Татарстан республикасы көне уңаеннан

Татарстан республикасы көне алдыннан шатлыклы хәбәр җиткерделәр. Безнең «Татарстан» дип аталган җыр бәйрәмгә өлгергән икән. Аны танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин башкара.

Бу шигырь Татарстан республикасы көненә багышлап махсус язылган әсәр түгел иде. Татарстан ул үзебезнең туган республика бит инде, дөньяның төрле почмакларында бүленеп калган бөтен татарның күзе аңа, Казанга төбәлгән. Менә шуларны исәпкә алып, рәсми сәхнәләрдән дә яңгырарлык, урамда да җырлап йөрерлек берәр җыр язасы килгән иде. Халкыбызның танылган җырчысы, иҗатташ дустым Ришат Төхвәтуллинның да шундыйрак теләге булган икән.
Нәтиҗәдә менә шундыйрак әсәр килеп чыкты:

Татарстан

Йөрәкләрдә — тарих тирәнлеге,
Идел киңлекләре — күңелдә.
Бар халыклар тату-тигез булып,
Бердәм яши татар илендә.

Татарларга терәк-таяныч син,
Төрле төбәкләрдән һәр йөрәк,
Рухи кыйбласыдай изге күреп
Казаннарга яши күз терәп.

Татарстан — йөрәк тибешебез,
Безнең уртак теләк җимеше.
Үз иленең игелеген күреп,
Гомер итсен иде һәр кеше.

Татарстан — газиз терәгебез,
Яктылыкка юллар ярганда —
Син шатлык та безнең горурлык та
Һәм өмет тә туар таңнарга

***

Татарстан Республикасы көне: 30 август – дәүләтчелек һәм бердәмлек көне

Бәйрәмнең тарихы

1990 елның 30 августында Татарстан АССРның Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Бу тарихи документ заманча Татарстан дәүләтчелегенә нигез салган иң мөһим адым булды. Декларациядә республиканың Конституциясе һәм кануннары аның территориясендә иң югары хокукый көчкә ия булуы ассызыкланды.

Нәкъ бер елдан соң, 1991 елның 30 августында, Татарстанда беренче тапкыр Республика көне билгеләп үтелде. Бу дата рәсми дәүләт бәйрәме буларак ныгытылды һәм мөстәкыйльлеккә, үсешкә һәм төбәк үзенчәлеген саклауга омтылышның символына әверелде.

Халыкның бу омтылышы 1992 елның 21 мартында узган референдумда үз раславын тапты – республика халкының күпчелеге Татарстанны Россия Федерациясе эчендә аерым статуска ия суверен демократик дәүләт итеп тану идеясен хуплады. Шул ук елда Татарстан Республикасының дәүләт корылышы нигезләрен ныгыткан Татарстан Конституциясе кабул ителде. Ә 1994 елда исә республиканың икътисадый, мәдәни һәм бюджет өлкәсендәге аерым вәкаләтләрен раслаган Россия Федерациясе белән махсус килешү төзелде.

Тарихи нигез

Бүгенге бәйрәм гасырлар тирәнлегеннән килгән тарихи мираска таяна. Татарстан дәүләтчелеге гасырлар дәвамында оеша: Идел буе Болгарыннан һәм Казан ханлыгыннан башлап, Россия дәүләте составына керүгә кадәр озын юл үтелә. 1920 елда оешкан Татарстан АССР хәзерге Татарстан Республикасының хокукый элгәресенә әверелде. Нәкъ менә шушы тарихи үсеш юлы төбәкнең бүгенге статусы өчен ныклы нигез булдырды.

Бәйрәм итү традицияләре

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы көне – төбәкнең иң олы дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ул, милләтенә һәм диненә карамастан, барлык татарстанлыларны берләштерә, бай мәдәни мирасны, шанлы тарихи юлны һәм заманча казанышларны хәтердә яңарта.

Һәр елны 30 август көнне Казанда һәм республиканың башка шәһәр-районнарында зур тантаналар гөрли: концертлар, фестивальләр, спорт ярышлары, күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырыла. Бәйрәм киче, гадәттәгечә, меңләгән шәһәрлеләрне һәм кунакларны җыйган күз явын алырлык салют белән тәмамлана.

Охшаш язмалар