Яңа китап: Җир турында җыр — татарча повестьлар

Яңа китап

Марат Кәбировның Татарстан китап нәшриятында дөнья күрәчәк яңа китабы «Җир турында җыр» дип атала. Шушы көннәрдә аның тышлыгы әзер булды. Тиздән басмага тапшырылача һәм декабрь башларында сатуга чыгачак.

Китапның аннотациясендә болай язылган:

Марат Кәбиров исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның әсәрләрен көтеп алалар, яратып укыйлар. Бу китапка кергән повестьларның барсы да туган җир, аның асыл кыйммәтләре, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында. Күпләре тарихи вакыйгаларга, билгеле шәхесләргә, яки чорыбызның күз алдында узган тетрәндергеч хәлләргә барып тоташа.

Яңа китапка авторның соңгы елларда язылган дүрт повесты кергән. Аларның барсы да төрле әдәби бәйгеләрдә җиңү яулаган әсәрләр. Әсәрләрнең электрон вариантларын авторның сайтындагы китап кибетеннән сатып алырга мөмкин. Ә Татарстан китап нәшриятында чыгып килүче повестьлар җыентыгы — кәгазь вариантта. Бу уңайдан автор үзенең вконтактедагы сәхифәсендә болай дип шаярта:

🤣 Минем электрон китапларны алырга акча жәлләгәндә, кайберәүләр, гадәттә: «Мин кәгазь китап укырга яратам» — диләр. Кайчагында «кулга тотып» дип тә өстиләр әле. Әйтерсең, электрон китапны авызга кабып укыйсы инде. 🤣
💢📖 Татарстан китап нәшриятында тиздән «Җир турында җыр» дип аталган повестьлар җыентыгы чыгачак. Монсы — кәгазь китап. 📖 💥 Рәхәтләнеп иснәп, тоткалап ята торган. 🤣 Кочаклап йоклый алмассыз инде — әйбәт ул, төрле конкурсларда җиңеп чыккан әсәрләрдән тора. 💢

яңа китап - татарча повестьлар

Яңа китапка кергән повестьлар:

Ир канаты — Ташкын кушаматлы үзенчәлекле ат һәм аның тирәсендә туган ыгы-зыгылар кискен каршылыкларга сәбәпче була. Һәм ат гомере өчен көрәш кешелек горурлыгын, ир намусын саклау өчен көрәшкә әверелә. Һәм шушы маҗаралар эчендә үсмерләр күңелендә керсез саф мәхәббәт бөреләнә…

Җир турында җыр — Чит җирләрдә йөреп дөньясын җиткергәч, ата-ана нигезен тергезергә теләп ул туган авылына кайта. Әмма монда аны беркем дә көтеп тормый, киресенчә, адым саен каршылыкка юлыга…

Дога — Күрше хатынын талаучыларны тотып, ул җинаятьчеләр артыннан төшә һәм урланган сумканы хуҗасына кайтарып бирә. Ә каза күрүче ханым рәхмәт әйтү урынына аның үзен җинаятьтә гаепли.

Кайту — Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш балаларга каршы.

Яңа китапка кергән әсәрләрдән өзекләрне авторның сайтында менә бу сылтанма буенча бушлай укырга мөмкин: — татарча хикәяләр.

 

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика