«Татарстан» радиосы Марат Кәбиров әсәре буенча радиоспектакль әзерли

«Татарстан» радиосы заманның популяр язучысы Марат Кәбиров әсәре буенча яңа радиоспектакль премьерасы әзерли.

«Җир турында җыр» повесте буенча куела торган радиотамашаның сценарий авторы – Раил Садри. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт. Калган рольләрне Камал, Тинчурин, Кариев театры артистлары һәм Татарстан телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре башкара», дип хәбәр итә оештыручылар.

Әсәрнең төп герое Фатыйх кешеләрдән ким-хур яшәмик дип яшьлегендә Себер якларына чыгып китә. Анда нефть тармагында эшләп югары дәрәҗәләргә ирешә һәм лаеклы ялга чыккач Казанга кайтып төпләнә. Аның төп хыялы – үлгәнче туган нигезенә кайту, аны торгызу. Тик авылда аны беркем дә көтеп тормый. Хәер, соңгы берничә дистәдә авыл үзе дә инде шактый үзгәргән. Җитмәсә, Фатыйхның нигезенә кул сузучылар да табылган.

ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Әдипләр йолдызлыгы» проектының икенче сезоны безнең көннәрдә яшәп иҗат итүче язучыларның әсәрләре буенча радиоспектакльләр эшләүгә багышланган.

«Проектның беренче сезонында Татарстан радиосы фонды татар әдәбияты классиклары әсәрләре буенча эшләнгән өр-яңа дүрт радиоспектакльгә баеды — Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Заһир Бигиевның «Зур гөнаһлар», Фатих Хөснинең «Йөзек кашы», Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрләре буенча зур күләмле радиоспектакльләр әзерләнде», — ди радиожурналист Раил Садретдинов.



Быелның җәй аенда Рафис Корбанның «Тәүбә көне» әсәре буенча радиоспектакль эфирга чыккан. Ел азагына кадәр язучы Фоат Садриевның «Гөлчәчәк» һәм Вакыйф Нуриевның «Мәһдиев һәм…» әсәрләре буенча радиоспектакльләр эшләп эфирга чыгару планлаштырыла.

Рузилә Мөхәммәтова (Татар-информ)


Арзан бәягә ял ит!