татарча укырга
kicheru_yuk_1200x500
Миллион - повесть
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Россиядә кемнең китабы иң күп сатыла?

Россия китап палатасы мәгълумәтләренә караганда 2022 елның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча, Россиядә китаплары иң күп сатылучы автор булып Стивен Кинг танылды.

Аның китаплары 1 миллионнан артык сатылган. Бу сан икенче урынга чыккан Федор Достоевский күрсәткечләрен ике тапкырга узып китә. Федор Михайлович китаплары 577600 данәдә таралган. Рус классигы артыннан Агата Кристи (тираж 454 000), Эрих Мария Ремарк (424 000), Нора Сакавич (375 000), Джейн Остин (285 500) кебек әдәбият корифейлары килә.

Балалар әдәбияты буенча, беренче урында Джоан Роулинг, аның китапларының тиражы — 752000, икенче урында — Холли Веб — 556 000 данә, Корней Иванович Чуковский — 489 000, Александр Сергеевич Пушкин — 323 000, Елена Александровна Ульева — 318 730.

Александр Пушкин ике исемлектә дә бар. Нәфис әдәбият буенча ул 18-нче урында, китаплары 179000 дәна сатылган. Балалар әдәбияты буенча, дүртенче урында — 323000.

23 мартта америка язучысы Стивен Кинг Россия нәшриятлары белән хезмәттәшлекне рәсми рәвештә өзүе турында белдерде. Моның сәбәбе — язучының Украинада барган махсус хәрби операция белән килешмәве. АСТ нәшриятында чыккан «Билли Саммерс» романы аның Россиядәге соңгы китабы булачак. Хәлләр үзгәрмәсә, әлбәттә.



билли саммерс

Билли Саммерс — профессионал киллер, кеше үтерүне кәсеп итеп алган адәм. Әмма аның бер үзенчәлеге бар: фәкать чынлап та бозык бәндәләрне генә теге дөньяга озаптырга ризалаша. Бу шөгыльне ул өнәми һәм бер мәлне туктарга, яңа тормыш башларга карар итә. Әмма моңа кадәр тагын бер заказны үтәп чыгарга кирәк. Беренче карашка гади генә тоелса да бу заказда ниндидер шикле нәрсә бар сыман тоела. Китапны менә бу сылтанма буенча сатып алырга мөмкин — Стивен Кинг. «Билли Саммерс»

Стивен Кинг дөньяда иң күп яза торган популяр авторларның берсе. 2022 елның 6 августында аның «Әкият» романы сатуга чыгачак. Ул өлкән сыйныф укучысының паралель дөнья порталын ачуы һәм шуның белән бәйле коточкыч маҗаралары турында. Җитмеш дүрт яшьлек язучы быел «Гвенди» трилогиясенең өченче китабын да нәшер итәргә уйлый.


 


Арзан бәягә ял ит!