Дөнья әдәбияты: наданлык өчен көрәш


Быел җәй азакларында Украинаның мәгариф министрлыгы чит ил әдәбиятын укыту тәртибенә үзгәрешләр кертте: аннан Россия авторларының әсәрләрен алып ташлады. Рус әдәбиятының Украинада туган вәкилләре өчен генә искәрмә ясалды. Сүз Николай Гоголь, Владимир Короленко, Михаил Булгаков турында бара. Бу хакта 16 августа Украина мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия авторлары урынына украин укучылары дөнья язучыларының шедеврларын өйрәнәчәк» — дип хәбәр итә матбугат чаралары. Бу җөмлә бик сәер яңгырый. “Нәрсә, Җир шарының зур гына өлешен биләгән Россия дөньяга керми мени?” — дигәнрәк сорау туа. Дөнья әдәбияты булгач, бөтен илләрне берләштерә торган әдәбият ич инде ул. Монда барсы да керә.

Без һәрвакыт үз әдәбиятыбызны үгисетергә күнеккәнбез. “Һи, татар язучыларының укырлык китабы бар мени!” — диеп җиппәрәләр үзләренең наданлыгын өстенлек итеп күрсәтергә омтылучылар. Ләкин мондый рухи имгәкләр бер татарда гына түгел, башка халыкларда да җитәрлек икән. Алар хәтта русларда да бар икән. Күбрәк тә икән хәтта. Менә моның сәбәбе инде халыкның үзендә генә түгелдер.
СССР таркалган чорларда Б. Ельцин (егерме яшьлекләр өчен махсус искәрмә: ул чактагы Россия президенты): “Мәдәният көтеп торыр,” — дигәнрәк сүз әйткән иде. Әлбәттә, аңа карап кына мәдәният тә, әдәбият та кул кушарып, нидер көтеп утырмады. Әмма әдәбиятны дөньяга таныту өчен Россияда бернәрсә дә эшләнмәде, диярлек. Дөньяга түгел, үз дәүләтенә таныту буенча да хакимият әһелләре кыл да кыбырдатмадылар. Ләкин изге урын буш тормый. Укучылар күңеленә чит ил әдәбияты үтеп керде. Бу ул әдәбиятның шедевраль булуыннан бигрәк, бертуктаусыз эшләгән пропаганда һәм реклама нәтиҗәсе иде.

Америкада, мәсәлән, нинди китап бестселлерга әверелә, шуның буенча фильм, яки сериал төшерә башлыйлар. Китап сәүдәсе аз гына түбәнәя башлый икән, кино мәйданга чыга да теге китап белән кызыксынучылар тагы күбәя. Китаплар да, фильм-сериаллар да шул арада ук чит телләргә тәрҗемә ителеп бөтен дөньяга тарала. Бу шултиклем өзлексез эшли торган механизм кебек җайланган, мәңгелек двигатель шикелле. Ул үз нәтиҗәсен бирә: бөтенрәсәй халкын үз мәдәниятына, үз әдәбиятына икенчел итеп карарга мәҗбүр итә.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татар зыялылары да еш кына:”Дөнья әдәбияты биеклегенә күтәрелү”, “Дөнья әдәбиятын яулау” — дигәнрәк сүзләр ычкындыра. Бу — буш сүзләр. Сафсата. Дөнья әдәбияты бар һәм бербөтен: анда татар әдәбияты да, урысныкы да, иңглизнеке дә, французныкы да, үзбәкнеке дә, японныкы да, башка халыкларныкы да керә. “Дөнья әдәбияты биеклегенә күтәрелү” дигәнне ишеткәндә, мин сәер бер күренешне күз алдына китерәм. Иртән уң аягың телгә килә:”Мин баш дәрәҗәсенә күтәрелергә телим!” — дип ярып сала ул. Ә Башның теләге — аяк кебек йөгерек эшли алу, аның аяк дәрәҗәсендә гади дә гали дә буласы килә. Кич җитүгә боларның теләкләре чынга аша. Аяк баш урынына менә, баш аяк урынын ала. Гариплекне, аның нәтиҗәсен күз алдына китерәсездер инде? Дөнья әдәбияты да кеше организмы кебек үк бербөтен. Һәр әгъзасы кирәкле һәм үз урынында. Татар әдәбияты да үз урынында. Ул үз юлыннан үзе күтәрелә. Аны күтәрергә кирәкми, аны танытырга кирәк. Мин чит ил әдәбияты белән даими танышып барам, шуңа һич курыкмыйча әйтә алам: “бестселлер” дип танылган әсәрләрнең күбесе пүчтәк нәрсә. Китаплары миллионнарча дәнадә сатылган авторларның күбесе хәтта миннән дә начаррак яза. Мин, мәсәлән, алар дәрәҗәсенә “күтәрелергә” теләмим. Ләкин чит илләрнең таныту ысулы яхшы көйләнгән: алар укучыларны уч төбендә тота һәм беркадәр сәләте булган теләсә-кайсы авторны “модный”га әйләндерә ала.

Әгәр Россия җитәкчелеге үз вакытында әдәбиятка тиешле игътибар биргән булса, бүген ул иң тәэсирле көчләрнең берсенә әйләнер иде. Ул вакытта инде рус әдәбиятын мәктәп программаларыннан төшереп калдыру турындагы уй беркемнең дә башына килә алмый. Бу урында миндә тагы берничә сорау туа. Ә безнең рус мәктәпләрендә укучы балалар татар язучыларының иҗаты белән таныша микән? Алар безнең ничә язучыны белә микән? Югыйсә, бүген Язучылар берлегендә өч йөздән артык автор исәпләнә, шуларның ким дигәндә, утызының иҗаты бөтен дөньяга танылырлык. Мохтаҗлык туганда Россиянең иминлеген яклашучы башка халыкларның әдәбиятын белә микән рус мәктәпләрендә укучылар? Ватандаш халыклар иҗатына булган битарафлык үз әдәбиятыңның да дәрәҗәсен төшерми микән? Тик бу сорауларны кычкырып әйтмим. Үземдә генә саклыйм. Ә китап, әдәбият тирәсендә ыгы-зыгы һаман дәвам итә.

дөнья әдәбияты

Яңарак кына (2.11.2022) Украин матбугатында әдәбиятка бәйле тагы бер вакыйга турында хәбәр иттеләр. Луцк шәһәрендә Россия авторларының китапларын җыюны оештырганнар. Шәһәр халкы совет чорында чыккан китаплардан башлап бүгенге заман авторларыныкына кадәр бөтен рус китапларын туплап китергән. Ун көн эчендә 600 кг китап җыелган.

Бу китапларны беркем дә укырга җыенмый. Барсын туплап кипкә әйләндерәләр дә макулатурага тапшыралар. Украина заводларында рус китапларыннан туалет кәгазе ясаячаклар,» — дип хәбәр итә электрон гәзитләрнең берсе. Ә макулатура тапшырудан кергән акча хәрби ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә китәчәк, диләр…

 

Мондый чаралар һәм аларны матбугатта кирәгеннән артык күпертеп күрсәтү Россияда яшәүче халыкларга да, украиннарга да файдага түгел. Беткә үч итеп тун ягу кебегрәк нәрсә. Тик ул бүгенге җәмгыятьнең рухи зәгыйфлеген күрсәтә. Үз-үзен китаптан мәхрүм итергә тырышкан кавемнәрнең киләчәктә тагын нинди ахмаклыкларга барып төртеләчәген дә күз алдына китерү мөмкин түгел. Әдәбиятка каршы сугыш ачарга ярамый: бу үз күңелеңне үзең китү кебек.

Марат Кәбиров