Фатих Әмирхан: авыруы, үлүе, күмелү мәрасиме

ФАТИХ ӘМИРХАН ТУРЫНДА ЯҢА ТАБЫЛГАН ЧЫГАНАК: КӘРИМ СӘГЫЙД КӨНДӘЛЕГЕ

XX гасыр башы татар әдәбияты классикларының иҗатын яңа шартларда өйрәнү, заман ихтыяҗларына бәрабәр рәвештә анализларга омтылыш белән бергә, аларның тормыш юлына мөнәсәбәтле аерым бер фактларны ачыклау, мирасларын берәмтекләп туплау һәм саклау өлкәсендә дә хәрәкәт бүген сизелерлек артты дияргә мөмкин. Бу әдәбиятыбызның күренекле әдибе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан мирасына бәйле рәвештә дә ачык сизелә. Үз чорында ук язучы һәм галим М.Мәһдиев «Фатих Әмирханның биографиясе – безнең әдәбият тарихында шактый гына «ак таплар» белән чуарланган. Бигрәк тә Ф.Әмирханның совет чоры аз өйрәнелгән. Ул бит әле Октябрь революциясеннән соң да тугыз ел яшәгән, эшләгән, иҗат иткән», дип билгеләп үткән иде. Соңгы вакытларда Татарстан Республикасы Милли музее фондларында «Хәят» повестеның икенче кисәге – дәвамы барлыгы ачыклану, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ф.Әмирхан шәхси фондына яңа материаллар кабул ителү – әнә шул «ак таплар»ны бетерү юнәлешендә башкарылган эшләрдән.

Яңа табылган материаллар арасында Ф.Әмирханның якын дусты, журналист тһәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Сәгыйтов (Кәрим Сәгыйд, 1888-1939) язган көндәлек аеруча игътибарга лаек. Аны Санкт-Петербургтагы Европа университетының

Россия Ислам халыклары тарихы буенча ТАИФ профессурасы галиме Әлфрид Бустанов табып ала. Бу кулъязма дәфтәр Кәрим Сәгыйднең шәхси архивында сакланып, бүген Санкт-Петербургта яшәүче оныгы Эльмира Тисенко тарафыннан Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә тапшырылды.

Әлеге истәлек гарәп графикасы белән татар телендә язылган һәм 65 биттән гыйбарәт. Кулъязмада 1926 елның 26 февраленнән алып 12 мартка, ягъни Фатих Әмирхан күмелгән көнгә кадәр, аның авыруына, дәвалануына бәйле фактлар, гомеренең соңгы ике атнасында булып узган вакыйгалар, вафаты, күмелү тарихы тәфсилле һәм тулы бәян ителгән. Шулай ук биредәге язмалардан әдипнең вафатыннан соң, аны хөрмәтләп күмү өчен төзелгән комиссияләр эше, аларның утырыш беркетмәләре, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән килгән кайгы уртаклашу телеграммаларының текстлары һәм башка мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Болар барысы бергә шул чорның тарихи атмосферасын, язучының аралашкан даирәсен, татар әдәбияты барышында һәм иҗтимагый-мәдәни тормышында тоткан урынын, 1930 елларда аның иҗатына мөнәсәбәтле фикер-бәяләрнең формалашу алшартларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Моны көндәлекне язган Кәрим Сәгыйд тә яхшы төшенгән, шуңа

Фатих Әмирхан тирәсендә барган һәм үзе дә актив катнашкан вакыйгаларны бөтен нечкәлеге һәм тулылыгы белән киләчәк буыннар өчен теркәп калдырырга омтылган.

Гомумән, истәлек эчтәлекле, бай мәгълүматлы. Биредә чыганак тексты гарәп графикасыннан кирилл хәрефләренә бернинди үзгәртүләрсез һәм тулысынча күчерелеп, киң катлам укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә.

 

Илһам ГОМӘРОВ,

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать

институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе,

филология фәннәре кандидаты

КӘРИМ СӘГЫЙД КӨНДӘЛЕГЕ

15 февраль – 12 март, 1926 ел

 

Авырый башлаган көнләрендән алыб кабергә илтеб күмгәнчәгә чаклы даими рәвешдә диерлек янында булдым һәм күземдән үткәнләрнең күбесен ошбу дәфтәргә теркәдем. Исдәлек булып сакланырга тиеш.

Фатих Әмирханның ютәл авыруы

Фатих Әмирхан 1907 нче елның июль ахырларында паралич белән авырган. Шундан ике аягы да йөрергә яраксыз булыб калган. Русиядәге иң атаклы доктор, профессор һәм хирургларның берсе дә аның бу авыруын бетерә алмаганлар. Бары тик шул параличне бот уртасындан югары үткәрмичә туктатканлар гына.

Менә шул аяксыз калуындан башлаб ул үлгәнчәгә чаклы (19 елга якын) бөтенләйгә утырган килеш гомер итде. Урындан урынга күчкәндә үзенең гәүдәсен кешедән күтәртеб йөртде яки үзенең кечкенә арбасына утырыб йөрде. Шул вакытдан бирле яңадан бер кат аякка баса алмады. Шундан бирле ул, вакытлы рәвешдә йөреп кайтуларын алмаганда, бөтен гомерен Казанда үткәрде һәм бөтен эшләрен Казанда эшләде.

19 ел берөзлексез аягына баса алмыйча һаман утырыб яки ятыб кына яшәгән бер организмның таза була алмавы, билгеле, бик табигый бер хәл. Ләкин аның организмасы шушы паралич авыруына чыдаб аяксызлыкны йөкләгән көндән башлаб, акрын-акрын һәртөрле вак-төяк авыруларга каршы чыдамлык күрсәтергә, көрәшергә өйрәнеб киткән, чыныккан. Шуңар күрә, ул аяксыз хәлендә дә, үзенең гомерендә берничә мәртәбә нык-нык авырып алуларына карамасдан (мәсәлән, ул бик каты рәвешдә плеврит белән дә авырган имеш), соңгы елларга чаклы чибәр генә таза булыб килде. Бары тик 1925 нче елның язында гына начарлана төшде. Шул вакытда гына Атарда доктор Әбүбәкер Терегулов ютәл хәстәсе (туберкулез авыруы) барлыгын табды һәм аның киңәше буенча Фатих Әмирхан шул 1925 нче ел җәй ахырларында (15 нче августларда) даруланыр өчен Кырымга китде.

 

Кырымда һәм андан кайткач

Фатих Әмирхан Казандан Кырымга киткән чагында мин Ялтада идем. Алдан сүз беркетеб куюыбыз буенча ул миңа үзенең 20 нче августда Симферопольдә булачагын телеграм белән хәбәр итде. Бу хәбәр килү белән мин Симферопольгә – Фатих Әмирханны белгән танышларга аның киләчәген Ялтадан телефон белән әйтдем; ни көнне һәм кайсы поезд белән Симферопольгә төшәчәген, аны каршы алырга кирәклеген сөйләдем. Шуның өстенә Симферопольдә торучы Исмәгыйль Лиманов, Шакир Мөхәммәдияров һәм Кырым мөфтисе Хаҗи Мөслехеддинләргә мәхсус телеграм да бирдем. Үзем шул ук көнләрне Ялтадан Казанга кайтыб китдем һәм мәхсус рәвешдә юлны Симферополь аркылы алдым. Шунда очрашдык. Симферополь укымышлылары аны бик матурлаб каршы алганлар. Якуб һәм Илһамия Богдановичларның фатирына куйганлар. Мин Фатих белән сөйләшергә барганда шунда Кырым укымышлыларындан Озынбашлы белән Чабчакчы һәм югарыда әйткән кешеләр бар иде1. Берничә сәгатьләр буенча сөйләшеб утырдык. Фатих аларга бик матурлаб һәм тулы өмидле карашлар белән Татарстан хәлләрен сөйләде һәм Кырым татарларының хәлләрен сорашды. Байтак көлке сүзләр сөйләб бик күңелле хуш мәҗлес ясады.

Фатихнең кәефе якшы, юлда вагонда уңайлы булганга, янындагы караучы бала2 җитез һәм якшы карап килгәнгә артык ватылмаган, артык армаган иде. “Кырым миңа бик охшар төсле күренә. Симферопольдән үк һавасы безнең һавага караганда бөтенләй башка икән. Әле җингеләеп китдем” диб кәефләнеб сөйләде. “Монда килеб утыргач тазарыб киткән шикелле булдым, дәрт күтәрелде, абыеңны күрәсеңме ничек пан булыб утыра, без шул инде әфәндем авыруларны Кара диңгезгә ташлап калдырырга ният итдек. Йөзә бирсен әле шунда” диде. Менә бу җөмләләр – аның хәреф-хәреф минем күңелдә калган сүзләре.

Шундан соң Фатихне Ялта тирәсендә якшы бер дачага урынлашдыру турында, шундагы кырымлылар белән бераз сөйләшү булды. Алар Фатихне кадерләб кунак итергә теләгәнлекләрен һәм Ялта янында Кырым Наркомздравына караган якшы бер санаторияда урынлашдырырга ниятләб торганлыкларын аңлатдылар. Шулай эшләячәкләренә вәгъдә бирделәр. (Фатихне якшы санаторияга урынлашдыруны үтенеб Татарстанның Наркомздравы Мөхәммәдияров Чабчакчкыга мәхсус хат да язган булган икән. Фатих миңа шуны сөйләб “Әлегә монда эшләр әйбәт бара” диде).

Мин Симферопольдә бер генә кич кундым. Фатих ышанычлы кешеләр кулында калды. Минем гаилә белән күрешергә һәм безне озатырга килгән танышлар һәм һәммәсе дә Фатихка кулларындан килгәнчә якшы хезмәт итәргә булдылар.

Фатих Амирхан Казанга кайткандан соң да бу кешеләргә бик күп рәхмәтләр әйтде. Чөнки аны анда үзләренең вәгъдәләре буенча башда бик әйбәтләб кунак иткәнләр һәм Ялта янындагы “Гастрия” диелгән иң матур бер татар санаториясына куеб, Кырымның татар докторларындан Габделгаффар дигән бер доктор карамагына табшырганлар. Шулай итеб ул шушы санаторияда ике айдан артыграк торыб, даруланыб, 13 нче ноябрьләрдә Казанга әйләнеб кайтды. Бу вакыт аның үпкәләрендәге туберкулезасы (ютәле) үзенең әйтүенә караганда якшы ук төзәлгән, төскә-биткә дә чибәр ук тазарган, кәефе дә нык кына күтәрелгән иде. Тәмәке тартуын бик сирәкләндергәнгә йөткерүе дә бик азайган иде.

Казанга кайткандан соң ул шушы Кырымга баруының уңышлы чыкканлыгы хосусый утырышларда һәрвакыт шатланыб сөйли, үзенең шушы торган урынын һәм санаториясын “Кырымның иң шәб җире” диб, шулай ук үзен караган докторны һәрвакыт мактый, киләчәк җәйдә дә шунда барачакмын диб әйтә торган иде. Ләкин аңарга Кырымдан кайткан чагында юлда тугры килгән бер уңайсызлык яңадан Кырымга барырга комачаулык итде. Шуның аркасында башка төрле авыруларга таб булыб шулардан терелә алмады. Мәсьәлә моннан гыйбарәт:

Аңарга Кырымдан кайткан чагында Мәскәү вокзалында бик озак (унбер сәгать чамасы) һичбер ял итмичә бер тоташдан утырыб Казан поездын көтеб торырга тугры килгән. Менә шушы аның биленә зур авырлык китергән. Һәм шуның аркасында аның элекдән булыб да тәмам төзәлүгә авышкан бил кимерчәге туберкулезасы кузгалган иде. Шул сәбәбле ул Казанга кайткандан соң бөтенләйгә диерлек утырыб тормады, тора алмады, һаман ятыб үткәрде (бары тик бер генә табкыр “Сания” операсына барыб шунда гына утырыб торды). Менә шушы рәвешдә һаман ятыб тору аны тагын да ябыкдырды. Кырымда төзәлә башлаган туберкулезен яңадан кузгатды. Ләкин шулай да аның әле җәй башларына чаклы

бик иркен Казанда торырлык хәле бар һәм яңадан Кырымга барып даруланганда тагын сәламәтләнүенә дә өмид бик зур иде. Үзе дә “Март җитеб көнләр йылына башлагач клиникага кереб билемне төзетеб чыгармын да Кырымга китәрмен” диб тора иде. Ләкин бөек бәхетсезлеккә каршы эш уйланганча булмады. Көтелмәгән икенче төрле авырулар белән кискәнәтдән1 авырыб китде.

Үлем авыруының башлануы

Фатихнең үлем авыруы 1926 нчы ел 15-16 нчы февральләрдә башланган. Хәлсезлек, дәрмансызлык сәбәбле кичләрен тирли торган булганга күрә битен һәм тәнен юеш чүпрәк белән сөртеб алгалаган2. Шул вакыт аңарга суык тигән, яңадан тирләгән, яңадан сөртенгән. Шуның нәтиҗәсендә иртәгәләрен үк кызыша башлаган, температурасы күтәрелгән. Ләкин үзе моңарга игътибар итмәскә тырышкан. Гадәти инфлюэнция1 диб кенә караган. Шуңар күрә доктор да чакыртмаган. Янындагы кардәшләрендән Разия һәм Гомәр Әмирханлар доктор чакырыйк диб кат-кат әйтеб карасалар да, ул боларга: “Андый инфлюэнцияләрне генә күб күрдек инде без, аны гына җиңәрлек хәлебез бар әле” диб үзенең авыруына һаман әһәмият бирмәскә тырышкан. Аның вакыт-вакыт температурасы күтәрелгәләб тору элекдән килгән бер гадәт булганга күрә кардәшләре дә доктор чакыру турында аны артык көчләмәгәнләр. Инфлюэнция үтмәгән. 25 нче февральдә тагын да кәефсезләнә төшкән. Шуңар күрә кардәшләре, үзен һәрвакыт карый торган Петр Васильевич Дезидериев дигән докторны чакыртканлар. Доктор Фатихда 16 нчы февральдән бирле үпкә шеше авыруы (воспаление легких2) башланган диб табкан һәм даруларга керешкән. 26 нчы февральгә чаклы Фатихнең янында бары тик кардәшләре генә (Гомәр, Разия Әмирханлар һәм кодагыйсы Газизә абыстай Яушева гына) булганлар. 25 нче февральдә җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани да килгән. Ләкин 26 нчы февральгә аның бу авыруын дустлары да, мөхлислары1 да, якын танышлары да һичберәүсе дә белмәгәнләр. Яллар буенча бөтен төнләрен Фатихнең өендә преферанс уйнаб үткәргән һәм шуның белән Фатихнең хәятендә әллә ничаклы гайре табигый хәлләргә сәбәб булган кешеләрдән берәүсе дә килеб чыкмаганлар.

Мин үзем дә аның авырганлыгын шушы 26 нчы февральдә кодагый Газизә абыстай Яушеваны урамда очратыб сорашкач белдем. Ләкин ул миңа: “Фатих абыегыз бераз кәефсезләнеб ята әле” диб кенә әйтде. Шул көнне Ибраһим Бикколны очратыб аңарга: “Фатих абый кәефсез ята икән, нигә бер дә бармыйсың, хәлен белергә кирәк” дип әйтдем. Шул вакыт без аның белән бүген кич Фатих абый янына керергә вәгъдәләшдек. Ләкин мин аның болай ук авыр хәлдә икәнлеген белми идем. Шуңар күрә мин аңарга ашау-эчү бүләкләре алыб кердем. Миндән алда гына Ибраһим Биккол да килгән иде1. Бу вакыт Фатихнең янында: җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани белән кодагый Яушева һәм Разиялар бар иде. Соңындан Гомәр Әмирхан белән Фатима Апаковалар килделәр. Андан соң фельдшер Габдерахман Моратов чакырылды. Фельдшер тиз килде.

Кичә 25 нче февральдә Фатихнең авыруы нык кына көчәеб температурасы 39 га күтәрелгән булган. Шул сәбәбле доктор Дезидериев иң зарур чараларны күреб шул фельдшерицаны чакырырга кушыб киткән һәм аңарга Фатихка банкалар салырга, камфаралар җибәрергә кушкан булган.

Бүген (26 нчы февраль, җомга көн) инде аның хәле тагын да авырая төшкән, температурасы 39,5 кә җиткән иде.

Безгә Фатих белән сөйләшеб утырырга мөмкин булмады. Бары тик йөзенә караб, берничә сүз белән юатыб кына икенче бүлмәгә чыкдык та, иң ашыгыч чаралар күрү киңәшенә керешдек. Габдулла мулла белән Гомәрне безгә хәбәр бирмәгәнлекләре өчен бераз орышыб алдык. Катгый рәвешдә иң ашыгыч чаралар күрергә, яңыз Дезидериев белән генә кәнәгатьләтмичә Казанның иң якшы профессорларын чакырыб ничек кенә булса да шушы авыруындан алып калу дәртен күрергә кисеб тәклиф1 итдек. Бүген мәшһүр Казан математигы Лобачевскийның йөз еллык юбилее бәйрәме булганга күрә, профессорларны өйләрендән табу бик читен, чөнки һәммәсе дә диярлек шул эш артындан йөриләр иде. Шунда да без үзебезнең эшебезгә керешдек. Ибраһим Биккол Әбүбәкер Терегуловка китде. Аны өендә очрату яки очратмавындан миңа телефон бирергә булды. Мин икенче докторларны эзләргә китдем. Өйгә кереб Фатих Мөхәммәдияровка телефон белән “Үзеңнең Наркомздрав карамагындагы иң якшы профессорларыңдан берәресен шушы сәгатьдүк Фатих Әмирханга җибәрә күр, ул хәзер үпкә шеше белән бик авыр хәлдә ята, ничек булса да үлемдән алыб калырга кирәк” диб әйтдем. Аннары Мөхәммәдияровның киңәше буенча әлеге Лобачевскийның юбилейсе була торган фән ияләре клубына китдем. Анда әле берәү дә килеб җитмәгән, бары тик бер генә доктор бар иде. Ул миңа эчке авыруларны карауда мәшһүр булган доктор Якимовны күрсәтде. Аңарга бардым. Өендә очрамады. Шуңар күрә Наркомздрав Мөхәммәдияров исемендән сөйләб: “Татарларның зур әдибе Әмирхан авыр хәлдә ята, кайткач да шунда килсен” диб кушыб калдырдым. Анардан кайткач яңадан Мөхәммәдияровдан профессор сорадым. Ул озакламыйча берничә доктор җибәрергә вәгъдә итде. Бер сәгать чамасы үткәч Ибраһим Биккол белән безнең артдан озак та тормадылар: 1) Терегулов, 2) Якимов, 3) Шварцман дигән докторлар килделәр. Шулар өстенә авыруны ничек табканлыгын, ничек дарулаганлыгын сөйләтер өчен доктор Дезидериевне дә чакыртдык. Шул вакыт Гыйльми һәм Рәхимә Шәрәфләр хәл белә килделәр.

Докторлар җыйнаулашыб карадылар. Фатихнең хәле авыр булса да, кәефе якшы иде. Шуңар күрә ул докторлар белән ачык сөйләшде. Миңа: “Кәрим, син ник болай дөнья кубтарыб йөрисең? Минем хәлем алай ук куркынычлы авыр түгел ич әле. Кешеләрне борчымаска кирәк иде. Синең шул медицина булыр инде” диде. Шуңар каршы Әбүбәкер Терегулов: “Фатих, бер дә борчылма, без сине карарга тиеш. Авыруың куркынычлы түгел шул. Үпкә шеше авыруы гына нәрсә булган ул. Аны гына төзәтә алырбыз әле”, диде.

Фатих (медицинага бөтенләй үк ышаныб бетмәгәнлеген аңлатыб): “Караб карыйк инде” диде. Моңарга Әбүбәкер: “Юк, Фатих, мин бит сине бер тапкыр плевритләрдән алыб калган идем. Ул чагында да шулай әйткән идең дә, однако төзәлгән идең” диб илзам1 кылды.

Докторлар авыруны бик ныклаб тикшергәндән соң, күрше зал бүлмәсенә чыгыб һәм яңыз үзләре генә калыб бер сәгать чамасы киңәшделәр. Нәтиҗәсендә һәммәсе дә бер төсле фикергә килгәнлекләрен безне чакырыб әйтделәр. Дезидериевнең дарулау тәртибен дөрест диб табтылар һәм мондан соң даими рәвешдә йөрүне аңарга табшырдылар. Һәммәсенең имзалары белән берничә төрле рецептлар яздылар. Шварцманга иртәгә Наркомздрав белән аңлашыб, Казанның иң яхшы профессорларындан консилиум ясату эшен табшырдылар.

Докторлар киткәндән соң Фатих абый миңа янәдән: “Кәрим, син нигә анда докторларны ду китереб, дөнья кубтарыб йөрисең? Синең медицинага бик исең китә шул. Караб карыйк инде нишләрләр икән докторларың! Карасынлар! Төзәтергә, терелетергә кулларындан килсә, моны эшләсенләр. Әгәр дә булдыра алмасалар, медицинага төкерегез2.  Әле бит моның расходлары да бардыр. Булмаса мин сиңа акча биреб куим әле” диде. Мин: “Фатих абый, анысы өчен кайгырма әле. Аны үзебез карарбыз. Безгә синең сәламәтләнүең генә кирәк” дидем. Ул “Аларй булса Кәрим миндән сиңа йөз сумга чаклы расход тотарга рөхсәт, соңындан исәбләшербез” диде.

Докторлар киткәндән соң Ибраһим Биккол һәм Гомәр Әмирхан белән өчәүләб Фатих абыйны карар өчен үзебезгә һәм аның башка якынларына, дустларына кизү төзедек. Бүген төнлә саклауны фельдшер Габдерахман Моратов белән Габдулла мулла Әмирхан икәүсе үз өстләренә алдылар һәм шулай итделәр.

Фатихне карар өчен төзелгән кизүлек

Монда күрсәтелгән кешеләр һәммәсе дә кизүдә тордылар. Бары тик көнләрдә һәм алмашынуларда гына үзгәрешләр булды.

Февраль 26 җомга төнлә белән  Габдерахман Моратов, Габдулла мулла Әмирхани

27 шинбә көндез  Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол

төнлә  Кәрим Сәгыйд, Габдерахман Моратов

28 якшәнбе көндез  Гомәр, Биккол, Кәрим Сәгыйд

төнлә  Һарун Максудов, Садри Җәлал

1 март дүшәнбе көндез  Гомәр Әмирхан, Хәсән Исхаков

төнлә  Бәдри Максудов, Вафа Бәхтияров

2 сишәнбе көндез  Гомәр Әмирхан, Кәрим Сәгыйд

төнлә  Фатима Максудова, Кадыйр Хуҗаев

3 чәршәнбе көндез  Гомәр Әмирхан, Хәсән Иҗаков, Кәрим Сәгыйд

төнлә  Габдерахман Моратов, М. Гали.

4 кече атна көндез  Гомәр, Гәрәй Хәсәни

төнлә  Нәфисә Ваһапова, Разия Әмирхан

11 бит

Март 5 җомга көндез  Гомәр, Зыя Ваһапов

төнлә  Салих Корбангалиев, Сафа Хафизов.

6 шинбә көндез  Гомәр, Биккол

төнлә  Сара Касыймова, Рәүф Шахмәмитов, Шиһаб Әхмеров

7 якшәнбе көндез Кәрим Сәгыйд, Ибраһим Биккол

төнлә Рәбига Дивиниева, Габдерахман Моратов, Габдулла мулла һәм Каюм Мостакай

8 дүшәнбе көндез Гомәр, Биккол, кичен Кәрим Сәгыйд

төнлә Фәйзуллин, Рәхимә Мөхтиева, Габдулла мулла

9 сишәнбе иртә белән Габдулла мулла, Кәрим Сәгыйд.

 

27 нче февральдә кичә бирелгән карар буенча Казанның иң атаклы профессор һәм докторларындан консилиум ясалды. Монда: 1) профессор Лурия, 2) профессор Зимницки, 3) доктор Терегулов, 4) доктор Шварцман һәм 5) Наркомздрав Фатих Мөхәммәдияровлар булдылар. Болар Фатихнең хәле бик авыр; үпкә һәм бил туберкулезалары да, шулар өстенә пешеккән үпкә шеше – катаральное воспаление легких1 авыруы да тагын да көчәя төшкән, ләкин шулай да әле терелүе өмидсез түгел – небезнадежно диделәр һәм медицинаның иң соңгы чараларындан дарулар, киңәшләр бирделәр.

Шушы сәгатдән башлаб Фатихне карау, аны дарулау һәм һәрбер кирәкләре өчен хәзер торулар һәр якдан мөкәммәл2 рәвешдә җитешдерелде. Доктор Дезидериев һәр көн ике килә. Кирәк булыб чакырылса төнлә дә килә. Башка докторлар да әледән әле хәл белә торалар. Шәфкать туташы яки фельдшер һәрвакыт бар. Яшь татар врачлары үзләре теләб төнләрен кизү торалар. Шуның өстенә якын дустларындан, мөхлисләрендән һәм гомумән укымышлылардан биглеләнгән югарыгы җәдвәлдәге1 кешеләр алмаш-тилмәш кизүләб көнләрен-төнләрен берөзлексез саклыйлар, саклыйбыз. Доктор биреб киткән тәгълимат дикъкать белән сәгатендә, минутында үтәлеб тора.

 

Яшь татар врачларының үзләре куйган кизүләре

28 февраль Һарун Максудов

1 март Бәдри Максудов

2 март Фатима Максудова

3 март Сара Касыймова

4 март Рабига Дивиева

5 март Рәхимә Мөхтиева

6 март Рәүф Шахмәмитов

7 март Салих Корбангалиев

8 март Фәйзуллин

9 март Барый Биккинин.

Бу тәртиб шушы көенчә үтәлмәсә дә, болар һәммәсе дә килделәр һәм кизү торыб Фатих Әмирханны карадылар, сакладылар.

Шушы 27 нче февральдә шинбә көн кич белән безнең чакыруыбыз буенча Фатихның якын дустларындан һәм аны ихтирам итүче укымышлылардан Кәрим Сәгыйд фатирында кечкенә генә бер җыелыш ясалды. Чакырылган кешеләрдән: 1) Фатих Мөхәммәдияров, 2) Ибраһим Биккол, 3) Кәрим Сәгыйд, 4) Гыйльми Шәрәф, 5) Гомәр Бикбулатов, 6) Ибраһим Аитов, 7) Шиһаб Әхмирев, 8) Гомәр Әмирхан, 9) Бениамин Әхтәмов һәм 10) Хәсән Исхаковлар хәзер булдылар.

Куелган мәсьәләләр: 1) Фатих Әмирханны якшылаб тәрбияләү, дарулау өчен бер үзәк төзү. 2) Терелгәндән соң Кырымга җибәрү чарасын күрү.

Беренче мәсьәлә тикшерелгәндә Фатих Мөхәммәдияровдан авыруның дәрәҗәсе һәм терелү өмиде барлыгы турында сорашкандан соң һәрбер йомышларны үтәб бару, шулай ук информация өчен үзәк итдерелеб өчле комиссия төзелде. Болар: 1) Фатих Мөхәммәдияров, 2) Ибраһим Биккол, 3) Кәрим Сәгыйдләр булдылар. Шулар арасындан Кәрим Сәгыйдкә авыру өчен кирәк булачак расходларны тоту эше йөкләтелде.

Икенче мәсьәләдә Фатихнең материальный яклары тикшерелгәч, терелгәндән соң Кырымга җибәрергә булыр, әгәр дә үлеб китсә дәфенләре1 өчен тотылыр диб иң азында биш йөз сум акча җыярга карар бирелде һәм бу акчаны Печән базары сәүдәгәрләрендән җыймыйча яңыз Фатихне якын күргән берничә кешеләрдән генә алырга карар ителде. Шуның өстенә әгәр дә партиясез укымышлылар үзләре теләб бирсәләр алардан да биргәнләре чаклы алынырга булынды. Бу эш Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмирев һәм Ибраһим Аитевләргә табшырылды. Утырышдан соң Биккол, Әхмирев һәм мин өчәүләб Фатихнең хәлен белергә кердек. Башкалар кайтыб китделәр. Мин фельдшер Габдерахман Моратов белән икәүләб төн буенча сакларга калдым.

Төнлә Фатихнең хәле җиңеләймәде. Ләкин кәефе ачык булды. Бары тик йоклый алмавындан гына зарланды. Шушы төнне ул миңа: “Кәрим син ник төнлә белән монда йөрисең? Әллә синең мине карый торган чиратыңмы? Әле сез шулай организоваться1 итеб алыб мине чиратлаб керешдегезмени? Минем тик шул фактны белеб торасым һәм шуны констатировать итәсем генә килә” диде. Мин моңар каршы аңарга дару эчердем. Шуның белән сүз озаймады. Ул да бераз тынычланыб калды.

28 февраль бер килеш үтде. Кизү, куелган килеш барды. 1, 2, 3 нче март көнләре дә бер килеш үтделәр. Кизү торулар, дарулаулар, караулар мөкәммәл рәвешдә барды. Авыруның хәле көндән-көн якшырды. Ул инде хәзер бары тик камфара җибәргән урынларның авыртуындан гына зарлана башлады. Докторлар үпкә шеше авыруының төзәлә башлавындан хәбәр бирделәр. Шуңар күрә камфара җибәрүне дә азайтдылар. Хәтта “Фатих котылды” дигән шадлыклы өмид һәркемдә ныгый башлады. Шуңар күрә аны апрель башларындан калдырмыйча Кырымга җибәрү мәсьәләсе безнең арада бик нык сөйләнеб шуңарга планлар корылды. Ләкин 4 нче мартка каршы төнлә белән Фатихнең хәле көтелмәгәндән янә начарланыб китде.

Бу төнне кизүдә торучы Нәфисә Ваһапова төнге сәгать 3 дә миңа килеб кереб: “Кәрим, нишлик инде? Фатихнең сидеге тукталды, тышка чыга алмый. Үлеб китмәсә ярар иде диб куркабыз” диб бер сөаль куйды. Бик кыска гына уйлашкандан соң телефон белән “ашыгыч тыйбби ярдәм станция”сендән бер врач чакырдык. Шуның өстенә Дезидериевне алырга китделәр. Ярты сәгатьдән соң һәммәсе дә авыру янына килделәр. Катетер куеб карадылар. Ләкин сидек чыкмады. Доктор, нервлар авыруы башланган һәм шуның беренче бәрелүе сидек юлына тугъры килгән диб табды. Яңадан консилиум ясаб нервлар авыруын карарга кирәк булачак, иртәгә шуны җыярбыз диб берничә киңәшләр биреб кайтыб китде.

***

4 нче март иртә белән сидек юлларында, почкада1 авыру юклыгы мәгълүм булды. Шул көндүк яңадан консилиум ясалды. Бусында Фатих Мөхәммәдияров, Терегулов, Дезидериев, доктор Варашилов һәм Зимницкийлар катнашдылар. Болар: “Үпкә шеше авыруы тәмам бетеб бара икән дә, ләкин туберкулеза палочкалары фронтны кисеб чыгыб карынга, эчәкләргә һөҗүм иткәнләр. Шул сәбәбле эчәк һәм карын шеше (воспаление брюш. кишки2) авырулары килеб чыккан. Бусы инде теге авыруларына караганда бик күб куркынычлы” диделәр. Терелү өмиде барлыгын әйтмәделәр.

Шунда да әле Фатих, бу зур куркынычлы авыру белән дә ныклаб көрәшергә, медицина биргән кораллар белән авыруына каршы бик ныклаб сугышырга керешде.

Никадәр авыр азабланса да, һәммәсен дә эчендән тына, йөзенә чыгармый, кәефен һаман да якшы күрсәтә иде. Камфара, морфий кебек дарулар җибәргәндән соң берәр сәгать чамасы мәлҗерәб ятыб, андары кәефе ачылгач ара-тирә үткен сүзләр яки кыска гына мәзәкләр әйтеб сала иде. Үзен кадерләб караганга бик шадлана, үлемдән һичбер курыкмыйча аны көлә-көлә каршы алырга хәзер булуы белән бергә “Инде якшылаб карагач тереләм” диб өмид итә иде. Шушы көнләрдә ул: “Татарстанның мәгариф һәм матбугат эшләрендәге егетләре мине татар театрының 20 еллык юбилейсы булган көндә, күңел хатирәсе өчен генә дә бер кисәк кәгазь җибәреб чакырмаганлар да, хәтта шуның танта[на]лы мәҗелесендә мине һәм татар театрының нигезен салучы, аны гражданлык хокукын алырлык дәрәҗәгә күтәрүче Габдулла Кариевне сүккәнләр иде. Моны миңа “Таз” эшләде. Ләкин менә хәзер минем авыру чагымда миңа никадәр докторлар киләләр. Һәммәсе дә мине юаталар. Бу хезмәтне коммунистлар түгел, минем дустларым гына эшлиләр. Әгәр дә Наркомздравда Фатих Мөхәммәдияров булмыйча, анда да бер коммунист утырса, бу докторлар да, бу дарулар да килмәсләр иде” диб сөйләде.

Кизүдә торучы яшь врач Рәбига Дивиевага минем алдымда: “Әгәр дә миңа мондан егерме еллар элек син татарның зур мөхәррире булырсың, кулында реальный көч булган бер партия синең кешелек кадереңне төшереб изәргә тырышса да, каты авырган чагыңда сине олуглаб бик күб татар партиясез врачлары кизү торыб карарлар диб әйтсәләр, бу хәлнең булуына һичбер ышана алмас идем. Ләкин Ходай миңа шуны күрергә насыйб итде. Менә күрәсеңме Рәбига татарның хәяте нинди уңышлыпроизводительно бара. Шуны уйлагач ирексез тереләсем килә” диде. Шуны сөйләгәч мәлҗерәб арыб китде.

Докторлар Фатихнең тереләчәген өмидсез күрсәткәч, мин, Биккол, Нуркин өчәүләб минем өйдә утырыб, үлә калса ничек итдереб күмү турыларында киңәшдек. Олуглаб ихтирам белән күмү планларын, тәртибләрен чамалаб карадык. Күмү комиссияләре проектын төзедек. Аңарга дуст, якын таныш һәм мөхлис булган интеллегенцияне тикшереб, кемләрнең нинди эшләргә кирәкле, файдалы булачагын күздән үткәрдек.

Габдулла мулла Әмирхани белән Гомәр Әмирханлар ни өчендер Фатихнең каты авыруы турында үзләренең читдәге кардәшләрендән Ибраһим Әмирхан һәм Мәхмүд Әмирханларга хәбәр бирергә ашыкмадылар. Бары тик без кат-кат басыб әйкәндән соң гына 27-28 февральләрдә Гомәр Мәскәүгә Мәхмүд Әмирханга хат язды һәм Җиддәдәге1 Ибраһимгә: “Фатих үпкә шеше белән каты авырый, карау якшы куелды, авыруның кидешендән киләчәктә хәбәр бирербез” дигән мәфһүмдә2 телеграмм бирде. Фатихнең авыруы көчәйгәч тагын хәбәр җибәрергә әйтдек. Ләкин һаман да “әһәмияте юк” диб кичекдерделәр. Шунда Мәхмүдкә телеграм бирделәр. Ибраһим Әмирхан авруның барышындан һаман хәбәрсез калды. Аңарга үлгәндән соң гына телеграм бирелде. Үзендән үлгән көндә хәле ничек диб соралган телеграм килде.

***

5 нче мартда кич белән Фатихне саклаб утырган чагында хәл белә килүчеләрдән Шиһаб Әхмирев, Зыя Ваһапов, Исхак Карташов, Ибраһим Аитовларны алыб калыб, шулар янына Габдулла мулла белән Гомәр Әмирханны да чакырыб, шул ук фатирның урта бүлмәсендә янә бер кат киңәшдек. Монда югарыда сөйләнгән Биккол һәм Нуркинлар белән өчәүләб хәзерләгән күмү проектларын сөйләб күрсәтдек. Яңа кешеләр проектка үзгәреш кертмәделәр, мәгъкульләделәр1. Аннары Фатихнең “Шәфигулла абзый”сы, мемуарлары, хатлары турында да сөйләшдек. “Шәфигулла абзый”ны күчерергә, башка кулъязмаларына акт язарга булдык. Ләкин бу нәрсәләрнең һәммәсе дә Фатихнең кровате янындагы сандыкда булганга, ул сандыкны үзе авырса да һаман караб ятканга алыб чыгу мөмкин булмаганлыкдан һәм шалтыратыб ачыб алу да бик уңайсыз табылганлыкдан бу эшләрнең һәммәсе дә кичекдерелде.

6 нчы март шинбә көн авыру тагын да көчәйде. Бу көн көндез без хезмәтдә чагында доктор Терегулов килеб караб киткән һәм Ибраһим Бикколовны очратыб “Инде хәзер күмәргә хәзерләнергә кирәк, дүшәнбе көн иртә беләндән дә соңга калмас өзелер диб уйлыйм” дигән. Доктор Дезидериев: “Инде безнең хәлдән килерлек түгел. Якшәнбе көн кичдән дә калмас, өзелер, үләр диб уйлыйм” дигән.

Безне соңга таба үләр алдындан иң күб борчыган нәрсә Фатихнең кулы белән язган васыяте бармы, юкмы икәнлеген белү булды.

Докторлар аның үләчәген тәмам кисеб, вәгъдәләб куеб киткәч бу мәсьәлә безне тагын да борчыды. Мондый васыятьнең барлыгын яки юклыгын үзенең якын кардәшләрендән һичберсе өзеб әйтә алмады. Кырымга китәр алдыннан бары тик Ибраһим Бикколовка телдән генә “Әгәр дә үлә калсам, мине Ислам дине кушканча, ләкин бидгатьсез1 без обрядов2, ягъни фидия3, дәүр4, яллаб Коръән чыгарту, җидемне уздыру кебек эшләрнең – җолаларның берсен дә үтәмичә күмәрсез. Шулай ук минем җеназама чәчәк һәм ленталар да куйдырмазсыз. Васыйларым – Галимҗан Шәрәф, син һәм җизни, өчәү булырсыз” диб әйткән булган. Башкаларын шушылары белән бергә Кырымдан әйләнеб кайткач үзем язармын әле дигән5.

Шушы 6 нчы мартда кичен гадәтдәгечә камфа[ра]лар тәэсире белән Фатихнең кәефе ачылыб китә. Гадәтдәгечә сөйләшеб ята башлый. Шул араларда Ибраһим Биккол Фатихнең үзендән сораб, үз кулы белән язган васыятенең юклыгын белә. Ләкин язарга тәклиф1 итми һәм васыятьләреңне әйтеб калдыр диб әйтергә дә базмый2. Биккол миңа моны шул сәгатьдүк хәбәр итде. Яңадан бер кат уйлашыб карадык. Ләкин һичбер төрле юл таба алмадык. Хәле авыр булган Фатихне васыятьләр турында сүз кузгатыб борчырга батырчылык итә алмадык. Чөнки аны сөйләшдерү аңарга зарар булыб төшәчәк иде. Шуңар күрә без аны үзебез карый башлагандан бирле мөмкин кадәр сөйләшдермәскә һәм аны үзебезнең сөальләргә3 җаваб бирдерү мәҗбүриятенә төшермәскә тырышдык. Үзенең иң кирәкле сүзләрен генә тотыб, авыруына бәйләнеше булмаган сүзләрен сөйләшдермәс өчен мөмкин кадәр җавабсыз калдыра идек. Докторлар да шулай кушалар, шуны бик нык тотарга әмер итәләр иде. Хәтта хәл белә килүчеләрнең кайсыберләрен, сөйләшдерүләрендән куркыб, аның янына кертмичә, үзебез генә кабул итәдер идек.

Шулай да булса җиденче мартда бугай, Габдулла мулла Әмирхани бер уңаен табыб Фатихнең телендән васыятьләренең кайберләрен әйтдергән һәм шуны языб кайтадан үзенә укыб күрсәткән. Фатих һәммәсен дә мәгъкуль1 табыб бераз кәефе күтәрелсә, имза итәргә дә булган. Ләкин ул инде шундан соң имза итәрлек хәлгә килә алмады. Габдулла мулла язган васыять шул көенчә имзасыз хәлдә аның кулында калды. Бу васыятьне Габдулла мулла безгә дә күрсәтде. Биккол белән икәүләб укыдык. Монда ул Ибраһим Бикколга әйткән васыятьләре өстенә: 1) үзенең туганы Ибраһим Әмирханга биш мең сум чамасы бирәчәге барлыгын, артдырыб шуны үзендән калган суммалардан бирергә кушкан; 2) үземне күмү расходларындан калган суммадан якынларымны укытырсыз, дигән. Башка сүзләр артдырмаган2.

Шул рәвешчә Фатих Әмирханның үз кулы белән язган васыяте калмады. Ләкин моның ул чаклы зур әһәмияте дә юк. Чөнки аның телдән әйткән васыятьләре үзе исән чагында ышанычлы рәвешдә исбат ителенде.

Фатихнең тәрбиясен, әхлакын, фикерен, игътикадын1, карашларын, әсәрләрен белгән кешеләр өчен аның шул телдән генә әйткән сүзләре дә инанырлык һәм игътикадына муафикъ2 булганлыгы күренеб тора.

***

7-8 нче мартлар һәм 9 нчы мартка каршы төн, 9 нчы мартның иртәсе – Фатихнең иң авыр рәвешдә иң куркынычлы авыруларга каршы көрәшкән көнләре. Бу көнләрдә аның күз нурлары байтка сүнде, күз пәрдәләре томанланды, сакалы үсеб китде. Үзе бик нык ябыкды. Ләкин анарда искиткеч чыдамлык булган икән. Ул һичбер вакыт һәм үлгән көнләрендә дә кычкырыб ыңгырашмады, ай-вайламады. Һәммәсен эчендән тынды. Мин аның унике көн рәтдән бик күб вакыт янында булсам да, бер генә табкыр да кычкырыб ыңгырашканын да ишетмәдем. Ул иң авыр минутларында да, үләренә тәмам 10-15 минут калганчага чаклы үзенең аңын югалтмады. Хәл белә килгән яки үзен кизүләб карый торган кешеләрнең һәммәсен дә таныб, һәркайсы белән берәр генә сүз булса да сөйләшеб ятды. Иртәгә үләчәк булган 8 нче март кичендә без Рәхимә Мөхитова белән икәү аның янында саклаб утыра идек. Шул вакыт кулын Рәхимәнең итәгенә куеб, Рәхимәнең кулын кысмакчы булды. Ләкин бармакларда көч юк иде. Моңар каршы Рәхимә: “Фатих абзый көчеңез азрак шул”, дигәч, “Юк, миндә анлык кына көч бар әле”, диб җавабланды, көлдерде. Андан соң бераз торгач: “Рәхимә, беләсеңме без бит синең белән син кечкенә чагында бер вакыт пароходда очрашкан идек. Син әле ул чагында 14-15ләрдә генә булгансың. Менә инде хәзер ничек дәү үсеб киткәнсең. Мин сине шундан бирле күргәнем юк иде. Инде доктор да булгансың икән” диб, Рәхимәне таң гаҗәбкә калдырды. Исән булган Рәхимә Фатихнең шулчаклы авыр хәлдә дә шул вакыйганы исенә төшерә алуына тәмам абтыраб калды.

Шул сүзләрендән соң мин чыгыб китдем. Рәхимә белән Габдулла мулла төнен утырыб сакларга калдылар. Аларга төнлә белән сүз араларында үзенең иртәгәч (9 нчы март була) сәгать 8-9 араларында үләчәген әйткән. “Иртә белән сәгать 8-9 араларында китәрбез инде ахыры” дигән.

Мине 9 нчы март иртә белән сәгать алтыда Фатих начарланды диб чакырдылар. “Фатих абый хәлең ничек?” диб сорагач: “Кәрим, син икәнсең, әлегә ничава, шулай ятабыз менә” диде дә изерәп китде. Шул чаклы аңы булганга янындагы кешеләрнең һичберсе аны бөтенләй өмидсез диб табмады. Көндезен бәлки рәтләнеб дә китәр әле диб уйлаган булдык. Чөнки докторларның аңарга үләргә куйган сроклары да үтеб киткән иде инде. Шулай да булса мин бик тиз генә Биккол белән Нуркинны һәм Гомәр Әмирханны, Фатих Мөхәммәдияровны өйләрендән чакырыб китердем. Фатих аларны да таныды. Шуңар күрә Биккол белән Нуркин бераздан үзләренең хезмәтләренә китделәр. Рәхимә Мөхитованы шәфкать туташы (Серова) алмашдырды. Шулай итеб без берничә кеше Фатих янында калдык. Сәгать тугызынчы яртыда тагын начарланды. Шул вакыт университет медицина факультетының соңгы курсында укучы Фәхретдинов дигән студент килде. Алар шәфкать туташы белән икәүләб камфара, морфий җибәрделәр. Аннары кокаин җибәрделәр. Һәммәсе дә доктор кушканча эшләнде. Ләкин инде болар да тәэсир итми башладылар. Габдулла мулла ясин укыб чыкды. Минут саен хәле авырая барды. Минут саен диерлек үзен әйләндерергә кушды. Бераз саташкалады. Ләкин әле һаман да аңында иде. Сәгать нәкъ ун тулганда: “Әйдә, китдек инде булмаса, күңелем рәхәтләнсен бер, менә шулай, менә шулай” диде. Шул вакыт Фатих Мөхәммәдияров килде.

Шушы сүзләре аның актык сүзләре булды. Шундан соң һич бер сүз әйтмәде. Пульсы тәртибсезләнде. Кан тибү сирәкләнде. Сулу алуы да тирәнәйде. Берничә минутлар бик эчдән сулады. Аннары күкрәкдән, аннары бугаздан гына сулу ала башлады. Сулу бугазга күчкән чагында тәмам соңгы сулуына чаклы сәгатемдән караб тордым. Сулуы соңга таба шул дәрәҗәдә сирәкләнде, хәтта ярты минутка бер генә калды. Габдулла мулла ясин укуда дәвам итде. Яңа Бистәдән килгән Рокыя апалары Фатихнең колагына “Аллаһ”, “Аллаһ” диб торды.

Күңел сизүе белән төнлә әйткән сүзендә күб ялгышмады. Иртә белән сәгать ун тулыб нәкъ 10 минут киткәндә актык сулуын алды. Җан бирде. Үзе әйткәнчә күңелен рәхәтләндереб Аллага табшырылды. Бездән аерылды. “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун”1 дидек.

Фатихнең җан биргән минутларында өстендә караб торучылар: 1) Габдулла мулла Әмирхани, 2) Гомәр Әмирхани, 3) Кәрим Сәгыйд, 4) Фатих Мөхәммәдияров, 5) Разия Әмирхан, 6) Газизә Яушева, 7) Нәфисә Ваһапова, 8) Рокыя апалары, 9) студент Фәхретдинов, 10) шәфкать туташы Серова. Фатих үлгәндән ун минут чамасы үткәч Исхак Карташев килде. Мин аны Фатихнең хәле авырайгач да чакырткан идем, ләкин үлгәнче килеб җитә алмады. Мөхәммәдияров бедән шәфкать туташы китделәр. Без шунда калган кешеләр Фатихнең гәүдәсен урынындан алыб караватын чистартдык. Бүлмәсен юдыртдык. Бераз гына дезинфекция ясадык. Астындагы көрпәләрен алыб, пакь простыня җәеб, кыйблага аяклары белән яңадан караватына салдык. Аяклары элекдән катып калганга, үлгәч дә тез турындан бөтенләй тураеб бетмәделәр. Ярты җәя рәвешендә калдылар. Шуның соңында телефон белән үзенең якын күргән дустларына, танышларына, нәселдәшләренә, үзе белән мәдрәсәдә укыган ибдәшләренә һәм аны сөюче-ихтирам итүчеләргә, гәзит идарәләренә бер сәгать чамасы берәм-берәм әйтеб, хәбәр биреб чыкдык. Кайберләренә кеше җибәреб әйтдердек. Күб дә үтмәде, бу кешеләрнең һәммәсе дә берәм-берәм Фатихне тәне суынмаган актык мәртәбә күреб калырга агыла башладылар. Елашулар, сыкранулар китде. Бераздан күмү киңәшләре башланды. Бусы турында алдагырак битләргә кара.

Фатих Әмирхан авырган чагында хәл белә килүчеләр

26.02

Ибраһим Биккол

Кәрим Сәгыйд

Гыйльми һәм Рәхимә Шәрәфләр

Ә[б]үбәкер Терегулов

Габдерахман Моратов

 

27.02

Касыйм хәзрәт

Гәрәй Хәсәни

Садри Җәлал

Зыя Ваһапов

Фатима Апакова

Ибраһим Кули

Кәрим Тинчурин

Хәдичә Хуҗаханова

Кәрим Сәгыйд

Халисә Сәгыйд

Г. Моратов

Ә[б]үбәкер Терегулов

Фатих Мөхәммәдияров

Сафа Хафизов

28.02

Г. Кәрәм

Ә. Хәсәни

Хәсән Исхаков

Зәйнәб Хәсәни

Шәһәр Шәрәф

М. Гали

Юсупов

Һарун Максудов

Әхмәдҗан Мостафа

Исхак Карташ

Ибраһим Аит

Разия Садыкова

Хәдичә Хуҗаханова

Шиһаб Әхмирев

Кәрим Сәгыйд

Г. Байки

Г. Моратов

Ибраһим Биккол

1.03

Ибраһим Биккол

Кәрим Сәгыйд

Гәрәй Хәсәни

Таһир Ильяс

Йосыф Яушев

Ә. Терегулов

Б. Максудов

Хәдичә Хуҗаханова белән Суфия

Газизә Баттал

Г. Байки

Ибраһим Аит

Шиһаб Әхмирев

Вафа Бәхтияров

Г. Моратов

Исхак Карташ

Җамал Вәлиди

2.02.

Нәфисә Ваһапова

Кәрим Сәгыйд

Ибраһим Биккол

Борһан Шәрәф

Халисә Сәгыйд

Фатима Бәхти

Гәрәй Хәсәни

Шиһаб Әхмирев

Г. Моратов

Гаяс Байки

Шәфика Аитова

Кадир Хуҗаев

Зыя Ваһапов

Һарун Максудов

3.03

Хәсән Исхаков

Йосыф Яушев

Каюм Мостакай

Фатиха Аитова

Зәйнәб Хәсәни

Ибраһим Биккол

Кадир Хуҗаев

Фатих Мөхәммәдияров

Нәфисә Ваһапова

Халисә Сәгыйд

Фатима Апакова

Кәрим Сәгыйд

(Танылмады)

Садри Җәлал

Гомәр Бикбулатов

Фәтхи Борнаш

4.03.

Нәфисә Ваһапова

Фатима Бәхти

Кадир Хуҗаев

Б. Максудов

Г. Моратов

Сибгать Ягуш

Шиһаб Әхмирев

М. Бөдәйли

Мәриям Мөштәри

Хәмид Мөштәри

Ибраһим Биккол

Кәрим Сәгыйд

Зыя Ваһапов

Фатих Мөхәммәдияров

5.03.

Кәрим Сәгыйд

Каюм Мостакай

Ибраһим Биккол

Гәрәй Хәсәни

(Танылмады)

Заһид Нуркин

Хәдичә Карташ

Ш. Байчура

Г. Моратов

Сафа Хафиз

Шәфика Аитова

Ибраһим Аит

Хәдичә Хуҗаханова

Хәсән Исхаков

Садри Җәлал

Ильяс Әхмирев

6.03.

Габдулла Агишев

Ибраһим Биккол

Фатима Бәхти

Ш. Мостакай

Йосыф Яушев

Маһисәрвәр Мәрҗания

М. Гали

Ә. Хәсәни

Хәдичә Хуҗаханова

Зәйнәб Хәсәни

Х. Апаков

Исхак Карташ

Кәрим Сәгыйд

Ибраһим Кули

Нәфисә Ваһапова

Ә. Терегулов

Халисә Сәгыйд

Ибраһим Аит

Шиһаб Әхмирев

Ильяс Әхмирев

Г. Байки

Зыя Ваһапов

Фатима Апакова

Рәбига Дивиева

Г. Моратов

Гыйльми Шәрәф

Рәхимә Шәрәф

Исхак Карташ

Ә[б]үбәкер Терегулов

Г. Аитов

7.03.

Кәрим Сәгыйд

Ибраһим Биккол

Г. Кәрәм

М. Туминов

Әфтәх Тәрҗемани

Садыйк Иманколый

Ибраһим Аит

Рауза Апак

Шәмсевәли Тимергали

Заһид Нуркин

Сөләйман Яналиев

Шахмамитов

Касыйм хәзрәт

Бинеямин Әхтәмов

Гыйльми Шәрәф

Сара Касыймова

Халисә Сәгыйд

Зәйнәб Хәсәни

Гәрәй Хәсәни

Шәһәр Шәрәф

Хәдичә Танач

Вәлидхан Танач

Каюм Мостакай

Х. Зәбири

Нәфисә Ваһапова

Г. Моратов

8.03.

Ибраһим Биккол

Кәрим Сәгыйд

Х. Зәбири

Гәрәй Хәсәни

Касыйм мөәззин

Вафа Бәхтияр

Фатима Бәхти

Нәфисә Ваһапова

Һади Максудов

Исхак Карташ

Кадир Хуҗаев

Фатима Апакова

Заһид Нуркин

Шиһаб Әхмирев

Зыя Ваһапов

Сафа Рәйми

Фатих Мөхәммәдияров

Сафа Хафиз

Ильяс Әхмирев

Ибраһим Кули

Хәдичә Хуҗаханова

Фазыл Локманов

Рәхимә Мөхитова

Хәсән Исхаков

М. Гали

9.03.

Кәрим Сәгыйд

Ибраһим Биккол

Заһид Нуркин

Исмәгыйль Кугушев

Касыйм Фәхретдинов

Нәфисә Ваһапова

Ибраһим Кули

Касыйм мөәззин

Ибраһим Аит

Исхак Карташ

***

Фатих Әмирханның авырый башлаган көнендән (15 нче февральдән) 26 нчы февральгә чаклы хәлен белә килүчеләр арасында кардәшләрендән башка кешеләр юк1. Аның авырганлыгы бу вакыт дустларына, танышларына билгеле түгел. Фатихнең авырыб ятканлыгы үзенең дустларындан иң элек Кәрим Сәгыйд белән Ибраһим Бикколга мәгълүм булды. Бу 26 нчы февральдә иде. Шул көндән башлаб Фатихнең хәлен белә килүчеләрнең һәммәсенең дә диерлек исем-фамилияләре яздырыла барылды. (Югарыда шул исемлек күчерелеб куелды, ләкин монда кардәшләре кермиләр, алар язылудан тыш һәрвакыт шунда). Менә шул көндән башлаб үлгән көненә чаклы (ягъни 26 нчы февраль белән 9 нчы март арасында) 12 көн эчендә Фатихнең хәлен белә килүчеләрнең барысы бу язу буенча 76 кеше булды. Боларның 55 се ир кешеләр, 21 се кыз хатынлар. Өчәүсе коммунистлар, калганлары партиясезләр. Килү исәбләре белән барлыгы 199 табкыр була. Шундан ирләр 152 табкыр, кыз хатынлар 47 табкыр килгәнләр. Исем-фамилияләре белән санаганда болай була (хәреф тәртибе белән):

Ә[б]үбәкер Терегулов — 5 табкыр

Әфтәх Тәрҗемани — 1 табкыр

Әхмәдҗан Мостафа — 1 табкыр

Ильяс Әхмирев —  3 табкыр

Ибраһим Биккол — 12 көн рәтдән һәм һәркөн берничә табкыр. Төнлә дә саклады.

Ибраһим Кули —  4 табкыр

Ибраһим Аит —  6 табкыр

Исхак Карташ —  5 табкыр. Берсендә төнен саклады.

Исмәгыйль Кугушев — 1 табкыр

Бәдри Максудов —  2 табкыр. Берсендә ярты төн саклады.

Борһан Шәрәф —  1 табкыр

Бениямин Әхтәмов — 1 табкыр

Танылмаган фамилияләр — 2 табкыр

Таһир Ильяс —  1 табкыр

Рабига Дивиева —  1 табкыр. Икенче табкыр төнен саклады.

Разия Садыкова —  1 табкыр

Рауза Апакова —  1 табкыр

Рәхимә Мөхитова — 1 табкыр. 9 нчы мартка каршы төнен саклады.

Рәхимә Шәрәф —  2 табкыр

Заһид Нуркин —  4 табкыр. Бер табкыр төнен саклаб кунды.

Зәйнәб Хәсәни —  4 табкыр

Зыя Ваһапов —  5 табкыр. Бер табкыр төнен саклаб кунды.

Җәмал Вәлиди —  1 табкыр

Халисә Сәгыйд —  5 табкыр

Хадичә Танач —  1 табкыр

Хәдичә Хуҗаханова — 6 табкыр

Хәдичә Карташ —  1 табкыр

Хәсән Исхаков — 4 табкыр. Бер табкыр төнен саклады.

Хәмид Апаков — 2 табкыр

Хәмид Мөштәриев — 1 табкыр

Хәбибрахман Зәбири — 2 табкыр

Садри Җәлал —  3 табкыр. Бер табкыр төнен саклады.

Садыйк Иманколый — 1 табкыр

Сара Касыймова — 1 табкыр. Ярты төн саклады.

Сафа Хафиз —  3 табкыр. Бер табкыр төнен саклады.

Сафа Рәйми —  1 табкыр

Сөләйман Яналиев — 1 табкыр

Суфия —  1 табкыр

Сибгать Ягуш —  1 табкыр

Шахмәмитов Рәүф — 2 табкыр. Берсендә ярты төн саклады.

Шәриф Байчура — 1 табкыр

Шәһәр Шәрәф — 2 табкыр

Шәфика Аитова —  2 табкыр

Шәмсевәли Тимергали — 1 табкыр

Ш. Мостакай — 1 табкыр

Шиһаб Әхмирев — 6 табкыр. Берсендә төнен саклады.

Габдулла Агишев — 1 табкыр

Габдерахман Моратов —  9 табкыр. 3-4 мәртәбә төнен саклады.

Газизә Баттал — 1 табкыр

Г. Кәрәм —  2 табкыр

Гыйльми Шәрәф —  3 табкыр

Гаяс Байки —  4 табкыр. Үлгәч бер төн саклады.

Фатих Мөхәммәдияров — 4 табкыр

Фатима Апакова —  4 табкыр

Фатима Бәхтиева — 4 табкыр

Фатиха Аитова — 1 табкыр

Фәтхи Борнаш —  1 табкыр

Фазыл Локманов — 1 табкыр

Касыйм Фәхретдинов — 1 табкыр

Касыйм хәзрәт — 2 табкыр

Кадир Хуҗаев —  4 табкыр

Каюм Мостакай — 4 табкыр. Берсендә төнен саклады.

Кәрим Сәгыйд —  12 көн беррәтдән һәм һәркөн берничә табкыр. Төнлә дә саклады.

Кәрим Тинчурин — 2 табкыр

Гәрәй Хәсәни — 8 табкыр

Мәхмүд Бөдәйли — 1 табкыр

Мәриям Мөштәри — 1 табкыр

Маһисәрвәр Мәрҗания — 1 табкыр

М. Гали —  3 табкыр. Берсендә төнен саклады.

Мостафа Туминов — 1 табкыр

Вафа Бәхтияров — 2 табкыр. Һәр икәвендә төнләрен саклады.

Вәлидхан Танач — 1 табкыр

Һади Максудов — 1 табкыр

Һарун Максудов — 2 табкыр

Йосыф Яушев — 3 табкыр

Юсупов — 1 табкыр

Гомәр Бикбулатов — 1 табкыр

***

угълы Әмирханны дәвалату, карашу өчен һәм әгәр дә Ходаның әмере җитеб дөньядан кичә калса, тәкфин-тәҗһиз2 эшләрен үтәшү, андан соң калдырган мирасларын, язуларын, кулъязмаларын, төрле документ һәм сәнәдләрен3 барлаб акт языб алу өчен җәмәгать вәкилләре сыйфаты белән сезне ярдәмче итеб чакырабыз һәм ошбу дәгъвәтебезне4 кабул иткән көндән кардәшебез әдиб Фатих Әмирханга гаид булган югарыдагы мәсьәләләрне башкаруда сезгә безнең белән бер хокукдан эш күрергә рөхсәт итәбез”. Имзалары:

Габдулла Әмирхани

Гомәр Әмирхани

Разия Әмирхани

Газизә Яушева

Күмү мәрасименең1 үзәк комиссиясе шушы чакырылган кешеләрдән гыйбарәт булды. Шул рәвешчә күмү мәрасиме киңәшләренә керешдек. Безнең киңәшкә Заһид Нуркин белән Шиһаб Әхмиревләр дә катнашдылар. Мәҗлес актыгындарак янә берничә кеше килде. Күмү мәрасименә хәзерләнү планы берничә көн элек хәзерләнгән проектка нигезләнеп ошбу рәвешдә төзелде:

Фатих Әмирхан үзенең васыяте буенча ислам кагыйдәсе белән күмелер.

Коръән тутырту, тәһлил әйтдерү, дәүр1 кылдыру, фидия2 бирү кебек дин исемендән эшләнә торган бидгатьләр, җолалар, шулай ук табутына чәчәкләр, ленталар кую кебек горефләр һич берсе дә эшләнмәс. Чәчәк, лента китерүчеләр булса, өендә калдырылыр. Чәчәк, лента алырга теләгән кешеләргә шул акчаларын Фатих Әмирхан фондына бирергә мөмкин булуы гәзитдә чыгарылачак тәгъзия игъланларында3 әйтелер. Үзенең васыяте буенча һәүел намазы4 укылырга тиешлек турында мәсҗедләргә хәбәр бирелер.

Җеназаны Казан мөхтәсибе Касыйм хәзрәт Салихи укыр.

Күмү 12 нче февральдә5 җомга көн булыр. Мәет шул көн көндез сәгать бердә өйдән чыгарылыр. Шул тугърыда гәзитләрдә игълан басдырылыр.

Күмү мәрасимләрен башкару өчен өч төрле комиссия төзелә. Болар шушы сәгатьдән үк үзләренең эшләренә керешәләр.

Информация һәм нотык сөйләүләр комиссиясе

Бу комиссиянең вазифалары, эшләре:

Фатихнең чит шәһәр яки илләрдәге кардәшләренә, дустларына һәм мәтлуб1 булган аерым кешеләргә Фатихнең үлүендән ашыгыч хәбәр тарату.

Гәзитләргә игълан бирү. Рустага (?) хәбәр итү.

Фатихнең үлүенә багышланган бер номер газет чыгару.

Татар укучы һәм укытучыларын, студентларын, укымышлыларын күмү мәрасименә катнашу өчен оешдыру.

Җеназа мәйданларында сөйләнәчәк нотыкларның мәүзугларын2 һәм сөйләячәк кешеләрне алдан билгеләб кую.

Бу комиссиянең әгъзалары: Җәмал Вәлиди, Заһид Нуркин, Садри Җәлал, Бениямин Әхтәмов, Мостафа Туминов, Ф. Мөхәммәдияров һәм Гомәр Әмирхан.

***

Тәкфин-тәҗһиз комиссиясе

Әгзалары: Габдулла Әмирхани, Кәрим Сәгыйд, Исхак Карташ, Зыя Ваһапов, Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмиров, Вафа Бәхтияров, Ибраһим Аитов.

Комиссиянең эшләре: юдырту, кәфенләү, мәетне саклау, атлар хәзерләтү, җеназа һәм кабер урынларын билгеләү, кабер казыту, өйдә һәм мәетне алыб барганда тәртиб саклау, башкалар…

Бу комиссия үзенә аерым утырыш ясаб хезмәтләрне түбәндәгечә булды:

Тәкфин-тәҗһиз өчен кирәкле булган материалларны, нәрсәләрне хәзерләү һәм күмү мәрасимендә лязем3 булачак барча мәсарифне4 тәртибле рәвешдә алыб бару – хәзинәдарлык итү Исхак Карташевта йөкләнә.

Мәслихәт табылган кешеләрдән кизү белән мәетне саклату, саклау (почетлы сакчы кую), исләндермичә тоту Кәрим Сәгыйдкә табшырыла. Хезмәтләрен гарыз итеб1 килүче студентлар иң беренче нәүбәтдә шушы эшдә Кәрим Сәгыйдкә ярдәм итәрләр.

Кабергә күмү өчен “Загс”дан рәсми язу алу Гомәр Әмирханга табшырыла.

Мәет булган өй янында мәсьәләгә гаид2 йомышлар белән даими рәвешдә ат тоту (9-10 мартларда бер ат, 11 дә ике ат тоту) күмү көнесенә күб итдереб җитәрлек кадәр атлар хәзерләү Зыя Ваһаповка йөкләнә.

Җеназа һәм кабер урынларын билгеләү, кабер казыту эшләре Габдулла мулла Әмирхани белән Шиһаб Әхмиревкә табшырыла.

Күмү көнендә өй янына җыелган халыкдан үзләре теләгән кешеләргә мәетне күрсәтү вакытында, мәетне җеназа урынына һәм кабергә алыб барганда һәм күмү вакытларында тәртиб саклау, башында Кәрим Сәгыйд торганы хәлдә Габдулла мулла Әмирхани, Ибраһим Биккол, Шиһаб Әхмирев, Каюм Мостакай, һәм Зыя Ваһаповларга йөкләнә. Әгәр дә кирәк булса болар үзләренә ярдәмчеләр чакыралар.

Мәетне юу, Габдулла хәзрәт Әмирхани белән Фасих мөәззингә табшырыла. Юыб кую 11 нче март иртә беләндән дә соңга калдырылмас.

Мәетне өендә күтәреб табутына чыгарыб кую Габдулла хәзрәт Әмирхани, Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол, Габдулла мулла углы Мәхмүд Әмирхани, Вафа Бәхтияр, Зыя Ваһапов һәм Гәрәй Хәсәниләргә табшырыла. Шулар өстенә башка кешеләр артдырылмый.

Мәетне табутка салгач өй янындан театр мәйданына кадәр күтәреб баручылар: Габдулла хәзрәт, Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Габдулла мулла углы Мәхмүд Әмирхани, Зәкәрия Әмирхани, Зәкәрия Садретдинев, Гәрәй Хәсәни, Вафа Бәхтияров, Заһид Нуркин, Кәрим Тинчурин, Ибраһим Аит, Фатих Мөхәммәдияров, Хәмид Апаков, Гомәр Бикбулатов, Һади Максудов, Гыйльми Шәрәф булырлар.

 Театр мәйданындан каберенә чаклы күтәреб баручылар яңыз укучылар, студентлар, укытучылар, һәм укымышлылар гына булыр. Башка төрле сыйныф кешеләре катнашдырылмас.

 Мәетне кабергә индерүчеләр: Җәмал Вәлиди, Фатих Мөхәммәдияров, Вафа Бәхтияров, Зәкәрия Садретдинев, Кәрим Сәгыйд, Зыя Ваһаповлар булырлар.

 Каберенә алыб ләхедкә куючылар: Ибраһим Биккол, Габдулла хәзрәт Әмирхани һәм Гомәр Әмирханлар булырлар.

3. Рәсем алдыру комиссиясе

Әгъзалары: Кәрим Тинчурин, Хәсән Исхаков, М. Гали, Кадир Хуҗаев, Каюм Мостакай, Г. Кәрәм.

Вазифалары: Фатихнең караватында яткан килеш рәсемен алдыру. Якын кардәшләре белән бергәләб рәсемен алдыру. Гипс белән маскасын алдыру һәм шуны балавызга эшләтү. Өендән каберенә илткәнче берничә урында җеназа мәрасимләрен һәм каберенә төшерү вакытларын рәсемгә алдыру. Җеназа мәрасимләрен киноматограф лентасына алдыру.

 

Бу өч төрле комиссиядән тыш янә Фатихне күмгәндән соң аны искә төшерү комиссиясе төзелергә тиешлеге дә сөйләнеб үтелде. Фатихнең каберенә таш куйдыру, аңарга багышланган кичәләр ясау, мәҗмугасын1 чыгару, рәсемләрен эшләтдереб тарату, кайбер нәрсәләрен музейга бирү һәм гомумән, аның исемен мәнгеләшдерү кебек эшләр шушы комиссиядә каралырга тиеш.

Комиссияләрдә

Югарыда сөйләнгән комиссияләр һәм аның аерым-аерым әгъзалары һәммәсе дә бик ныклаб торыб үзләренең эшләренә керешделәр. 11 нче март кич һәммә эшләр башкарылыб бетде. Шушы ике арада, Фатихнең үлгән көнендән 11 нче март кичкә чаклы (өч көн эчендә) эш өстендә байтак сөйләшүләр, киңәшүләр булды. Ләкин шушы киңәшүләрдә татар коммунист укымышлылары, язучылары килеб һичберсе төбле рәвешдә катнашмадылар (бары тик үлгәнендән берничә сәгатьләр үткәч үк Мәхмүд Бөдәйли ибдәш кенә зыярәт итеб тәгъзия1 кылыб чыкды).

Без үзебезнең Үзәк комиссия исемендән шушы вакытда дәвам итмәкдә булган Татарстан Советлары съездының президиумына Фатих Әмирханның үлүендән рәсми кәгазь җибәрдек. Күмелү көнен хәбәр итдек. Шуңар каршы һичбер җаваб булмады2.

Фатих үлгәннең беренче көнендә үк яшь язучылардан кайберәүләре (Хәсән Исхаков, М. Гали, Садри Җәлаллар): “Әгәр дә гражданский күмү белән күмсәк, бәлки съезд да, хөкүмәт дә һәм коммунистлар да катнашырлар; күмү мәрасиме тагын да зурырак булыр иде” дигән мәфһүмдәрәк1 бер фикер сөйләделәр. Шул көнне кичен һәм иртәгесен Үзәк комиссия әгъзасы Фатих Мөхәммәдия[р]ов да шушы фикерне куәтләде. Ләкин боларның һичберсе Үзәк күмү комиссиясенә төбле бер тәклиф2 рәвешендә түгел, бәлки хосусый рәвешдә генә әйтелделәр. Шулай да булса Үзәк комиссия бу фикерне игътибарга алыб үз эчендә берничә кат сөйләшеб үтде һәм бу тугрыда Фатих Әмирханның кат-кат әйтеб калдырган васыяте булганга, аңарга ихтирам йөзендән һәм аның динле булуын күздә тотыб, үзе әйткәнчә Ислам кагыйдәсе буенча җеназа укыб күмәргә карар бирде.

Шул көнне кич белән сәгать унларда Фәтхи Борнаш килде. Без әле бу вакыт аерым-аерым рәвешдә һаман да күмү мәрасимләренә хәзерлек турында сөйләшеб утыра идек. Ул безгә янәдән ничек күмү мәсьәләсен кузгатды, безнең карарыбызга бәхәс итде: “Фатих Әмирхан сезнең карашда гына түгел, безнең карашда да зур язучы һәм әдиб, ул җәмәгать кешесе. Аны сезнең кебек иске дустлары гына түгел, һәммәбез дә ихтирам итәбез, коммунистлар да ихтирам итәләр. Без аның Печән1 һәм чалмалы халык кулы белән күмелүен теләмибез. Гражданларча күмелү белән күмелсен. Без партияле укымышлылар әле бу турыда съездда да сүз кузгатырга уйлаб йөрибез” диб дау чыгарды. Безне орышды. Күңелендән ничек булгандыр, анысын белмим, ләкин тышындан үтә динсез киселергә маташды. “Фатих ул динсез иде. Аның бит җеназа укыб күмү турында шаһидләр алдында үз кулы белән языб калдырган васыяте юкдыр” диде.

Мөхәммәдияров үзенең әсасән2 гражданларча күмү ягында икәнлеген сөйләб, әгәр дә васыяте буенча җеназа укырга теләүчеләр булса, анысын зыярәт янында гына эшләсенләр, диде.

Мин “Без Фатихне зур ихтирам белән олуглаб күмәчәкбез. Бөтен партиясез укымышлылар бу күмү мәрасименең уртасында булачаклар. Чалмалы халык белән Печән базары кулына бирергә уйлаганыбыз да юк. Фатихне татарның укымышлылары, укытучылары, укучылары, студентлары күмәчәк. Әгәр дә татар коммунист укымышлылары да Фатихне зур әдиб һәм җәмәгать кешесе диб танысалар, сез әйткәнчә ихтирам итсәләр, ни өчен исән чагында килмиләр иде? Ни өчен татар театрының 20 еллык юбилейсе вакытында аны игнорировать1 итделәр, хәтта юбилей мәҗлесендә сүкделәр? Ни өчен ул авырган чагында хәлен белә килмәделәр? Ни өчен бөтен партиясез укымышлылар үзләренең барлык көчләре белән Фатихне үлемдән алыб калырга тырышыб йөргәндә булышлык күрсәтмәделәр? “Фатих Әмирхан каты авырый” дигән хәбәргә һич бертөрле әһәмият дә бирмәделәр? “Кызыл Татарстан” идарәсендәге Толымбайскиләрегез “Фатих Әмирхан каты авырый” дигән хәбәрне гәзиткә басыб чыгарырга да каршы килделәр? “Фатих Әмирхан безнең өчен әллә кайчан үлгән инде, андый чепухаларны басыб ма[та]шмыйбыз” диб әйтергә дә нахаллыклары җитде! Инде хәзер инициативаны үзегезнең кулга алырга телисез! Монда аңлашылмый торган бер мантыйк бар”, дидем. Шуның өстенә “Әгәр дә чындан да аңар ихтирам күрсәтеб күмү мәрасимләрендә катнашырга телисез икән, сезнең катнашуга җеназа уку бер дә комачаулык итми. Без җеназа укудан дүнмибез1. Ләкин мин үзем җеназа уку фактына чаклы гражданларча мәрасим ясарга да каршы түгел” дидем.

Ибраһим Биккол: “Без Фатихне үзенең васыятенә бинаән2 Ислам кагыйдәсе буенча җеназа укыб күмәчәкбез. Әгәр дә сез аны ихтирам итсәгез, аның васыятенә каршы килмәскә тиешсез. Мәсьәлә бик җиңел, бары тик җеназа гына укымыйсыз, без укыган чагында читкәрәк китеб кенә торасыз. Без бит җеназадан башка дини бидгатьләрнең берсен дә эшләмибез. Шуңар күрә җеназа укудан башка күмү мәрасимләренә бик иркенләб катнаша аласыз. Әгәр дә без ихтирам иткән бер коммунист үлсә, аның җеназасыз күмелүенә һичбер каршы килмәс һәм күмелү мәрасименә катнашыр идек. Шулай ук әгәр дә без ихтирам иткән бер урыс булса, аның поплар белән күмелүенә, чиркәүгә кертелүенә һичбер каршы килмәс идек. Урыслар белән чиркәүгә дә керер һәм чукынганларын да караб торыр идек; без үзебез андый игътикадда1 булмаганга, бу безнең иманыбызга да зарар китермәс һәм аны ихтирам йөзендән күмү мәрасименә катнашуыбызга да манигъ2 булмас иде. Ни өчен сез дә бу мәсьәләгә шулай карый алмыйсыз?” ди.

Фәтхи Борнаш янган шәһәр театры мәйданында гражданларча мәрасим ясау фикерен куя. Җеназагызны зыярәт янында укырсыз, ди.

Ибраһим Биккол: “Без инде Фатихнең гәүдәсен коммунистлар да ихтирам итсенләр диб мәйдандан мәйданга өстерәб йөрергә каршы киләбез. Әгәр дә ихтирам итсәгез, Фатихне үзегезгә китертмичә, үзегез Фатих янына килегез”, ди.

Җәмал Вәлиди: “Гражданларча күмү мәрасиме ясау намына1 җеназасын яшереб укыб, Фатихне керәшенләрчә күмүгә һичбер разый булырга ярамый”, ди.

Моназарә  озынга китә. Башкалар да катнашалар. Комиссиянең карары бозылмый.

***

10 нчы март “Кызыл Татарстан” һәм “Красная Татария” гәзитләрендә Фатихнең үлүе турында түбәндәге игъланлар чыгарылды.

9 нчы мартда сишәнбе көн иртә белән 10 сәгать 10 минутда атаклы олы татар язучысы Фатих Әмирханның дөньядан үткәнлеген якынларына, мөхибләренә тирән кайгы белән белдерәбез. Мәрхүмнең җәсаде җомга көн 12 нче мартда көндез сәгать бердә фатирындан чыгарылыб, Мулланур Вахидов мәйданына китереләчәк. Мәрхүмнең васыяте буенча өстенә чәчәкләр һәм ленталар куелмаячак. (Ихтирам йөзендән чәчәк, лента куярга уйлаган оешма һәм кешеләргә, шул эшләргә тотачак акчаларын мәрхүмнең хатирәсе фондына табшырырга мөмкин).

Күмү мәрасимен үткәрү комиссиясе

Шундый ук игълан. Фатихнең якын кардәшләре исемендән.

Гәзитнең Казан хәбәрләре арасында. Редакциядән.

10 март. Күмү комиссияләре үзләренең эшләрендә. Казандагы партиясез татар укымышлылары, Фатихнең дустлары, танышлары әледән-әле килеб булышлык күрсәтеб торалар. Коммунистлар да берәм-берәм килеб тәгъзия кылыб китәләр. Үзәк күмү комиссиясенә кичә Фәтхи Борнаш кузгаткан мәсьәлә турында бер рәсми тәклиф-фәлән юк.

11 март. “Кызыл Татарстан” һәм “Красная Татария” гәзитләрендә Фәтхи Борнашның Фатих Әмирханга багышланган мәкаләләре чыга. Ул үзенең бу мәкаләләрендә Фатих Әмирханга “Без аны инкыйлабчы мөхәррир, шагыйрьләр тезмәсенә кертергә тырышмыйбыз” диб бәя куя. Әйтерсең лә аңарга “зинһар, кертсәнә инде, Фәтхи ибдәш” диб ялынганлар диярсең.

Андан соң шул ук көнге гәзитдә: 1) “Кызыл Татарстан” һәм “Крестьян” гәзитләре язучыларның, 2) Гужур һәм “Шәрык матбагасы” эшчеләренең, 3) матбугат эшчеләре оешмасы белән Гыйльми үзәк һәм Дәүләт нәшриятының тәгъзия игъланлары чыга.

“Татарстан” гәзите тирәсендәге яшь язучылар һәм партияле укымышлылар берәм-берәм килеб “Фатихне гражданнарча мәрасим белән күмергә кирәк” диб сүз куертыб, комиссия әгъзаларын моназарага1 чакырыб йөриләр. Комиссия әгъзалары боларга каршы: “Әгәр дә гражданларча мәрасим белән күмү ягында булучылар үзләренең күмү мәрасименә катнашырга, Фатихне ихтирам итәргә теләгәнлекләрен комиссиягә килеб төбле-җүнле рәвешдә әйтсәләр, бер тәклиф кертсәләр, без сөйләшүдән баш тартмыйбыз, сөйләшербез. Ләкин җеназа укудан дүнмәбез. Шунда да һәр ике як катнашырлык рәвешдә килешү ясаб, күмү мәрасиме планларын яңадан бер кат тикшереб караб чыгарбыз” диб җаваб бирәләр.

Көн урталарында Биккол белән мине телефондан обкомның агитпроп бүлегенә чакыралар. Барабыз. Анда утыручы Гыймранов “мин бернәрсә дә белмим” ди. Провакация булыб чыга.

Ниһаят кич сәгать җиделәрдә (иртәгә Фатих күмеләчәк дигән кичдә) гражданларча күмү ягында булучылардан рәсми рәвешдә кешеләр киләләр. Безгә күмү мәрасиме турында сөйләшер өчен катнаш утырыш ясарга гарыз итәләр1. Утырыш башлана. Ибраһим Биккол рәислек, Заһид Нуркин секретарьлек итә. Протоколы түбәндәгечә:

Фатих Әмирханны күмү мәрасиме турында мәҗлес протоколы

1926 ел. 11 март.

Мәҗлесдә булучылар: Фатих Сәйфи, Исхак Рәхмәтуллин, Фәтхи Борнаш, Латыйф Гомәров, Мәхмүд Бөдәйли, Фатих Мөхәммәдияров, Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Бениямин Әхтәмов, Гомәр Әмирхан, Габдулла мулла Әмирхани, Заһид Нуркин, Гомәр Бикбулатов, Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмирев, Зыя Ваһапов, Гәрәй Хәсәни, Садри Җәлал, Фатих Әмирхан II, Х.Зәбири, Исмәгыйль Рәмиев.

Нәүбәтдә: ничек күмү мәсьәләсе.

 

Ибраһим Биккол: Күмү мәрасиме үткәрү комиссияләренең карарларын игълан итде.

Латыйф Гомәр: Фатих абый барыбыз өчен дә кадерле. Ул үзенең гомерен искелек белән көрәшеб үткәрде. Яшь буынга тәэсире зур булды. Күмүне дә шундый итеб үткәрергә кирәк.

Исхак Рәхмәтуллин: Күмүгә без һәр хәлдә катнашачакбыз. Шулай да төб бер мәсьәләне чишәргә кирәк. Дини рәвешдә күмү буламы? Гражданскиймы? Безнең катнашуыбызның рәвеше шушы мәсьәлә белән чишеләчәк. Комиссия мәсьәләне “дини” диб кисеб куюы белән үзенең өстенә зур бер мәсьүлият1 ала.

Габдулла мулла Әмирхани: Фатихнең васыяте шулай ди.

Ф. Мөхәммәдияров: Комиссиянең күб әгъзалары гражданский күмү ягында булса да, Фатихнең үз теләгенә ихтирам итеб, җеназа белән күмүгә разый булдылар2.

Фатих Сәйфи: Ничек күмәргә дә мөмкин. Кеше үзенең якынын ничек күмсә дә ярый. Ләкин гәзитдә Фатихнең васыятен төртеб күрсәтүнең ни өчен эшләнгәнен белмибез3. Фатихнең языб калдырган әйбере юк икән. Мәрасимне театр мәйданында үткәрү сезнең өчен дә кабул ителерлекдер.

Х. Зәбири: Монда мәрасимне үткәреб, тегендә җеназа укырга мөмкин.

Кәрим Сәгыйд: Ни өчен Мулланур Вахидов мәйданында түгел дә, ни өчен бу мәйданда? Шуның төб сәбәбе нәрсә икән?

Мәхмүд Бөдәйли: Сәбәбләре: 1) Татарстан Советлар съездының шул мәйдан алдындагы Комклуб бинасында булуы. 2) Татар өчен эшләб торган Фатихнең җеназасы барыбер шушы мәйдандан үткәреләчәк. 3) Шулай булгач җеназачылар шунда туктаб бераз сабыр итә алалар.

Кәрим Сәгыйд: Бу мәйдандагы митингда җыелган халык мондан соң да мәет белән барачаклармы?

(Җаваб бирәләр: барачаклар).

Г. Әмирхани: Мулланур Вахидов мәйданы алга китсен, шушындый тантаналы эшләр шунда эшләнсен иде.

Фәтхи Борнаш: Мәрасимне тегендә ясаганда ихтирам булыб да, монда ясаганда ихтирам булмый диелсә самимият булмас иде. Халык монда да килә алыр һәм килгән кешеләр озатырлар да.

Исхак Рәхмәтуллин: Сез артык мәсьүлиятле эш алгансыз. Татар мәгариф эшчеләренең туксан проценты безнең якда. Безнең теләк бик катгый. Без ихтирамыбызны дини мәрасим белән бер урында җыя алмыйбыз. Сез уступка1 ясасагыз, без дә ясарбыз.

Кәрим Сәгыйд: Килешүгә якынлашу аңлашылды. Монда әледән-әле мәсьүлият алу белән куркытышырга урын юк. Без мәсьүлиятне бик ачык аңлаб үз өстебезгә алабыз. Җавабын биргәндә ярдәмгә сезгә барырга кирәк булмаса кирәк. Шулай да без мәслихәт булган эшкә каршы килмибез. Әгәр дә бу Театр мәйданында да мәрасим ясаганда халык икегә аерылыб таркалмаса, без Театр мәйданында ясаб үтәргә дә разый.

Шиһаб Әхмирев: Габдулла хәзрәт ихтирам күрсәтергә манигъ2 юк, ди. Театр мәйданында мәрасим ясау тарафында кеше күб. Безнең аңарга каршы торырга хак юк.

Ф. Сәйфи: Без Татарстан Советлары съездындан вәкил түгел. Андагы кешеләрне мәрасимгә барырга көчләмибез. Митинганы теләсәк кайчан ясый алабыз. Җеназа артындан бармауда безне һичбер иҗтимагый совет (?) гаебләмәс.

Г. Әмирхани: Низагъ юк. Уңайсызлык чыкмасмы? Монда да мәрасим үткәрү озакка сузылмасмы?

 Латыйф Гомәров. Тәкъдимләр кертә: 1) Фатих абыйның васыятен безнеңчә аңларгамы? Комиссиячәме? 2) Мәрасим театр мәйданында үткәреләме, әллә Вахидов мәйданындамы? Әллә икесендә дәме? Шуларны чишәргә кирәк. Шундан соң гамәли чараларын төзәрбез, ди.

Мәсьәлә бутала. Сөйләүчеләр күбәя.

Ф. Мөхәммәдияров: Күмүне  монда фиксировать1 итеб калырга кирәк, ди.

Садри Җәлал: Без партиясез зыялыны күмгәндә, һәммәбез бергә булырга тиешбез. Муллалар, пуркилар2 катнашмасынлар иде, ди.

Исхак Рәхмәтуллин: Без мәгариф, мәдәният оешмалары вәкилләре Фатихне үзебез теләгәнчә хөрмәт итеб озатырга уйлыйбыз. Шуңарга разыймы?

Ибраһим Биккол: Без Театр мәйданында гражданларча мәрасим үтәб үтәргә разый. Ләкин мин мәсьәләнең бу рәвешдә куелышына каршы булганга рәислекдән чыгам.

Фатих Мөхәммәдияров рәислек итә.

Ф. Сәйфи мәгариф, мәдәният оешмаларының белдермәсен игълан итә. Бу белдермә түбәндәге 4 маддәдән гыйбарәт:

1. Мәгариф һәм матбугат эшчеләренең оешмалары Фатих Әмирханны гражданларча күмү рәвеше белән үткәрергә (озатырга булса кирәк) тәкъдим итәләр.

2. Мәрхүмнең языб калдырган васыяте булмавын белсәк дә, ләкин васыйларының югарыда күрсәтелгән рәвешдә күмүгә риза булмавын искә алыб, Фатихне нинди мәрасим белән күмүне васыйларның үзләренә табшырырга.

3. Бу карарның икенче маддәсе белән риза булмаган киңәш мәҗлесенең әгъзалары Фатихне озаткан чакда Театр мәйданында туктаб хөрмәт итүне муафикъ диб таба.

4. Театр мәйданындагы җыелышның рәисе итеб Фәтхи Борнашны күрсәтә.

Бу белдермәне укыгандан соң мәсьәлә тагын бутала. Сөйләүчеләр артык күбәя. Фәтхи Борнаш урынына Фатих Мөхәммәдияровны тәкъдим итәләр. Партиялеләр моңарга разый булмыйлар. “Фәтхи Борнаш сезнең кеше ич” диб көләләр.

Шуннан соң киселеб әйтелгән, сүз берекдерелгән булмаса да, түбәндәге карар язылыб куела (ләкин бу карарга бик күб кешеләр разый булмыйлар).

Карар: Театр мәйданындагы митинг Гыйльми Үзәк, матбугат эшчеләре оешмасы, Дәүләт нәшрияты һәм гражданларча мәрасимдә хәзер булучылар исемендән Фәтхи Борнаш тарафындан ачылачак. (Аннары мәетне алыб бару йолалары).

 

Шуның белән гражданларча күмү тарафындагы кешеләр таралыб бетәләр. Аларча инде резолюция чыгарылгач, гүя һәммә нәрсә шуның белән тәмам булды.

Килгән халык таралыб беткәч, күмү мәрасимен үткәрү комиссиясе шундук үзенең утырышын ясаб яңадан бер кат элекдәге карарларын тасдыйк1 кылыб үтде. Шуның белән бергә Театр мәйданында ясалачак мәрасимдә табутны туктатырга булды. Шунда Фатихнең тәрҗемәи хәлен һәм аның ничек авыруын сөйләр өчен комиссия әгъзаларындан Ибраһим Биккол белән Фатих Мөхәммәдияровларны билгеләде. Театр мәйданында мәрасим булачагын һәм табутның шунда туктатылачагын белдереб гәзитдә игълан чыгарырга булды.

12 март. “Кызыл Татарстан”да информация комиссиясенең, кичә идарә белән ясаган килешүе буенча, гәзитнең уртасына салынган ярты табак кәгазьдә ике яклы булыб, Фатих Әмирханга багышланган мәкаләләр һәм игъланлар һәм читдән килгән тәгъзия телеграмларның кайберләре басылыб чыкды.

Партиядәге укымышлы яки язучыларның, бигрәк дә сул канатда булганларының Фатих Әмирханны үлгәндән соң “Без дә аны тәкъдир һәм хөрмәт итәбез” диб йөрүләрен, күмү мәрасимләрендә катнашабыз диб митинг ясаб әтәчләнүләрен “якшы түгел, читдәге эмигрантлар – дошманлар шуны истифадә1 итәрләр, Әмирханның әдиблеген игътираф2 итмәгәнләр диб битебезгә бәрерләр” дигән тактикалардан чыкканлар диб юрадылар, шулай диб сөйләделәр.

Фатих Әмирхан үлгәндән соң күмү мәрасимен үткәрү комиссиясенә үзләренең кайгыларын белдереб төрле оешма һәм аерым кешеләрдән түбәндәге телеграмлар килде:

Мәскәү. 10 март. Бөек каләм остасы татар классигы Фатих Әмирханның үлә хәбәрен тирән кайгы белән каршы алдык. Бу югалтуга күңелебез сыкранганлыкны зур хәсрәт белән белдерәбез.

Эшче редакциясе. Мәскәү. 10 март. Оста татар язучысы, татар матур әдәбиятын тудыручыларның берсе булган Фатих Әмирханның югалуына чын күңелдән кайгырабыз. Туган һәм дустларының хәсрәтләрен уртаклашабыз.

Үзәк нәшриятның татар-башкорд,казакъ, үзбәк, кыргыз, нугай, төркмән секцияләре.

Мәскәү. 10 март. Үзебезнең бөек классик, матур әдәбиятыбызның энҗесе Фатих Әмирханның үлүенә тирән һәм чын, ихласдан кайгырабыз. Үзебезнең халкыбыз, мәрхүмнең туган һәм дустларының кайгыларын уртаклашабыз.

Имзалар: Фатих Кәримев, Ф.Агиев, Суфия Агиева, Мәхмүд Мәрҗани, Нәҗиб Гасрый, Шакир Мостаев.

Мәскәү. 10 март. Үзбәк әдәбияты, хәзерге художество ягындан үсү чорында Фатих Әмирханны татар әдәбиятының оста художнигы сыйфаты белән чын ихласдан һәм чиксез ярата. Мин Фатих Әмирханның талантын хөрмәт итүчеләрдән булыб, сезнең кайгыгызга кушылам.

Чулпан.

Мәскәү. 10 март. Бөек әдиб Фатих Әмирханның үлү хәбәре безне кайгыга төшерде. Аның исеме, үсеб килә торган яшьләрнең йөрәгендә мәңгегә калыр.

Үзәк наборщиклар мәктәбенең татар өйрәнүчеләр группасы.

Мәскәү. Классик Әмирханның вакытсыз үлеб китүенә кайгырганлыгыбызны белдерәбез.

Хиҗаз Гали, Бикбулат, Кушаев, Уразмөхәммитев.

Серпухов. 11 март. Тюркология съездының Татарстан вәкилләре татарның талантлы язучы һәм художникларындан берсе булган Фатих Әмирханның үлгәнлеген юлда ишетеб тирән кайгыда калды. Чын күңелебездән ошбу гомуми кайгыга без дә кушылабыз.

Имзалар: Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Максудов, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Габдерахман Сәгъди, Нигъмәт Хәким, Мөхәммидева.

Ленинград. 10 март. Башкордстан студентлары оешмасы халык язучысы булган Фатих Әмирханның үлүе мөнәсәбәте белән үзенең тирән кайгырганлыгын белдерә.

Рәис: Төхфәтуллин.

Ленинград. 11 март. Кайгы аңлатыб бирелгән телеграм оешманың фикере түгел.

Төхфәтуллин.

 Ленинград. 10 март. Ленинград яшьләре кыйммәтле язучы Фатих Әмирханның югалуына тирән кайгыра.

Имза: Яшьләр.

Ленинград. 10 март. Сөекле язучыбыз Фатих Әмирханның үлүенә Ленинград мөселманларының кайгырганлыкларын белдерәбез.

Мәсҗиде Җамигъ комитеты

Әстерхан. 10 март. Чиксез хөрмәтле Фатих әфәнде Әмирханның үлү вакыйгасе белән гаять мөтәәссир1 булганлыгымны белдерәм.

Мулла Ниязи.

 Әстерхан. 9 март. Бәхил бул кадерле дуст, Фатих!

Әлмөхәммәдев, Габәши.

 Әстерхан. 10 март. Безнең исемебездән Фатих Әмирханның табутына чәчәк куярсыз. 25 сум акча җибәрелде.

Имзалар: Борһан Бадамшин, Гали Шәмиунов, Фатих Шахмазов, Гата Баһаветдинов, Гани Ниязов, Гыйлаҗеддин Яһудин.

 Әстерхан. 10 март. Татар күгенең йолдызларындан берсенең сүнүе белән тирән хәсрәт эченә чумган хәлдә, кадерле дуст һәм алмашдырылмый торган ибдәшне югалткан дустларыбызның бөек кайгыларын уртаклашабыз.

Әлмөхәммәдев, Габәши, Һилалов.

 Әстерхан. 10 март. Кадерле язучы Әмирханның вакытсыз үлеб китүенә Әстерханның партиясез укучы яшьләре исемендән чын ихласыбыздан сыкранганлыгыбызны аңлатабыз. Аның татар әдәбияты, татар иҗтимагыяте алдындагы хезмәтләрен таныганлыгыбызны әйтеб үтү белән бергә, үлем аның тәнен алыб китсә дә, татар яшьләренең аңарга һәм аның хезмәтләренә булган бөек ихтирамын алыб китә алмас дибез.

Имзалар: Гомәрев, Шәмсетдинов, Камалетдинов, Хәсәнев һәм башкалар.

 Әстерхан. 11 март. Татарның бөек язучысы һәм татар кызларының хокукларын яклаучы әдибләрнең беренчеләрендән булган Фатих Әмирханның үлүенә без Әстерханның укучы кызлары үзебезнең тирән кайгы белән йөрәкдән кайгырганлыгыбызны белдерәбез.

Имзалар: Курамшина, Сайганова, Гомәрева һәм башкалар.

 Әстерхан. 10 март. Йөзләгән татар халкының әхвале рухиясен һәм тормышын сурәтләнереб бирүче шагыйрь, рәссам, сатирик һәм әдиб мәрхүм Фатих Әмирханга үзебезнең мәнгелек соңгы сәламебезне күндерәбез. Уяну дәверен зур осталык белән матурлаб язган Фатихнең каләме киләчәкдәге татар әдәбиятына мәнге нур чәчеб торсын! Без аның бөек таланты, фикерләре, сүзләре һәм әдәби хезмәтләре алдында баш иябез.

Фатих Шахмазов, Яһудин, Галим Шакиров, Гата

Баһаветдинов, Гани Ниязи, Борһан Бадамшин.

 Әстерхан. Татар әдәбиятының ифтихары булган Фатих Әмирханның үлүенә тирән кайгырабыз. Аның үлүе турындагы бу зур кайгылы хәбәр аның хезмәтләренә булган безнең ихтирамыбызны тагын артдырачак һәм аның исеме безнең күңелләребездә мәңге сакланачак.

Урта мәктәб укучылары: Шакировлар,

Гомәревләр, Әбүталиповлар һәм башкалар.

 Сарытау. 10 март. Кадерле ибдәш һәм дуст Фатих Әмирханның вакытсыз үлүенә тирән кайгы белән кайгырам һәм үземнең күмү мәрасименә хәзер була алмавыма чын күңелдән тәэссеф1 итәм.

Зыя Янгаличев

 Симферополь. 10 март. Татарның зур язучыларындан Фатих Әмирханның үлү хәбәре аның талантын тәкъдир итүче яшь кырымлыларны тирән бер кайгыга салганлыгын белдерәбез.

Шакир Мөхәммәдияров, Озынбашлы, Чапчакчы,

(Мөгыйнев) Җәлал, борадәран Адабаш һәм Бикинлар, Җәббар.

 Симферополь. 10 март. Бөек мөхәррир Фатихның үлүе безне тирән кайгыга төшерде. Аның якынларының һәм аны тәкъдир итүчеләрнең кайгыларына уртаклашабыз.

Мөфти Хаҗи Мөслихеддин.

 Уфа. 10 март. Тебя уже нет Фатих ибдяш

Прими привет последний наш1.

Сүнчәләй, Гафури, Исәнбәт.

 Уфа. 11 март. Милләтнең талантлы мөхәррире Фатих Әмирханны югалтуга чын күңелемдән кайгыруымны белдерәм.

Мөфти Ризаэддин Фәхреддин.

 Оренбург. 10 март. Губерна мәгариф шөгъбәсенең1 вак милләтләр бүлегенә караган Тәрбия-тәгълим техникумының татарлар һәйәте2, кыйммәтле классик язучы Әмирханның үлүен зур югалту диб карый һәм шуңарга үзенең тирән кайгы белән кайгырганлыгын белдерә.

Алиев, Шәркый.

 Ташкенд. 10 март. Матур стиль тудыручы кыйммәтле дуст Фатих Әмирханның вакытсыз үлүенә чиксез хәсрәтләнәм. Фатих Әмирхан исеменә фонд өчен 200 сум җибәрәм.               

Кәбир Бәкер.

 Ташкенд. 10 март. Октябрьгә чаклы булган татар әдәбиятына бик күб кыйммәтле әсәрләр биргән татар язучысы Әмирханның үлүенә кайгырабыз.

Урта Азия вак милләтләр Комуниверситетында эшләүче татар группасы исемедән: Абызов, Борһан Хәбиб.

 Иске Бохара. 10 март. Без ерак Бохарада торучы татарлар, үзебезнең хезмәт иясе булган татар халкының кадерле язучысы Әмирханны югалту кайгыларына кушылабыз. Без Совет хезмәтендәге партияле татарлар кыйммәтле язучы ибдәш Әмирханның күмү мәрасимендә була алмавыбызга бик үкенәбез. Бәхил бул бездән, безнең өчен багышланган татар әдәбиятының атасы – Әмирхан!

Имзалар: Әбүзәрев, Әлмәшев, Кәмалов, Каина, Зәетев, Гизаков, Хәсәнев, Фатих Сөләйманов, Гомәр Җанов, Мәрзыя Җанова, Даутов, Габбасов, Әбләзинләр, Бурлик, Ишмөхәмитов, Иблиев, Хәирев, Таһиров, Самад Кандани, Гайшә Сөләйманова, Сәгъдиев, Дибирдиев, Юсупов, Нагаев, Фәһимә Нагаева, Хөсәенев, Рабига, Кинукиев, Ситдыйков, Нугаев, Хаммадов, Ибраһимов, Якупов.

Иске Бохара. 11 март. Азад Бохара идарәсе татар халкы күбчелегенең бу көнге кайгысына кушыла. Без Фатих Әмирханны бары тик татар җәмәгатьче язучысы итдереб кенә түгел, бәлки бөтен Союздагы шәрык халыклары әдәбиятының пионеры итдереб хөрмәт итәбез.

Петропаул. 11 март. Әмирханның талантын тәкъдир итүчеләр исемендән аның вакытсыз үлеб китүенә кайгырганлыгыбызны белдерәбез. Исеме Татарстанның мәркәзендә мәнгеләшдерергә мөстәхикъ1 булган бу талант иясенең бөтен әсәрләре мәҗмугәсенең тиздән басдырылыб чыгарылуын һәм киң халык күбчелеге арасына таратылуын телибез.

Габделҗәлилов (Галим Акчурин булса кирәк).

Омски. 10 март. Яшьләр арасында искелеккә каршы көрәшү фикерләре таратучы һәм татарның матур әдәбиятын тудыручылардан кыйммәтле Әмирханның үлүенә бик нык кайгырам.

Искәндәрев.

 Омски. 10 март. Мәдрәсә реформасы өчен беренче булыб көрәшкә чыккан һәм мәктәбкә кыйммәтле әсәрләр биргән Әмирханның үлүенә кайгырабыз.

Омски мәктәбендә укучылар.

Монда тәрҗемә итеб күчерелгәнләрдән тыш янә “Кызыл Татарстан” гәзите идарәсенә дә байтка тәгъзия телеграмлары килгән. Боларның кайберләре гәзитдә чыгарылсалар да, байтагысы ни өчендер басылмый калдылар. (Җеназа укыб күмгәнгә булса кирәк. Чөнки идарәнең шуңарга ачуы килгәнлеге күмү мәрасименең ничек үткәнлеген язган номерында да ачык күренеб тора. 12 март). Бу гәзитдә басылмыйча һәм безгә күренмичә калган телеграмлар арасында Сәмәрканд, Ялта, Полторацки1, Баку, Касыйм һәм башка шәһәрләрдән килгән телеграмлар бар иде диб риваять итделәр. Хәерле булсын.

Күмү мәрасиме

12 март. Бүген атаклы әдибләребезнең иң сөеклесе булган Фатих Әмирханның гәүдәсен дөньядан озатдык. Бөтен Казан бөек җәмәгать хезмәтчесе булган Фатих Әмирханның үлүенә матәм тотды. Казанның бөтен татар җәмәгате аңарга үзенең ихтирамын күрсәтеб, җеназасы өстендә олуглау мәрасимен ясады. Бүген, бөтен каләм ияләребез, матбугат әһелләребез, изелгән татар халкының әхвале рухиясен1, аның тормышын сурәтләндереб бирүче шагыйрь, рәссам, сатирик һәм татар әдәбиятында яңа матур стиль тудыручы әдиб Фатих Әмирхандан аерылыб, аңарга үзләренең мәнгелек соңгы сәламләрен әйтделәр. Татарның сәнәгате нәфисә2 ияләре, артистлары, тормышның ямсез якларын оста тәнкыйдь белән сәхнәгә кергән, сәхнәне яңа типлар белән баеткан драматург Фатих Әмирхандан аерылдылар. Бу көн бөтен татар хатын-кыз дөньясы, татар кызының иң каты изелгән бер вакытында аның хокукын яклаб чыккан көрәшче Фатих Әмирханны озатдылар. Татарның бөтен мәдрәсә җимешләре, шәкерддән җитешкән кешеләре үзләренең уяну, ислахәт3 дәверендәге юлбашчысын югалтдылар, кордашларының алдынгысындан аерылдылар.

Бүген Русиядәге бөтен төрк-татар халыкларының аңлы сыйныфлары, Фатих Әмирханны олуглаб аның таланты, фикерләре, сүзләре һәм әдәби хезмәтләре алдында баш иделәр.

Менә шундый аң, шундый хиссият, шундый тәгъзияләр белән Фатих Әмирханның гәүдәсе дөньядан озатылды. Күмү мәрасимендәге меңләрчә халыклар шушы нокталарны аңлаб аның җеназасына җыелдылар. Гәүдәсен озатдылар.

12 март иртә белән сәгать унларда Фатих Әмирханның фатиры тирәсенә халык җыела башлады. Өй эчендә үзенең кардәш-ыруглары, дустлары, якын танышлары тулыб калдылар. Сәгать 11ләрдә урамда төрле милләтләрдән, төрле сыйныфлардан, ирләрдән, кыз хатынлардан, картлардан-яшьләрдән, хәтта укучы балалардан җыелган халык меңләргә җитде. Дистәләрчә атлар җыелды.

Шундан соң төрле оешмаларның, мөәссәсәләрнең1, сыйныфларның, милләтләрнең вәкилләре, мәктәб шәкердләре һәм аерым кешеләр Фатих яткан бүлмәгә кереб үзләренең соңгы сәламләрен әйтеб саубуллаша башладылар. Ике сәгать тоташдан шушы халык бертуктаусыз кизү белән агылыб торды. Фатихне өендән алыб чыгар минут җиткәндә дә бу агым бетмәде. Сәламләшүчеләрнең очы-кырые күренмәгәнгә туктатылды. Ишек төбләрендәге почетлы сакчылар авырлык белән тәртиб куя алдылар. Чөнки халык һаман да сәламләшергә сорады.

 Мөхтәсиб Касыйм хәзрәт Коръән укыгандан соң, комиссия тарафындан билгеләнгән кешеләр Фатихнең гәүдәсен өендән алыб чыгыб табутка салдылар. Фатихнең дустлары, кардәшләре табутны күтәреб Театр мәйданына юл тотдылар. Юлда мәктәб шәкертләрендән, укучылардан ике яклаб бау тартылды. Иң беренче рәсем Жуковский урам[ын]да алынды. Грузинский (Карл Маркс) урамына чыккач трамбайлар тукталдылар. Театр мәйданында төрле мәгариф, мәдәният оешмаларындан килгән халыклар, төркем-төркем мәктәб шәкердләре каршы алдылар. Шулар өстенә һәр якдан аерым-аерым кешеләр агылыб килделәр. Мәйдан каршындагы Комклуб бинасындан, съездның оешкан хәлдә дә һәм аерым-аерым вәкилләренең дә1 чыкканы күренмәде.

Алдан билгеләнеб куелган Фәтхи Борнаш, Татарстан матбугат эшчеләре оешмасы, Гыйльми үзәк, Гажур, Дәүләт нәшрияты һәм шундагы гражданларча күмү ягында булган кешеләр исемендән диб митингны ачды. Ләкин монда гражданларча күмүгә бөтенләй каршы булган кешеләр дә бик күб, бәлки, иң зур күбчелек алар ягында иде.

Барлык халык мең ярым – ике мең чамасында иде. Бу халык Фатихне фәлән яки төгән төрле күмү ягында булганлыгы өчен түгел, бәлки ничек булса да аны олуглаб ихтирам итеб озату өчен җыелганлар иде. Һәрхәлдә митинг ачылды. Фотографчылар, кинематографчылар төрле якдан рәсемләр алдылар. Төрле оешмаларның вәкилләре тарафындан Фатих Әмирханны үзләренчә тәкъдир итеб, аның үлүенә кайгырыб сөйләүләр башланды:

Митингны ачучы Фәтхи Борнаш (“Кызыл Татарстан”ның 14нче март номерында басылды).

Күмү комисиясе әгъзасы Ибраһим Биккол (Фатихнең тәрҗемәи хәле).

Наркомпрос исемендән Фатих Мөхетдинев урысча телдә (14 нче март, “Кызыл Татарстан”).

Күмү комиссиясе әгъзасы Фатих Мөхәммәдияров. Авыруы турында.

Каләм эшчеләре исемендән Фатих Сәйфи (14 нче март, “Кызыл Татарстан”).

Гыйльми үзәк һәм укытучылар исемендән Мөхетдин Корбангалиев.

Гаскәри укучылар исемендән Булатов.

Урта мәктәбләрдә укучылардан Хуҗа Рәфыйков.

Татар артистларындан Кәрим Тинчурин.

Башкорд яшьләрендән Нури Таһиров.

сөйләделәр1. Митинг шуның белән ябылды. Артдан меңләрчә халык ияргән хәлдә, җеназаны Казанның партиясез татар укымышлылары күтәреб Проломный урамга төшеб китделәр. Юлда ике якдан сузылган бау белән шулук кешеләр тәртиб саклаб бардылар. Проломныйга җиткәч җеназа килгәнне каршылаб көтеб торган тагын бер зур төркем халык килеб кушылды. Ике яклаб тәртиб саклаб барыр өчен атлы милиционерлар килделәр. Күренеш зур бер манифестация рәвешен алды. Җеназаны күтәреб баручылар Кәрим Сәгыйд идарәсендә һаман да алмашына тордылар һәм ялңыз укучылар (студентлар), укытучылар, укымышлылардан гына күтәртелде. Мещан һәм рухани сыйныф кешеләренә бөтенләй бирелмәде.

Проломныйдан университет урамына борылыб, андан Печән базары урамы буенча Тукай урамына – Ак мәсҗед почмагына җиткәч җеназаны исәбсез күб халык каршы алды. Мондагы халык мең генә түгел, ун меңләб бар иде. Тукай урамы белән Татарстан почмагындан алыб Юнусовлар мәйданын узыб киткәнчәгә чаклы бөтен юл халык белән лыгрым тулы иде. Алма ташласаң җиргә төшмәслек дәрәҗәдә иде. Шуның өстенә урамның ике як йорт түбәләре чебен баскан кебек халык белән кабланган иде. Шул рәвешчә җеназаны атлы милиционерларның ярдәме белән юл ачыб, Юнусовлар мәйданындагы җеназа намазы укыла торган урынга китереб куйдык. Алдан хәзерләнгән фотографчылар кат-кат рәсем алдылар.

Җеназа өстендә сөйләүләр башланды. Иң элек Фатихнең якын дустларындан: 1) Ибраһим Биккол, 2) Кәрим Сәгыйд, 3) Гыйльми Шәрәфләр, аннары татар укымышлыларындан: 4) Мостафа Туминов, 5) Казан кустарларыннан1 – Биккинин, 6) Әстерхан яшьләрендән – Кадир Хуҗаев, 7) матур сәнәгать эшчеләрендән – Кәрим Тинчурин, 8) руханилардан – Габдулла мулла Әмирхани, 9) фән эшчеләрендән – Салих Корбангалиев, 10) хатын-кызлардан – Зөһрә Салиховалар сөйләделәр1.

14 нче март “Кызыл Татарстан” гәзитендә Фатих Әмирханны күмү мәрасиме турында язылган мәкаләдәге “Мулланур Вахидов мәйданында” һәм “Зыяратлыкда” дигән кисәкләр бөтенләй чебчи ялган.

Озату мәрасименең иң зурысы, иң көчлесе Мулланур Вахидов (элекке Юнусовлар) мәйданында булды. Сөйләүләр беткәндән соң да очы-кырые күренмәгән шул халык бер таралмады. Иң аз дигәндә алты-җиде мең халык җеназа укыды. Шул вакыт коммунистлар җеназа укучы халык арасындан аерылыб чыга алмыйча буталыб калдылар. Чөнки андан һичбер ерыб чыгарга мөмкин дә түгел иде.

Җеназа укыгандан соң табутны Казан университетының медицина факультетында укучы татар студентлары үз кулларына алдылар һәм, каберенә чаклы һичкемгә бирмичә, үзләре генә нәүбәтләб күтәреб бардылар. Вахидов мәйданындагы халыкның бер меңләбе (иң азында) җеназа артындан кабергә чаклы килде. Артда иң азында утыз-кырык ат бар иде. Яңа Бистәгә җиткәч җеназаны тагын бер зур төркем халык каршы алды һәм алар да кабергә чаклы бардылар. Кабергә баручылар арасында Фәтхи Борнаш, Фатих Сәйфи, Рәфыйков кебек дистәләрчә җаваблы коммунистлар да һәм партиясез мәсьүл1 совет эшчеләре дә бар иде.

Сәгать 4 нче яртыда Фатих Әмирханның гәүдәсе кабергә индерелеб үзенең ләхеденә куелды. Кабергә индерүчеләр һәм ләхедкә куючылар комиссия тарафындан билгеләнгән кешеләр булдылар. Кабергә индергәндә янәдән рәсем алдырылды. Ләхед такталарын Габдулла мулла Әмирхани тезде. Каберне үзенең дустлары, якынлары, кардәшләре күмделәр. Күмелгәндән соң 1) Кәрим Сәгыйд, 2) Шәһәр Шәрәф, 3) Ибраһим Бикколлар тарафындан соңгы сәлам сүзләре сөйләнде. Фатихнең үзе

Фатих Әмирхан үлү уңае белән гәзит-журналларда чыккан мәкаләләр

“Татарстан” гәзите. 11 март, 58 нче номер. Фәтхи Борнаш мәкаләсе.

“Красная Татария” гәзите. 11 март.

“Кызыл Татарстан”. 12 март. 59 нчы номер. Җәмал Вәлиди һәм И.Биккол мәкаләләре.

“Кызыл Татарстан”. 14 март. 60 нчы номер. Күмү мәрасиме турында. Хәбәрче.

“Кызыл Татарстан”. 18 март. 63 нче номер. “Васыятем”. Гумер.

Мәскәү “Известия”се. 17 март. № 62. Мирсәид Солтангалиев мәкаләсе.

Саратов. “Ялкын” гәзите. 19 март. Номер 9.

“Башкордстан” гәзите. 12 март. 24 нче номер. Ризван Ибраһимов.

“Азад Бохара” гәзите. 14 март. 32 нче номер.

“Төрекмәнстан”. 14 март. 51 нче номер. Зыя мәкаләсе.

“Зәрәфшан”. 18 март. 345 нче номер.

“Яңа дөнья”. 27 март. 70 нче номер. Г.Нури мәкаләсе.

“Белем” журналы. Уфа. Март. 2-3 нче номер. М.Гафури.

“Эшче” гәзите. Мәскәү.

“Азад Себер” гәзите. 27 март. 10 нчы номер. Сарим Фәхри мәкаләсе.

“Яңа авыл” гәзите. Уфа. 11 март. 29 нчы номер. Ризван Ибраһимов.

“Коммунист” гәзите. Баку. 12 март. 61 нче номер. Казандан телеграмма.

 

Искәрмәләр

1 Озынбашлы – Кырымның укымышлы, игътибарлы, нуфузлы яшьләрендән берсе. Ул бу вакыт Кырымнаркомфинның урынбасары иде. Чабчакчы – Кырымның Наркомздравы. Партияле, укымышлы, милләтче. (Автор искәрмәсе).

2 Бу сүзнең карандаш белән астына сызылган. Кулъязманың 2б битендә әлеге баланың исемен ачыклаган язу бар: Зәкәрия Әмирхани.  

1 Кискәнәтдән – көтмәгәндә.

2 Кырымга киткәнче башлаган һәм кайткач да дәвам кыла килгән спирт яки одеклонлы салкынча су белән иртә-кич сөртенә торган гадәте бар иде. Бик күб вак авырулардан шушы “обтирание” бөтенләй хилас (?) кыла диб тирги башлагач да ташламады. (Автор искәрмәсе).

1 Инфлюэнция – грипп.

2 Кирилл хәрефләре белән язылган.

1 Мөхлислары – якын дуслары.

1 Кулъязманың 5 б битендә карандаш белән түбәндәге текст бирелгән: “Фатих белән Биккол арасында шул рәвешдә сөйләшү булган:

Ибрай: Нихәл, Фатих?

Фатих: Менә каяндыр воспаления лёхки килеб чыкды. Үләргә булгач бер сәбәб кирәк бит, воспаленияме, бүтәнме? Үләсе булгач түшәкдә ятыб да берсен табасың инде аның. (Шундан бераз тынычлангач янә): Ни хәбәрләр бар, матбугат юбилейсы нишли? Анда тагын кемне сүгәргә хәзерләнәләр. Анда тагын минедер инде.

Матбугат юбилейсы тиз түгел әле, ул турыда хәбәрләр юк диб тынычландырдым”.

1 Тәклиф – көчләп кушу, боеру.

1 Илзам – бәхәстә җиңеп чыгу.

2 Бу сүзләрне ул берничә көнләр үткәч янында булган башка кешеләргә дә кат-кат әйтә башлады. (Автор искәрмәсе).

1 Кирилл хәрефләре белән язылган.

2 Мөкәммәл – камил.

1 Җәдвәлдәге – исемлектәге.

1 Дәфенләре – күмүләре.

1 Организоваться – оешып.

1 Сөаль – сорау.

1 Почкада – бөердә.

2 Кирилл хәрефләре белән язылган.

1 Производительно – җитеш, үсештә. Кирилл хәрефләре белән язылган.

1 1924-26 елларда Фатих Әмирханның энесе Ибраһим Әмирхан Согуд Гарәбстанында Совет илчелегенең сәркятибе һәм тәрҗемәчесе вазыйфаларын башкара.

2 Мәфһүмдә – эчтәлектә.

1 Мәгъкульләделәр – аңлаешлы, дөрес дип таптылар.

1 Хакыйкатьтә бу эш берникадәр соңрак башкарылган. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге Ф.Әмирхан фондында әдипнең васыйлары Галимҗан Шәрәф һәм Ибраһим Бикколов  тарафыннан 1926 елның 17 октябрьендә төзелгән Актның төп нөсхәсе саклана (Ф. 16, тасвир. 1, С.б. 47). Биредә Фатих Әмирханның вафатыннан соң бүлмәсендә калган кулъязмалары, китаплары, документлары, шәхси әйберләре һ.б. исәпкә алынган.

1 Бидгатьсез – йолаларсыз.

2 Кирилл хәрефләре белән язылган.

3 Фидия — үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап биргән мал, йолым.

4 Дәүр — үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап үткәрелгән дини йола.

5 Кулъязманың 18 б битендә карандаш белән түбәндәге текст бирелгән:

— Нихәл, Ибрай, эш минем начар бит.

— Начар түгел әле, профессорлар өмид бар әле дияләр.

— Алар әйтерләр инде.

Янә дәвам итеб.

— Син Ибрай беләсең инде, син, җизни, Галимҗан Шәрәф – васыйлар.

— Синең бит Фатих язган васыятең бардыр.

“Язган васыятем юк”, диде. “Күмүне инде ислам дине буенча, без обрядов” диде.

— Соң алай булгач Фатих син аны шаһидләр алдында әйтер идең, яки языб калдырыр идең.

“Ярар, шаһидләр алдында да әйтермен һәм хәлем якшыргач язармын” диде.

Разия һәм Гомәр Әмирханлар шул вакыт сүз уртасында килеб керделәр.

1 Тәклиф – көчләп кушу, боеру.

2 Бу җөмлә карандаш белән сызылган.

3 Сөальләргә – сорауларга.

1 Мәгкуль – акылга ярашлы.

2 Ибраһим Бикколовка әйткәнненчә өч васый күрсәткән һәм җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани белән Галимҗан Шәрәф, Ибраһим Бикколовларны атаган. (Автор искәрмәсе).

1 Игътикаден – ышануын.

2 Муафикъ – ярашлы, туры килгән.

1 Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун – Хакыйкатьтә без Аллаһныкы һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз.

1 Миңа мәгълүм булганлардан Галимҗан Шәрәф Бакудагы Тюркология съездына китәчәк төнне 18 нче февральдә кич белән кереб утырган. Шунда бераз кәефсезләнеб торуын сөйләгән. Ләкин ул вакытда әле ул бу авыруына әһәмият биреб карамаган. Күберәк Бакуда булачак съездда һәм хәреф мәсьәләләре турында сөйләшкән. “Съездның күбчелеге башына ат тибкән халыкдан тормаса, латин кабул итү кебек җүләрлеккә бармас” дигән. Бакудан үзе өчен 15-20 сумларга кадәр яңа әзербәйҗан әдәбиятындагы һәм булса госманлы әдәбияты китабларын алыб кайтырга үтенгән. Соңындан каты авырыб яткан көнләрендә дә ул миндән съездның барышын сорашкалаб алгалый. “Галимҗан Шәрәф анда барыб үзенең докладын ясадымы әле, шул турыда “Коммунист” гәзитендә ниләр бар?” диб белергә кызыксына иде. (Автор искәрмәсе).

1 Кулъязманың 34, 35 битләр сакланмаган.

2 Тәкфин-тәҗһиз – кәфенләү-күмәргә хәзерләү.

3 Сәнәд – документ.

4 Дәгъвәтебезне – чакыруыбызны.

1 Күмү мәрасиме – күмү эшләре, процессы.

1 Дәүр — үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап үткәрелгән дини йола.

2 Фидия — үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап биргән мал, йолым.

3 Тәгъзия игъланнарында — некрологларда

4 Һәүел намазы – кеше үлгәнен ишеткәч, ахшамнан соң укыла торган ике рәкәгатьле намаз.

5 Биредә хата киткән. Дөресе “мартта” булырга тиеш.

1 Мәтлуб – эзләнгән.

2 Мәүзугларын – темаларын, эчтәлекләрен.

1 Кулъязмада 37 бит буш калдырылган.

2 Тәкфин-тәҗһиз – кәфенләү-күмәргә хәзерләү.

3 Лязем – кирәкле.

4 Мәсарифне – тотылган чыгымнарны.

1 Гарыз итеп – танып, олылап-хөрмәтләп.

2 Гаид – бәйләнешле, мөнәсәбәтле.

1 Мәҗмугасын – әсәрләренең җыентыгын.

1 Тәгъзыя – үлгән кеше якыннарының кайгысын уртаклашу, юату.

2 Соңындан ишетелгән хосусый хәбәрләрдән, съезд президиумының безнең бу кәгазебезне, гомумән, Фатихнең үлү хәбәрен съездда рәсми игълан итмәгәнлеге беленде. Руслардан берәү Фатихнең вафаты турында сөйләшкәндә “Фатихнең үлгәнен съездга хәбәр итеб җеназасын съезд утыра торган Комклуб бинасы алдына алыб барганлар имеш дә, съезддан берәү дә чыкмаган имеш, шул дөрестме?” диб сорады. Җавабда “Ул көн бәйрәм иде, бәлки съездның җыелышы булмагандыр” диб калдырырга гына туры килде.

1 Мәфһүмдәрәк – эчтәлектәрәк.

2 Тәклиф – көчләп кушу, боеру.

1 Биредә Печән базары халкы, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр күз уңында тотыла.

2 Әсасән – нигездә.

1 Игнорировать – күрмәмешкә салышу, читкә тибәрү.

1 Дүнмибез – кире чигенмибез, баш тартмыйбыз.

2 Бинаән – нигезләп, таянып.

1 Игътикад – инану, ышаныч.

2 Манигъ – тыю, киртә.

1 Намына – исеменә.

2 Моназарә – бәхәс.

1 Моназарага – бәхәскә.

1 Гарыз итәләр – тәкъдим итәләр.

1 Мәсьүлият – җаваплылык.

2 Комиссиянең күбчелеге гражданский күмү ягында булмады. (Автор искәрмәсе).

3 Тәгъзия игъланындагы чәчәкләр, ленталар турында әйтелгән сүзләргә күрсәтә. (Автор искәрмәсе).

1 Уступка – юл кую.

2 Манигъ – каршылык, киртә.

1 Фиксировать – теркәп.

2 Пурки – ялкау, иҗтиһадсыз шәкерт, укучы.

1 Тасдыйк – раслау.

1 Истифадә – файдалану.

2 Игътираф – тану.

1 Мөтәәссир – кайгы-хәсрәткән төшкән.

1 Тәәссеф – кайгыга төшү, үкенү.

1 Кирилл хәрефләре белән язылган.

1 Шөгъбә – тармак, бүлек.

2 Һәйәт – төркеме.

1 Мөстәхикъ – хаклы, лаеклы.

1 Полтарацк – Ашхабад шәһәренең 1919-1927 еллар арасындагы рәсми атамасы.

1 Әһвале рухиясен – рухи дөньясын.

2 Сәнәгате нәфисә – матур сәнгать.

3 Ислахәт – реформалар.

1 Мөәссәсәләрнең – оешмаларның.

1 Текстның “һәм аерым-аерым вәкилләренең дә” дигән өлеше карандаш белән өстеннән сызылган.

1 Бу кешеләрнең сөйләгәнләрен үзләрендән яздырыб алыб мәҗмугага кертергә ярый.

1 Кустарларыннан – һөнәрчеләреннән.

1 Бу кешеләрнең сөйләгәнләрен языб бару М.Галигә табшырылган иде. Ул шуларны языб “Татарстан” гәзитенә биргән. Анда басмаганлар. Югалтканлар. Үзләрендән бер нәрсә оешдырганлар. Шуңар күрә мәҗмугага кертергә булганда бу кешеләрнең үзләрендән яздырырга кирәк булачак.

1 Мәсьүл – җаваплы.

2 Кулъязманың 63нче бите юк.

Текстларны басмага ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров һәм Санкт-Петербургтагы Европа университетының Россия ислам халыклары тарихы буенча ТАИФ профессурасы профессоры Әлфрид Бустанов әзерләде


 

Охшаш язмалар