татарча укырга
kicheru_yuk_1200x500
Миллион - повесть
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хан Ган — әдәбият буенча Нобель премиясе (2024) лауреаты

 

2024 елда әдәбият буенча Нобель премиясе Көньяк Корея язучысы Хан Ган (Han Kang) ханымга бирелде. «Тарихи яраларга каршы торучы һәм кеше тормышының нәзбереклеген ачучы бай шигъри проза» өчен дип билгеләнә Стокгольмдагы швед Академиясе карарында. Бу вакыйга дөнья әдәбиятындагы өч күренешнең алга чыгуын күрсәтә: Азия илләренә игътибар, хатын-кызларга каршы көч куллану мәсьәләсен күтәрү һәм бүгенге чорның хәвефле, борчулы мәсьәләләрен шигъри телдә чагылдыра белүне алга сөрү.

 

Көньяк Корея язучысы Хан Ган (Han Kang)

 



Хан Ган — Көньяк Корея язучысы. Новеллалар остасы Хан Сун Вонның кызы икән. Кечкенәдән үк китаплар арасында үскән, хәреф тану белән яза башлаган. Ул 1970 елда Кванджу шәһәрендә туа, ун яшендә Сеулга күченә. Шундагы Есу университетында Корея әдәбиятын өйрәнә.

Хан Ганның әдәби карьерасы 1993 елда шигырьләр бастырудан башлана, ә 1995 елны ул прозада love of Yeosu («Есуга мәхәббәт») хикәяләр җыентыгы белән чыгыш ясый.

Хан Ган психик авырудан интегеп, гаиләсенә протест рәвешендә ит ашаудан баш тарткан Ёнхе исемле хатын турындагы the Vegetarian («Вегетарианка») романы белән танылды. Бу роман өчен 2016 елда ул Халыкара Букер премиясен алды һәм шундый югары бүләккә лаек беренче Көньяк Корея язучысы булды.

Бер әңгәмәсендә әйтүенчә, Хан Ганны бу романга илһамландырган көч — корея шагыйре Ли Санның шигырендәге: “Мин ышанам, кешеләргә үсемлек булырга кирәк” — дигән юллар икән. Енхеның иттән баш тартуы — аның көчләүгә һәм үтерүгә каршы күтәрелүен чагылдыручы символик гамәл. Ләкин Җәмгыять аның бу карарын кабул итми — хәтта иң якын кешеләр дә хатыннан читләшә, хурлый һәм дошман күрә башлый.

«Вегетарианка» дан тыш Хан Ган Human Acts («Кеше гамәлләре») һәм The White Book («Ак китап») кебек мөһим хезмәтләр язган. Аның әсәрләре еш кына сызлану, хәтер һәм җәрәхәтләрдән котылу омтылышлары темаларына мөрәҗәгать итә. Хан Ганны коточкыч гаделсезлек темасы борчый — ул аңа хыялланырга, иҗат итәргә көч бирә кебек. «Кеше гамәлләре» романында язучы Корея үткәненнән караңгы эпизодны — яшь Хан Ган өчен триггерлы вакыйганы чагылдыра. Ул Кореяда 1980 елда булган баш күтәрү һәм аны канлы бастыру, шушы вакыйгадан исән калганнарның барысын да берләштерүече көч турында яза.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Нобель премиясе комитеты рәисе Андерс Олссон билгеләп үткәнчә, Хан Ган стиле метафоризм һәм персонажлар психологиясенә тирән үтеп керүе белән аерылып тора. Аның текстлары символизм белән тулы, аларда физик һәм рухи газаплар бергә кушыла, бу аның эшләрен эмоциональ яктан бай һәм фәлсәфи мәгънәле итә.

Әдәбияттан тыш, Хан Ган музыка һәм рәсем сәнгате белән мавыга, бу аның күп кенә әсәрләрендә, шул исәптән скульптор белән модель арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз барган «Синең салкын кулларың» романында да чагылыш таба. Ә эсселардан торган «Шым гына җырланган җырлар» җыентыгына кушымтага ул тулы бер музыкаль диск яздырган.

***
Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен 1901 елдан башлап бирәләр. Швед химигы, инженеры, уйлап табучысы һәм филантроп Альфред Нобель үзенең васыятендә билгеләгәнчә, бүләккә «идеалистик юнәлештәге күренекле әдәби әсәр» иҗат иткән кеше лаек.
Әдәбият буенча премия 117 тапкыр 121 авторга тапшырылган, шуларның унсигезе — хатын-кызлар. 2023 елның әдәбият буенча Нобель премиясе «чагылдырып булмас нәрсәләрне дә чагылдыра алган новаторларча пьесалары һәм прозасы өчен» 64 яшьлек Норвегия прозаигы, шагыйрь, драматург Юн Фоссега тапшырылган иде.

2024 елның барлык лауреатларын бүләкләү тантанасы 10 декабрьдә, Нобель вафат булган көнне була. Медальләр һәм дипломнардан тыш, нобелиат (яки нобелиатлар, әгәр алар бер категориядә берничә булса) 11 миллион швед кронасы алачак, ягъни якынча 1,1 миллион АКШ доллары.


Арзан бәягә ял ит!