Әдәби ел йомгаклары — 2022

Ел саен үткәннәргә йомгак ясап, киләчәккә планнар корып кую гадәте бар иде. Үткән елда нәрсәләр эшләнгән, нинди уңышларга ирешелгән, киләсе елда ниндирәк әсәрләр язылачак, нинди китаплар чыгачак. Сайтның даими укучылары да, социаль челтәрләрдәге дусларым һәм теркәлүчеләрем дә хәтерли торгандыр әле. Күп очракта бу язмалар үткәнгә карап горурланырлык, алга карап канатланырлык була һәм укучыларда төрле фикерләр уята торган иде.

Быел мин алай итмәгәнмен икән. Узган елга әйләнеп карасам, бернинди уңыш та юк шикелле. Бер бәйгедә дә җиңмәгәнмен, укучының һушы китәрлек әйберләр дә язмаганмын. Ел әллә ничек кенә үтеп киткән.
Бераз эшләнгән инде болай. «Ватаным Татарстан» гәзитендә ел әйләнәсенә язмалар чыгып барган, «Сөембикә» журналында… «Казан утлары»нда «Тик син генә» дигән повесть дөнья күргән. Җырлар язылган, кайберләре тамашачы хөкеменә җиткерелгән.

Вконтактедагы иҗат төркемемдә «Мәхәббәттән җырлар кала», «Киллер», «Кайту» повестьләре, «Бердәнбер һәм кабатланмас» романы бушлай уку өчен куелган. Укыдылар инде аларны, төрле фикерләр калдырдылар. Чынбарлыкны уйласаң, шөкер итәрлек. Китап укучылар юк, татар әдәбияты беркемгә дә кирәкми дип шомланырлык түгел. әсәрләрне түләүсез кую 2023 елда да дәвам итәчәк, шуңа күрә төркемдә хәзер үк теркәлеп куегыз — сылтанма.

Электрон китаплар кибетендә сатып алучылар саны 2022 елда беркадәр кимеде. Мин моңа азрак пошаманга калып, әсәрләрем белән кызыксынучылар азая бугай диебрәк уйлаган идем, алай түгел икән. Китап бәяләре ел башыннан алып 25% күтәрелгән, ә сату бөтен дөнья буенча 10-15 процентка сүлпәнәйгән. Бу кәгазь китапларга да электрон вариантларына да кагыла. Шул исәптән, минекеләргә дә…

Узган елда электрон китапларга ихтыяҗ арткан, ул кәгазь һәм аудио китапларны узып беренче урынга чыккан. Моңа кадәр беренче булып килгән нон-фикшен: бизнес, маркетинг, психология, үзеңне камилләштерү турындагы китапларга сорау кимегән. Нәфис әдәбият кабат беренче урынга чыккан, аның иң популяр жанрлары — үсмерләр әдәбияты, мәхәббәт романнары, фэнтези, антиутопия. Соңгы биш елда тотанаклылыгын югалтмыйча бер рәвештә килгән сәүдә системасы һәм укучылар ихтыяҗы 2022 елда шулай зур гына үзгәрешләргә дучар булган.

Узган елда MaratKabirov.com китап кибетендә дә сәер генә үзгәрешләр күзәтелде. Шигырьләргә, хикәяләргә, юмористик әсәрләргә бөтенләй диярлек игътибар булмады, «Китап», «Бердәнбер һәм кабатланмас», һ.б. романнар да чагыштырмача аз сатылды. Короновирус чорын сурәтләгән «Пандемия»га да халыкның бик исе китмәде. Укучыларның иң күп сатып алган әсәрләре — «Кайту«, «Тик син генә» повестләре һәм «Кичерү юк» романы булды.

«Моның сәбәпләре илләрнең иминлеге булмауда,» — дип белдерә китап сәүдәсе белгечләре. Чынлап та, санкцияләр нәтиҗәсендә бик күп акча түләү системалары, электрон китап җыю, дизайн ясау сервислары тукталып калды, чит ил укучылары безнең базарга, безнекеләр чит ил платформаларына чыга алмый башладык. Реклама мөмкинлекләре дә чикләнде: әйтик, Гугл, Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә андый эшләрне эшләп булмый. Бер сүз белән әйткәндә, күнегелгән сатып алу моделе юкка чыкты, ә яңасы барлыкка килмәде. Икенче яктан, ил өстендә афәт торганда китап укучылар саны да азая төшә. Бу табигый күренеш. Һәркем бүгенге көне, киләчәге, якыннары һәм ил язмышы турында уйлый, әдәбият икенче планга күчә.

Соңгысы китап сәүдәсенә генә түгел, иҗат эшчәнлегенә дә кагыла. Мондый шартларда бер авторга да җитди әсәрләр язу җиңел түгел, иҗат өчен иң беренче чиратта күңел тынычлыгы кирәк. Шуңа күрә, 2023-нче елга булган иҗади планнар белән уртаклашырга ашыгасым килми. Исән-сау булсам тик кенә ятмам инде, әлбәттә, нәрсәдер язылыр, сез аларны иң тугъры укучыларым буларак иң беренче татып карарсыз. Ә әлегә… Булганнарын укый торыгыз.