Һ. Такташ исемендәге премия бирелде

«Яралы моң» дип аталган шигырьләр җыентыгы өчен Марат Кәбиров Һ.Такташ исемендәге премиягә лаек булган иде.

9 апрельдә Татарстан Язучылар берлегендә күренекле шагыйрь һәм прозаик Марат Кәбировка Һади Такташ исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы узды. Әдәби премиянең медален һәм таныклыгын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды.
Узган ел Марат Кәбировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Ә аңа кадәр Илдар Юзеев премиясен алган иде.

Һ. Такташ исемендәге премия тапшыру

Башкортстанда чыгучы «Өмет» гәзитендә журналист, әдәбият белгече Рәүф Идрисов хатирәләре белән уртаклаша:

Премия дигәч, бер истәлек.
Тойгын Язучылар берлеге башлыгы чак. Сьездга әзерләнәләр. Мин аңарга сорау бирәм:
-300 дән артык әгъза сездә, иң талантлы яшь шагыйрьләр кемнәр ул?
-Марат Кәбиров һәм Салават Әбүзәр.
-2 миллион татар- башкортка — 2 талант, аз түгелме?
-Аз түгел, икәү бит, талантлар күп булмый…
Шундый сөйләшү булган иде Риф абзый Тойгынов белән. Ихлас әйткән бит шагыйрь кеше.

***
«Серләшик әле бер» китабында 18 яшьлек Марат авылына эндәшеп:
» Маратларың күп булса да,
Күп булмас талантларың»,- дип, шагыйрьлек миссиясенә дәгъва белдерә. Һәм ялгышмый!

Һади Такташ исемендәге премия турында

Шигърият өлкәсендәге әдәби премия. Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелган. Аның беренче лауреаты – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ. Премия лауреатлары арасында Маратның якташлары Рим Идиятуллин (2010), Халисә Мөдәррисова (2021) да бар.



ЛАУРЕАТЛАР:

Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы (Рәдиф Гаташ) – 2005 ел
Гыйләҗев Илдус Сабир улы – 2007 ел
Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан) – 2007 ел
Маннапов Шамил Мәгыйз улы – 2008 ел
Низамиев Рашат Мияссар улы – 2009 ел
Гәрәева Салисә Гәрәй кызы – 2010 ел
Идиятуллин Рим Зиннәтулла улы – 2010 ел
Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Илсөяр Ихсанова) – 2011 ел
Аймәтов Рәмис Кыям улы (Рәмис Аймәт) – 2012 ел
Зәкуанов Рөстәм Газизҗан улы – 2013 ел
Җамалетдинова Фирүзә Ислам кызы – 2014 ел
Сибгатуллин Шәүкәт Гаделша улы (Шәүкәт Гаделша) – 2014 ел
Шәрипов Рәниф Шәрип улы – 2014 ел
Сибгатуллин Шәүкәт Гаделша улы (Шәүкәт Гаделша) – 2015 ел
Әхмәтҗанова Сания Юныс кызы – 2016 ел
Касыймов Наил Васыйл улы – 2017 ел
Корбанов Рифат Җамал улы (Рифат Җамал) – 2018 ел
Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы – 2019 ел
Юнысова Асия Шәйхеразый кызы – 2020 ел
Мөдәррисова Халисә Сәгыйт кызы – 2021 ел
Якупова Сирень Мөхибулла кызы – 2022 ел
Кәбиров Марат Рәфил улы – 2023 ел


Арзан бәягә ял ит!