Марат Кәбиров Шамил Усманов турында роман яза

Марат Кәбиров Шамил Усмановка багышланган роман яза. Әсәрнең исеме әлегә тулысынча ачыкланмаган, ул «Шамил» дип аталырга мөмкин. Роман язу идеясе авторның «Комдив мәхәббәте» дигән повестеннән үсеп чыккан. Язучылар берлегендә Шамил Усманов шәхесе һәм язылып килгән роман турында фикер алыштылар.

Шамил Усманов турында роман

«Әлеге повесть үзе бер мөстәкыйль әсәр. Ләкин аны дәвам итеп татар әдәбиятында вакыйга булырлык әсәр языла ала дип мин дә ышанам, син дә ышанасың, башкаларны да ышандырыйк», дип мөрәҗәгать итте Ркаил Зәйдулла Марат Кәбировка.

«берничә ел элек Ркаил Зәйдулланың тәкъдиме белән әдәби әсәрләргә грантлар конкурсына гариза язган идем. Романга өметләнгән идем, хикәя номинациясенә үткәргәннәр. Акчасын да шундук күчерделәр. Мин хөкүмәттән акча алып өйрәнгән кеше түгел бит инде, сөендем. Хәзерге заманның илһамы акча сурәтендә була торгандыр. Тарихи әсәр минем өчен ят жанр булса да тиз яздым, хикәя урынына повесть килеп чыкты. Тиз арада «Казан утлары»нда басылды да», — дип башлады Марат Кәбиров.

Ул Шамил Усманов турында мәгълүмат аз булуын, юбилейларына багышланган язмаларда аның кызыл комиссар, ялкынлы революционер булуына басым ясалуын әйтте.

Марат Кәбиров

«Репрессия дәверендә каршы чыккан бер кеше дә булмадымы икән, дибез. Булган. Шамил Усманов булган. Ул вакыт язучылар арасында корткычлар (вредительләр) эзләп барысы да ярсып чыгыш ясаганда «Нишләп алар дошман булсын? Алар бит үзебезнең арада үскән язучылар!» дип сүзен чатнатып әйтә торган кеше Шамил булган», дип сөйләде Марат Кәбиров.

Ул Шамил Усманов биографиясендә бәхәсле моментларның күп булуын ассызыклады.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашкан галим, Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин Милли музей архивларында Шамил Усмановның көндәлекләре саклануын искәртте. Алар кыскартылып «Казан утлары»нда да басылган булган.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

«Музейда 1924-31 елларда язылган 3 дәфтәр саклана. Алар иске имләдә башланган, эсперанто телендә язылганнары да бар. 1929 елларда латиница да килеп керә. Ул көндәлекләрне кириллицага күчереп бетерү мәсьәләсе бар әле», диде Айдар Шәйхин.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

«Бу шәхесләр кайсы якта көрәшеп йөргән булсалар да, алар бехнең милләтнең бәхетсез балалары. Кызылларга каршы көрәшкән Алкинмы, бүтәнеме, шушы Усмановлармы – алар барысы да милләтем дип янганнар. Шул ук Гаяз Исхакый һәм Галимҗан Ибраһимовларны алсак… һәрберсе үзенчә эшләгән. Без хөкем итәргә тиеш түгел», диде Ркаил Зәйдулла фикер алышуны йомгаклап.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Ул Марат Кәбировка уйдырма булып тоелган драматик моментларны да романга кертергә киңәш итте. «Андый моментлар революциянең нинди куркыныч нәрсә икәнен күрсәтә», диде Ркаил Зәйдулла…

Рузилә Мөхәммәтова (Татар-информ)