Яңа җыр: Тәрәзләрдә утлар сүнгән чак


Композитор Айдар Тимербаев Марат Кәбировның «Тәрәзләрдә утлар сүнгән чак» дигән әсәренә көй язган. Бу шигырь моңа кадәр дә Ризван Хакимов көенә яңгыраган иде инде. Аны бик күп популяр җырчылар башкарды. Шулай да җыр-моң сөючеләр Нәфкать Нигматуллин җырлавында яхшырак хәтерли бугай. Бик матур, бик моңлы җыр иде ул.

Нәфкать Нигматуллин. Тәрәзләрдә утлар сүнгән чак. Видео. (Марат Кәбиров сүзләре, Ризван Хакимов көе)

Нәфкать Нигматуллин башкаруында аны түбәндәге видеодан карый аласыз:

Айдар Тимербаев әсәргә үзенчә якын килгән, аны дәртлерәк, яшьләрчәрәк итеп яңгыратырга тырышкан. Яңа җырны Рифат Зарипов башкара. Тыңлаучылар яратып кабул итә.

Рифат Зарипов. Тәрәзәңдә ут сүнгән. Видео.( Марат Кәбиров шигыре, Айдар Тимербаев көе)

Һәр шагыйрьнең ешрак яңгырый торган, укучылар арасында башка әсәрләренә караганда ныграк танылган шигыре була торгандыр. Марат Кәбировның андый шигырьләре күп, монсы да шулар рәтендә. Аны радио-телевидениедан да, сәхнәләрдән дә күп ишеттерделәр. Автор үзе дә укыды. Түбәндә шушы яңа җыр текстын тәкъдим итәбез.

айдар тимербаев жырлары

Тәрәзләрдә утлар сүнгән чак

Язмыш мине сиңа гашыйк иткән,
Сөюемне ләкин күпсенгән.
Җилләр булып тәрәз кагар идем,
Тәрәзәңдә инде ут сүнгән.

Тик бер тамчы якты кирәк җанга.
Табыйм икән аны кемнәрдән?
Төнге күкне болыт каплап алган,
Тәрәзләрдә утлар сүнгәннәр.

Тәрәзәңдә инде утлар сүнгән,
Күптән, ахры, йоклап киткәнсең.
Көткән булсаң, утың сүнмәс иде,
Күз дә йоммас идең, көтсәң син.

Утлар сүнгән күңел тәрәзәңдә,
Ут булмагач,тәрәз какмадым.
Җаннарыма урын таба алмыйча,
Урамнардан ялгыз атладым.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Тик бер тамчы якты кирәк җанга.
Табыйм икән аны кемнәрдән?
Төнге күкне болыт каплап алган,
Тәрәзләрдә утлар сүнгәннәр.

Айдар Тимербаев язгын җыр сезгә ошыймы? Фикерләрегез ничек? Язып калдырырга онытмагыз.