Татар телендә фантастик әсәрләр укучы бармы?

Социаль челтәрләрдә: «Бүген татар телендә фантастик әсәрләр укучылар бармы?» дип менә шундыйрак пост урнаштырган идем:

Кайчагында әдәби даирәләрдә: «Бүгенге татар әдәбиятында хикәя осталары юк», — дип зарланалар да мин эчтән генә куырылып куям 📚. Үземә бик әйбәт хикәя остасы булып тоелам инде. «Бар андый оста! Сезнең мине укыганыгыз гына юк…» — дип әйтәсе килә ✍. Тик кычкырып әйтеп булмый, мактанган кебек тоела. Мактанган кебек тоелмасын дип, мин үзем турындагы бик күп нәрсәләрне әйтми яшәргә мәҗбүр булам 😔.
Әле менә тагын: «Татар әдәбиятында фантастик әсәрләр язучы юк» — дигән фикергә тап булдым. «Бар андый язучы! Сезнең мине укыганыгыз гына юк…» ✨
Гомумән, бүгенге татар укучысы фантастика укыймы ул? 📘 Әгәр укучылар бар икән, фәкать фантастик хикәяләрдән генә торган бер китап әзерләргә уйлыйм. Татарча. Фантастика. Юк икән, башка телдә чыгарырга туры киләчәк инде 🌏.
Әлегә ул хикәяләрнең бер өлеше белән минем сайтта һәм Литреста танышырга мөмкин 👩‍💻.
Ничек уйлыйсыз? Кирәкме андый китап?) ❓

***

Җаваплар нигездә «Языгыз, әйбәт әсәр булса, укыйбыз,» — дигән юнәлештәрәк булды. Һәм мин үземнең фантастик әсәрләрне тәкъдим итергә тәвәккәлләдем. Һәм хикәяләрне барлый башлагач, аптырап калдым. Фантастика үз эченә бик күп төрләрне, поджанрларны, юнәлешләрне ала икән: фәнни фантастика, альтернатив фантастика, мәхәббәт фантастикасы, сугышчан фантастика, һб.,һ.б. Мин аларның барсын да диярлек язганмын, тик кайсыннан башларга? Башта ук фәнни фантастика тәкъдим итәргә йөрәк җитмәде, укучыны өркетермен кебек тоелды. Ниндирәк фантастикадан башларга соң? Түбәндә мин аларны берничәсен генә китерәм.

🧐 Фәнни фантастика — катлаулырак жанр, фәнни яктан да, әдәби яктан да беркадәр әзерлек сорый. Ул бүгенге фәнни ачышларны, технологик казанышларны киләчәктә, яки паралель чынбарлыкта куллану мөмкинлегенә корылган әсәрләрне үз эченә ала. Язучыдан да, укучыдан да фән һәм технологияләр өлкәсендә тирән йөзүне таләп итә. 📚

👥 Шуңа аны күбрәк галимнәр укый — физиклар, химиклар, математиклар, технологияләр белән бәйле кешеләр. Безнең әдәбиятта бу жанрда эшләүчеләр хәзер бөтенләй юк икән. Элек фантастиканың барлык юнәлешендә дә диярлек эшләгән классигыбыз Адлер Тимергалин бар иде. Аннан соң фантастик әсәрләр язылса да, фәнни фантастика дәрәҗәсенә күтәрелерлекләре булмаган. Барсы да — спекулятив фантастика жанрында. Бу гаҗәп түгел, фәнни фантастика бик авыр языла торган өлкә. Киләчәк тарихын язу кебек. 🕰️ Бүгенге тизлек заманында — бигрәк тә. Әсәреңне язып бетергәнче үк кайбер нәрсәләр фантастика булудан туктап, чынбарлыкка әйләнергә мөмкин. Минем «Китап» романындагы фантастик элементлар, мәсәлән, бүген инде гадәти көнкүреш вак-төякләренә әверелде. Нәрсәләр икәнен санап тормыйм, укып карагыз — ул бүген дә тарту көчен җуймаган әле.

📖 Альтернатив тарих — бу инде булып узган вакыйгаларны башка яссылыкта күзаллау. Әйтик, әгәр Бөек ватан сугышы берәр ел соңрак башланган булса… дип уйлыйсың да… Шушы Сугышның альтернатив вариантын тергезәсең. Минем «Лев Николаевичның бер көне» хикәясе, мәсәлән, татар дәүләтендә яшәгән рус кешесенең бер көнен сурәтли. Бу жанр язарга да, укырга да җиңел, мавыктыргыч. «Тик син генә» повесте дә Казанның 175-нче мәктәбендә булган вакыйганың альтернатив вариантын тәкъдим итә. Әмма аны фантастика дип әйтү кыенрак, шулкадәр чынбарлык итеп эшләнгән.

☢️ Постапокалиптика. Атом сугышлары, пандемияләр яки экологик тетрәнүләрдән соң исән калган кешеләрнең тормышларын күрсәтә. Кешелекнең сакланып калышын һәм цивилизацияне тергезү рәвешен сурәтли.

Хронофантастика — монсы персонажның вакыт буенча хәрәкәт итүен чагылдыра. Вакыт машиналары, порталлар, күбәләк эффекты һ.б. Бу темага мин дә берничә әсәр яздым. Аларның иң соңгысы — «Иҗат кризисы» дип атала. Аллаһ теләсә, сез аның белән бер арада танышырсыз.

🏠 Социаль фантастика. Җәмгыятьтәге социаль каршылыкларны фантастик дөньяга куеп сурәтли торган жанр. Евгений Замятинның «Мы», Джордж Оруэллның «1984», Олдос Хакслиның «О дивный новый мир» — шул жанрга карый торган әсәрләр. Социаль фантастика миндә дә бар, сез аларның күбесен беләсез инде. Яңалары белән аз гына соңрак танышырсыз. Хәер, миндәге фантастик әсәрләрнең барсын да социаль фантастикага кертеп карарга мөмкин бугай.

🆙 Фантастик әсәрләр бик күп төрләргә бүленә икән, барсын да саный китсәң бик озак маташырга кирәк. Ә сезгә кайсы ошый соң?

Фикерләрегезне монда, яки Вконтакте сәхифәсендә шушы адрес буенча  https://vk.com/id64386981 калдырыгыз. Бу ниндирәк хикәяләр тәкъдим итүгә зур этәргеч булачак. Яңа фантастик хикәяләр шушы сайтта һәм Вконтакте челтәрендә урын алыр дип көтелә.

Ә минем электән язылган китаплар белән монда таныша аласыз — фантастик әсәрләр


 

Охшаш язмалар