Меннэр яки гузэл кыз Хэдичэ?
Бу сайтка «язучы», «яңа китаплар» кебек ачкыч-сүзләр белән бергә классикларыбызны эзләп керүчеләр дә бар икән. MaratKabirov.com темасына кагылмаганнарыннан иң еш очраганы — Меннэр яки гузэл кыз Хэдичэ. Моны күреп беркадәр сәерсендек, шуннан төшенгән кебек булдык — телефоннарында, яки компьютерларында татар шрифты урнаштырырмаган мәктәп балалары шулай эзли торгандыр. Студентлар түгелдер, алар дөрес итеп болай дип язарлар иде — Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә.
Интернет кулланучылар колагына бер мәгълумәт җиткерәсебез килә: хәзер бөтен эзләгечләр дә, Яндекс та, Гугл да, татар телендә язылган сорауларны аңларлык дәрәҗәгә җитте, шуңа кирәкле әйберләрне эзләгәндә аларны бозмыйча язарга да мөмкин. «Шигырьлэр» эзләмәгез, «шигырьләр» эзләгез. «Хикэялэр» түгел, «хикәяләр». Беренчедән, бу — эзләгечләр кулланган ясалма интеллект белән эшләүче программаларны күнектерү өчен кирәк, икенчедән, м-н, «эдэбият» дип язу кулланучының заманнан артта калганлыгын һәм чүт кенә наданлыгын күрсәтеп тора.
Ә Заһир Бигиевның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен һәм аңа кагылышлы мәгълумәтләрне без шушы биткә җыярга булдык. Кеше эзләп кергән икән, бөтенләй буш чыгып китмәсен инде.
Язмаларның барсы да интернеттагы ачык чыганаклардан алынды. Белгәннәренең авторын да, кайдан алынганлыгын да күрсәтергә тырыштык. Авторы күрсәтелмичә куелганнары шул килеш калды. Әгәр сез бу язмаларның авторы кем икәнен белсәгез, зинһар, хәбәр калдырыгыз.
Заһир Бигиев. «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» — әсәрнең электрон вариантын йөкләргә.
Заһир Бигиев. Биография (1870—1902)
Мөхәммәдзаһир Ярулла (Җарулла) углы Бигиев 1870 елда Ростов-Дон шәһәрендә рухани гаиләсендә туа. Аның әтисе әүвәл Чембар төбәгендәге Кикин авылында яши. Чыганакларда Ярулла Габделкәрим углының «эшлекле, шөһрәтле бай булуы», «урысча, исламча галимлеге» күрсәтелә. 60 нчы еллар урталарында ул Ростов-Донга ахун итеп билгеләнә. Бигиевләрнең бу калага күчеп китүләре очраклы түгел. Чөнки чембарлылар Ростов-Дон белән элек-электән сәүдә багланышларында торганнар. Бу шәһәрдә хәзер дә Пенза төбәге кешеләре шактый яши.
Укымышлы, зыялы даирәдә, чагыштырмача мул тормышлы гаиләдә яшәгән Заһир һәм рус, һәм татар мәктәпләрендә белем ала. Аның кечкенәдән үк татар, рус, француз, төрек, гарәп, фарсы әдәбиятларын күпләп укуы хакында да мәгълүматлар бар. Әдәби иҗат белән ул Ростовта уку елларында ук шөгыльләнә башлый. Шушы ук чорда аның Кырымда, Мәскәү, Петербург һәм кайбер башка калаларда булуы мәгълүм. Әти-әнисенең (әнисе Фатыйма абыстай) туган төбәгенә, ягъни Чембар якларына да еш кайтып тора.
Җаекта яшәгән Тукай кебек, Ростовта гомер кичергән Заһир Бигиевне дә татарның мәркәзе (башкаласы, үзәге) тарта. Менә яшь әдип Казанда. Биредә ул «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын төгәлли. Әдипнең «Зур гөнаһлар» романы да Казанда языла һәм 1890 елда шунда ук дөнья да күрә. Заһир Бигиев монда үз вакытында күренекле саналган Күл буе мәдрәсәсендә укый. Казан тормышы, татар мәдәнияте белән ныклап таныша. Бу аның әдәби әсәрләрендә дә ачык гәүдәләнеш тапкан. Алардагы күпчелек вакыйга-хәлләр 80 нче еллардагы Казан тормышы белән бәйләнешле.
Күл буе мәдрәсәсен тәмамлагач, 1891 елда 3. Бигиев Ростов-Донга кайта һәм шәһәр мөселманнарының имамы булып тора башлый. Күп укый, иҗат эшен дәвам иттерә, күренекле кешеләр белән аралаша. Аның дини бәхәсләрдә катнашуы, христиан руханилары белән дискуссияләр алып баруы да мәгълүм. 1893 елда Урта Азиягә ике ай ярымлык сәфәр кыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле атаклы язмасы туа. Бу сәяхәтнамә 23 яшьлек авторның милләтпәрвәр, Шәрык һәм Европа гыйлемен тирән үзләштергән зыялы шәхес икәнлеген ачык күрсәтеп тора.
3. Бигиев Бохара һәм Сәмәрканд якларына ике максат белән бара. Беренчедән, Исмәгыйль Гаспралы кебек, татарча газета чыгарырга хыяллана. Әмма бу эш барып чыкмый. Чөнки, әдип үзе язганча, «андый эшләрнең ихтыяры Бохара кулында калмаган». Бу ханлык үзе Рәсәйгә буйсынулы. Икенчедән, аның Бохарада укырга калырга да нияте була. Әмма анда белем бирүнең түбәнлеген күргәч, ул бу теләгеннән дә баш тарта.
Урта Азиядән 3. Бигиев кайгылы күңел белән кайта. Сәяхәтнамәсенең азагында ул болай дип яза: «Гаять көчле авырулы бер хәлгә төштем. Башлануы кайгыдан юану өчен бер кәеф-сафа кору сымаграк булып күренсә дә, ахыры соң дәрәҗәдә һәлакәтле булды. Кулыма каләм алмас бер хәлгә килдем. Тормыш ләззәтләреннән өмет өздем. Газраилнең визитен көтә башладым…»
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Шушындый төшенке халәттә яшәгән Заһир Бигиевнең гомере 1902 елда фаҗигале төстә өзелә. Кабере — Ростов-Дон шәһәрендә.
Татар әдәбиятын реалистик әсәрләр, мавыктыргыч романнар белән баеткан Заһир Бигиевнең, гәрчә үзе үлсә дә, исеме һәм әсәрләре онытылмый. Аны бөек шагыйребез Г. Тукай аеруча ярата һәм хөрмәт итә. «Төшемдә күргәннәрем» (1908) исемле язмасында ул 3. Бигиевне «ахирәттәге сарайда» күрүен искәртә. Имеш, ул сарайның диварларына, идән-түшәмнәренә алтын хәрефләр белән әдипнең әсәр исемнәре язылган. Аларны Тукай: «Әдәбият бәһарымызның (языбызның.— X. М.) иң әүвәлге чәчәкләре!» — дип атый.
Әдипнең, нигездә, дүрт роман һәм бер сәяхәтнамә язуы мәгълүм. Алардан икесе автор үзе исән вакытта ук дөнья күрә: «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» әсәре — 1887, «Зур гөнаһлар» 1890 елда басылып чыга. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле юлъязмасы исә, ни сәбәптәндер, 1908 елда гына нәшер ителә.
«Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы
Бу әсәр — 3. Бигиевнең тәүге романы. Автор текстында әсәр исеме «өлүф» сүзе белән башлана — «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә». «Өлүф» гарәп телендә «мең» санының күплеген (ягъни «меңнәр» мәгънәсен) белдерә.
Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән җөмлә белән башланып китә. Шушы фаҗигале төенләнеш вакыйгаларның үстерелешен тәэмин итә. «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында да шундый ук хәл. Роман төп каһарманнарның берсе булган Зөләйханың серле үлеме белән башлана. Бу гадәттән тыш хәл күпләрне тетрәндерә, һәм алга таба барлык вакыйгалар диярлек шуңа мөнәсәбәттә бәян ителә. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет «10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә». Әмма тиз арада шик Мусаның танышы Габденнасыйрга төшә. Тикшерү дәвам итә. Мәрхүмәнең әнисенә язган хаты исә фаҗиганең чын асылын күрсәтә: баксаң, Зөләйха үз-үзен үтергән икән. Алга таба вакыйгаларның чишелеше башлана: Муса төрмәдән азат ителә һәм Хәдичәгә өйләнә. Ә инде мәкерле эш-гамәлләр кылган Габденнасыйр, үз гаебен аңлап, агу-зәһәр эчеп үлә.
Гәрчә роман «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» дип аталса да, анда Зөләйха иң җанлы образлардан саналырлык. Дөрес, әсәрдәге вакыйгаларда ул аз катнаша. Әмма шуңа да карамастан аның язмышы һәм хатирәсе роман сюжетында хәлиткеч урын тота.
Зөләйха — егерме ике-егерме өч яшьләрендәге гаять тә чибәр, гүзәл кыз. Гимназия бетергән, укымышлы һәм зыялы. Әтисе (Сөләйман.— X. М.) морза булса да, артык бай кеше түгел. Үлеменнән бер ел элек Зөләйха әти-әнисе белән Кырымнан Петербургка килә. Шунда Муса Салихов белән таныша. Егет кызга «үлеп гашыйк була». Зөләйха да Мусаны ярата. Әмма кызның әтисе, егетне яхшы белмәгәнлектән, аларның кушылуына каршы чыга. Зөләйха әти-әниләре белән — Кырымга, ә егет Казанга кайтып китә.
Бер еллап вакыт узгач, Муса Салихов Әхмәди бай кызы Хәдичәне ярәшә. Туйга хәзерлек башлана. Шулвакыт искәрмәстән Казанга Зөләйха килеп төшә. Муса белән ул мөсафирханәдә очраша. Аның максаты — егеткә кияүгә чыгу. Әмма Муса Зөләйхадан инде баш тарта. Кыз, гәрчә еласа да, «мине хатынлыкка ал» дип ялынмый, киресенчә, Мусага бәхетле гаилә тормышы тели. Кыз, егет чыгып киткәч, әнисенә хат яза, үз-үзен юк итәчәге хакында кәгазь калдыра һәм « номер»ында атылып үлә.
Әсәрдән Зөләйханың Мусаны чын күңелдән яратуы, мәхәббәтне бөтен нәрсәдән өстен куюы аңлашыла. Егет аңа, Кырымга кайту өчен, акча бирергә уйлый. Кыз исә: «Үзең булмагач, акчагыздан миңа файда юк»,— дип җавап бирә. Аның бу сүзләре Хәдичәне «йөз мең сум акчасы белән кәләшлеккә алу» вакыйгалары фонында бик мәгънәле яңгырый.
Мусаның кыздан баш тартуы Зөләйханы һәлакәткә этәрә. Бу фаҗиганең тагын бер сәбәбе бар. Зөләйханың әтисе үлә. Кыз, кайгылы әнисенә әйтмичә-белдермичә, Казанга китеп бара. Биредә аны янә бәхетсезлек көтә. Ата-ана ризалыгын һәм фатихасын алмау хәерлегә илтми. Моны Зөләйха да ахырда аңлый. «Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле,— ди ул әнисенә язган соңгы хатында,— минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады». Тәүбә кыла һәм әнисенең гафу итүен үтенә.
Зөләйха, гәрчә аның эш-гамәлендә бәхәсле яклар булса да, шәхес бөтенлеге, үзенчәлекле табигате, максатчанлыгы һәм мәхәббәткә тугрылыгы белән күңелдә уңай тәэсир калдыра.
Муса Салихов — романдагы вакыйгаларда иң күп катнашкан персонаж. Ул — Казан баеның улы. «Петербург университетын тәмамлаган». 25—26 яшьләрендә. Сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, абыйсы Нигъмәтулла белән бер йортта тора.
Муса Салихов — укымышлы, төсе-кыяфәте белән дә килешле, күңеле дә йомшак, беренче карашка, вәгъдәсенә дә тугрылыклы, кешеләргә дә игътибарлы, ышанучан. Әмма аның Зөләйха белән мөнәсәбәте каршылыклы фикерләр уята. Кырым кызына «үлеп гашыйк булган» Муса тиз арада икенче кызга өйләнергә йөри. «Максатым, — ди ул Зөләйхага,— Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу». Бу сүзләр үзләре үк Мусаның тотрыксыз табигатьле, байлыкка кызыгучы шәхес икәнлеген күрсәтеп торалар. Аның Хәдичәгә мәхәббәте әсәрдә юньләп күренми дә.
Тикшерүче Шубин Мусага мондый сорау бирә:
«— Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйханы исән чагында күреп белә идегезме?..
— Юк! Юк! Белми идем,— дип җавап бирде Муса әфәнде». Бу эпизод үзе генә дә Муса Салиховның куркак табигатьле кеше булуы турында сөйли. Аны милләт язмышы да, халык мәнфәгатьләре дә кызыксындырмый.
Муса Зөләйха фаҗигасендә хокукый (юридик) яктан гаепле түгел. Әмма аның әхлакый гаебе зур. Шуңа күрә дә ул билгеле бер кыенлыкларга, рухи газапларга дучар ителә.
Бай кызы Хәдичәгә өйләнү өчен көрәш сюжетның үзәгендә ята. Бу каршылыкның бер ягында Муса Салихов булса, икенче тарафында — Габденнасыйр. Аларның һәр икесе дә — Казан байлары, укымышлы егетләр. «Габденнасыйр әфәнде,— ди автор,— гимназиядә курс тәмам иткән, егерме өч-егерме дүрттән артык түгел, үзе әле өйләнмәгән».
Ул, «Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре» булса да, соңгы вакытта мөсафирханәдә яши.
Габденнасыйр тыштан Мусага дус булып йөри. Әмма эчтән аңа бик дошман. Ни өчен дисезме? Чөнки Муса Хәдичәне кәләшлеккә ярәшкән, ә Габденнасыйр «читкә тибәрелгән иде». Зөләйханың һәлакәте исә аңа Мусадан котылу мөмкинчелеген тудыра. Ату тавышын ишеткәч, Габденнасыйр кыз бүлмәсенә керә дә «Зөләйханың үз-үзен атып үтергән револьверы белән «үз-үземне үтерәмен» дип язып калдырган хатын урлап» чыга. Алга таба тикшерүчеләргә ялган белешмәләр бирә, Муса хакында төрле гайбәтләр тарата.
Үзенең көндәшен төрмәгә утырткач, Габденнасыйр алдау, икейөзлеләнү, мәкер ярдәмендә Хәдичәнең ризалыгын алуга ирешә. «Без капчыкта ятмый»,— ди халык. Шуның кебек, Габденнасыйрның да кыңгыр эшләре халыкка фаш була. Егеткә үзе чәчкәнен үзенә урырга туры килә.
Романның исеменә янә игътибар итегез: «Меңнәр, яки Гү-ләл кыз Хәдичә». Инде сез әсәрдә бу кыз белән очрашырга җыенасыз. Әмма автор Хәдичә турында аз сөйли, хәтта, күп кенә персонажлардан үзгә буларак, аның портретын да бирми, «гүзәл кыз» икәнлеген генә искәртә.
Хәдичә Мусага гашыйк. Ярәшелгән егете төрмәгә эләккәч, кыз кайгы-хәсрәттән авырып китә. Зөләйхадан яки «Хисамеддин менла»дагы Хәнифәдән аермалы буларак, ул күндәм, инициативасыз. Гомумән, аның бу рәвешле бирелүе аңлашыла да. Чөнки ул әсәр тукымасында шәхесе белән түгел, ә меңнәре белән кыйммәт. Шуңа күрә дә роман «Меңнәр, яки…» дип башлана.
3. Бигиевнең бу романы — җинаятьне ачуга корылган детектив әсәр. Шуңа күрә анда, жанр таләбе нигезендә, тикшерү, хокук вәкилләренең дә катнашуы табигый. Болар арасында адвокат Андреев, шымчы Шубин һәм Иванов мөһим урын тоталар. Әсәрдәге вакыйгаларда алар, шәхес, характер булудан бигрәк, үз эшләренең белгече сыйфатында тасвирлана. Автор аларның профессиональ осталыгына, зирәклегенә басым ясый. Әмма бу затлар өчен дә ялгышу, ялганлау чит түгел. Мәсәлән, Мусаның гаепле икәнлеген раслаган Шубин бераздан үзенең хаталануын аңлый һәм ахырда хакыйкатьне ачуга ирешә. Адвокат Андреев та, дустын коткару өчен, әүвәл ялган план кора.
Әсәрдә башка персонажлар да бар. Алар, сюжет үстерелешендә билгеле бер әһәмияткә ия булып, теге яки бу сыйфатлары белән күренеп китәләр. Хәдичәнең әтисе Әхмәди бай, мәсәлән, ипле, ярдәмчел кеше рәвешендә күзаллана. Ул, ата буларак, кызын гаиләле итәргә, вакытында урнаштырып калырга тели. Муса төрмәгә эләккәч, аның Габденнасыйрга ризалык бирүе дә аңлашыла.
«Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын 3. Бигиев, әйткәнебезчә, 16 яшендә иҗат иткән. Шуңа күрә анда, әдәби тәҗрибә җитмәү аркасында, аерым җитешсезлекләрнең булуы табигый. Урыны белән, мәсәлән, рус, француз романнарына иярү дә сизелә, каһарманнарның эчке дөньяларын ачуга, эш-гамәлләрен мотивлаштыруга игътибар җитми. Тел-стиль кытыршылыклары да бар. Әмма, гомумән, автор татар әдәбияты өчен яңа эчтәлекле әсәр иҗат иткән. Анда тормышчан каһарманнар, кызыклы вакыйгалар, татар чынбарлыгына хас күренешләр шактый. Бер урында әдип, укучыга дәшеп, болай ди: «Господин Шубин, рус кешесе булса да, татарча-мөселманча сөйләшә белә иде. Гомумән, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Казанда яшәүче русларның күбесе татарча сөйләшү генә түгел, хәтта укый-яза беләләр иде». Бу — авторның хыял җимеше генә түгел. Октябрьгә кадәр Казан төбәгендәге күп кенә русларның татарча белүе башка чыганаклар белән дә раслана.
Икенче романында инде 3. Бигиевнең иҗат принциплары камилләшә, тормышны аңлавы һәм гәүдәләндерүе тагын да тирәнәя, киңәя төшә.
Укучы фикере
Заһир Бигиевнең беренче әсәре − «Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә» романы − 1887 елда Казанда басылып чыга. Әсәрнең исеме үк аның төп темасын, эчтәлеген билгели. Әсәр исеме «өлүф» сүзе белән башлана. Гарәп телендә бу сүз «мең» санының күплеген белдерә. Димәк, әсәрдә акча өчен, аңа хуҗа булу өчен көрәш турында сүз булачак. Романның сюжеты нигезендә меңнәргә хуҗа булу өчен көрәшүчеләр күрсәтелә. Беренче карашка романда сүз Хәдичә һәм Зөләйхаларның гүзәллекләре, мәхәббәт тарихлары турында бара кебек, ләкин әсәр белән тирәнрәк таныша төшкәч, акчаның җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның чын йөзен билгеләүдә тоткан урыны турында баруы ачыклана.
Роман төп геройларның берсе булган Зөләйха исемле кызның серле үлеме белән башланып китә. Бу хәл күпләрне тетрәндерә һәм алдагы вакыйгалар үтерүчене эзләү барышында ачыла бара. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет «10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә», тикшерү барышында Мусаның үтерүче түгел икәнлеге ачыла. Кем соң ул Муса Салихов?
Муса − Казанның яшь байларыннан берсе. Казанның мосафирханәсендә эшләүче авызыннан автор аның портретын: «Нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле, кечек сары сакаллы», − дип әйттерә. Башта Муса Петербургта университетта укый, аны тәмамлый. Яше 25-26 ларда, өйләнмәгән. «Муса әфәнде Нигъмәтулла абзасы белән бергә сәүдә кылып, бер үк өйдә тора иде».
М.Салихов − укымышлы, төсе-кыяфәте белән дә килешле, күңеле дә йомшак, беренче карашка вәгъдәсенә дә тугрылыклы, кешеләргә дә игътибарлы. Ләкин болар беренче карашка гына. Мусаның чын йөзе акча мәсьәләсендә ачыла.
Бервакыт Муса сәүдә эшләре белән Петербургка бара һәм гостиницада (кунакханәдә) Зөләйха исемле кызны очрата. Зөләйха аңа үзенең сөйкемлелеге, укымышлы булуы белән ошый. Беренче очрашуда ук Муса Зөләйханы аталарыннан үзенә бирүләрен сорый. Ләкин кызның әтисе беренче күргән кешегә кызын бирергә риза булмый. Мусаның Зөләйхага булган «мәхәббәте» шуның белән тәмамлана дип тә әйтә алабыз. Озак та үтми, Казанга кайтып сәүдә итә башлагач, Кырым кызына «үлеп гашыйк булган» Муса икенче бер матурны «ярата». Бу матур − йөз мең сум бирнәсе булган Әхмәди бай кызы Хәдичә. Зөләйха, иң элекке вәгъдәләшүләргә ышанып, үзенең беренче мәхәббәте янына Казанга килә. Алар очрашалар. Туган җирен, бердәнбер анасын ташлап килгән бу яшь кызны Муса авыр шартларда калдыра. «Максатым, − ди ул Зөләйхага, − Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу». Шулай итеп, Муса каршында акча вәгъдәдән күп көчлерәк булып чыга, аның вәгъдәсендә тормаучы, акчага иң саф хисләрне дә, иң гүзәл кешеләрне дә сатарга сәләтле кеше икәнлеге аңлашыла. Егетнең Зөләйхага әйткән сүзләре аның тотрыксыз табигатьле, байлыкка кызыгучы шәхес икәнлеген күрсәтеп торалар. Минемчә, Муса Хәдичәне дә яратмый. Әгәр артыграк бирсәләр, ул башка кызга да өйләнергә әзер. Тыштан бөтен яктан килгән егетнең эче кара икәнлеге күренә. Зөләйханың саф мәхәббәтен акчага алмаштырып, ул кешелексез, түбән җанлы акча колы булуын күрсәтә.
Романны укыганда, Мусаның тагын кайбер сыйфатлары ачыла. Ул кеше белән чын-чынлап дуслаша алмый. Үзе дус дип йөргән Габденнасыйрның юлына аркылы төшүе шул турыда сөйли.
Муса Салиховта бертөрле дә җәмәгать эшләре белән кызыксыну да, җәмгыятькә нинди дә булса файда эшләргә омтылу да юк, ул − тик үзе өчен генә яшәүче, үз интересы белән генә торучы. Аны милләт язмышы да, халык мәнфәгатьләре дә кызыксындырмый. Мусаның Габденнасыйр белән көрәштә җиңеп чыгуы да аның турылыклы, уңай характерлы кеше булуына түгел, бәлки көндәшенә караганда баерак, күбрәк акчага ия булуына нигезләнгән.
Муса Зөләйха үлемендә юридик (хокукый) яктан гаепле түгел. Шулай дип, аны төрмәдән дә чыгаралар. Ләкин Зөләйханың үлемендә төп гаеп Мусада. Аның әхлакый гаебе зур. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә: Муса үзенең эшләгән эшләре өчен үкенми, аны вөҗданы газапламый. Автор әсәрне түбәндәгечә тәмамлавы белән Мусаның «акча колы» булуын тагын бер кат раслый кебек. «…Язылган вакыйгалардан соң бер ай үткәч, Хәдичә туташ тәмам сәламәтләнеп җиткәч, Казанда Әхмәди байның өендә никах мәҗлесе уздырылды; кичерелгән кайгы-хәсрәтләрдән соң туй шатлыгы күренде…»
Әсәрне укып чыккач, күңелдә борчулы хисләр калды. Безнең тормышта да кеше кайгысына (хәтта үлеменә дә) битараф кешеләр аз түгел бит. Бар нәрсәне, кешенең иң изге хисләрен дә акчага алмаштырырга әзер кешеләр дә очрый. Муса образы аша З. Бигиев безне шундый адымнардан сак булырга чакыра кебек
***
Бу әсәрне укыдыгызмы? Сезнең фикерләрегез нинди? «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы буенча барлык фикерләрегезне дә комментларда язып калдырыгыз.