Робот хикәя яза
Язучы өчен шартлар бүген бик әлләни түгел. Ә Американың Джорджия технология институты галимнәре аны тагы да ныграк катлауландырырга уйлаган. Соңгы арада алар язучыны роботка алыштыру мәсьәләләре белән мәшгуль икән. Бу өлкәдә ярыйсы гына уңышка да ирешкәннәр. Нәтиҗәдә, бирелгән тема буенча кыска хикәяләр иҗат итә алучы робот барлыкка килгән. Ясалма акыл иясе булган шушы роботка Шәһрезадә дип исем кушканнар. Бу хикәяләрне укып караган кешеләр аларның ярыйсы гына икәнен бәяли.
Эш тәртибе болайрак барган. Шәһрезадә кинога бару һәм адәм талау темасына ике йөзгә якын хикәяне анализлап чыккан һәм шулар нигезендә менә мондыйрак яңа текст барлыкка китергән: «Янына Джон килүгә Салли сискәнеп китте, чөнки ул бик шикле күренә иде. Джон үз кесәсеннән пистолет тартып чыгарды. Һәм аяусыз караш ташлап, аны Саллига төбәде. Сали бик курыкты һәм кычкырып җибәрде. Карлыккан тупас тавыш белән Джон акча таләп итте.» Бу — тәрҗемә инде, ләкин төп чыганак та артык ким түгел.
Шәһрезадә үзе анализлаган текстларның мәгънәсен аңламый, бары тик еш кабатлана торган схемаларны барлый, үз «иҗатын» да шулар нигезендә төзи. Әйтик, әгәр ул берничә авторның текстында кабатлан торган җөмлә төзелеше күрә икән, аларны бик мөһимгә исәпләп үз хәтеренә салып куя. Моннан тыш Шәһрезадә вакыйгаларның эзлеклелеген дә таный белә, шуңа күрә аның язганнары мантыйктан читкә тайпылмый.
Ясалма акылның хикәя төзүдәге уңышлары галимнәр өметләнгәнгә караганда да яхшырак килеп чыккан. Алар беренче тәҗрибәләр үткәргән вакытта хикәянең кинога билет алу, залга кереп үз урынына барып утыру, экранга төбәлү турындагы гадәти җөмләләрдән торуын көткән. Әмма Шәһрезадә графоманнар ысулын кабатламыйча, үз юлын таба алган — кинога баргач, беркадәр сәер шартларда танышып киткән егет белән кыз турында язган. Һәм ул әсәрне кем язганын да белмәгән килеш укыган чит кешеләрнең 83 проценты уңышлы дип бәяләгән.
Шәһрезадәнең сәләтен үстерү максатыннан галимнәр фрилансерлардан гади җөмләләрдән торган кыска хикәяләр сатып ала һәм аны роботның хәтеренә сала бара.
Галимнәрнең уңышы шау-шуга да сәбәпче булган. Мондый роботлар язучыларны әдәбияттан кысырыклап чыгара аламы, дигәнрәк бәхәсләр бара. Бу хакта фикерләр төрлечә.
«Алар кулъязманы вакытында тапшыра. Алар иҗат кризисыннан тилмерми. Алар үз әсәрләренең ничек сатылганын белешеп сәгатьләр буе интернетта утырмый. Робот язучыларның бер генә проблемасы бар — хикәяләре ташкулчим,» — дип көлә The Guardian гәзите.
Галимнәр үзләре иҗат мәсьәләсендә Шәһрезадәнең күпкә йомшаграк булуын билгели. Чөнки ул хисләргә бирелә белми һәм ирония, сарказм, чагыштырулар белән эш итүдән ерак тора. Ләкин ансы — киләчәк эше.
Ә инглиз язучысы Джеймс Брайдл иртәме-соңмы нәфис әдәбият кешеләр иҗаты гына булудан туктаячак дип белдерә: «Робот-язучылар иң катлаулы өлкәләрдә соавтордаш булып калырга һәм киләчәк вакыйгаларын күзаллауда ярдәм итәргә мөмкин,» — дип яза ул The Guardian басмасында.
Роботларның кешедән иң зур аермасы — аларның эшкә сәләте чиксез. Шәһрезадәгә бу гади түгел, ә интерактив хикәяләр язу мөмкинлеге бирә. Икенче төрле әйткәндә, укучының сайлавына бәйле сюжетка корылган әсәр. Вакыйгаларның кызган урынына җиткәч, укучы аның кай юнәлештә үсешен үзе сайларга мөмкин. Әйтик, Гали иртән торды, юынды, чәй эчте һәм көтмәгәндә ишектә кыңгырау шалтырады. Гали ишекне ача һәм… Менә монда сюжет төрле юнәлештә үсәргә мөмкин: анда чәчәкләр тотып сөйгән кызы тора, участок инспекторы тора, яки пистолет күтәреп киллер тора. Укучы шуларны үзенә ошаганын сайлап ала да укучын дәвам итә. Интерактив хикәя шул чамарак була инде. Мондый сюжет чатлары буенча эшләү язучы кеше өчен бик авыр, чөнки бер әсәр кысаларында ул әллә ничә әсәр уйлап табарга тиеш. Ә роботлар булдыра алырга мөмкин.
Болар барсы да әлегә киләчәк эше булып кала. Язучыларга бүген-иртәгә генә бернинди дә куркыныч янамый. Тыныч йокларга мөмкин.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |