1. Китап ул гомум төшенчә
Без “китап” дип сөйләшергә гадәтләнгәнбез инде. Моны берничек тә үзгәртеп булмыйдыр сыман. “Кеше хәзер китап укымый,” — дип зарланабыз. “Юньле китап юк,” — дип тә җибәрәбез. “Хәзер китап уку модада түгел,” — дип тә өстибез. “Китап…” — дибез инде. Безнең өчен нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән бөтен басма да — китап. Чынлыкта да шулай инде ул. Ләкин болай дип сөйләшү халкыбызның бер әйтемен дә искә төшереп куя: сукыр тавыкка ба да бодай.
Китап ул гомум төшенчә. Аңа дәреслекләр дә, фәнни, мәдәни, әдәби, дини, фәлсәфи әсәрләр дә, башкасы да керә. Изге Коръәнне дә кайчагында “Китап” дип кенә атыйлар. “Китап сүзе” дигән тәгъбир дә шуның белән бәйле бугай.
Әле аның “әдәби китап” дигәне дә төрле төсмерләргә кереп яңгырый, төрләргә, жанрларга бүленә. Чәчмә әсәрләрдән торган китап, шигырьләр, пьессалар җыентыгы. Балалар китабы. Чәчмә әсәрләр үзләре үк жанрлар буенча бүленә: детектив, фантастика, һоррор, мәхәббәт романы, һ.б. Барсын да санап чыгу өчен генә дә хәтсез вакыт кирәк.
Соңгы елларда “файдалы китап”, “зарарлы китап” дип бүлгәләү дә ешаеп китте. Зарарлыларына халыкны контрольдә тоту органнары тарафыннан экстремистик дип табылган язмалар керә. Аның өчен судка бирергә дә, утыртып куярга да, төрле эзәрлекләүгә дучар итәргә дә мөмкиннәр. Файдалыларына нәрсәләр керә торгандыр, мин бик аңлап бетермим. Бездә “социаль әһәмияткә ия” дигәнрәк билгеләмә бар барлыгын да… тик аның да чикләрен беркем дә аңлый алмый бугай. Югыйсә, кешеләр укый ала торган һәрбер китап социаль әһәмияткә ия бит инде. Ул я сабак бирә, я гыйбрәт алдыра, яхшы китап икән, бер эзсез, нәтиҗәсез генә үтми.
Соңгы чорда “аудиокитап”, “электрон китап” дигән төшенчәләр дә киң кулланышка кереп китте. Исеме яңа булса да аудиокитап дигәне бүген генә туган нәрсә түгел инде, элек радиода “әдәби укулар” дигән рубрика бар һәм анда күренекле язучыларның кызыклы әсәрләрен тапшыралар иде. Адәм тавышы белән укылган китап инде ул, кыскасы. Хәтта борынгырак чорда, бөтен кеше дә укый-яза белми торган дәвердә, гыйлемлерәк затның ниндидер китапны үз иптәшләренә кычкырып укуын да “аудиокитап” дип атарга мөмкиндер.
Ә инде “электрон китап” дигәне соңгы вакытта гына, компьютерлар белән бергә киң таралды. Электрон китап — ул компьютерда, телефонда, ридерларда һ.б. китап уку җайланмаларында укырга яраклаштырып эшләнгән махсус файл. Аны кулда күтәреп йөртеп тә, гадәти почта аша җибәреп тә булмый. Электрон китапханәләрдә, яки китап кибетләрендә сатып алсагыз, ул сезнең электрон почтага килеп төшә, һәм шәхси акаунтыгыздан йөкләү өчен сылтанма пәйда була. Электрон китапларны дөньяның бер почмагыннан икенче почмагына мизгел эчендә күчереп була. Ләкин бу да өр-яңа төшенчә түгел. Электрон китап идеясе 1930 елда барлыкка килә. Язучы Боб Браун беренче булып, экраннан уку мөмкинлеге бирә торган җайланма eReader турында яза. “Бүгенге заман тизлегенә иярә алу өчен миндә уку машинасы булырга тиеш. Үземдә йөртеп, теләсә кайсы иске розеткага тыгып эшләтә ала торган гади уку машинасы. Бу машинада шрифтларны үзгәртеп, яктылыкны көйләп булырга тиеш…”
Менә шушыларны исәпкә алсаң, “Бүген китап укучы азайды,” — дигән сүзләр беркадәр сәеррәк булып яңгырый. Бер яклап ул дөрес тә кебек. Алыйк менә дәреслекләрне, алар да китап бит инде. Элек гаиләдә бишәр-алтышар бала үскән. Димәк, бер “Әлифба” китабын гына һәр гаиләдән бишәр-алтышар кеше укыган дигән сүз. Хәзер гаиләдәге балалар саны уртача ике генә. Хәзер “Әлифба”ны ике генә бала укый. Димәк китап укучылар саны өч тапкырга азайган булып чыга. Башка дәреслекләр белән дә шундыйрак хәл. Өстәвенә, хәзер компьютерлар киң кулланышка керде, күп нәрсәләрне дәреслекләр буенча түгел, ә электрон вариантта интерактив рәвештә өйрәнәләр. Димәк, китап укучыларның күбәюе-азаюы демографик хәл белән дә бәйле. Сез күбрәк бала үстерәсез икән, китап укучылар да күбәячәк, балалар саны азая икән — китап укучылар да азаячак.
Тагы бер нәрсә бар. Хәзер технологияләр күз иярмәслек тизлек белән үзгәрә. Әйтик, интернет эшчәнлегенә бәйле китаплар — СЕО (сайтны эзләгечләр аша таныту), СММ (социаль челтәрләр аша маркетинг), һ.б. шундый һөнәрләр буенча дәреслекләрнең бары тик электрон варианты гына актуаль була ала. Нәшриятләрдә кәгазь китап рәвешендә басылып чыкканчы алар инде искереп беткән була. Чөнки эзләгечләрне алгоритмнары үзгәрә, бүген иртән генә әйбәт эшләгән алымнар кичке якка инде мәгънәсен җуя. Шуңа күрә, интернет технологияләр белән бәйле басма китапларның укучыларын югалтуы бер дә гаҗәп түгел. Ләкин бу беркемгә дә “китап укучылар азая” дип әйтү хокукы бирми. Чөнки шул ук темага кагылган актуаль мәгълумәтне кеше төрле сайтлар, электрон чаралар аша туплый. Бер сүз белән әйткәндә, бүген кеше актуаль мәгълумәт алуның бөтен чараларын да куллана ала: видео һәм аудиоязмалар, текст һәм рәсем, инфографика… — барсы да кул астында һәм аның кәгазь китапка мохтаҗлыгы юк.
Хәтта тиз үзгәрми торган өлкәләрдә дә… Әйтик, әдәбият буенча осталыкны камилләштерү өлкәсендә романнар, хикәяләр, сценарийлар язарга өйрәтүче әллә күпме онлайн-мәктәпләр бар. Анда берничә көн шөгыльләнеп, берничә дистә китап укып та алалмаган белемгә ия булырга мөмкин. Теорияне өйрәтәләр, гамәли күнекмәләр үткәрәләр, ахыр чиктә, нинди дә булса җитди әсәр язу кимәленә китереп җиткерәләр. Сәләте булган кешене, әлбәттә. Башка өлкәләрдә дә шундый ук мәктәпләр, семинарлар, вебинарлар эшли. Шулай булгач, кешенең үз һөнәре буенча китап уку ихтыяҗы да кими. Кими дип әйтәм, юкка чыга диясем килми, чөнки кайбер китаплар йөзәрләгән мәктәпне алыштырырга, өстәл китабы булып гомер буе яшәргә мөмкин.
Үрдә китерелгән мисалларның барсы да китап укучылар санын киметеп күрсәтүче нәрсәләр. Ләкин алар җәмгыятьнең түбән тәгәрәвен, яки халыкның аң-гыйлемгә ихтыяҗы кимүне аңлатмый. Болар бары тик китапларда язылган белемне башка ысуллар белән алу мөмкинлеге дә барлыгын күрсәтә. Китап бүген гыйлем туплауның бердәнбер чыганагы булудан туктады һәм аны укучылар саны азаю да табигый күренеш.
Шул ук вакытта, китап укучылар кимүнең җәмгыятьтәге кимчелекләргә бәйле очраклары да бар. Менә безнең мәктәпләрдә бүген БДИ дип аталган нәрсә хакимлек итә. Ә ул бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен китап уку, белем туплау бик мәҗбүри түгел. Тест рәвешендәге сорауларга җавап бирү өчен матур итеп сөйли белү дә, җөмлә төзү осталыгы да, фикер йөртү маһирлыгы да таләп ителми. Гадиләштереп әйткәндә, син “әйе-юк” дип кенә торырга да мөмкинсең, алай дияргә иренсәң баш кагып-чайкап кына да җавап бирә аласың. Интеллектуаль киңлеге ике сүз, яки ике хәрәкәт белән чикләнгән балага ни пычагыма кирәк ул китап? Кирәкми!
Бүген аңа хәтта белем дә кирәкми. Укуын кызыл диплом белән тәмамласа да аны яхшы урынга чакырып торучылар юк. Яхшы урынга эшкә керергә теләсә, аның кызыл дипломы түгел, ә дәрәҗәле чиновниклар белән бәйләнеше һәм шул җонлыкул абзыйларга бирерлек акчасы, яки бүтән кирәкле нәрсәсе булырга тиеш. Нибары шул гына. Ә белем — икенчел урында.
Димәк, китап укучылар азаюның бүгенге сәясәт белән бәйле сәбәпләре дә бар. Ничек кенә әле! Менә мин авылда әле, күзәтеп яшим инде барсын да. Дөньялар кисәк үзгәреп киткәч авыл халкы күп итеп бәрәңге утыртты, суган, башка төрле нәрсәләр. Ни булып бетәсен беркем дә белми бит инде, ә бәрәңгең бар икән, һичьюгында, ачлыктан үлмисең. Хәзер менә бакчада яталар. Шуннан печәнгә чыгалар. Нәрсәдер сүтәләр, нәрсәдер төзиләр. Ә төзелеш кирәк-яраклары берничә тапкырга кыйммәтләнде. Башка нәрсәләргә дә хак артып кына тора. Хезмәт хаклары артмый, алар турында уйлап та бирүче юк. Менә шундый вәзгыятьтә кеше китап турында уйлыймы инде? Беренчедән, 500-600 сумга китап алырлык акчасы юк аның. Икенчедән, вакыты юк. Хәтта вакыт табалган очракта да китап сатып алырлык мөмкинлеге юк. Интернет аша кайтартсаң, икеләтә кыйбатка төшә, район үзәгендә китап кибете табармын димә, ә Казанга бару… “Ни сөйлисең, өч көн буе тешем сызлап йөри, врачка да баралмыйм әле…” Кайчагында миңа безнең илдә кешене китаптан, димәк, аң-белемнән, үзаллы фикер йөртүдән биздерү сәясәте дә барадыр кебек тоела. Ялгышамдыр инде…
Китап кебек үк кеше дә гомум төшенчә. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле бер китап та укымыйча адәм булып йөрүчеләр дә бар. Өстән караучылар да җитәрлек. Үз наданлыгын, үз мескенлеген өстенлек итеп күрсәтүчеләр. “Бер китап укымасам да мул тормышта яшим әле,” — дип юана алар. Китапны буй җитмәслек биеклек итеп күрүчеләр бар. “Аңламыйм инде мин, аңлап укымагач кызыгын тапмыйм,” — диләр. “Кыйммәт, китап сатып алырга акчам җитми,” — дип әйтүчеләр дә бик күп. Мин боларны аңлый алам кебек. Мин бары тик:”Укырлык китап юк,” — диючеләрне генә аңламыйм. Ну, берничек тә… Коръән укы… Ул укырлык китап. Конституцияне укы — файдалы китап. Кызыклысы кирәк булса, Гиннес китабын укы. Ләкин “укырлык китап юк” диючеләрнең күбесе дөньяда андый нәрсәләр барлыгын да белми бугай.
Нишлисең инде, гомерендә бер китап та укымаган кеше ике китап укый алмаячак…
2. Электрон китапмы, кәгазь басмамы?
Китапны гомум төшенчә дип билгеләсәк тә, гадәттә, кеше китап турында сөйләгәндә дәреслекләрне дә, кухня нечкәлекләре, им-том ысуллары һәм башка нәрсәләр турында язылганнарын да түгел, ә әдәби китапларны күз уңында тота. Аларның да кәгазь вариантларын. Безнең татарда әле электрон китапка чын китап итеп карау ныгып җитмәгән, бездә кәгазьне генә санга сугарга күнеккән халык яши. Югыйсә, алга киткән чит илләрдә генә түгел, хәтта үзебезнең урыста да электрон китапларга күзәтүләр булып тора, һәртөрле премияләр бирәләр, бәйгеләр оештыралар. Электрон китап кибетләре дә, китапханәләре дә хәттин ашкан.
Ләкин безнең татарда да тора-бара электрон китаплар лаеклы урын алачактыр. Беренчедән, алар арзан, икенчедән, яңа. Яңалык монда яңа язылган килеш тәкъдим ителә дигәнне аңлата. Мин, мәсәлән, романымны бүген язып бетерәм икән, сез аның кәгазь китап булып чыкканын берничә ел көтәргә мәҗбүрсез. Ә электрон вариантын икенче көнне үк минем сайттан сатып алырга мөмкин була. Ул сезгә арзангарак та төшә. Ул, гомумән, бар яклап та отышлырак: урманнарны кисеп кәгазь ясарга кирәкми, димәк, экологияне саклый; хәрефләргә киткән химик элементлар белән зарарламый, өстәвенә аны теләсә кайсы мизгелдә махсус җайланмадан, яки телефоннан укып була. Көнен дә, төнен дә. Әлбәттә, төрле кешеләр бар. Кайберәүләр: “Мин кәгазь китапның исен яратам!” — дип өзгәләнә. Бу бәхәсле мәсьәлә инде. Махсус иснәп караганым бар: кайберләреннән тузан исе килә, кайсыларыннан күсе печ-пече исе, бер ишләреннән… Ярый, санап тормыйм. Бары тик типографиядән яңа чыкканнарында гына свежий буяу исе була. Яңа китапларымны көтеп алсам да мин аның исенә бик мөкиббән китмим. Бөтен кешедә дә токсикоманлык тойгысы көчле түгелдер, күрәсең.
“Кәгазь китап яхшыракмы, әллә электронмы?” — дип сорыйлар кайчагында. Мин аптырабрак калам. Кечкенәдән кәгазь китап укып үскән кеше буларак, андыен да кимсетәсем килми. Ансы да әйбәт. Кулыңа аласың, авырлыгын тоясың. Саллы булып күренә. Минем кайбер китаплар аягыңа төшсә аксатырлык бит инде, шуңа аларның эчтәлеге дә бик “весомый”дыр шикелле була. Иллюзия гына инде бу. Ләкин рәхәт иллюзия. Язучы үз иллюзияләре эчендә яши, укучы үзенекендә.
Ә болай мин электрон китапларны ныграк үз күрәм. Бу тормыш рәвешем белән дә бәйледер инде. Элегрәк, гастрольләрдә йөргән чакта минем ярты сумка китаплар белән тулы була иде. Әйтик, бүген Ырымбурда, иртәгә Чиләбедә концерт. Син берничә сәгать эчендә шәһәр белән җиңелчә танышасың, шуннан репетиция ясыйсың, нәрсәләреңнедер камилләштерәсең. Концерт үзе ике-өч сәгатькә сузыла. Һәм вәссаләм. Калган гомерең үзеңә була. Кызлар чигү чигә, бәйләм бәйли. Музыкантлар үз һөнәрен камилләштерә. Ә син? Конферансье дип аталган тел бистәсе? Син китап укыйсың. Ун көнлек гастрольгә ун китап кирәк ким дигәндә. Вәт мин төяп йөри идем. Ә электрон китаплар чыккач, бөтенләй рәхәт тормышка күчтем. Әннеккәеем! Боларны бит төнлә автобуста барганда да, иптәшләрең ут сүндереп ятканда да, теләсә кайсы вакытта укып була. Күтәренеп тә йөрисе юк. Кечкенә телефоныңа меңәрләгән китап сыя. Менә кайда ул җан рәхәте!
Электрон китапны чыгару да җайлырак. Мин бит инде басма китаплар чыгарып йөргән дә кеше. Типографияләр эзлисең. Арзан һәм сыйфатлысын. Ә андыйлар юк. Арзан булса сыйфаты аксый, сыйфаты булса бәясе канатлана. Уртачарагын табып чыгарасың да кибетләргә таратасың. Алырга атлыгып тормыйлар. Китап кибете булган районнарда өч-дүртне калдырып китәсең. Реклама бирәсең. Барыбер бик ярдәм итми. Үз акчаңа чыгарган китапларны үзең катнашкан концертларда гына әйбәт сатарга мөмкин. Кайвакыт көтелмәгән уңышлар да була. Себердә инде бу, “Юмор бар” дип аталган китап егерме данә генә калды. Мин боларның һәрберсен бер мең сумнан куйдым. Алсалар да бик әйбәт, алмасалар да яхшы — үземә кала. Мин ул китапларны үземә калдырырга тели идем инде. Бүтән юк иде. Өч концерт дәвамында шуларның барсын да алып бетерделәр. Алырга теләүчеләр соңыннан адресларын калдырып почта аша җибәрүемне үтенеп тә йөрде. Бер мең сумга бу! Ул вакытта хәтта дөнья бестселлеры дип танылган китапларның бәясе дә ике-өч йөз сумнан артмый иде әле. Стивен Кингның “Мобильник” дигән китабын мин мәсәлән Сургутта 200 сумга сатып алдым. Шуңа тиң очрак теплоходта йөзгәндә булды. Уфа-Булгар теплоходы оештыралар иде элек. Менә шунда минем белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда катнашучылар китап сорый, ә мин ял итәргә генә килгән кеше бер-ике генә китап бар. Бүләк иттем инде кемнәргәдер. Укыганнар инде, яратканнар. Бер-берсенә сөйләгәннәр. Шуннан миңа китап сорап килүчеләр тынгы бирми башлады. Шалтыратып сөйләштем дә дусларым яңарак чыккан «Мәхәббәт яңгыры» дигән китапны Дүртөйледәге теплоход тукталышына китереп бирде. Өч-дүрт йөз данә иде бугай инде. Сатуга куйдык, ике-өч көн эчендә барсын да алып бетергәннәр. “Марат, үзең автографлар куеп утырсаң, бу бер көндә бетә иде,” — диделәр. Мин үзем сатмыйм да, автограф куеп утырырга да яратмыйм инде. Үз әсәрләрем янында мин үземне уңайсызрак хис итәм. Аларга иң әйбәт сыйфатларымны биргәнмендер дә үземдә гел тискәреләре генә калгандыр сыман тоела. Шулайрак бугай инде…
Ләкин мондый очраклар бик сирәк була. Асылда, кәгазь китапларны чыгару да, сату да бик күп кирәкмәгән эшләр, килешүләр, документ тутырулар, һ.б. нәрсәләр белән бәйле. Шуңа мин китапларымны электрон вариантта чыгаруны ныграк үз итәм. Волокита дип аталган нәрсә юк монда. Законнарны бозмыйсың, салымыңны үз вакытында түлисең икән — беркем дә бәйләнми, барсы да үзеңнән тора. Язасың, яңа әсәреңне сатуга куясың, искерәкләрен бушлай тәкъдим итәсең — теләгән кеше сатып алып укый, акчасы булмаганы искесен бушлай чамалый. Үзеңә дә зур стимул. Бер әсәр язган чагыңда икенчесе сине матди бәйлелектән азат итә. Әйтик менә “Кайту” әсәрен сатып алучылар күп булмаса, мин “Тик син генә” дигән повестне яза алмас идем. Язу өчен күңел тынычлыгы кирәк. Мин, гомумән, бераз патриархат кешесе бугай — суыткычым тулы, кәшилүгем таза, хатыным елмаюлы, балаларым исән-имин, кыскасы, күңелем тыныч булмаса бер нәрсә дә яза алмыйм. “Язучы ярлы булырга тиеш” — дигән сүз ул байлар, яки саран нәширләр уйлап тапкан ялган. Әйбәт әсәр язу өчен үзеңне зур итеп тоярга кирәк. Хәерче һәм ач кеше беркайчан да зур булалмый: ярлы — акча, ач — ризык өмет итә. Үзәге нык булмаган каләмчеләр өчен бу аерата куркыныч: алар хуҗасы кемгә өстерсә шуңа өрә торган эткә әйләнергә мөмкиннәр. Иҗатчының рухы нык булырга тиеш. Рухи ныклык ул тән тазалыгы белән дә, тамак туклыгы белән дә бәйле. Җан сафлыгы, әлбәттә, беренче урында тора, әмма җанның сафлыгын саклау белән җанны саклау — икесе ике мәсьәлә. Фәлсәфәгә кереп киттек бугай, бу өлешен яратмасагыз — ташлап китегез. Тик бәхәссез бер нәрсә бар — язучы язарга тиеш. Үзе теләгәнне. Фәлән хакка сатылганны түгел, ә нәкъ менә үзе теләгәнне.
Яңаны язган саен иҗат мөмкинлегең арта. Матди хәлатең дә. Яңасын сатып алып, искесен бушлай укыйлар. Әсәрләрең “искергән” саен бушлай укучылар күбәя. Аларның бик зур өлеше синең ДАИМИ УКУЧЫңа әйләнә. Мин бу сүзне һәрвакыт баш хәрефләрдән язам. Иҗатчының иң зур байлыгы ул аның ДАИМИ УКУЧЫСЫ. Электрон китаплар белән эшләгәндә син аларны белеп, танып торасың. Минем, мәсәлән, ун меңнән артык ДАИМИ УКУЧЫМ бар. Мин шулар өчен язам. Гомум халык өчен түгел. Интернет язучыга бик зур мөмкинлекләр бирә, ул аны нәшриятләрдән дә, хөкүмәттән дә, көндәлекнең вак-төяк идеяләреннән дә бәйсез итә. И-и-и, аны сөйләп кенә бетерерлек түгел инде… Китаплар электрон булып кына чыксын. Аны чыгаруның да, укуның да өстенлекләре бихисап. И-и-их, электрон китап!…
Менә шундый ләззәтле уйларда эреп йөргән бер вакытта электрны сүндерделәр. Озак вакытка. Телефонның да, китап уку җайланмаларының да зарядкасы беткән. Компьютер да эшләми. Электр беткәч, хәтта газны кабызып чәй эчәрлек чут та юк икән. Мин шырпы алырга чыгып киттем, тик кибетләр эшләми — электр булмагач аларның да эше тукталган.
Һәм шунда мине коточкыч бер тойгы биләп алды: әгәр бөтен китапларны да электронга күчереп бетерәбез икән, без көннәрнең берендә бернәрсәсез калырга мөмкинбез бит. Кешелекнең гасырлар буе тупланган гыйлеме, мәдәнияте юкка чыга дигән сүз бу. Яраткан язучым Брэдбериның “Фаренгейт” әсәрен искә төшердем. Анда китапларны яндыралар, ә монда алар үзлегеннән юкка чыга. Шул уйлардан “Китап” романы барлыкка килде. Укыган кешеләр сүзнең нәрсә хакында баруын беләдер инде, укымаганнар надан килеш калсын — киңәеп үз әсәрем турында сөйләп утырырга теләмим. Тик бер нәрсә бар: электрон китапларга таяну да, алардан баш тарту да — юләрлек; кәгазь китаплар белән дә хәлләр шул чама. Яңалыкка омтылган хәлдә дә искелекнең әйбәт өлешләреннән баш тартырга ярамый. Яңаның ни булып бетәрен әле беркем белми, ә “иске” дип бәяләнгәне — гасырлар сынавын узган феномен.
Ләкин сүз башындагы сорау шул килеш кала сыман: кайсы әйбәтрәк? Мин болай дип кенә җавап бирә алам: сез кайсын үз күрәсез — шул әйбәт. Сезнең өчен. Үзегез өчен әйбәт нәрсәләрне яклагыз, чөнки бөтен кеше өчен дә әйбәт әйберләр булмый, я бик сирәк була. Мин аларның икесе дә булсын дип уйлыйм. Икесе дә булсын һәм кешеләр сайлап алсын. Бездә дә сайлау ирке булырга тиештер бит инде. Хет китап өлкәсендә…
Һәм язучы буларак шулай дип тә өсти алам: минем китапларымны нинди рәвештә укуыгыз артык мөһим түгел, сезнең аларны укуыгыз мөһим. Укый торган кешеләрнең булуы мөһим. Укый торган кешеләр бар икән, яза торганнары да булачак. Әдәбият дип аны күкләргә күтәреп сөйләшсәк тә ул үзе гади генә нәрсә, әдәбият ул язучы белән укучының әңгәмәсе. Классикларны уку – үткәннәр белән сөйләшү. Бүгенгеләрне уку – үз чорың белән аралашу. Аралашып яшик.
3. Әдәбиятның дәрәҗәсе нинди?
Менә бу сорау бик гади генә кебек тоелса да аңа тиз генә җавап биреп булмый. Бер карасаң, дәрәҗәсе бар инде аның. Ни генә әйтсәң дә, татар әдәбияты көчле, теләсә-кайсы әдәбият белән ярыша алырлык әсәрләре бар. Үзебезнекеләр аны бик үк күреп тә бетерәлми бугай, карашлары читкә төбәлгән. Язучыга хөрмәт тә юк түгел. Һәрхәлдә, укучыларың күп, исемең ишетелеп тора икән, бөтенесе дә сиңа хөрмәт белән карый. Ләкин бөтен сулышы акчага корылган җәмгыятьтә кешенең һәм һөнәрнең дәрәҗәсе матди керем белән билгеләнә бугай. Менә мин бер мәлне кечкенә сарай төзеттем. Ике шабашник килеп өч көн эшләделәр дә минем өч ай буена язган повестьтән килгән гонорарны алып киттеләр. Язучы өч айда эшләгән акчаны шабашник өч көндә эшли! Кайсының дәрәҗәсе зуррак?
Дөньяда, АКШ-та һәм Европада аның дәрәҗәсе бик зур. Аларда, мәсәлән, әдәби бәйгеләрнең чиге-чамасы юк. Кайберләрендә башка милләт вәкилләре дә катнашып урыннар яулый ала. Өч мең сүздән торган хикәя өчен дә бер мең доллар, яки евро түлиләр. Һәм андый бәйгеләр атна саен булып тора. Шуларга катнашып син аена бер тапкыр гына отсаң да бер хикәяң өчен 50-60 мең сум аласың дигән сүз. Бу үзе үк стимул түгел мени? Ә бит андый бәйгеләр адым саен. Төрле жанрларда эшләүчеләр өчен, төрле темаларга багышлап уздырыла. Төрле яшьтәге каләм әһелләре белән эшлиләр. Сазаган язучыларның романнары өчен 100 мең доллар түли торган конкурслар да бар. Монсы инде безнеңчә 6 миллионга якын була. Һәм мине иң гаҗәпкә төшергәне — алар шулкадәр бүләк биреп тә авторлык хокукларын язучыларның үзләрендә калдыралар. Бу конкурслар бездәге шикелле ниндидер нәшриятка, яки матбугат чарасына контент туплау өчен түгел, ә язучыларның матди хәлен чынлап та яхшырту һәм әдәбиятны күтәрү өчен эшләнә. Син урын яулыйсың һәм шул әсәреңне бастырып чыгарган өчен дә акча түлиләр. Без мондый хөрлекне күз алдына да китерә алмыйбыз.
Болардан тыш һәрбер автор гәзит-журналлар өчен төрле жанрларда кыска әсәрләр яза ала. Бәяләре төрлечә инде, тик син аена бер-ике генә язма чыгарсаң да безнең журналистларның айлык хезмәт хакын аласың. Бит ярымлык юмореска өчен, мәсәлән, 500-1500 доллар түләүче басмалар бар. Бар түгел, күп. Әгәр мин инглиз, яки немец язучысы булсам, берничек тә ярлы була алмас идем.
Ярый, бер башлагач, әйтеп бетерим инде… Теге конкурсларның берсенә мин дә катнаштым. Тәрҗемә ителгән хикәям беренче урын алды. Шуның өчен 1500 доллар түләделәр. Тик мин аны вакытында үз хисабыма күчереп рубльгә әйләндермәдем. Ә хәзер… Миңа ул акчаны чит ил бирми, хәтта чит ил бирсә дә Россия каршы төшәр иде. Санкцияләр! Адәм көлкесе инде. Хәзер мин андый бәйгеләрдә берничек тә катнаша алмыйм, мин Россия кешесе буларак чикләүләргә дучар ителгәнмен. Шул рәвешле, санкцияләр иң беренче чиратта минем кесәгә суга. Сәясәт диләр инде моны…
“Җир ярыла икән, ул иң беренче шагыйрь йөрәге аша үтә,” — дигән сүз бар. Чынлап та шулай икән ул. Пандемия вакытында, мәсәлән, һәртөрле концертларны, тамашаларны тыеп тордылар. Миңа җырлар, театраль тамашалар өчен килә торган гонорар 3 мең сумга калды. Соңыннан да тиешле дәрәҗәгә күтәрелмәде ул. Шул рәвешле короновирус иң беренче чиратта әдәбият һәм сәнгать әһелләре кесәсенә сукты. Ниндидер өлкәдә эшләүчеләргә һәртөрле компенсацияләр түләделәр. Ә әдәбият турында уйлап караучы да булмады. Әдәбиятның дәрәҗәсе нинди соң бездә, шулай булгач? Соңгы еллар сәясәте халыкны әдәбияттан, мәдәнияттан, хәтта үз милләтеннән биздерүгә кадәр барып җитте. Бу нинди максат белән эшләнгәндер, безгә караңгы инде.
Ә алга киткән чит илләрнең үз әдәбияты турында туктаусыз рәвештә хәстәрлек күрүе бер дә юктан гына түгел. Әйе, бу шактый зур хезмәт, көч һәм матди чыгымнар таләп итә. Ләкин нәтиҗәсе үзен аклый. Алар үз идеяләрен әдәбият аша, талантлы язучыларының популяр әсәрләре аша бөтен дөньяга тараталар. Дөньяны яулау әдәбият аша бара. Әгәр мин, әйтик, Рэй Брэдбери, Кормак Маккарти, Курт Воннегут кебек язучыларга мөкиббән киткәнмен икән, хәтта Американы да тулысынча дошман күрә алмыйм. Бу аларның мине яулавы бит инде. Роман-хикәяләре артыннан шул әсәрләргә нигезләнгән кинофильмнар килә. Андагы тормыш, көнкүреш, фикер сөреше, кешеләр… Ниһаять, аларның мәдәнияте миңа да йога башлый. Шул рәвешле, әдәбият бернинди шау-шусыз гына тоташ илләрне, кыйтгаларны яулап алырга сәлатле. Монда бернинди армия дә, куркыныч кораллар да, аларга киткән чыгымнар да кирәкми. Куллана белгәндә, әдәбиятның тәэсир көче дә, дәрәҗәсе дә искиткеч зур аның.
Игътибар иткәнегез бармы икән… Дөньяда иң популяр язучылар кемнәр? Кайсы ил язучылары? Америка, Англия, Франция, Германия, Төркия… Иң көчле әдәбият та шуларда. Ни өчен шулай соң? Очраклы хәлме бу? Түгел, әлбәттә. Хәтта ваграк дәүләтләрнең талантлары да чит илгә, нигездә Америкага, чыгып танылу тапкан. Үзләрендә яшәп, үз телләрендә иҗат итсәләр аларны бүген беркем дә белмәс иде. Нинди генә талант иясе булсалар да. Чөнки язучы ул, димәк, ул тудырган әдәбият та үз милләтеннән, үз дәүләтеннән аерылгысыз. Милләтнең дәрәҗәсе югары икән, әдәбиятның да абруе зур була. Күз алдына бастырырга җиңел булсын өчен менә мондый чагыштыру китерик. Әдәбият ул — корал, тәэсир итү коралы. Кылыч дип алыйк инде без аны. Бу очракта милләт яугир рәвешендә була. Яралы, хәлсез, аягында көчкә басып торган яугир кулында нинди генә затлы кылыч булмасын, ул таза һәм гайрәтле дошманын җиңә алмый. Тегенең кулында затлы кылыч түгел, ә чөгендер чаба торган пычак булса да. Әгәр милләт көчле һәм гайрәтле икән, аның чөгендер пычагы кебек әдәбияты да зур һәм затлы булып тоела. Чөнки ул аның белән дөньяны яулый ала. Ә хәлсез милләтнең затлы кылыч шикелле әдәбияты да кечерәеп кала, эшкә яраксызга әйләнә. Чөнки милләт аның белән үз-үзен дә саклый алмый. Дөньяны яулау турында сүз дә юк инде…
Әдәбиятның дәрәҗәсе милләтнең сәламәтлеге, зурлыгы һәм көчлелеге белән билгеләнә. Үз әдәбиятына икенчел итеп, кимсетебрәк караучы татарларны искә төшерсәм, күз алдыма: “Һи, безнең кылычның бер юне дә юк, аның белән хәтта җеп тә өзеп булмый бит,” — дип зарланып басып торучы ике кулсыз адәм килеп баса. Кылыч, әлбәттә, затлы, тик ул үзлегеннән генә бернәрсә дә эшли алмый, ким дигәндә дә аны кулыңа алырга кирәк, ә теге адәмнең ике кулы да юк.
Мин төрле илләрнең популяр китаплары белән танышып баручы буларак, бер икеләнүсез әйтә алам: безнең әдәбият зур да, көчле дә. Бүгеннән үк бөтен дөньяга таныла алырлык иҗатчыларыбыз бар. Артык күп түгел инде алар. Алай була да алмый. Ләкин булган кадәресе затлы, дәрәҗәле. Тик алар ике кулсыз адәм алдындагы булат кылыч сыман бер хәрәкәтсез, бер файдасыз булып ята бирә. Һәм язучылар тарафына канәгатьсез аваз ишетелә: “Һи-и, безнең әдәбият… Аның бит беркемгә дә кирәге юк…”
Әгәр халыкның тормыш кимәлен беләсең килә икән, бер генә нәрсәгә игътибар итү дә җитә: әдәбиятының дәрәҗәсе нинди?
4. Дөньяны яулау өчен…
Әдәбият турында сүз чыкса, безнең кайберләребез кызыбрак китә дә дөнья әдәбияты турында сүз куерта башлый һәм дөньяны яулау турындагы хыялга бирелеп ташлый. Дөньяны яулау әйбәт нәрсә, әлбәттә. Һәр солдат кесәсендә генерал погоны ятарга тиеш. Тик мин елмаебрак куярга мәҗбүр булам. Андый уйлар бераз сәеррәк булып тоела. Башта үз халкыңны яуларга, үз укучыларыңны табарга кирәк. Китапны укучыларга җиткерү юллары турында без аз гына соңрак сөйләшербез. Ә әлегә… Укучыларны җәлеп итү өчен иң беренче чиратта нәрсә кирәк? Яхшы әсәр, әлбәттә. Ә әсәр яхшы булсын өчен талантлы һәм оста язучы кирәк.
Талант ходайдан бирелә дип әйтәләр инде. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Без яшь чакта әдәбият мәйданына зур гына төркем булып килгән идек. Ләкин тора-бара өч-дүрт кеше генә калдык. Кемнәрдер башка шөгыльгә күчеп китте, кемнәрдер сирәк-саяк кына яза башлады. Үз талантының авырлыгын күтәрә алмыйча харап булучылар да очрады. Талант ул корал шикелле бит инде, зур талантны уйната, һичьюгы күтәрә алу өчен шәхеснең дә зур һәм көчле булуы кирәк. Талантың ачылсын, осталыгың артсын өчен дә даими рәвештә язу, өйрәнү, камилләшү таләп ителә. Хәзерге чорда бу бик авыр да түгел. Әдәби осталыкны арттыру өчен китаплар, вебинарлар, онлайн мәктәпләр бар. Иңглиз телендә алар бигрәк күп, кайберләрен Дэн Браун, …, …, кебек танылган язучылар алып бара. Русчага тәрҗемә ителгәннәре дә хәтсез генә. Русларда Дарья Донцова, Сергей Лукьяненко кебек язучылар алып барган дәресләр дә бар. Әдәбиятка багышланган сайтлар бихисап. Гомумән, осталыгын арттырырга теләгән язучы өчен мәгълумәт кытлыгы юк. Татар телендә генә мондый нәрсәләрне күргәнем булмады. Бер карасаң, идея, сюжет, композиция кебек нәрсәләр кайсы әдәбиятта да бер үк төрле инде. Ә менә тел-сурәтләү чаралары алай түгел, һәр әдәбиятның үз теле. Бәлки, татар телендә дә шундый чаралар, әдәбиятның төрле өлкәләренә кагылышлы дәресләр оештырырга кирәктер. Яшь язучылар өчен инде. Ә бәлки андый мохтаҗлык бик юктыр да. Үсәргә, камилләшергә теләгән кеше үзенә кирәкле мәгълумәтне әллә кайлардан эзләп таба ул.
Әсәр яхшы булырга тиешлеген бөтен кеше дә белә инде. Тик нинди әсәрнең әйбәт, ниндиенең начар икәнен генә берәү дә белми. Монда мәсьәләне язучының осталыгы, әсәрнең камиллеге түгел, ә укучының карашы хәл итә бугай. Бу үзе үк бик күп нәрсәләргә бәйле. Әйтик, бишенче сыйныф укучысына минем “Сары йортлар сере” повестен тоттырсаң, ул аның бернәрсәсен дә аңламаячак. Шуңа охшашрак хәл булган да инде. Бер авыл китапханәчесе өлкән яшьтәге ханымга минем “Китап” романын биреп җибәргән. Теге ханым икенче көнне үк аны кире китергән: “Берүк мондый нәрсәне миңа бүтән бирә күрмә!” Начар роман түгел инде ул, бик яратып, кулдан кулга йөртеп укучылар да булган. Ләкин һәр яшьнең үз әдәбияты. Китап укучының ничә яшьтә булуы үз эшен эшли. Алай гына да түгел, аның нинди катлам кешесе икәнен, белем дәрәҗәсен, һөнәрен, нәрсә белән кызыксынуын да искә алырга кирәк. Нинди җенестән булуын да, әлбәттә. Менә монда инде маркетинг өлкәсендә сегментация дип аталган күренешкә килеп төртеләбез. Бу язучының үзеннән бигрәк китап сәүдәсенә кагыла инде һәм үзебезчә әйтсәк, кемгә нинди китап тәкъдим итәргә икәнен ачыклау була. Базарда күлмәк кенә сайлаганда да шулай бит инде, һәркемнең үз яше, үз зәвыгы, үз үлчәме, гәүдә төзелеше. Холыксызрак иргә хатын-кызлар күлмәге, яки колготки тәкъдим итсәң, кыйнап та китәргә мөмкин.
“Китап укучы” дию ул гомум нәрсә. Китап укучылар да әллә ничә төркемгә бүленә: кемдер документаль әсәрләр, кухня серләре, дару үләннәре, һ.б нәрсәләр белән кызыксына, кемдер әдәби китапка тартыла. Ләкин әдәби китап та бер төрле генә булмый. Ким дигәндә дә жанрларга бүленә. Детектив, фантастика, мистика, фэнтези, тарихи әсәр, мәхәббәт романы, һ.б. Бөтенесен дә укып баручылар бар, әлбәттә. Аерым бер жанрны гына үз итүчеләр дә күп. Монда инде укучыларның зәвыгын өйрәнү һәм жанрлар төрлелегенә омтылу тәлап ителә. Нәшриятлар һәм китап сатучылар эше инде монсы. Ләкин автор да үзенең кемнәр өчен язуын бераз чамаларга тиештер.
Әдәбият популяр булсын өчен һәр әсәр үз вакытында чыгарга тиештер. Без әле аңа ирешә алмадык. Нәшриятка биргән кулъязмалар ким дигәндә дә бер-ике ел чират көтеп ята. Бүгенге тизлек заманында бу вакыт эчендә әсәр үзенең актуальлеген югалтырга да мөмкин. Журналистикада “кайнар яңалыклар” дигәнрәк төшенчә бар бит әле… Менә шуның шикелле үк әдәби әсәрләр дә заман белән бергә атларга, бүгенге чорга аваздаш булырга тиештер кебек тоела. Мәңгелек әсәрләр язу мөмкинлегенә мин бик ышанып җитмим. Үз дәвереңдә дә популяр булалмагансың икән, киләчәк чорга син ни пычагыма кирәк инде, аларның үз язучылары туачак.
Бу проблемадыр инде, тик монда электрон китаплар ярдәмгә килә ала. Минем 175-нче мәктәп вакыйгалары тәэсирендә язылган “Тик син генә…” дип аталган повесть бар. Үземнең MaratKabirov.com сайтында да, Литреста да сатыла ул. Иң күп укылучы, иң үтемле китапларның берсе. Мин аның төп сәбәбен әсәрнең әйтеп бетергесез дәрәҗәдә камил булуыннан түгел, ә нәкъ үз вакытында, үз укучысына тәкъдим ителүендәдер дип уйлыйм. Бездә әдәби әсәрне “рухи азык” дип тә әйтәләр бит инде. Һәр азык “свежий” чагында, кайберләре хәтта суынып өлгергәнче, кайнар килеш тәкъдим ителергә тиеш.
Китапның яхшы булуы да, үз вакытында чыгуы да бер нәрсә әле, аның укучыга барып җитүе мөһим. Монсы иң мөһиме! Кеше аракы эзләп тә, тәмәкесе бетсә дә төн уртасында кибетләргә чыгып китәргә мөмкин. Ашарына икмәге булмаса да шулай. Ләкин беркем дә китап эзләп чыгып йөгерми. Ул һәрвакыт кешенең күз алдында торырга тиеш. Мин менә хастаханәләрдә, вокзалларда китап кибете булмауга гаҗәпләнәм. Иң үтемле урыны шул бит инде аның.
Мин авылда яшим инде соңгы арада. Зур, затлы авыл. Кибетеннән бөтен нәрсәне дә табарга була. Анда тик китаплар гына юк. Авылларда гына түгел, район үзәкләрендә дә шундыйрак хәл. Башкортостанда, мәсәлән, миллион ярым татар яши, ә Уфада татар китаплары сатыла торган кибет юк. Элек бар иде ул автовокзал янында, без шунда барып төянеп кайта торган идек. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә китап кибетләре булса, укучылары да табылыр, артыр иде кебек.
Бер сүз белән әйткәндә, хәзер безнең китап сату системасы җимерек хәлдә. Кайчагында моны махсус эшлиләрдер, халыкны китаптан биздерергә тырышалардыр кебек тә тоелып китә. Алай түгелдер инде ул. Без аңлап җиткерә алмаган бүтән сәбәпләре бардыр.
“Керем китерми,” — диючеләр дә бар. Монсына мин бик ышанып җитмим инде. Җаен белеп, әйбәтләп тәкъдим итмәсәң, арзан бәягә куелган алтыныңны да сата алмый утырырга мөмкин. Эш монда язучыда да, китапның сыйфатында да түгел, ә сәүдә итә белмәүдә, сатучыларның наданлыгындадыр. Әлбәттә, бөтен нәрсә дә тиз генә табыш китермәскә дә мөмкин. Китап бит ул нефть тә, газ да түгел. Ләкин базарны өйрәнергә, укучыларны җәлеп итәргә буладыр инде. Ботинка шнурыннан беләзек ясап талисман дип фәлән меңгә сатып ятучылар да бар бит. Хәтта табыш китермәгән очракта да бу телебезне, мәдәниятебезне, милли үзенчәлегебезне саклауның бер ысулы, ләбаса. Милләтнең киләчәгенә инвестиция дип әйтергә дә була.
Бөтен дөньяны яулау турында сөйләнсәк тә безнең үз дөньябыз шушында бит инде. Татар дөньясы. Башта шуны яуларга, аякка бастырырга кирәк.
5. Китапны укучыга якынайту чаралары
Китапны укучыга якынайту ул яхшы китап язуны да, авторның популярлыгын да, нәшрият эшчәнлеген дә, сәүдә системасының ничек оештырылуын да, реклама мөмкинлекләреннән файдалануны да үз эченә ала. Бер сүз белән әйткәндә, бу китапның идеясеннән башлап аны укучы кулына тапшыруның барлык этапларын да колачлый. Шартлы рәвештә аны өч баскычка бүләргә мөмкин:
1.Яңа идеяләр, тәкъдимнәр булдыру өчен укучылар ихтыяҗын өйрәнү
2. Нәшрият эшчәнлеге
3. Китап сату
Китап сәүдәсенең үз нечкәлекләре бар һәм ул икмәк, колбаса, яки башка киң кулланышлы товар сатудан күпкә катлаулырак. Беренчедән һәрбер китап үзенчә бердәнбер һәм аерым игътибар тәлап итә. Китап язу берничә айга, хәтта елларга сузыла торган эш, ә бу чорда аны укучыга тәкъдим итүнең алдан планлаштырылган ысуллары эшләми башлый. Китапны укучыга җиткерү юлында көтелмәгән каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, сәяси үзгәрешләр. Автор, мәсәлән, ниндидер социаль челтәргә бәйле әсәр яза, ә китап өлгереп җитүгә теге челтәр экстремистик дип игълан ителә. Ниндидер шәхесне данлаган әсәр яза. Чынлап та мактаулы шәхес ул — Советлар Союзы герое, орденнары, медальләре бихисап. Кылган батырлыклары да сокланып тел шартлатырлык. Ә китап язылып бетүгә теге кешенең чит ил шпионы булып баш китәрлек җинаятьләр кылганлыгы ачыклана. Һич югында, бу әсәр дөнья күрү белән бик данлыклы, абруйлы бер шәхес аны гаепли торган рецензия язып чыга. Яки ниндидер бер псих авторны плагиятта гаепли, минем идеяне урлаган дип шау-шу куптара. Мондый көтелмәгән нәрсәләрне берничек тә санап, исәпкә алып бетерерлек түгел. Иң четерекле мизгелләрнең берсе шуның белән бәйле: китап ул милли, мәдәни, әхлакый хәзинәләрне саклау һәм үстерү чарасы булу белән бергә товар да булып тора. Аны хасил итү өчен зур гына чыгымнар сарыфлана һәм нәшрият өчен табыш алу, һичьюгы чыгымнарны каплау иң беренче максатка әйләнә. Ә инде алдан корылган фаразларның көтелмәгән күренешләр аркасында җимерелүе сәүдә стратегиясен өр-яңадан карап чыгуны, төзәтүне тәлап итә, димәк, өстәмә мәшәкатьләр һәм акча сорый.
Хәтта уңышлы идеяләр дә тиз генә файда китермәскә мөмкин. Хәтерегездә булса, элек китаплар гел диярлек каты тышлык белән чыга торган иде. Бер нәшрият китап базары үсешен, чит илләрдәге тенденцияләрне өйрәнеп, йомшак тышлыктан торган серия чыгара башлый. Тик каты тышлыкка өйрәнгән укучылар аңа борылып та карамый. Алар моңа күнексен өчен озак кына көтәргә туры килә. Хәзер инде йомшак тышлы арзанлы китаплар иң күп сатылучылардан исәпләнә.
Укучылар ихтыяҗын өйрәнү. Бу бер яклап бик әһәмиятле нәрсә инде. Төрле анкеталар, сораштырулар, аралашулар, социаль челтәрләрдәге китап белән бәйле төркемнәрне анализлау һәм башка алымнар аша китап укучыларның ниндирәк әсәрләр укырга теләвен ачыклыйсың, булачак китаплар өчен темалар, жанрлар, юнәлешләр билгелисең. Ләкин бу да һәрвакыт көтелгән нтиҗәләргә китерми. Беренчедән, иҗат ул бәйсезлекне ярата торган шөгыль һәм автор укучылар зәвыгына яраклашырга, аларның ихтыяҗын канәгатьләндерергә атлыгып тормый. Ә мәҗбүр ителеп, яки теләмичә язылган әсәрләрнең сыйфаты бик югары булмый. Икенчедән, укучыларың ихтыяҗы мәңгелек нәрсә түгел. Бүген ул бер төрле булса, иртәгә җәмгыятьтәге көтелмәгән борылышлар белән бәйле рәвештә үзгәрергә дә мөмкин. Шуңа күрә, бик күп көч һәм вакыт тәлап итә торган бу эшчәнлек туктаусыз рәвештә дәвам итәргә мәҗбүр. Зур нәшриятләр өчен бу көймәңне комга терәмәүнең иң җилле ысулы. Бер китап белән уңышсызлык килеп чыкса да икенчесе зур танылу табарга һәм берничә уңышсыз проектның чыгымнарын капларга мөмкин. Озак еллар буе даими эшләп килсә укучылар ихтыяҗын өйрәнү бүгенге көн бурычларын канәгатьләндерү белән генә чикләнеп калмый, ә киләчәктә ниндирәк әсәрләр кирәк булачагын да күзалларга мөмкинлек бирә.
Китап нәшер итү. Монда барсы да ачык кебек инде. Тышлык яхшы булырга тиеш. Әгәр ул киштәдәге башка басмалардан аерылып, үзенә чакырып тора икән, укучы кулына тотып булса да караячак. Китапның исеме дә серле булырга, кызыксыну уятырга тиеш. Һәм әлбәттә, аннотация… Менә минем өчен монсы иң авыры. Берничә сүз белән укучыны җәлеп итү, аны китапны актарып карарга, сатып алырга этәрү — авыр нәрсә. Шуңа күрәдер, бездә чыккан китапларның берсендә дә диярлек юньле аннотация юк. Миңа калса, һәр нәшриятта моны язу өчен махсус курслар узган берничә кешелек төркем булырга тиештер. Хезмәткәрләр санын арттыру да кирәкмидер, берничә кешене укытып чыгарасың да хезмәт хакына өстәмә ясыйсың. Барсы да җайлана шуннан соң.
Һәм киштәдәге китапны кулга алуның иң мөһим бер сәбәбе — авторның исеме. Мин чит ил нәшриятләрен дә, русныкыларны да күзәтеп барам. Алар менә ничек эшли… Әгәр берәр автор ниндидер әсәре белән популярлашып китә икән, аны рекламаларга, пропагандаларга тотыналар. Шундаук икенче әсәрен язарга этәрәләр, кайбер очракларда ярыйсы гына суммада аванс та биреп куялар. Икенче китабы әзер булуга — өченчесен сорыйлар. Чит илләрдә хәтта киностудияләргә дә, һәртөрле пермияләргә дә популярлашып килүче автор язган китапны нәшриятләр тәкъдим итә. Бер сүз белән әйткәндә, бер тапкыр популярлык казанган авторны алар тагы да ныграк күтәрә, рекламалый, популярлаштыра. Аның бөтен потенциалын кулланып, кызуында эшләтеп калырга омтыла. Бу, әлбәттә, табыш алу теләге белән дә бәйле. Шул ук вакытта язучы өчен дә файдалы. Матди яктан да, иҗат мөмкинлекләрен ачу җәһәтеннән дә. Кызганычка каршы, бездә андый нәрсә юк. Бездә “сукыр тавыкка бар да бодай” дигән кебегрәк эшлиләр. Кибәге дә, бодае да бер өемдә ята. Аерып алып тәкъдим итмәгәч, бодае бик крүренми һәм бөтен әдәбият кибәк өеме булып тоела.
Китап сату. Моның өчен әллә нәрсә кирәкми кебек инде. Иң беренче чиратта, китап кибетләре кирәк. Татарлар яши торган зур шәһәрләрнең төрле почмакларында, район үзәкләрендә, авылларда. Һәр авылда китап кибете ачу бик мәшәкатьле булып тоелса, моны авыл китапханәләрендә оештырырга була. Андый китапханәләр, гадәттә, мәдәният йорты тирәсендә бит инде, яшьләр биеп туйган арада шунда кереп утыра, китап актарган була, күрә, кызыксына. Монда хәтта артык чыгымлы реклама да кирәкми, авылда хәбәр тиз тарала, хәзер һәр җирдә диярлек авылдашлар төркеме бар, социаль челтәрләрдә китапханәләр төркемнәре эшли. “Шундый-шундый китап кайтты, бәясе фәлән сум,”- дип игълан бирү дә җитә. Монда бер генә каршылык булырга мөмкин — китапларның бәясе. Тик ансы да хәл ителмәслек нәрсә түгел, басма хакын арзанайту юллары җитәрлек — гадирәк кәгазь, мәсәлән, юка тышлык, өстәмә бәяне бераз төшерү, һ.б.
Татмедиа “Казан утлары” журналы белән эшләгән “Кесә китабы” сериясын сатуда бик уңышлы алым уйлап тапты. Ул аны район газеталары редакцияләре аша тәкъдим итте, интернетта туктаусыз рәвештә диярлек реклама барды. Моны яңача эшләүнең бер үрнәге итеп карага кирәк. Китаплар турындагы хәбәр хәтта Татарстаннан читтә яшәгән татар авылларына һәм шәһәрләренә кадәр барып җитте. Алар китапларын интернет аша да тәкъдим итәләр, үзләренең дә китап кибете (shop.tatmedia.ru)бар, башка интернет-кибетләрдә дә алырга мөмкин.
Татарстан китап нәшриятының зур һәм бай булуын телим инде мин. Ул да заманга иярергә тырыша, эзләнә, нәрсәләрдер таба да. Сайтларында (tatkniga.ru)басма китапларны да, аларның электрон вариантларын да сатып алырга була, бушлай китапханәләре дә бар. Китапханәдән интернет эшләп торганда гына кулланырга мөмкин, чөнки ул китапларны фәкать сайтка кереп кенә укымалы, йөкләп ала торган түгел. Ләкин яхшырагы булмаганда андый шартлар да ярап тора. Һәм миңа иң нык ошаганы — аудиокитаплар. Беренчедән, аларның барсын да диярлек профессионал актерлар, яки авторлар үзләре укый. Икенчедән, йөкләп алырга һәм теләсә кайсы урында һәм вакытта тыңларга була. Өченчедән, бушлай.
Китапны укучыга якынайту чаралары, әлбәттә, моның белән генә бетми. Алар күп һәм бу темага аерым бер китап язарга мөмкин. Ә иң үтемлеләре, нинди сыйфатта узса да әһәмиятен җуймый торганнары турында алдагы язмаларда сөйләшербез.
6. Гади генә булса да
Китапны укучыга якынайту юллары бик күп. Китап таныту, пиар, маркетинг, реклама тагын әллә нәрсәләр… Тик мин болар турында лекция укырга җыенмыйм, шуңа үземә кагылган һәм сизелерлек нәтиҗәгә китергән хәлләр турында гына сөйләрмен. Шулай кызыграк булыр.
Әдәби бәйгеләрне, һәртөрле иҗади конкурсларны да китапны һәм әдәбиятны популярлаштыру ысулларына кертергә мөмкиндер. Иң үтемле ысуллар рәтенә. Чөнки мондый чараларда һәрвакыт интрига була, “Кем җиңеп чыгар?” — дигән кызыксыну ул хәтта моңа кадәр әдәбият белән артык кызыксынмаган кешеләрне дә җәлеп итәргә сәләтле. Бәлки, миңа гына шулай тоела торгандыр инде, характерым шундыйдыр, чөнки телевизордан аш пешерү буенча ярыш күрсәм дә “кем җиңәр икән?” — дигән кызыксыну уяна. Катнашучыларның үземә ошаганрагын сайлый, үземне шуның көярмәне итеп билгели башлыйм. Үзлегеннән, акыл-аң катнашыннан башка шулай килеп чыга. Югыйсә, ризык пешерү өлкәсе минем өчен бөтенләй ят нәрсә бит инде. Бәрәңге генә кыздыра беләм. Ансын да әле хатын юып, әрчеп, турап, табага салып бирсә генә. Хәер, мин генә түгелдер… Күзәткәләгәнем бар, урамда ике эт, яки песи, ата каз, әтәч сугыша башласа да тукталып күзәтергә тотынучылар бихисап. Әлбәттә, кеше җыелып китми инде, һәркемнең үз эше бар, һәркем ашыга. Ә “кем җиңәр икән?” — дигән кызыксыну беркая да китми.
Спорт ярышларының һәм һәртөрле бәйгеләрнең популярлыгы да шуның белән аңлатыла бугай. Әдәби бәйгеләр дә шундый ук кызыксыну уята. Шуңа да аны төрле рәвешләрдә яңартып бик күп кулланалар. Элегрәк бездә һәртөрле гәзит-журналлар әдәбиятның төрле жанрлары буенча бәйге оештыра торган иде. Билгеле бер вакытта, гадәттә, ел ахрында җиңүче авторларны билгелиләр, премия тапшыралар. Җиңүчеләрнең абруе бераз гына булса да күтәрелә төшә, аларның иҗаты белән кызыксынучылар арта. Бик гади генә бәйге булса да ул үз эшен эшли. Яр Чаллыда чыгучы “Мәйдан” журналы бер мәлне шушы гади генә әдәби бәйгенең дәрәҗәсен күтәрүче яңалык кертеп җибәрде: җиңүчеләргә бирелә торган премияне исемле итте. Илдар Юзиев исемендәге премия! Яхшы яңгырый бит инде. “Акбабайның туган көне” дигән повесть өчен аны миңа да бирделәр әле. Уфада яшәгән чак. Миңа утыз яшьләр тирәсе. Иҗат та бара инде, популярлык та — аллага шөкер, премия гына җитми тора, аны бирергә уйлаган да кеше юк. Вәт, менә Уфаның филармония залында узган бер кичәдә Вахит Имамов белән Факил Сафин шул бүләкне китереп тапшырдылар. Сәхнәгә чакырып, конверт, чәчәкләр белән. Матур сүзләр әйтеп. Мин һәртөрле исемнәргә артык мөкиббән киткән кеше түгел инде. Тик барыбер күңел булып калды. Һәм моның нәтиҗәсе сәгатендә үк күренде. Залда китап сатучылар бар иде, минекен дә алып килгәннәр. Соңыннан Татарстан кунакларына бүләк итәр өчен алырга дип чыксам — бер китап та калмаган, кешеләрнең ябырылуын күреп ашыгыч рәвештә китерткән берничә пачканы да алып бетергәннәр. Менә бу — нәтиҗә! Хәзер сәбәпләрен аңлыйм, Башкортостанда яшәүчеләр Татарстанга биеклек итеп карый. Менә шул ТАТАРСТАНнан килеп (Үзләре килеп!) ниндидер бер Уфа малаена ТАТАР шагыйре ИЛДАР ЮЗИЕВ исемендәге ПРЕМИЯ тапшыралар икән, димәк, ул малайның әсәрләре бик үк гади түгел. Димәк, китапларын алырга кирәк. Гади генә татар журналы оештырган гадәти бер бәйге генә дә менә нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Ун-унбиш еллар тирәсе элек “Ел китабы” бәйгесе бик популяр иде. Оештыручылар аны фәкать китап укучылар фикере буенча йомгак ясала торган әдәби ярыш дип тәкъдим итә, ә укучылар өстән-астан төрткәләмичә генә җиңүчеләрне билгели торган иң гадел конкурс дип уйлый, шуңа абруе югары иде. Бер әсәргә дә объектив бәя биреп булмый торгандыр инде ул, жюри әгъзаларының зәвыгына, намусына бәйле барсы да. Монда мәгълумәт китапханәләрдән алына, узган елда чыккан китаплардан кемнекен күпме кеше укыганлыгын билгелиләр. Кемнең китабы иң күп укылган, шул җиңүче була. Барсы да гадел, барсы да күз алдында. Әлбәттә, моның да үз әтнәкәләре бар: әйтик, әгәр китабың китапханәләргә таралмаган, яки бик аз таралган икән, димәк, син җиңүче булалмыйсың. Хәтта барлык тиражың кыска вакытта сатылып бетсә дә. Ләкин ничек кенә булмасын, бу конкурс гадел дип исәпләнелә һәм аның абруе бик зур иде.
Бу бәйгегә минем китаплар да катнашты, кайсы беренче кайсы икенче, кайсы өченче урын алды, кайсылары бөтенләй урынсыз калды. Хәзер бу бәйге бөтенләй үк юкка чыкмаган булса, бик нык сүрелә төште бугай инде, шау-шуы ишетелми. Әйбәт эшләгән чакларында аның нәтиҗәсе бик югары була торган иде. 2007 елда минем “Мәхәббәт яңгыры” җиңүче дип бәяләнде. Уфада яшәгән вакыт. Ул чакта китап нәшриятләре тиражның күп кенә өлешен авторның үзенә биреп җибәрә торган иде. Сатсаң сатасың, саталмасаң бушлай таратасың, үзең баш, үзең түш. Гонорары да кычкырып әйтергә оялырлык булгач, мин сатарга уйладым…
Темадан аз гына читкә китеп, яшь иҗатчыларга васият итеп калдырырлык сүз әйтәм хәзер. Үзен әдәбиятка багышларга теләгән кеше гомерендә бер тапкыр булса да үз әсәре белән халык алдында чыгыш ясарга һәм үз китабын үзе сатып карарга тиеш. Әдәби осталыкка ирешүнең иң әһәмиятле бер ысулы — шушы. Үз бүлмәңә бикләнеп кеше күзеннән яшеренеп утырганда син әллә нәрсәләр язарга мөмкинсең. Менә шуны шыгрым тулы зал алдында уку — бөтенләй икенче нәрсә. Русның “один в поле не воин” дигән сүзе бар. Укучыларың белән күзгә-күз калганда, син берялгызың һәм син — “воин”, әле җиңәргә дә тиешсең. Син зур бер гаскәргә берүзе каршы чыккан сугышчы хәлендә. Яки аларны яулыйсың, яки алар сиңа ябырыла. Һәм сине беркем дә коткара алмый. Коткара алырлык бер генә көч бар, ул — синең әсәрең. Менә шушы хәлатне тою өчен язучы үз укучылары алдында чыгыш ясарга тиеш. Бу сине “китап укучы” төшенчәсе артында ниндидер абстракт нәрсә түгел, ә тере кешеләр, конкрет шәхесләр торганлыгын тоярга, һәр сүзеңне уйлап, нәтиҗәсен чамалап әйтергә өйрәтә. Халык алдына чыккач, син үзеңнең нәрсә язганыңны һәм ничек язганыңны үзең дә аңлыйсың. Гомумән, үзеңнең нәрсә язганыңны чамалау өчен әсәреңне үз-үзеңә генә булса да кычкырып укып карарга кирәк, әгәр аны үз колакларың да кире кага икән, димәк, нәрсәседер дөрес түгел.
Китап сату да шул чамарак. Әгәр син үз китабыңны үзең дә саталмыйсың икән, башкалар аны ничек сатарга тиеш? Бу бик гадел караш түгел инде, чөнки билгесез авторның китабын, гадәттә, бушка да алырга теләмиләр. Хәтта ул шедевр булса да. Әгәр кеше сатып алырга әзер түгел икән, аңа беркайчан да китап бүләк итәргә ярамый. Барыбер, кадерен белмәячәк. Менә бит нинди четерекле хәл: сата да алмыйсың, бушка бирергә дә ярамый. Ул вакытта китап сәүдәгәрләре өчен мин дә билгесез кеше идем. “Нәрсә турында, кемнәр өчен?” — диләр. Повестьләр җыентыгы инде, кайсы мәхәббәт турында, кайсы — магик реализм, кайсы — фантастика жанрына карый. Бөтен нәрсә турында да, кыскасы, бөтен кеше өчен дә… Менә бу китап сатудан килгән беренче сабак булды. Җыентык төзегәндә автор аны укучыларның аерым бер төренә атап төзергә тиеш. Мәхәббәт турында икән, мәхәббәт турында гына булсын. Фантастика икән, фантастика гына. Шулай эшләгәндә китап үз укучыларын җиңел табачак. Ә бөтен кеше өчен дә язылган китап була алмый. Туалет кәгазе генә ул бөтен кешегә дә ярый, тик аны да сортларга бүләләр.
Китап кибетләре берешәр-икешәр дәна гына алып калды. Китапханәләргә шул чамарак тараттым. Кайберләре, мине кызганыптыр инде, акча түләде, кайберләре әппәр әйтеп кенә куйды. Аптырагач, гонорар акчасыннан реклама да биреп карадым. Автобуста барганда Уфадагы китап кибетләренә мөлдерәп карап уздым, минем китапка чират торучылар күренмәде.
Уфада шулай этләнеп йөргәндә, Татарстанда минем өчен могжиза булган. Теге китапны кибетләрдән дә күп итеп сатып алганнар, китапханәләрдә дә укыганнар һәм ул “Ел китабы” бәйгесендә җиңүче дип табылган. “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларында даими басылган повесть-хикәяләр дә үз эшен эшләгәндер инде. Бәйгегә йомгак ясау бик шау-шулы үтте ул чакта. Гәзит-журналлардан, радио-телевидениедан да килгәннәр иде. Казанда кузгалган шушы чараның шаукымы Уфада икеләтә көчле булып яңгырады һәм миңа “иң күп укылучы автор” ярлыгы тагылды. Беркадәр вакыттан соң, китап кибетләре үзләре шалтырата башлады:”Сатылып бетте, тагын китерегез”. Башта биш-унны, соңрак берничә пачка ала башладылар.
“Ел китабы” бәйгесе ул авторларны бүләкләү тантанасы гына түгел, ә китап танытуның, аны укучыга якынайтуның бик үтемле бер ысулы да. Аның эшен сизелерлегрәк итеп җанландырып җибәрергә кирәк иде. Яңа юллар эзләү яхшы, әлбәттә, әмма нәтиҗәсе зур булган чараларның элекесен дә онытырга ярамый.
7. Әдәби бәйгеләрнең әһәмияте
“Казан утлары” журналы берничә ел элек башлап җибәргән әдәби әсәрләр бәйгесе үзе бер вакыйга булып тора. Ул яңалыгы белән дә, нәтиҗәлелеге белән дә әһәмиятле.
Беренчедән, ул киң колачлылыгы белән ота: татар дөньясының төрле төбәкләрендә яшәгән мәктәп балаларыннан алып профессионал язучыларга кадәр катнаша һәм җиңә ала. Бу бәйедә җиңү яулаган балаларның шатлыгын күз алдына китерү кыен түгелдер — “Казан утлары” татарның иң зур, иң абруйлы журналы, анда беренчелекне алу теләсә-кайсы мәктәп укучысының кулыннан килмидер. Бу үзе үк яшь иҗатчыларга канат куя торган күренеш. Әле аны менә болайрак та итеп күз алдына бастырырга мөмкин. Авылда хәбәр тиз тарала бит инде. Менә сезнең авылдан бер бала бәйгедә җиңеп диплом һәм ярыйсы гына суммада акча алып кайтты, ди. Шатлык! Авыл халкы тыштан күкрәк сугып йөрмәсә дә шатлана, горурлана бит инде үзенең шундый балалары белән. Хәтта гомере буена җиргә туңкаеп гомер иткән, әдәби журналның, хәтта әдәбиятның нәрсә икәнен элек белмәгән хәзер оныткан кешеләр дә тураеп басып башын кашып куя:”Карале, язу язып та акча эшләп була икән бит… Шундый-шундый журнал белән… Минем дә малай бар бит, тырышып караса берәр рәт чыкмас микән?” Икенче төрле әйткәндә, бу балаларны гына түгел, ә аларның ата-аналарын, таныш-белешләрен дә әдәбиятка игътибар бирергә мәҗбүр итүче күренеш. Ә кызыксыну, ярату игътибар итүдән башлана.
Икенчедән, темалар төрлелеге әдәбиятыбызның офыкларын киңәйтә. Нефтьчеләр тормышына, Бөек ватан сугышына, медицина өлкәсенә кагылганнары булды. Мин бу бәйгегә повестьләр белән катнашып, эреле-вкалы җиңүләр яулаштырдым. “Кайту” дигәне беренче урынга да чыкты әле. Хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм инде, әгәр шундый бәйгеләр үткәрелмәсә, мин бу темаларга алыныр идем микән? Белмим. Күңелдә булган нәрсә, барыбер, бер бәреп чыгар иде, бәлки. Ә икенче яклап карасаң, безнең күңел хатын-кыз сумочкасы шикеллерәк бит инде, ни генә юк анда! Ихтыяҗ чыкмаса күп нәрсәләрне эзләп тә тормыйсың, алар шунда гомер буе ята бирә, кайберләрен хәтта кирәк чагында да табып булмый. Иҗади бәйгеләр язучыда хәтта үзе дә белмәгән потенциалны ачарга ярдәм итә.
Өченчедән… “Казан утлары” журналы уздырган бу бәйгенең даими кабатланып торуы мөһим. Бу үзе үк авторны иҗатка көйли:”Монсында катнаша (җиңә) алмадым, киләсе елда мотлак катнашачакмын!” — дип чәмләнергә мәҗбүр итә. Укучыларда, әдәбият сөючеләрдә дә кызыксыну уяна:”Узган ел фәлән-фәлән язучы җиңгән иде, монсында кем алга чыгар икән?” — дип көтә алар. Һәм үзләре өчен генә, гаделме-юкмы икәнен билгеләү максатыннан, катнашучы авторларның әсәрләрен укып чыгу теләге уяна. Әдәбиятка игътибарны арттыру өчен менә шундый бәйгеләрнең даими уздырылуы мөһим.
Язучылар берлеге дә әледән әле шундый конкурслар үткәреп тора. Берничә ел рәттән авыл темасына багышланган әсәрләр ярышы барды. Кайберләре бик артык рекламаланмыйча гына үткәрелгәч, йомгаклары да бик шау-шусыз гына узгач, бу ниндидер бер даирә өчен генә микән әллә дигәнрәк сорау белән мыек астыннан елмаерга да мәҗбүр итте. Алай түгелдер, оештыручыларның тәҗрибәсезлегеннән генә булгандыр. Соңрак анда шактый җитди авторлар да җиңеп чыкты, бик матур әсәрләр яздылар. Әйбәт башлангыч иде ул. Чөнки бүген авыл кешесе әдәбияттан бераз читтәрәк кала. Почта хезмәтен оптимальләштергәч, гәзит-журналлар да атнасына бер, күп дигәндә ике тапкыр таратыла. Почта аша китап кайтартырга теләсәң, ике бәясенә төшә. Ә акча ул авылда да акча, аз булгач санап тотарга мәҗбүр буласың. Шул рәвешле, авыл кешесе китаптан бизә бара. Әгәр әдәбият авыл кешесе белән кызыксынса, авыл кешесе дә әдәбият белән кызыксыныр иде кебек. Ни өчендер миңа шулай тоела. Әмма соңгы вакытта бу бәйге дә тукталып калды. Ул чактагы авыл хуҗалыгы министрының башка өлкәгә күчүе белән бәйле булды, күрәсең.
Аның каравы, Татарстан язучылар берлеге узган елда «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс уздырды. Төрле жанрларны (шигырь, проза (хикәя, повесть), комикслар һәм скетчлар) колачлаган бу конкурс балалар һәм үсмерләр әдәбиятын баету җәһәтеннән дә, яңа авторлар ачу ягыннан да бик матур чара булды. Аның бурычлары да шул иде. Ә инде конкурс бурычларының: “Татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру” дигәне бер бәйге эчендә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Үсмерләр әдәбиятына игътибар юнәлтү үзе үк зур нәрсә, чөнки ул бездә ничектер сүлпәнрәк бара: балалар әдәбияты бар, зурларныкы бар, ә үсмерләр үгисетелә — кечкенәдән татарча укып үскән бала үсмерлек чорына кергәч үз телендә үз яшенә туры килерлек әсәр табалмый, чылбыр өзелеп кала. Шуңа күрә, үсмерләргә бүген аеруча игътибар кирәк. Язучылар берлеге бу эшне бик матур башлап җибәрде, дәвамы тагы да уңышлырак булыр дигән өмет бар.
Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан язучылар берлеге оештырган ябык әдәби конкурс узган елның олы бер вакыйгасы булды. Ул әдәбиятның барлык жанрларын да диярлек колачлады, матбугатта да әйбәт яктыртылды, татарларның игътибарын яулап әдәбият белән кызыксынуларын уятып җибәрерлек зур бәйге булды. Җиңүчеләрне билгеләүнең ябык булуы да, берничә этапта уздырылуы да, һәр этапның аыктан-ачык яктыртылып баруы да кызыксыну көчен арттырып торды, киң катламнарны колачлауга китерде. Җиңүчеләр өчен игълан ителгән сумманың ярыйсы ук зур булуы да үз эшен эшләгәндер. Әдәбият белән кызыксыну бер нәрсә, ә акчага төрелгән әдәбият белән — күпкә көчлерәк. Шуңадырмы, социаль челтәрләрдә дә ул киң яңгыраш алды, фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, кем җиңәр дип гоманладылар. Бәхәсләргә хәтта чит төбәкләрдә яшәп, бу чара турында ишетми калганнар да кушылып китте. Бүләк күләме дә, язучылар да, аларның иҗаты да читтә калмады. Җиңүчеләр билгеле булгач, шатланучылар да, канәгатьчсезлек белдерүчеләр дә табылды һәм хис-тойгылар уены яңа бер дулкын булып күтәрелде. Җиңүчеләрнең әсәрләрен таптыручылар, эзләп йөрүчеләр күбәйде. Бәйге турындагы хәбәрләр, кызыксыну татарлар яшәгән иң ерак төбәкләргә дә, төпкел авылларга да барып җитте. Кешеләрнең игътибарын әдәбиятка юнәлтүнең уңышлы бер үрнәге бит инде бу.
Әдәби бәйгеләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Бу әдәби процессны дәррәү кузгатып җибәрергә һәм тиешле юнәлештә хәрәкәтләнергә мәҗбүр итүче иң зур көчләрнең берсе. Әйтик, үсмерләр әдәбиятына кагылышлы бәйгеләр оештырыла һәм берничә ел дәвам итә икән, бу өлкәдә безнең кытлык бетәчәк. Әдәбиятка нинди темалар, нинди жанрлар җитми — барсын да диярлек бәйгеләр ярдәмендә хәл итәргә була. Ул авторларны язарга, укучыларны укырга әйди алырлык тылсымлы көч. Һәм аны кулланырга кирәк. Әлбәттә, күпмедер чыгымнар сорый инде, тик шунсыз беркая да барып булмый — хәтта трамвайга утырып бер тукталыш бару өчен дә күпмедер түләргә туры килә бит.
Әдәбиятны баетуы, популярлаштыруы, язучыларны эшләргә мәҗбүр итүе, аларның матди хәлен матурлап җибәрүе өстенә, тагын бер мөһим ягы бар әле аның. Татар теле ярдәмендә зур гына акчалар алу мөмкинлеген күрү хәтта милли тойгылардан читтәрәк торган катлам алдында да телнең һәм милләтнең абруен күтәреп җибәрә. Миллилектән читкә тайпылу ул бит үз халкыңны яратмау түгел, ә аннан оялу, башкалар алдында горурлана алырлык мөмкинлек тапмау нәтиҗәсе.
Бәлки, бу әдәбиятка гына кагылмый торгандыр инде, ярышып эшләнгән һәрбер эш нәтиҗәлерәк була бит…
8. Язучы бренды
Китап нинди булырга тиеш? Аны нәрсә сата? Без бу мәсьәләгә җитәрлек дәрәҗәдә кагылып уздык инде. Кабатланып тормыйм. Әйе, аның тышлыгы матур, эчтәлеге яхшы, исеме кызыктыргыч,һ.б. булырга тиеш. Ләкин боларның барсын да икенчел яссылыкка күчерүче бер феномен бар, ул — язучының исеме. Исемнең ничек яңгыравы да кирәк инде, шуна күрә кайберәүләр ата-инәләре кушкан исемнән баш тартып яңгырашлырак псевдоним юнәлтү ягын хәстәрли. Ләкин әлегә сүз авторның шәхесе, укучының аны ничек итеп, кем дип күз алдына бастыруы турында.
Нилектән шулай киләдер инде ул, татар укучысы өчен язучының әсәрләре генә түгел, ә кем, нинди шәхес булуы да мөһим. Хәтта шәхеснең зурлыгы беренчелрәк тә бугай әле. Башка халыкларда бу бик үк мөһим түгел шикелле, бәлки мин генә белеп бетермимдер. Менә Әнгам Атнабаевны гади кешеләр аңларлык дәрәҗәдә язганы өчен генә түгел, ә катлаулы чорларда да үз телен үзгәртмичә, татарча язып, татарча сөйләшеп, әйтер сүзен дөреслекнең күзенә карап әйткәне өчен яраттылар. Ул үзенең башбирмәс рухы, баш китәрлек фикерләрен дә юморга төреп бирә белүе белән бүтән каләмдәшләреннән кискен аерылып торды.
Чордаш әдипләребездән Ркаил Зәйдулланы мисалга китереп карыйк. Ул да гадәти язучы гына түгел, фикер иясе, төрле сәяси, милли вакыйгаларга карата үз карашын ачыктан-ачык белдереп баручы зур шәхес. Кайчагында фикерләре бик уйланылган, кайчагында артык кискен була. Ләкин ул боргаланмый, дөресен әйтә, һич югында үзе инанган дөреслекне җиткерә. Һәм аннан шуны көтәләр дә. Ниндидер вакыйгалар уңаеннан үзе башлап сүз кузгатмаса, журналистлар килеп фикерен сорый. Укучыларның күз алдында ул хөр фикерле, ирек сөючән, сүз халык-милләт мәнфәгатьләре турында барганда яклап чыга алырлык кыю шәхес булып яши. Аны менә шуңа яраталар, хәтта бер генә шигырен укымаган кеше дә: “О, ул бит зур шагыйрь!” — дип соклана. Шәхеснең үзенчәлеге аның әсәрләрендә дә чагылыш таба. Һәм аны бүтән каләмдәшләреннән кискен аерып куя. Язучының менә шундыйрак үзенчәлеген бүген заманча итеп “автор бренды” дип йөртәләр. Үзенчәлек, яки бренд төрлечә була. Ркаилның фикерен, яклау сүзен көтсәләр, мәхәббәт турында егылып ятып укырлык китаплар яза торган популяр язучы Зифа Кадыйровадан берни дә көтмиләр, аннан бары тик елатырлык әсәрләр генә көтәләр. Бу җәһәттән Зифаның бренды иң отышлысы, җайлысы. Сәяси, яки милли мәсьәләләрдә нәрсәдер әйтсә, бу бераз гаире табигый булып ишетелер иде. Һәм ул әйтми дә. Чагыштыру өчен монсы… Әгәр Ркаил Зәйдулла дәшми калса, яки Зифа Кадыйрова ниндидер сүз әйтсә сәер тоелыр иде. Менә шундый үзенчәлек инде. Бренд.
Автор бренды үз укучысына якын булырга тиеш. Ркаил Зәйдулла иҗатын аң-белеме дә, зәвыгы да югары дәрәҗәдәге (яки үзләрен шулай бәяләгән) кешеләр үз итә. Болар үзләре дә җәмәгать эшендә катнаша, төрле вазыйфалар алып бара һәм автордан да әсәрләр язу гына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе булуны көтә. Кайчагында тәлап тә итәләр. Ә Зифа Кадыйрова китаплары хәреф таныган һәр кешегә аңлашыла. Шуңа күрә, аны савымчылар да, сатучылар да, хуҗабикәләр дә, нечкә күңелле ирләр дә яратып укый. Мондый укучылар җәмәгатьчелек алдына басып чыгыш ясый, теге я бу вакыйга уңаеннан фикер белдерә торган кавем түгел һәм авторга таләпләре дә гади генә. Кыскача гына әйтсәк, автор укучылары өчен “үз кеше” булырга тиеш. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә аларның уй-фикерләрен чагылдыручы, ә вакыты белән юнәлеш бирүче, әйдәүче, юатучы, уйландыручы, сабак бирүче, канат куючы. Язучы шәхесе укучыга никадәр якынрак, аңа шул дәрәҗәдә ныграк тартылалар, яраталар, хәтта кайбер җитешсезлекләрен дә гафу итәләр.
Язучыны укучылар өчен шәхес буларак ачуның иң отышлы юлы әдәби очрашулар. Әле күпләр синең китабыңны укымаган, кайберләре хәтта барлыгыңны да кемлегеңне дә белми, я вакыт үтерергә, я иптәшләренә ияреп кенә килгәннәр. Син үзең, иҗатың турында сөйлисең, сорауларга җавап бирәсең, кыскарак әсәрләреңне, яки романыңның берәр өзеген укып күрсәтәсең. Кыскасы, укучыларың, яки китабыңны укырга мөмкин булган кешеләр белән аралашасың. Әгәр ихлас булып, аларның йөрәгендә үз ояңны үрә аласың икән — җиңдем дип уйларга мөмкин. Алар синең китапларыңны алачак, иҗатыңны күзәтеп барачак.
Популяр язучыларның кайсын гына алсаң да аларның бер уртак ягын табасың — барсы да очрашулар үткәрә. Мин тагын үзем яраткан Атнабайны мисалга китерәм инде, Башкортостанда ул булмаган бер генә авыл да юк иде. Үзен күреп белгәч, шигырьләре дә якын булып тоела инде, һәр төбәкнең һәрбер кешесе аның турында сүз барганда: “Ә-ә, мин бит аны беләм, ул килде безгә. Сәхнәдән чыгыш ясаганда хәтта миңа озаграк та карап торды әле,” — дип әйтә ала.
Әдәбият сөючеләр белән очрашулар вакытында авторның китапларын да күп алалар. Үзем белән булган очракны алданрак әйтеп үттем инде. Хәзер бөтенләй башка кеше, бүтән милләт язучысы турында сөйлисем килә. Тайфур Сәгыйтов. Башкорт язучысы ул, сирәгрәк яза, әллә нинди премияләре дә юк бугай, артык данлыклылардан да исәпләнми. Мин белгәндә шулай иде инде, аралаша торган кешем түгел, бәлки, хәзер бүтән төрлерәктер. Менә шул язучының “Дусның хатыны” дигән романы бар. Әйбәт әсәр. Лев Толстой колачы да, Достоевский тирәнлеге дә юк анда, ләкин бик мавыктыргыч, тирән кичерешле, ихлас. Авторның үзен дә бик чибәр егет дип булмый, кечкенә буйлы, йөз-биткә дә артык әлләни түгел. Менә шул кеше белән очрашу оештырдылар. Теплоходта бу. Темадан читкә китү кебек тоелмаса, мин бер киңәш бирергә телим: укучылар белән очрашуларны мотлак теплоходта, яки корабльдә оештырырга кирәк, чөнки тирә-якта су, беркем дә чыгып качалмый. Мин ул чорда яшь һәм бик популяр идем. Бу очрашуга да барырлык башка урыным булмаган өчен генә кердем. Һәм ул миңа бик зур сабак булды. Тайфур агай шундый ихлас, үзеннән дә әйбәтрәк булырга тырышмый, кыланмый, хәтта иң мәкерле кебек сорауларга да сабыйларча беркатлылык белән җавап бирә. Аның беркатлылыгы, ихласлыгы теге мәкерне эретеп юкка чыгара. Кыскасы, ул мине сокландырды. Әэсир итте. Һәм әлеге әсәрне “Агыйдел” журналында басылган чагында ук укуыма карамастан, аның китабын мин сатып алдым. Махсус күзәтеп барганым юк, әмма Тайфур Сәгыйтовның берәр яңа китабына юлыксам, мин аны мотлак алачакмын, укыячакмын. Яшьлегемдә калган шул бердәнбер очрашу тәэсире бу. Менә нинди кодрәткә ия ул язучының үзе белән очрашу!
Моны барсы да беләдер инде. Һәрхәлдә, чит илләрдә аны бик еш һәм уңышлы кулланалар. Ниндидер язучының китабы чыга икән, әйтик, Стивен Кингныкы, Американың бик күп шәһәрләре буйлап аның белән очрашулар үткәрәләр. Кинг үзе дә маладис, коточкыч жанрындагы әсәрләр язуына карамастан, ул очрашулар вакытында юмористка әверелә, залны рәхәтләндереп көлдерә, авызына гына каратып тота. Кумирларының өлкән яшьтә дә дәртле һәм шат икәненә сөенгән укучылар аның китапларын чират торып ала, автографлар куйдыртырга тырыша. Барсы да гади генә кебек…
Менә мондый алымнарны безгә дә кулланырга кирәктер. Әлләни зур чыгымнар да тәлап итми бит инде ул. Укучы үз язучысын күрергә, аны шәхес буларак хөрмәт итәргә тиештер. Шул чагында укучы белән язучы, халык белән китап арасы тагы да якыная төшәчәк. Китапка кызыксыну уятучы иң зур көч ул — язучының исеме. Шзхесе. Заманча кыландырып әйтсәк, язучы бренды. Бренд дигән сүзне мин бик яратмыйм. Һәр язучы ШӘХЕС булырга тиеш.
9. Әдәби тәрҗемәләр турында
Китап белән укучы арасын бәйләп торучы тагы бер нәрсә бар әле ул. Әдәби тәрҗемә. Урынлы кулланган очракта, әлбәттә. Моны ике төргә бүлеп карарга мөмкиндер: татарчага тәрҗемә итү һәм чит телләргә аудару.
Татарчага тәрҗемә итү. Минем бик күп шагыйрьләрне һәм язучыларны татарчага әйләндергәнем бар. Бер нәрсәсе дә юк кебек инде аның. Барсы да әзер, язылган. Пешкән ашны бер савыттан икенчесенә күчергән кебек кенә. Ләкин боларның барсы да үзем өчен, чит халык авторларын аңлау, аларның язу стилендәге үзенчәлекләрне өйрәнү өчен генә. Үзенә күрә әдәби күнекмә рәвешендә. Мин аларны беркемгә дә күрсәтмим, беркая да чыгармыйм. Күп очракта җуеп ташлыйм.
Үзең өчен эшләгәнгә генә шулай җиңел тоела ул. Әгәр китап итеп чыгарырга уйласам, мин бик нык тырышырга, һәр сүзен мең кат үлчәргә, һәр җөмләсен кырык төрлегә үзгәртеп карарга мәҗбүр булыр идем. Чит милләт авторының стилен дә сакларга, фикерен дә җиткерергә, аны татарча матур итеп яңгыратырга да кирәк бит. Бер сүз белән әйткәндә, тәрҗемә ул узып барышлый гына эшли торган нәрсә түгел, ул үзе бер иҗат төре.
Менә монда инде, бәлки һәр эшне башлагандагы кебек үктер, бер сорау калкып чыга: максаты нинди? Төрлечә булырга мөмкин: юбилейлар уңаеннан, ниндидер милләт әдәбияты белән бәйләнешләрне көйләү йөзеннән, “син — миңа, мин — сиңа” дигәнрәк иҗади бартер рәвешендә, тагын әллә нәрсәләр… Болары да кирәктер, әмма алар иҗади оешмаларның, яки аерым шәхесләрнең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен кулланыла торган кыска вакытлы максат. Укучыны татар китабынннан аермау өчен эшләнгән тәрҗемәләр бөтенләй башка төрле була. Шул үзенчәлекләргә беркадәр тукталып китәргә телим.
Минем инде бу хакта күп тапкырлар әйткәнем бар, ләкин бөтен кеше дә бөтен язмаларымны да укып барадыр дип уйламыйм, шуңа тагын кабатларга мәҗбүрмен. Әгәр укучыларның татар китабына булган кызыксынуын үстерергә теләсәк, без чит әдәбиятларның иң популяр, иң кызыклы китапларын руслардан күпкә алданрак тәрҗемә итәргә тиешбез. Бу — иң мөһиме. Руслардан соңга калдыңмы — мәгънәсе югала.
Мисалга мин “Гарри Поттер”ны китерәм. Дөнья әдәбиятында бер феномен сыман булды бит инде ул. Балалар да, үсмерләр дә, өлкәннәр дә яратып укый торган бик популяр китапка әйләнде. Менә шуның, әйтик, бишенче томы иң беренчеләрдән булып татар теленә тәрҗемә ителеп чыкты, ди. Татар баласы, беләсезме, ничек горурланып күтәреп йөртер иде ул китапны! Ә башка милләттән булган яшьтәшләре, сыйныфташлары көнләшеп туялмас иде:”Нәрсә турында ул? Кыскача эчтәлеген генә булса да сөйлә әле безгә дә…” Бу очракта инде әти-әниләр дә:”Нигә кирәк инде ул татар теле…” — дияр алдыннан аз гына уйланып торырлар да дәшми калырлар иде. Гади бер китапны нәкъ үз вакытында тәрҗемә итү телнең, әдәбиятның, милләтнең абруен күтәрүгә юнәлтелгән әллә күпме чаралардан да әһәмиятлерәк булырга мөмкин.
Бу бик гади эш түгел инде, дөньяда популярлык яулаган әсәрләрне даими рәвештә күзәтеп баруны тәлап итә, икенче төрле әйтсәк, чит илләрнең, чит халыкларның китап базарын өйрәнүне сорый. Хәер, үзен хөрмәт иткән һәр автор, һәр нәшрият шундый нәрсә белән шөгылләнә торгандыр инде ул. Икенчедән, авторлык хокуклары мәсьәләсе калкып чыга. Андый популяр әсәрләрнең бәясе бик арзан булмый. Акча һәркемгә дә кадерле. Ләкин кызганырга кирәкме икән? Әгәр шул бер тәрҗемә нәтиҗәлелеге ягыннан әллә күпме чараны алыштыра ала икән, акча кызганырга кирәкмидер. “Хәерченең акчасын арзан тауар бетергән,” — дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде. Аннан соң, һәрбер уңыш өчен күпмедер түләргә кирәк. Зуррак уңышның бәясе югарырак.
Рус телендә язган авторларны татарчага аударуның мәгънәсен күрмим. Әйе, мин кечкенә чагымда хәтта Пушкинны да беренче тапкыр татар телендә укыдым. Ләкин бүген заман башка. Бүген русча белмәгән татар юк. Бот буе татар балалары да русча сөйләшеп йөри. Татарча да беләләр. Авылда бу. Хәтта әби-бабайлар да… Әби-бабайлар безнең чордашлар бит инде. Хәзер мин үзем дә бабай. Шулай булгач… Һәрхәлдә, мин Пушкинны да, Есенинны да татарча укымыйм инде. Тәрҗемәчеләргә авыр ишетелмәсен, тик аларны татарчага әйләндерү — мәгънәсез шөгыль. Заманында мин Есенинны тәрҗемә иттем. Үзем өчен. Уңышлыракларыннан бер-ике шигырьне китабыма да кертеп җибәрдем. Шул җитә. Күләме буенча исәпләгәндә, китап чыгарырлык мөмкинлек тә бар иде. Гөнаһыннан баш-аяк дип аларын яндырдым. Дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Үземне ничек кенә югары бәяләсәм дә мин, барыбер, Есенин түгел бит инде. Есенинны русча укырга кирәк. Пушкинны да. Гомумән, мөмкинлегең булганда һәр авторны оригиналда укырга кирәк.
Яшьрәк чакта хәтта Байрон шигырьләрен дә тәрҗемә итеп караган булды. Русчадан. Ахмаклык инде бу. Тавык шулпасының шулпасы дигән сыманрак нәрсә килеп чыга. Әле аны кемдер татарчадан башка телгә аударса, тагы да кызыграк булыр иде. Заманында мин Әнгам Атнабаевның русчага әйләндерелгән шигырен кабат татарчага тәрҗемә иттем. Кызык өчен. Укып күрсәткән идем, Әнгам абый үзе танымады. Шундый хәлләр.
Татарчага тәрҗемә бары тик оригиналдан гына булырга тиештер. Шигырьләрне — бигрәк тә. Чәчмә әсәрләрне дә. Һәрхәлдә, төрки телләрдә язылган әсәрләр русчага әйләндергәндә ничектер… белмим… хәтта сүз дә табып булмый бугай… “слащаво” булып яңгырый. Тәмле телле инде шундый. Сентименталь. Русчага тәрҗемә иткәндә әнә шул тәмле теллелеген юкка чыгаралар. Җөмләләр конкретрак булып кала. Русча әйбәт ишетелә ул, тик менә нәрсәседер югала. Әйтик, төрек, яки казах язучысының әсәрен русчадан тәрҗемә итәсең икән, син әнә шул югалтулардан торган нәрсәне татарчага әйләндерәсең. Мин моны бик белеп әйтәм, авызым пешкәне бар.
Бу сүзләр драматургияга кагылмый. Пьессалар һәм киносценарийлар әдәбиятка керми бит инде, керсә дә шартлы рәвештә генә. Һәрхәлдә, бу өлкәдәге әсәрләрдә характерлар, вакыйгалар төп урынны тота. Әдәби тел анда икенчел күренеш. Тел анда әдәбиятның миллилегеннән бигрәк, характерларның үзенчәлеге белән бәйле. “Әлдермештән Әлмәндәр”не, мәсәлән, ашык-пошык тәрҗемә итеп кенә нинди телдә чыгарсаң да ул бәясен югалтмый.
Татарчага тәрҗемә ул әдәбиятыбызны күтәрүдән бигрәк, үз телебездә укый торган кешеләрне саклауга һәм күбәйтүгә, димәк телебезне популярлаштыруга, аралашу даирәсен (укучы чит ил әдәбияты белән татар телендә аралаша) һәм милләтнең абруен тотуга юнәлтелгән күренеш. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш кебек.
Татарчадан тәрҗемә. Шундыйрак бер кызык феномен бар: күп очракта татар укучысы сиңа игътибар итсен өчен китапларыңның чит телдә басылуы кирәк. Һичьюгында башкорт телендә. Яки казахта. Үзбәктә. Шул да үзенекен итә. Без үз талантларыбызны турыдан-туры күрә белмибез, без аларны читләр аша күрәбез. Минем “Убырлар уянган чак” романы төрек телендә чыккач, аңа кызыксыну бермә-бер артты. Ярты ел эчендә өч меңгә якын электрон китап сатып алдылар. Хәтта рецензия язучылар да булды. Югыйсә, бу ун-унбиш ел элек язылып әллә кайларда дөнья күргән әсәр бит инде. Яңа түгел. Тик менә әсәрнең чит телгә тәрҗемә ителү хәбәре аны яңартып җибәрә. Укучының игътибарын арттыра. Шул рәвешле, чит телләргә тәрҗемә итү татар әдәбиятын бүтән халыкларга күрсәтеп кенә калмый, ә үзебезнең укучыларны да кузгатып җибәрә. Шул җәһәттән ул икеләтә файдалы. Шуңа бу мәсьәләдә артык тукталып торасым килми. Тәрҗемә итәргә кирәк. Күп итеп. Классикларны да, бүгенге чор авторларын да. Бу очракта сан сыйфатка әйләнә.
Марат Кәбиров