… Кайчагында авыз эченнән генә ниндидер көй көйли‑көйли, ашыкмыйча, хәтта вакытны юри сузып эзли. Жайсызрак урынга качсаң, аякларың оеп бетә. Ә ул суза, апасының түзәлмичә үзе килеп чыкканын көтә… Тик бу юлы Зифаның урыны уңайлы иде, өстәвенә сеңлесен күзәтеп тору мөмкинлеге дә бар.

Көтмәгәндә ишектә кыңгырау шалтырады. Соң иде инде, мондый вакытта беркем дә килеп йөрми торган иде. Әтисе үзе генә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керергә, яки чыгып китәргә мөмкин. Аның эше шундый. Ә башкалар бу вакытта… Кыңгырау тавышы тагы кабатланды.

– Кем йөри икән? – дигән тавыш ишетелде кухнядан, – Берәүне дә көтми идем.

– Күрше Зоя булырга тиеш, – диде әнисе, – Зифага күлмәкләр алып кайттым, кич кертермен дигән иде.

– Нинди күлмәкләр тагын? Аның киеме юкмы әллә?

– Төркиядән.

Әнисе кухнядан чыгып йозакны бора башлады. Фатирдан чыккач, тагын бер тимер ишек бар иде әле. Ләкин әнисе фатир ишеген ачу белән аны кемдер өй эченә этәрде. Уртачадан калкурак буйлы, атлетларча таза гәүдәле бу егетне Зифаның беркайчан да күргәне юк иде. Ул бер кулы белән әнисенең авызын каплаган, икенче кулына озын көпшәле пистолет тоткан. Мондый пистолетны Зифа күрше малайларының кулында әллә ничә тапкыр күргән иде инде. «Карале, әллә өлкәннәр дә атышлы уйный микән?» – дигән уй ялтлап узды.

– Кем бар? – дигән тавыш ишетелде кухнядан һәм әтисе үзе дә күренде, – Ник дәшмисең?

Егет шундук каршы атлады һәм пистолетын әтисенең маңгаена төзәп атып җибәрде. Әтисенең маңгаенда кызыл нокта пәйда булды, ә аның артындагы стенага кан катыш сыекча чәчрәде. Әтисе акырын гына идәнгә сыгылып төште дә беркадәр тартышканнан соң тынып калды. Әнисе нәрсәдер кычкырырга теләп чәбәләнде. Егет аны ычкындырды һәм икече мизгелдә башына пистолет төбәде. Зифа күзләрен четердәтеп йомды. Берни күрмәде, бары тик кабартылган шар шартлагандагы кебек шатырдау гына ишетелде. Зифа күзләрен ачты. Пистолет тоткан егет уйнап йөргән кеше кебек түгел иде. Ул кыска кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле. Һәм бик җитди. Тирә‑якка каранып алды да йокы бүлмәсенә атлады.

– Син кем? – Нәфисәнең куркулы тавышы ишетелде, – Атышлы уйныйсыз мени?

Җавап бирүче булмады. Шартлау тавышы ишетелде. Бераздан йокы бүлмәсе ишегеннән куе кан агып чыкты. Пистолет тоткан егет ашыкмыйча гына бөтен бүлмәләргә күз салып, беркадәр тыңланып торды. Һәм Зифа яшеренгән шкафка карады. Кызның коты алынды, ул кычкырып җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде, суламаска тырышты. Пистолетлы егет барсын да үтәдән‑үтә күрәдер кебек тоелды, ул әле дә Зифага туп‑туры карап торган шикелле иде. Тик ул кыз янына килмәде. Иелеп идәндә ятканнарның беләкләрен капшап чыкты да канга басмаска тырышып ишеккә атлады. Тышка чыккач, аны бикләде бугай, йозак борган тавыш ишетелде.

Зифа тиз генә шкафтан чыга алмады. Аның бар дөньясы курку белән тулган иде. Күз алдыннан пистолетлы егет китмәде. Ул чыкмагандыр, кайдадыр яшеренеп калгандыр сыман тоелды. Акырын гына шкаф ишеген ачып җибәргәч тә калтыранып утыруында булды – идән буйлап кызыл келәм сыман җәелгән кан тередер, кызны да үзенә суырып алырдыр төсле иде. Әти‑әнисенең катып калган йөзләренә дә, стенага чәчрәгән канлы ит кисәкләренә дә карамаска тырышты. Бу өн түгелдер, өндә мондый нәрсә була алмый. Бу бары тик куркыныч төштер. Кычкырырга кирәк. Кычкырырга. Аның тавышын ишетеп әнисе килеп җитәр дә уятыр, назлап юатыр, шушы коточкыч күренешләрдән азат итәр. Тик ул кычкыра алмады. Бөтен тәнен калтырау алды, тамагына төер тыгылды. Ул буыла башлады. Теге пистолетлы кеше беркая да китмәгәндер, хәзер ул Зифаның артыннан килеп бугазыннан алгандыр сыман иде. Кызның бөтен тәне тартышты.

Кинәт кыңгырау шалтырады… Ишектә! Пистолетлы кеше кабат килдеме? Юк, бу ишек кыңгыравы түгел… Бу телефон иде… Өй телефоны шалтырый. Тукта! Шалтырама!.. Бераздан өй телефонына тагын ниндидер тавыш кушылды. Кәрәзле телефон!.. Өйне яңгыратып шалтыраган ике телефон Зифаны чынбарлыкка тартып чыгарды. Ул күзләрен ачты. Идәнгә күз салды. Бернинди кан диңгезе дә, мәңгелеккә тынып калган өч кеше гәүдәсе дә юк иде. Стеналар да чиста. Зифа инде башка дөньяда, башка чынбарлыкта. Ул җиде яшьлек кызчык түгел, ә утыздан узган ханым…

Зифа мендәргә капланып үксеп елап җибәрде. Әле генә күргәне төш иде. Ләкин бу гади төш түгел, ә кайчандыр булган чынбарлык иде, беркайчан да күз алдыннан китмичә, әледән‑әле төш булып хәтерендә кабатланып торган чынбарлык. Җиде яшьлек кызны тома ятим калдырып, тамуг газаплары аша узарга хөкем иткән ачы мизгел. Мондый бәхетсезлекне ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Дошманыңа… Юк, күрсәтсен. Дошманыңа күрсәтсен. Аның дошманы Пистолет Тоткан Егет иде – кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле… Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады. Башкача очратмады. Очратса, таныячак һәм иң аяусыз үчкә дучар итәчәк иде.

Телефоннар һаман шалтырый. Ник шулкадәр ныкышырга инде?!. Алмыйлар икән, димәк, сөйләшергә теләмиләр. Димәк, кешедә сезнең кайгыгыз юк. Ник шуны да аңлый алмыйлар? Зифаның уйларын ишеткәндәй телефоннар бер‑бер артлы тынып калды. Һәм икенче мизгелгә шулай ук бер‑бер артлы кабат шалтырарга керештеләр. Алмыйча чара юк иде.

– Алло!

– Зифа Саматовна! Таң белән борчыганга гафу итегез… Тик сезгә ашыгыч рәвештә хастаханәдә булырга кирәк.

– Ашыгыч операция? Яхшы. Анализлар…

– Бар да әзер. Сез генә кирәк.

Зифа телефонын куйды да юыну бүлмәсенә ашыкты…

2

Юньле хатын‑кыз яхшылап юынып, ашыкмый гына чәчләрен киптереп, бизәнеп‑төзәнеп, ким дигәндә, үзенә берәр сәгать вакыт сарыф итеп кенә урамга чыга торгандыр. Тик Зифага андый бәхет сирәк эләгә, соңгы вакытта аеруча – иртәләре ашыгыч чакырулардан тора, үзен затлы хатын‑кыз итеп тоярга мөмкинлеге юк. Гомүмән, хатын‑кыз итеп тоярга… Ул – табип, кичегүне кичерми торган нейрохирургия өлкәсендә эшләүче белгеч. Монда син үзеңне фәкать белгеч итеп кенә тоя аласың. Ашыгыч операцияләрдән башың чыкмый. Пациентның язмышы синең кулыңда була һәм эшең гел уңышлардан гына тормый. Хәтта әйбәт дигән операцияләр дә пациентны тулысынча аякка бастырмый, бары тик үлемнән генә аралап кала…

Юынып, чәчләрен тараган арада кофе кайнап чыкты. Зифа киенә‑киенә ашык пошык бер чынаяк чүмерде дә эшенә кузгалды. Хәтта кофе чынаягын чайкатып та тормады. Кемдер үлем белән тарткалашып ятканда аның өендәге тәртип тә, ничек киенүе, нинди кыяфәттә булуы да мөһим түгел иде.

Подъездан йөгереп чыгып машинасына утырды да ашыкмаска тырышып кына йортлар арасыннан үтте һәм зур урамдагы автомобилләр агымына кереп кушылды. Иртә иде әле, шуңа да юл беркадәр иркенрәк, берәр сәгатьтән урам нык кына тыгызланачак, «бөке»ләр хасил булачак. Иң ачысы – кемдер тегендә үлем белән алышканда, аңа ярдәм итә алырдай кешенең «бөке»дә утыруы. Андый хәлләргә дә калганы бар Зифаның, «Ник безнең машиналарга сирена куярга рөхсәт итмиләр икән?!» – дип тә уйлаганы бар. Ә әлегә юл иркен. Ул ашыкты. Кайларда камера торуын чамалый, берничә кат штрафка да эләккәндер инде. Әлегә ансы мөһим түгел иде.

Беркемгә дә үпкәләп булмый. Зифа бу һөнәрне үзе сайлады. Балалар йортыннан чыгып, үзаллы тормышка аяк басканда аның алдында ике генә юл бар сыман тоелды. Яки тикшерүче булып, теге адәм актыгын, Пистолет Тоткан Егетне эзләп табарга, яки әти‑әнисе кебек авыр хәлгә калучыларны үлем кочагыннан тартып алырга. Юрфакка керә алмады, ул чакта бу бик популяр факультет иде. Миллион сумнарда ришвәт биреп кенә кереп була торган. Ә медицина… Монда теш врачына гына кеше күп, ә нейрохирургияга үз белемең белән дә керү мөмкин. Зифа шуны сайлады.

Теге вакытта кыз калтыранып озак утырды. Күпме вакыт узганын хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бары тик әнисе сизелер сизелмәс хәрәкәтләнгән кебек булгач кына һушына килде. Әле генә күз алдында булган вакыйгалар төш тә, саташу да түгел, чынбарлык икән бит. Пистолет Тоткан Егет Зифаның бөтен гаиләсен атып чыгып киткән. Үтергән. Хәзер аның беркеме дә юк. Моны аңлаудан тормышның бөтен нуры сүнеп, дөнья салкын да караңгы да канлы да бер кыяфәткә керсә дә ул ничектер хисләрен тыя алды. Һәм хәлсез адымнар белән ишеккә атлады. Тагын ничектер тартышып куйган әнисе аша атлап узганда сискәндеме, буыннары йомшардымы, ялгышрак басып таеп егылды. Бөтен киеме канга манчылды. Кыз курыкты да, кулларына сылашып шуып торган куе сыекчадан бераз чирканды да. Тиз генә торып басарлык та түгел иде – кан әле кибеп өлгермәгән, куллары да, аяклары да таеп китә. Ул дүртаяклап ишек ягына оңгайлады. Тезләнеп ишек тоткасына ябышып аякларына басты…

Мәйданчыкка чыккач, Пистолет Тоткан Егет юкмы дип бераз колак салып торды да тавыш‑тын ишетелмәгәч, күршеләрнең ишеген дөбердәтергә тотынды… Үз‑үзен белештермичә дөбердәтте, ачы итеп ярсып кычкырды да бугай… Елады да… Ишектә күрше Зоя апа күренгәнен бераз хәтерли әле… Аннан соң нәрсә булганын белми…

Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки»не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. Хәзер аңлый инде, әнисенең исән калуы бик тә икеле булган. Хәтта гомере бетмәгән очракта да ул бары тик биологик гомер генә булып, соңгы көннәренә кадәр «яшелчә» рәвешендә узарга мөмкин. Хәзер белә. Ә теге вакытта ул бик нык газапланды. Һәм нейрохирургияне сайлавына да, нигездә, шул сәбәпче булды.

Эшен һәрвакыт намус белән башкарырга тырышты ул, пациентны тулы канлы тормышка кайтару өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләде. Операция өстәлендә ятучыларның барсы да кемнеңдер әнисе, әтисе, сеңлесе, улы, я кызы иде бит. Алар Зифа өчен үзенең гаиләсе шикелле үк газиз булып тоелды.

Туктаусыз рәвештә белемен камилләштерде, эшләде, өйрәнде һәм тиз арада коллегалары арасында да, пациентлар тарафыннан да хөрмәт һәм танылу яулады. Бүген ул иң абруйлы белгечләрнең берсе. Иң катлаулы операцияләр ясауга сәләтле булган санаулы белгечләр исәбендә. Эше тынгысыз, әлбәттә, тик ул бик тә җаваплы һәм кирәкле. Дөрес, еш кына стресслар да, депрессияләр дә алып килә. Тик нишлисең… Аның каравы, мәңге җуелмас өчен хәтеренә сеңеп калган канлы хатирәләрне, ачы кайгыны оныттырып тора. Әлбәттә, сабый күңелендә тирән яра булып уелган мизгелләр бөтенләй үк онытылмый инде. Вакыт‑вакыт бүгенге шикелле төш булып күз алдында яңара, яраларны актара, тик ансына гына түзәсең. Түзәсең инде… Бүтән чараң юк…

– Шайтан алгыры! – Юл буенда кайдандыр пәйда булган юл хәвесезлеге хезмәткәрен күреп сүгенеп куйды, – Туктатма, зинһар!..

Тик тәртип сакчысы аны ишетмәде. Туктарга кушып таягын болгады да Зифа машинасын читкә алгач, ашыкмыйча гына килә башлады. Юк, берәр тәртибе бардыр инде аның, тик Зифа юл хәвефсезлеге хезмәткәрләренең мәңге яшәргә килгән затлар шикелле атлавын беркайчан да аңлый алмады. Бу вакыт эчендә ул кеше тәнендәге әллә нинди катламнарга үтеп керә ала, ә болар… Хатын түзмәде, документларын тотып үзе аңа каршы атлады:

– Доктор, нейрохирург, – диде ул эчке ышаныч белән ныгытылган катгый тавыштан, – Операциягә ашыгам.

– Шуннан нәрсә? – тәртип сакчысының анда гаме юк иде, – Юл кагыйдәләрен һәркем үтәргә тиеш.

– Аңлыйм, тик пациент бик важный кеше. Соңласам, погоннарны гына түгел, ыштаннарны да салдырачаклар. Икебезнекен дә.

Тәртип сакчысы аңа шикле караш ташлап, документына күз салды да:

– Яхшы, – дип китәргә ымлады.

– Рәхмәт!

Бу ихлас күңелдән иде. Кайчагында аңламый торганнары да очрый. Бөтен документларыңны, машинадагы әйберләреңне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгалар. Ашыкканыңны белсәләр дә юри вакытны сузалар. Билгеле инде ни өчен шулай кыланулары. Ришвәт өмет итәләрдер. Тик доктор бик вакланып тормый, танышларының берәрсенә шалтырата. Кайчагында эскорт ясап илтеп куялар. Тоткарланган вакытны беркадәр тутырасың шулай. Сиреналар белән милиция машинасы озаткач, беркем тоткарламый.

Хастаханә алдында машиналар күп түгел иде. Зифа күтәрмәгә терәлеп диярлек туктады да машинасын юл уңаена бикләп йөгрә‑атлый ишеккә юнәлде. Вахтер аны күрүгә үк баш кагып исәнләште дә аратаны ачып куйды. Лифт төбендә травматология бүлегенең шәфкать туташы көтеп тора иде.

– Хәерле иртә, Зифа Саматовна! – ул кулындагы кәгазьләрне сузды, – Менә рентген нәтиҗәләре. Анализлар өстәлегездә. Пациентның шәхесе билгесез, йортлар арасында һушсыз яткан, «ашыгыч ярдәм» китерде. Киемнәренә караганда, бомж түгел, спиртлы эчемлек, наркотик кулланмаган. Физик яктан ныклы булган. Баш сөяге травмасы, миенә зыян килгән.

3

Бүлмә ишеге ачык иде. Зифа Саматовна кергән уңайга чишенеп, өске киемен урындыкка ташлады да үз урынына утырды. Компьютер кабызылган. Кирәкле программалар ачылган. Өстәлдә – тикшеренү нәтиҗәләрен күрсәткән кәгазьләр өеме. Коллегаларына тел тидермәле түгел, кыска вакыт эчендә барсын да җиренә җиткереп куйганнар. Бик ашыгыч булса да анализ һәм тикшерү нәтиҗәләрен җентекләбрәк өйрәнергә кирәк иде. Ә ашыкканда игътибарлы булу җиңел түгел. Зифа Саматовна тирән сулыш алды, фикерләрен бер ноктага тупларга, уйларын чәчмәскә тырышты.

Мөмкин кадәр тизрәк, игътибарлырак булырга тырышып кирәкле моментларны күңеленә беркетте. Үзе онытмас өченме, коллегаларының да хәтерендә калсын дипме аларны кычкырып әйтеп барды:

– Йөрәк һәм сулыш алу эшчәнлеге тәртиптә түгел. Борыныннан туктаусыз рәвештә кан катыш сыекча килә. Ликворея.

Баш миен тукландыруга һәм матдәләр алышынуына ярдәм итүче цереброспиналь сыекча бу. Сәламәт кешенеке баш мие сөяге белән ми тышчалары арасында була, ә сөяк сынган, яки баш мие тышчалары зарарланган очракта борыннан, колактан, яки җәрәхәт урыныннан тышка агып чыга.

– Аяк‑куллары хәрәкәтсез һәм бернәрсә дә сизми. Баш миендә гематомалар хасил булган. Әледән әле җепселләр тартышуы күзәтелә. Организмның башка мөһим өлешләренә зарар килмәгән, невралгик тайпылышлар… Һмм… Һушсыз һәм хәрәкәтсез ята, әмма тышкы ярсыткыч факторларны сизү сәләтен югалтмаган. Сопороз хәлендә, димәк. Озакка сузылса комага китү куркынычы да бар. Ашыгырга кирәк.

Зифа Саматова шул рәвешле кәгазьләрне аралап чыкканнан соң компьютер экранына төбәлде.

– МРТ нәтиҗәләре… – дип үзалдына сөйләнде ул, экрандагы сурәтне беркадәр зурайта төшеп, – Һмм… Зарарлану урыны бик зур түгел… Әмма… Кан сауган… Кан сауган, шайтан алгыры… Рентгенографи‑ия… Сынган… чатнаган… Эхоэнцефалография нәтиҗәләре начар түгел, баш миенең структурасы үзгәрмәгән…

Көчле бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән баш мие имгәнү. Авыр дәрәҗәдә. Кинәт бүлмәне докторның бойрыгы яңгыратты:

– Операцияга әзерләнегез.

Аңа шул мизгелдә үк җавап бирделәр:

– Әзер.

Ак халатлылар ашыгып чыгып китте. Зифа Саматовна алдындагы кәгазьләрне тагын бер кат барлап чыкты да урыныннан кузгалды.

Гади генә итеп «трепанация» дип йөртәләр аны. Мондый операцияне баш мие шешкәндә, медикаментлар белән туктата алмаслык булып кан сауганда, яки сөякләр яньчелеп баш миен кысканда ясыйлар. Баш сөяге эчендәге басымны киметү ми куыкларын кан белән тәэмин итүне һәм күзнәкләр эшчәнлеген яхшырта… Диагноз төгәл билгеле булмаса, чигә өлешеннән керәләр, уңагайларның – уң як чигәсеннән, сулагайларның – сул ягыннан. Бу юлы диагноз төгәл иде. Нәкъ менә имгәнгән урыннан кисәргә туры киләчәк.

Кичен йортлар арасында нишләп йөргән диген син аны?!. Яшь егет булса, кызлар янына килгәндер, дияр идең. Ә бу, иллегә җитеп барган ир. Хәер, нишләп йөрмәс кеше. Бәлки, ул шул тирәдә яшидер? Юк, алай булса узгынчылар таныр иде. Сөяркәсе булдымы икән?… Әллә дусты шул яктанмы?.. Эш белән килеп чыгарга да мөмкин инде… Сәбәпләр миллион. Явыз ниятлеләргә юлыгу мөмкинлеге – һәр адымда. Акча, яки тәмәке сорап бәйләнмәгәннәр инде моңа. Каршылык күрсәтер иде… Карышмаган очракта да тәнендә вак‑вак күңгәләкләр булыр иде. Юк, моны бер сугудан аударганнар. Бәлки, алдан күзәтеп, сагалап килгәннәрдер дә аулаграк урында… Кесәсендә бер нәрсә дә табылмаган… Акчасы да, документлары да. Өеңнән чыгарга да куркып утырырсың… Хәер, өеңә дә килеп…

Зифа бу уйларны куып җибәрергә ашыкты. Операция алдыннан андый нәрсәләрне хәтерләп, хискә бирелергә ярамый. Монда салкын акыл, төгәллек һәм җитезлек кирәк.

Гадәттә, операция бүлмәсенә керү белән ул үзен кеше итеп түгел, ә нәрсәнедер төзәтү өчен махсус тудырылган зат сыманрак тоя иде. Операция киемнәрен кия, алъяпкыч бәйли. Бармак очларыннан терсәкләренә кадәр чистарткыч сыекча белән кулларын юа, медицина салфеткасы белән сөртеп антисептик белән эшкәртә. Кулларын алга сузуга, шәфкать туташы махсус халат кидертә, докторның авыз‑борынын каплап борынчык бәйләтә, перчаткаларын кияргә җайлап куя. Бу стериль чисталык өчен эшләнсә дә үзеңне башка үлчәмдәге кебек тоярга мәҗбүр итә. Үзенә күрә бер ритуал сыман тоела. Һәм доктор авыру янына килә. Аны инде башын селкенмәслек аппаратка салып, кисү урынын чистартып, кырып, махсус сыекча белән эшкәртеп әзерләп куйган булалар. Кисәр алдыннан тагын бер кат эшкәртәләр. Һәм доктор скальпельгә үрелә…

Зифа пациентның йөзенә карамаска тырыша иде. Шулай итсәң, җайлырак шикелле тоела. Синең алда үзең шикелле үк тере кеше түгел, ә төзәтергә кирәкле аппаратура торган сыман. Кисәсе җирен кисәсең, ялгыйсы урынын ялгыйсың, тегәсең… Барсы да механик гамәл кебек. Ә алдыңда ниндидер шәхес, адәм баласы дип уйлау – хискә бирелдерә, ә бу эш өчен хис түгел, салкын акыл мөһимрәк. Зифа шулай гадәтләнгән иде.

Тик бу юлы ни өчендер пациентка күз саласы итте. Ничектер үзеннән‑үзе шулай килеп чыкты. Әлбәттә, Зифа Саматовна тәҗрибәле доктор, пациентның йөзен күрү генә әлләни зыян китерә алмас, ул үз‑үзен кулга алуның җаен табар иде. Ләкин… Бу юлы… Пациентны күрү белән ул катып калды. Йөзе үзгәрде. Иреннәре күгәргәндәй булды. Операция өстәлендәге кеше аңа таныш иде. Мизгелнең бер өлешендә ул үзенең бала чагына… Балачак дип аталган тылсымлы дөньяның сүнгән мизгеленә кайтып килгәндәй булды. Һәм күз алдында Пистолет Тоткан Егет пәйда булды…

Онытмады аны Зифа. Оныта алмады. Беркадәр үсеп, аны‑моны аңлар хәлгә килгәч, балалар йортындагы ахирәтеннән шул егетнең сурәтен ясатты. Фоторобот. Бераздан компьютерлар популярлашып китте. Анда фотосурәттәге кешеләрнең ничә елдан соң нинди кыяфәттә булачагын билгеләүче программалар барлыкка килде. Ахирәтләре бер‑берсенең кырык, илле, җитмеш яшьлек чакларын күзаллап кызык табалар иде. Зифа Пистолет Тоткан Егетнең сурәтен дә шулай үзгәртте. Төп‑төгәл түгелдер инде ул, бәлки, әмма кешенең егерме яшьтәге чалымнары илледә дә саклана кебек тоелды. Һәм ул сакланган да… Операция өстәлендәге кеше моннан егерме биш ел элек аның гаиләсен атып үтерүче Питотлет Тоткан Егет иде.

– Юк… – дип пышылдады Зифа Саматовна, – Юк… Мин тотынмыйм… Мин операция ясый алмыйм…

Һәм ишеккә атлады. Бер мизгелгә тынып калган врачлар беравыздан аңа эндәште:

– Зифа Саматовна!

Шәфкать туташы шундук янына килеп терсәгеннән алды.

– Зифа Саматовна, утырып торыгыз. Тынычланыгыз.

Ул утырды. Шундук су бирделәр. Эчте.

Ләкин күңелдәге яраларны бер стакан су белән генә юып бетерерлек түгел иде.

– Зифа Саматовна, сездән башка белгечләр юк, – диде кемдер. Һәм ул кайсы врачның ялга китүен, кайсының авырып ятуын санап чыкты. Чынлап та Зифадан башка белгеч юк һәм операция өстәлендәге бәндәнең гомере аның ихтыярында иде.

«Ярдәм итмим, үлсен! – дип уйлады хатын, – Ятсын шулай тере мәет булып. Авыртуны баса торган дарулар да бирәсе калмаган аңа. Интексен, сызлансын, ник туганына үкенерлек булсын!»

– Зифа Саматовна! – монсы бүлек мөдиренең тавышы иде, – Үтенеп сорыйм… Зинһар өчен! Соңгы вакытта болай да бездә кешеләр күп үлә бит…

Кешеләр үлә… Бу статситика. Ә чынбарлык бүтән. Ә бу… Бу – кеше түгел. Бу бәндә үләргә тиеш. Зифа кайчандыр аны эзләп табып җәзалап үтерергә ант иткән иде. Эзләде, таба алмады. Һәм менә ул бәндә операция өстәлендә ята.

– Зифа Саматовна… Зинһар өчен!… Үләчәк бит бу… Үләчәк бит…

Тагын бүлек мөдире… Кем?!. Я, ходай!.. Әллә акылыннан шаша инде. Бүлек мөдире ул үзе, ләбаса. Пистолет тоткан егет монда Зифаны акылдан яздырыр, яки үтерер өчен килеп ятмагандыр бит… Ярдәм бир, ходай! Дөрес юлны күрсәт…