Планлаштыру програмалары — эшне җиңеләйтә, нәтиҗәне арттыра

Язучының җәй айлары һәрвакыт ул ял, я ишегалдындагы эшләр белән бәйле була. Авылда яшәгәч, кош-корт асраудан да, бакча караудан да мәхрүм каласы килми. Бу чорда иҗат эше беркадәр сүлпәнләнеп тора, компьютер ял итә. Ә инде җәй үтеп, хуҗалык эшләре кимүгә,иҗатка кабат игътибар арта, ул иң көнүзәк мәсьәләгә әйләнә.

Быел мин «кара эш»ләр белән артыграк мавыгып киттем бугай, җәй үткәч тә өстәл артына якын килеп булмады. Анда да эшләр көтеп, өелеп торганнар икән. Кайсына башлап тотынырга да белерлек түгел. Шуларны тәртипкә салу максатыннан мин эшне планлашырырга, тәртипкә салырга ярдәм итүче программалар эзләдем. Элек бик еш булмаса да андыйлардан файдаланган бар иде.
Аларның иң зур әһәмияты — ерып чыккысыз булып тоелган олы мәшәкатьләрне дә кечкенә кисәкләргә бүлүдә. Әйтик, роман язырга кирәк дию үзе үк котыңны ала торган нәрсә. Моның өчен әллә нәрсәләр эшләргә кирәк бит инде. Ә монда бүләсең: шундый-шундый чорны өйрәнергә, шундый һөнәрләрне белергә, әсәрнең якынча эчтәлеген билгеләргә, һ.б. Тарихны өйрәнү барышын да берничә кисәккә бүләсең: илдәге атмосфера, аның кешеләр тормышында чагылуы, шушы вәзгыятьтә төп герой үзен ничек тота ала… Шулай итеп бүлгәч, зур булып күренгән эш ваклана, кечкенә адымнарга әйләнә. Аларны бүген монсын эшлим, иртәгә тегесен дип көннәр буенча урнаштырып чыксаң, бөтенләй җайланып кала. Язуда гына түгел, теләсә-кайсы зур эштә дә ярдәме зур инде мондый программаларның.

Мин менә шуларны эзләдем. Күп алар, барсын да карап чыгу мөмкин дә түгел бугай. Шуңа подписчиклардан ярдәм сорап, Вконтакте челтәрендә дә бер пост куйган идем. Менә шундыйрак:

🤔 Йорт-кура мәшәкатьләренең кышка кадәр бетерергә дигәннәре тәмамланды бугай. ❄ Хәзер компьютер тирәсендә булырмын. 💻 Анда да эллә күпме эш 📝 җыелган, кайсына тотынырга да белерлек түгел. 😵 Барсын да ерып чыгу өчен аларны ниндидер тәртипкә салырга кирәк.
🧩 Эшне оештыру өчен кулай программа эзлим. 🔍 10-15 проектны берьюлы алып барырлык, атналык, айлык эшләрне алдан билгеләп куярлык 🗓 һәм көндәлек мәшәкатьләрне искә төшереп торырлык булсын.
📌 Элек мин Todoist дигәнне куллана идем. 🛠 Хәзер аңа безнең илдән акча түләп булмый, түләүсезенең мөмкинлекләре җитенкерәми.
Todoist — бу бөтен платформада да эшли, виндта да макта да, телефон 📱 һәм планшетларда да, веб варианты да бар. 🌐 Шундыйрак прога кирәк, тик безнең акчага сатып алып була торганы.
🤝 Сезнең андый программалар белән эшләгәнегез бармы? Нәрсәләр тәкъдим итәсез?

Эшлекле тәкъдим булмады. Мондый вак-төяк белән баш катыручы, программалар белән кызыксынучы бик юк бугай минем укучылар арасында. бәлки, игътибар итмәгәннәрдер, я күрми калганнардыр инде. Шулай да мин иллеләп программаны актарып чыкканнан соң бик әйбәтләрен таптым. Байларчарак кыландырып эзләдем инде: арзан һәм яхшы булсын дидем. Бушлай булса да каршы килми идем, андыйлары миңа ярашлы түгел икән. шуларны бик кыска гына аңлатма белән сезгә дә тәкъдим итәм.💡 Рәтен белеп куллансаң, болар бөтен кеше өчен дә файдалы булырлык.

Э

WEEK — бу бөтен платформада да эшли, виндта да макта да, телефон һәм планшетларда да, веб варианты да бар. 📱🖥 Айлык, атналык, көндәлек эшләреңне алдан билгеләп куярга, үзгәртеп торырга мөмкин. Бөтен нәрсәне исеңә төшерә. 😊 Бик нервыңа тимичә генә бүген нәрсәләр эшләргә кирәген искәртеп тора. Вакытыңны сәгате минуты белән планлаштырырга була. ⏰ Түләүле тарифлары елына 3300 сумга төшә. Тик бушлай вариантының мөмкинлекләре дә баштан ашкан. Менә бу сылтанма буенча алырга мөмкин — https://weeek.net/

Shtab — бу да шундый ук. Монсында проектларыңның бюджетын да төзергә мөмкин. 💰 Бизәлеше матур, эшләнәсе эшләреңнең картинасын ясап, стенага элеп куйган кебек. 🎨 Бу үзенчә дәрт бирә — эшең сине чакырып тора. Түләүсез мөмкинлекләре бераз чиклерәк, тик бәясе арзан, аена 100 сумнан. 💵 Сайты менә монда — https://shtab.app

Тагын ике программаны әйтми булдыралмыйм инде, әйбәт һәм арзан алар. Ясалма интеллект белән дә эшлиләр. 🤖 Тик боларның түләүле тарифын әлегә сатып алып булмый. Бушлай мөмкинлекләре ярыйсы гына.
Todoist — https://todoist.com
Taskade — https://taskade.com/

Планлаштыручылар программаларының барына да диярлек хас нәрсәләрнең бер өлеше шундыйрак:

Эре проектларны вак мәсьәләләргә бүлү.
Җентекле планлаштыру өчен өстәмә мөмкинлекләре бар.
Мөһим эшләр өчен өстенлекләр һәм аларны башкару вакытын билгеләү (Приоритетлар, Дедлайн).
Эшне вакытында үтәү өчен һәрвакыт искә төшереп тору.
Искә төшерүләрне һәм планлаштыруны автоматлаштыру.
Төрле сурәтләү форматлары (исемлекләр, календарьлар, белдерү такталары).
Ориентация өчен тамгалар, төсләр, категорияләр.
Эш барышын күзәтү өчен уңайлы сурәтләр (графика) һәм такталар.
Бөтен эшне дә бер инструментка җыю.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Әле шушы ике программаны WEEK белән Shtab дигәнен сатып алдым да сөенеп утырам. Хәзер бөтен эш тә үзеннән үзе эшләнер кебек. Чүт кенә: «Сакланыгыз!» — дип ычкындырмадым. Укырга әзерләнегез.