Минем үткән юбилейдан соң язылган «Илледән соң» дигән кечкенә бер кәмит хикәя бар. Илле биштән соң иллең дә күпкә яшьрәк булып тоела башлый икән. 55 яшь дип быел бер арада бик кызып алган идем. Уфада, Чаллыда, Казанда концертлар белән билгеләү турында да тәкъдимнәр булды. Туган авылда да өметләнеп йөрделәр бугай. Әмма уйлана торгач, алай кыланмаска булдым. Заманы ул түгел кебек тоелды. Кемнәрдер ут йотып яшәгәндә, әле анда, әле монда табутлар кайтып торганда «юбилей» дип кычкырып йөрү кемнәрнедер мыскыл итү шикелле булды. Шуңа артык тузынмыйча гына уздырдым. 55 яшьлек юбилей гаилә, туганнар, дуслар арасында тыныч кына үтеп китте.
Мондый чакта беркадәр йомгак та ясыйсың бит. Мин дә акыллы кыяфәт чыгарып, укучыларымның сорауларына җаваплар бирдем. Барсына да түгел, җайлы сыман тоелганнарына гына.
Бәхет турында
Һәртөрле очрашулар вакытында еш кына: «Сез бәхетлеме?» — дип сорыйлар да мин югалып калам. Беренчедән, дөнья өстендә гарәсәт болытлары куерганда үзеңне бәхетле итеп тоеп булмый. Икенчедән, мин хәзер иҗатымның шундый вакытына килеп җиттем, нәрсә дип әйтсәм дә мактану кебек ишетелә.
Проза әсәрләре яздым: хикәяләр, повестьлар, романнар… Төрле жанрларда эшләдем, татар әдәбиятында нәрсә юк, шуны булдырырга тырыштым. Магик реализм да, һоррор романнары да, триллерлар да, фәнни фантастика да, гади фантастика да, фэнтези да, мистика да, антиутопия дә калмады. Балалар һәм үсмерләр өчен дә, кызлар һәм хатыннар өчен дә, егетләр һәм ирләр өчен дә яздым. Зур гына иҗат булды бугай инде ул, киңлеге ягыннан да, тирәнлеге һәм биеклеге ягыннан да. Зур нәрсәләрне тулысынча күрү өчен ераккарак китеп карарга кирәк. Бер жанрда гына, хәтта бер темага гына дүрт-биш роман гына язган авторларга рәхәт ул, аларның бөтен хезмәте уч төбендәге шикелле күренеп тора. Ә минем хәлдә үзеңнең кем икәнеңне үзең дә аңлый торган түгел. 😄😂
Китаплар чыгып тора 📚📖 Аларны, нинди тираж белән чыксалар да, шундук сатып алып бетерәләр 📊 Соңыннан эзләп йөриләр, шул китабыгыз кирәк иде дип үземә язалар 💌 Тик мин ярдәм итә алмыйм, чөнки кайберләрен үзем дә эзләп йөрим 🕵️ Монсы гомер буена бара торган күренеш 🎯 Шуңа үземнең maratkabirov.com сайтында электрон китаплар кибете дә оештырдым 💻🌐 Анда барлык әсәрләрнең дә электрон вариантын табып була 🔍
Бик күп юмористик әсәрләр яздым 😄😂 Аларны туксанынчы еллардан башлап үзем дә Татарстанның һәм Башкортостанның бөтен юмористлары да диярлек сәхнәләрдән сөйләп йөрделәр 🎤 Күпләре анекдотларга таралып, халык теленә күчте 🗣️ Хәзер укып карасаң, кайберләре анекдотлардан җыелган язмалар шикелле дә тоелырга мөмкин 📝 Тик ул анекдотларны кайчандыр мин язган идем ✍️ Бу да әйбәт күренеш 🌟 Эшеңнең сыйфатын күрсәтә торган 🏆
Җыр текстлары яздым 🎶🎵 Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Ризван Хакимов кебек танылган артистлар фәкать минем җырлардан гына торган берешәр концерт куярга мөмкиннәр 🎤💫 Ким дигәндә. Хәтта үземне танымаган кешеләр дә җырларны танып тора 🎤 «Күзләреңне алма күзләремнен, кулларыңны алма билемнән… Китмик әле яшьлек иленнән…», «Әллә кем булмадык, әмма ким булмадык, әлләкем булганнардан…», «Үзәкләрең өзелгәндә агымсуларга кара… Агымсу юлын таба…» Менә шуларны әйтсәм, мактану кебек тоела 🌟 Тик бу шулай тоела гына. Чынында барсы да дөрес ✅ Шуңа мин укучыларыма, иҗатымны яратучыларга һәрвакыт рәхмәтлемен 🙏❤️ Нәрсә язсам, шуны яраттылар… яраттыгыз… Рәхмәт! ⭐ Бик зур рәхмәт! 🎁👏




