татарча укырга
kicheru_yuk_1200x500
Миллион - повесть
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хәлең ничек, язучы?

 

Халык китап укымый дип зарланган дәвердә иҗат итеп буламы, китаплары чыгамы, тараламы, илһам киләме, ниләр эшләп яталар — шундыйрак сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА:
— Китапларым китап нәшриятында да даими чыга, тик мин — сабырсызрак кеше, чират көтәсе килми, еш кына үзебез дә бастырабыз. Чөнки очрашуларда: “Яңа китабыгыз юкмы, боларын укып бетердек”, — дип, салпы якка салам кыстырып көтеп торалар. Китаплар чыга тора, бетә тора. Кибетләр дә даими сата, үземнән дә алалар.

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА:
— Яшь-җилкенчәк сыман, “ур-ра-а!” дип әйтеп салган көннәрем әле. Яңа әсәр язып, басылу юлында соңгы этап эшләрне төгәлләгән мизгелләр.

Зифа КАДЫРОВА:
— Әле Буа театры белән Башкортстаннан, бер атналык гастрольләрдән кайттык. Чиратта — Ульяновск. Очрашуларга йөргәндә балаларсыз булмый. Эшләреннән ял алып, мине йөртәләр. Йөри алганда йөрим әле, укучыларым чакыралар, көтеп торалар. Хастаханәдән чыгам да утырып китәм.



Тулысынча җаваплар түбәндәге фотосурәттә:

нихәл язучы

Язучылар көне алдыннан менә шундыйрак сораштыру уздырдылар. минем җавапны беркадәр кыскартканнар, ул тагы да озынрак һәм ишшү дә хужерак иде. Менә болай:
👉
Күләмле әсәрләрне язылып бетү белән үз сайтымдагы интернет-кибеткә куя идем. Монда ул бик уңышлы сатыла, аена икешәр-өчәр мең кеше алып укый. Шуңа «бүген кеше китап укымый», «татар китапларын укучы юк» дип сөйләнүчеләргә бераз көлеп карый торган идем. Мине укыйлар, maratkabirov.com сайты миңа хезмәт хакы да китерә, кайчагында Тукай бүләге күләмендәрәк премия дә бирә иде. Хәзер «иде» дияргә мәҗбүрмен, чөнки бу кибеттә китап алучы калмады, диярлек. Тик мин «халык китап укымый» диюдән ерак торам. Башкаларны укый торганнардыр. Бүтәннәр дә яза бит. Тик минем китапларны алмыйлар. Димәк, бүгенге татар әдәбиятында Марат Кәбиров иҗатына ихтыяҗ юк. 🤣

Укучыларның кимүе соңгы еллардагы ыгы-зыгылар белән дә бәйледер бәлки. Башта ковид дип пыр туздык, аннан соң хәрби хәлләр китте. Мине укучылар шунда үлеп беткәндер дип уйламыйм инде, әмма мондый вакыйгаларның да тәэсире булмый калмагандыр. Чит илләрдә яшәүчеләр дә сатып ала иде бит элек…
⏳Ялыкканнардыр да. Һәрвакыт күз алдында, кул җитәр ераклыкта булган кеше беркадәр туйдыра да бит ул. Мин хәтсез эшләдем инде, шуңа исемем дә гел яңгырап торды. Кешеләр күп очракта яңа сүз, яңа фикер көтми бит ул, аларга яңа исем, иске сүзне яңартыбрак әйтә алган яңа авыз, кирәк. Минем укучыларның да бер өлеше шулай иткәннәрдер. ⏳

✍Әсәреңне укучы булмагач, язуыңның хаҗәте калмый. Бу бит инде: «Туктале, бер нәрсә сөйлим әле сиңа,» — дип, кемнеңдер артыннан йөгереп йөргән шикелле. Кеше сине күрергә дә, ишетергә дә теләми, ә син аның артыннан чабасың. Алла үзе сакласын инде… 🤣

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

✍Шуңа соңгы вакытларда бернинди күләмле әйбер дә язмыйм. Эстрада әсәрләренә, җыр текстларына ихтыяҗ күп. Татар сәхнәсендәге җырчыларның, композиторларның барсы да диярлек шалтырата. Шулар белән шөгылләнәм. Аллаһ теләп алтмышларга барып җитә алсам, язудан бөтенләй туктармын дип йөрим. Картлыкның үз вакытында килүе, картларның үз вакытында китүе хәерле. 🤣

Марат Кәбиров


Арзан бәягә ял ит!