«Караңгы як»тан соң: Марат Кәбировның ел башында вәгъдә ителгән фантастик хикәяләр җыентыгы билгесез вакытка кичектерде. Язучының ачы карары: «Мин бернәрсә язмасам да беркем берни сизмәячәк – кешеләрне бүген уйлатырга түгел, ә юатырга кирәк»
Марат Кәбиров, гадәттә, үзенең еллык эш планын алдан төзеп куя һәм бу хакта ел башында ук хәбәр итә. Даими укучылары моңа күнегеп беткән һәм аннан кайчан нәрсә көтәргә кирәген алдан ук белеп торалар. Быелгы ел башында ук автор хоррор хикәяләрдән торган “Караңгы як” китабын чыгарырга вәгъдә биргән иде.
Бу хәл, үзенә күрә, көтелмәгән күренеш, чөнки хоррор жанры татар менталитетына бик туры килми. Шүрәлеләр, албастылар, убырлар турында мифлар булса да татар халкында андый әдәбият юк дәрәҗәсендә. Тукай әсәрләрен исәпкә алмаганда. Тукайда бар – Шүрәлеләр дә, Су анасы да, Кисекбашлар да. Тик аннан соңгы әдәбиятта куркыныч әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Ә махсус шушы жанрга корылган хикәяләр китабы – сеансация. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш кебек иде.
“Караңгы як” укучыларга барып иреште. Сатып алучылар да, китап турында фикер белдерүчеләр дә булды. Әмма ул татар әдәбиятында вакыйгага әйләнә алмады. Авторның үз сүзләре белән әйтсәк, болайрак яңгырый:
“Мин гомер буе диярлек татарда булмаган жанрларны булдырырга, булганнарын тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә омтылдым. Кайвакыт бу уңышлы да булды. Тик менә бу китаптан соң бер нәрсәгә төшендем… Моңа кадәр бездә ниндидер жанр булмаган, яки популярлыкка ирешә алмаган икән, димәк аның кирәге дә шул чама гына. Һоррор чынлап та кирәкми татарга. Фантастика да кирәкми. Әгәр кешенең фантастик әсәрләр укуга ихтыяҗы бар икән, ул аны үзебездән түгел, ә бүтән әдәбияттан укый. Үзебезчә язылган теләсә-кайсы чит жанрны татар укучысы икенчел итеп кабул итәргә тырыша. Әгәр мин дөнья әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән янәш куярлык фантастика, яки хоррор язам икән, татар укучысы өчен мин, барыбер, икенчел – ул дөнья фантастлары белән уртаклыклар эзли, таба, яки япсарта һәм мине икенчел итеп калдыра. Синең нәрсәдер эшләвең мөһим түгел, аны бәяли алырлык кешеләр булу кирәк. Андыйлар юк икән, хет бармак очыңнан очкыннар чыгар, бу гадәти хәл булып калачак. Әйтерсең, һәркем шулай эшли ала инде…”
Язучының бүгенге халәтендә үкенү дә төшенкелек тә сизелә. Вакытлыча хисләр дип аңларга кирәктер, югыйсә, ул язудан күптән туктаган булыр иде. Шулай да боларны ишетү шатландырмады.
“Менә син яраткан кызыңа чәчәкләр күтәреп киләсең. Иң зур, иң затлы гөлләмә – синнән башка беркем дә бүләк итә алмый торганны. Һәм аның хәтта яратуын да түгел, бары тик сөенүен, елмаюын көтәсең… Ә ул күз сирпеп тә карамый, салкын битарафлык белән ары китә… Әдәбиятта мин һәрвакыт диярлек шул халәттә калдым. Ни халык аңламады, ни белгечләр колачлый алмады… Бөтен гомер заяга узган кебек…”
Шундый уй-хисләре нәтиҗәсендә автор үзенең көз көне фантастик хикәяләр җыентыгы чыгару ниятеннән дә баш тарткан. Мондый китапны бәяләүче генә түгел, укучы да булмаячак дип уйлый ул. Һәм бу эшне киләчәккә күчерә. Билгесез вакытка.
“Фантастика популяр булсын өчен халык күңелендә оптимизм, киләчәккә, яңа технологияләрнең кешегә файда китерә алуына ышану, яхшылыкка омтылыш булырга тиеш. Бүген ул юк. Кеше һәр яңалыкка шикләнеп карый. Технологияләргә генә түгел, һәр яңалыкка. Мондый чорда ул космос, яки вакыт буйлап сәяхәт һәм башка гадәттән тыш маҗаралар турында уйлый алмый. Бүгенге күпчелеккә табыштан башка берни дә кирәкми. Калганнарына… Белмим инде… Бүген уйлый белүче кешеләрне кайдадыр әйдәргә түгел, уйлатырга да түгел, ә юатырга кирәк… Чынбарлыктан азат итәргә…”
Укучыларын юату өчен автор ниләр эшләргә җыена – бу сер булып калды. Кыяфәтенә караганда, боларны ул үзе дә бик белеп бетерми бугай. Тик бер нәрсә ачык – ел башында вәгъдә ителгән фантастик хикәяләр җыентыгы дөнья күрмәячәк. Аның кайчан чыгачагы да билгесез. Һәм язучының кәефе начар, ул бүгеннән башлап берни язмасам да беркемнең дә исе китмәячәк дип уйлый.
Һәм бу күренешнең яхшы ягы – без белгән шул Марат бит инде ул, барыбер, бирешмәячәк, барыбер, нидер уйлап табачак. Һәрхәлдә, без шуңа өметләник. Ә фантастик хикәяләр җыентыгы… Кызганыч, әлбәттә…
Вебмастер, журналист, яңалыклар бүлеге мөхәррире.
Сайт яңалыкларына язылыгыз!
Иң мөһим яңалыклар, яңа әсәрләр, төрле акцияләр белән иң алдан танышып бару өчен сайт яңалыкларына язылырга онытмагыз. Бергә булыйк, бергә күңеллерәк!

