татарча укырга
kicheru_yuk_1200x500
Миллион - повесть
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Җирләү (хикәя)

хикәя

1

Кояш кыздыра. Тын алгысыз эсселек. Янымдагы кешеләр мышный-мышный зур-зур адымнар белән ашыгып атлый. Атлаган саен аяк астыннан тузан борхылып кала. Иңдәге йөк дыңк-дыңк итеп беләкне сулкылдатып бара. Авыр. Әллә бүтәннәр бер дә көч салмыйча тотып кына килә бу җеназа киртәсен, әллә үзем югарырак күтәрергә тырышам. Юктыр инде, бер-береңә салгалаша торган гамәл түгел бит. Ничә тапкырлар сынаганым бар, зияратка алып барганда кеше авырая, исән чагында орчык кебек кенә күренгәннәре дә иңнәрне изәрлек дәрәҗәгә җитә. Бәлки шулай тоела гына торгандыр, ә бәлки кеше үзенең чын авырлыгын соңгы тапкыр кавемдәшләренә дә татытып калырга телидер. Аңламассың инде, әрҗәгә чыгарып салганда да, кабергә төшергәндә дә бу тиклем үк авыр булмый ул, ә менә ишегалдыннан күтәреп зияратка барганда… Әллә нинди гайре табигый хәл инде менә…
Иңемә кемдер бәпләп алды да җәһәт кенә култык астымнан кереп киртәне эләктерде. Аллага шөкер дип җиңел сулап куйдым да артымнан куып диярлек йөгерә атлый килгән төркемгә эләкмичә, үз җаем белән генә атлап хәл җыярга теләп, читкәрәк чыктым. Уфф… Уф дияргә ярамый… Аллага шөкер… Менә хәзер чынлап та Аллага шөкер.
Кеше күп иде. Җеназа әрҗәсен күтәрүчеләр инде зияратка якынлашып килә, ә төркемнең койрыгы авыл урамыннан да чыгып бетмәгән. Бездә җеназага әйбәт йөриләр, анысы, куәте булган берәү дә читтә калмый. Бөтен авыл килә. Тик беркайчан да халыкның бу кадәрле күп булганы юк иде. Читтән кайтучылар да, күрше авыллардан, район үзәгеннән генә түгел башкаладан килүчеләр дә хәтсез җыелган бугай. Килгән машиналар гына да бер урамны тутырып тезелеп киткән.
Абруйлы зат иде шул, мәңге үлмәс кебек тоела иде. Әҗәле дә адәм ышандырмаслык дәрәҗәдә гаҗәп булган. Төшке ашка кайткач, бераз хәлсезләнеп торам әле ятып алыйм дип кереп яткан да кабат уянмаган. Бәхетле үлем инде, бер карасаң. Гомере дә бик бәхетле булды… Дәрәҗәсе зур кешегә җиңел, район үзәгенә илтеп ярдыртып та йөрмәделәр, участковый белән табип үзләре килеп караганнар да тиешле кәгазьләрне тутырып биргәннәр. “Төшке ашка кайткач” дигән сүз бер сәбәпсез икенчесен ияртергә тырыша һәм ул минем күңелдә сорау булып кабатлана: агуламадылар микән? Юктыр инде… Хөрмәтле зат иде бит! Тик күңелдә тагын ниндидер тискәре дулкын калкынып ала: “Хөрмәтле кешеләрнең дошманы да күп була шул…” “Сантый, — дип тиргим үземне, — Андый затларны гомер буена агулап торалар бит инде. Гайбәт сөйлиләр, тозак коралар, аяк чалалар, тагын әллә ниләр кыланалар…” Ә ул һәркемгә терәк-таяныч була белүче якты зат иде, авылда аның игелеген күрмәгән бер генә адәм дә юк. Монсы бәхәссез инде, бәлки, бөтен тирә-якта дип сөйләшергә кирәктер әле, чөнки ул авылга гына сыя торган түгел, кайда аяк басса шунда нур тарата торган могҗиза иде.

Аның дөньядан китүе беркемгә дә сөенеч түгел, барыбыз өчен дә тирән яра, гомерлек югалту, муенга асылган таш сыман авыр йөк. Башыңны ташка бәрә-бәрә җир тырнап еларлык, чынлап уйлап карасаң. Әмма без алай итмибез, сабыр булып кыланабыз. Чынында бу сабырлыктан түгел, ә нинди затны югалтуыбызны әле тулысынча аңлап җитмәүдән генә. Без беркайчан да аны югалта алу мөмкинлеге турында уйламадык, моны берничек тә күз алдына китерә алмадык. Без аны мәңгелек дип ышандык. Үзебезгә дә, балаларыбызга да, оныкларыбызга да чордаш булыр, аларны да үз канаты астына алып, бөтен нурын, җылылыгын биреп мәңге яшәр дидек. Һәм менә… Аның бакыйлыкка күчүе — фанилыкның ятим калуы иде. Тик арабыздан берәү дә моны тулысынча аңлап җиткерә алмый иде бугай.
— Ашыкмагыз әле шулкадәрле! — дип кычкырды кинәт кемдер — Тизрәк гүргә илтеп тыгарга теләгәндәй җилтерәтеп алып барасыз…
Бу Телсез Талиб иде. Төркемнән читкәрәк чыккан да йөгерә-атлый, үзе алда мәет күтәреп баручыларга кычкыра. Тик аның сүзенә игътибар итүче табылмады, үзенә дә кисәтү-фәлән ясамадылар. Башка кеше булса: “Мәет өстендә шау-шу чыгарма,” — дип сөйрәп алырлар иде. Телсез Талибка, гадәттә, бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә, чөнки ул беркайчан да аркылы сүз әйтми, кырын гамәл кылмый. Өстәвенә, бакыйлыкка күчкән мөхтәбәр затның бик үз итә торган кешесе дә иде. Ә адымнарын акырынайтмаулары Талибның сүзен санламаудан түгелдер. Йоласы шундыйрак бугай аның, ашыгырга сәбәп булмаса да һәр җеназада шулай тиз кыланалар. Алай дисәң дә бераздан төркем тизлеген киметте, Талибның сүзен алдан атлаучыларга җиткерделәр, күрәсең.
Кечкенә буйлы, ябык төз гәүдәле, җиңел-салмак хәрәкәтле илле биш-алтмыш яшьләрдәге абзый инде ул. Тормышны үзенчә кабул итеп, үз дөньясында яши торган сәеррәк гадәтләре дә бар бугай. Якыннан бик аралашмагач, мин белеп бетермим. Алайга китсә, без барыбыз да үзебез күрә һәм кабул итә алган дөньяда яшибез инде, шуңа беребез дә камил түгел: һәркемнең — үз күзе, һәр күзнең үз сукырлыгы бар. Аң белән күңелнеке дә. Телсез Талибның күзләре аз гына үткенрәк күрә шикелле, ул бик гади һәм табигый нәрсәләрнең дә көтелмәгән үзенчәлеген таба белә, бөтенләй бүтән яктан карый. Кайчагында тузга язмаган колакка ятышсыз нәрсәләр дә әйтеп куйгалый икән. Шулай сөйлиләр инде. Шуңа бераз сәеррәк кеше итеп күрәләр. Әле дә үзалдына сөйләнеп бара:
— И, сәер бу адәм балалары, сулышың туктаганны гына көтеп торган кебек, хәрәкәттән язуың белән тизрәк җиргә тыгып куярга ашыгалар. Җыенысына бер баш юк…

Җеназа киртәләрен күтәргәч, кешеләрнең йөгерә-атлый ашыгуына сәерсенебрәк караганлыктанмы, Телсез Талибның сүзләре миңа табигый булып тоелды. Мәетне озак тотмаска кушалар бит инде, кайтыр кешеләре кайтып бетсә, көнендә үк төшкә кадәр җирлиләр. Бер карасаң, дөрестер инде ул, менә шушындый челләдә бозга төреп сакласаң да бозыла башлый бит, яхшы чагында җир куенына тапшырып калуың хәерлерәктер. Икенче яктан карасаң… Кайбер кешеләрнең кинәт кенә китеп баруына ышанып та җитеп булмый, хәтта төннәрен саклап утырганда да ул тередер, барлык сүзләрне дә ишетеп ятадыр, таң белән торып утырыр шикелле тоела. Бөтенесе дә түгел инде, кайсы берләре генә. Безне җеназасына җыючы зат та шундыйрак хисләр уята иде. Аның ял итәргә дип яткан җирдән китеп баруына ышанасы килми, ул түшәктә үлә торган зат түгелдер, гомүмән, ул үлемсезләр кавеменнәндер шикелле тоела. Сүзсез генә атласам да мин Телсез Талиб белән беркадәр фикердәш идем.
Нәрсәседер сәер кебек иде бүгенге җеназаның. Телсез Талибның сүзләре шул халәтне көчәйтебрәк җибәргән төсле булды. Югыйсә, ул бер сәбәпсез юкка-барга кысыла торган адәм түгел. Аның кушаматы да шуннан калган. Өй салу өчен урманлы төбәкләргә агач алырга баргач, чит як кешеләре белән бергә эләккән бу. Бер атна чамасы урман кискәннәр, ә Талиб бер сүз дә эндәшмәгән. Шуңа моны телсез икән дип уйлаганнар. Шунда эшләгән иптәшләренең берсе күпмедер вакыт узгач, безнең яклардан узып барышлый кагылып чыгарга булган да авылга җиткәч: “Телсез Талибларның йорты кайда ул?” — дип сораган. Өйләренә барып кергәч, моның сөйләшүен, хәтта үткен телле икәнен белгәч, һушы киткән. “Сүзсез дә әйбәт аңлаштык бит,” — дип елмайган Талиб аның соравына. Шул хәлдән соң кемнеңдер җылы авызыннан чыккан сүз кушамат булып ябышып калган инде. Шуңа әле Телсез Талибның сүз әйтүе, торым-торымга шелтәләп маташуы сәеррәк күренде, күңелдә: “Әллә Талиб абзыкай берәр нәрсәне сиземли микән, шуңа карыша микән?” — дигәнрәк шик тә ялтлап алды.
Шушы шикләрне куәтләгәндәй Телсез Талиб тагын сөйләнде:
— Ул кадәр үк кабаланырга ярамый инде. Җаны бер дә еракта кебек түгел аның. Без нәрсәнедер дөрес эшләмибез бугай.
Әҗәл белән бүген беребез дә килешми идек. Ләкин аның белән бәхәсләшү, көрәшү мөмкин түгел. Безнең теләкләр белән исәпләшеп тә тормаган Әҗәлгә без үпкәле, ачулы, нәфрәтле, ләкин аның алдында көчсез һәм чарасыз идек. Ул мәңгелек, ә без вакытлыча. Монда тагын ни әйтәсең инде… Тик Телсез Талибның сүз бар иде:
— Көрәшергә кирәк гомер өчен… — диде ул бер уйчанлык белән, — Мондый затларны болай гына биреп җибәрергә ярамый.
— Нәрсә сөйләнәсең инде, Талиб абзыкай? — диде төркемнән берәү, — Әҗәл бит ул…
Тик Телсез Талиб аңа артык игътибар бирмәде, үз сүзен дәвам итте:
— Караклык бит бу! Караклык… Хәзер безнең түрә-кара гына түгел, Газраил да урлаша башлады…
— Бик аралашып яшәделәр бит… Түбәсе китә бугай бахырның… — дип куйды тагын бер тавыш һәм Талибка эндәште, — Сәясәт сөйләмә, түрәләр дә бар монда.
— Карак! — дип үзенекен тукыды Телсез Талиб, — Йоклаган чагында гомерен урлап алып киткән. Адәм тәганәсе!



2
Зиярат капкасы янына җиткәч җеназа әрҗәсен җиргә, махсус әзерләп куелган бүкәннәр өстенә, төшерделәр. Аны уртага алып түгәрәк ясап тезелешеп бастылар. Озата килүче төркем җыелып беткән арада Фәтхерахман хәзрәт белән берничә аксакал үзалдына гына дигәндәй ниндидер догалар укып алды. Аннан соң хәзрәт хушлашып калырга, әрвах турында сөйләргә теләүчеләргә сүз бирде. Авыл хакимияте башлыгы уртага чыкты…
— Энекәш, тәмәкең юкмы? — дип иңемә какты шунда кемдер. Бу тракторчы Зариф абзый иде.
— Тартырга ярый мени? — Мин аңа гаҗәпләнеп карадым.
Ул зиярат читенә ымлады:
— Әнә тегендә, койма буенарак барабыз да…
Мин бер мәлгә икеләнебрәк тордым да ул күрсәткән якка оңгайладым. Койма буенда тезелеп баскан машиналар артына яшеренебрәк тәмәке кабыздык.
— Менә бит… — дип көрсенде Зариф абзый тәмәке төтене борхытып, — Кем уйлаган диген, ә!..
Мин баш кагып кына җавапладым. Ул да бүтән сүз әйтмәде. Мондый урында иркенләп сөйләшеп тору килешмәгән кебек тоела. Кайберәүләр алай түгел ул, килеп күрешәләр дә, кочаклап та алалар. Дөнья хәлләрен сөйләп көлешүчеләр дә бар. Мин алай итәлмим, йомылам да куям. Әле дә күзләремне зиярат эчендәге кабер рәшәткәләренә төбәп өнсез генә төтен суырдым. Тәмәке тәмсез иде. Ләззәте юк кына түгел, укшытыр дәрәҗәдә күңел кайтаргыч, шуңа дуңгыз ите сыман хәрам булып тоелды һәм мин аны аяк астына ташлап, үкчәм белән җиргә батырып куйдым. Башымны күтәрүгә, зиярат коймасына кунган күбәләкләргә игътибар иттем.
Алты җиде ак күбәләк… Һәр берсе бер койма тактасына кунып тезелешеп торалар. Мондый хәлне бер дә күргәнем юк иде. Беркайчан да. Бакыйлыкка күчкән кешеләрнең җаны күбәләккә әйләнеп кайта икән, дигән сүзләрне искә төшергәч, тәнем эсселе-суыклы булып китте. Зариф абзыйга күрсәтергә дип авызымны ачарга гына уйлаганда алар барсы бер булып күтәрелделәр дә кинәт кенә күздән югалдылар. Әллә ничек сәер генә килеп чыкты бу, күземә генә күренгән шикелле тоелды. Мин авыз ачмавым өчен сөенеп куйдым.
— Кар-рале, энекә-әш!.. — Зариф абзыйның аптыраулы тавышына борылдым да ул караган якка, зиярат эчендәрәк үскән биек чыршыларга күз салдым, — Тирбәлеп торалар бит! Әй, Ходайның хикмәте, ә!
Мин башта берни дә аңламадым. Гомер буена урман читендәге авылда яшәп, агачлар тибрәнүен күрмәгән кеше мени инде ул… Шуңа да шаккатып кыланмаса. Ул миңа караш ташлады да аңгыраеп торуымны чамалады бугай:
— Җил дә юк бит, — дип куйды.
Кояш көйдерерлек итеп кыздырган җилсез көндә тибрәнеп утырган бер төркем агачларны күргән юк иде әле. Мин кабат шул якка күз салдым. Шул наратлардан башка бер нәрсә дә тибрәнми, хәтта яфраклар да селкенми иде. Бу миңа бик сәер тоелды. Тик Зариф абзый җиңемә бәпләде:
— Әйдә, халык янына барыйк, юкса санламаган кебек булыр.
Гаҗәп хәлләргә карап, кешеләр ягына күз салырга да онытканбыз икән. Хушлашу барышы инде митинг шикеллерәк бер чарага әверелгән иде. Кәчтүм-галтуклы бик дәрәҗәле абзый көр тавыш белән нотык сөйли, ә башкалар авызларын ачып дигәндәй тыңлап тора. Бер мизгелгә генә миңа халык чын түгелдер, бу бары тик фотография генәдер кебек тоелды. Чөнки беркем дә бер хәрәкәт тә ясамаган сыман булды. Бер мизгелгә генә. Бәлки, кояшның эсселеге сәбәп булгандыр инде. Ә сөйләүчене чынлап та тын алмыйча тыңларлык иде. Ул арабыздан киткән затның эш-гамәлләрен бәяләп, чынбарлыкта аның никадәр газиз икәнен ачып бирде. Һәр сүзе күңелгә ятарлык, җанга дәва булырлык…
— Ул безнең дәүләтебез иде, — дип ярып салды соңыннан һәм дөрес аңласыннар дигәндәй русчалап өстәп куйды — Государство!
Миңа аның бу сүзләре бераз сәеррәк кебек тоелды, әмма кабул итмәслек булмады. Дөресрәге, аның сәерлегенә мин икенче нотыкчы, шундый ук дәрәҗәле кеше чыгып:
— Безнең дәүләтебез — Татарстан, ә халкыбыз бөтен дөнья буйлап таралган. Ул дәүләтебез генә түгел, ул безнең милләтебез иде! — дигәч кенә игътибар иттем.

Дәүләт зур нәрсә. Көндәлектә без ул хакта уйлап та бирмибез инде. Мин дә озак еллар буена Казанда яшәп бераз милләтчерәк кеше булсам да, татарның дәүләтле булуын теләсәм дә бу турыда көн-төн уйлый торган адәм түгел идем. Бер мәлне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр дә “үлемем шул икән” дип дөнья белән бәхилләшеп яткан җирдән адәм итеп чыгардылар. Әллә нинди кыйммәтле аппаратлар, кыйммәтле дарулар белән бик абруйлы табиплар дәвалады. Һәм барсы да бушка. Менә нәрсә ул дәүләт! Әйбәт чакта уйлап бирмәсәң дә, аяктан егылгач, сине күтәреп торгызып үлем куеныннан тартып алып тереләр сафына бастыра торган көч. Ул синең яклаучың, саклаучың, терәгең-таянычың. Җеназа әрҗәсендә яткан зат та безнең өчен әнә шундый иде. Нотыкчының сүзләре дөрес. Әмма аннан соңгы сөйләүченең милләт турындагы җөмләсе аз гына башка яссылыктан карарга мәҗбүр итте. Әҗәл әрҗәсендә яткан затны “дәүләт” дип тә, “милләт” дип тә атарга ярамыйдыр сыман тоелды. Без бүген үзебезнең дәүләтебезне, милләтебезне җирлибез булып чыга мени?
Шундый уйлар белән төркемгә күз йөгертеп чыктым. Хәсрәтле йөзләрне, авыр газаптан кысылган иреннәрне, юеш керфекләрне күргәч, нотыкчыларның сүзләре бик сәер булып тоелмады. Бөтен халык кара кайгыда иде. Аларга карап мин: “Дәүләтен һәм милләтен җуйган халык та нәкъ шулай була торгандыр,” — дип уйладым. Әллә нинди тирәнлекләргә кереп тәфсилләп уйланып тормадым инде, шундыйрак галәмәтләр бер мизгелгә генә ялтлап алды да югалды.
Ничәнчедер кеше чыгыш ясагач, Фәтхрахман хәзрәт уртагарак чыкты да:
— Хөрмәтле туганнар, барыбызның да әйтер сүзләре күп, чыгыш ясарга теләүчеләрнең дә чамасы юк. Зинһар өчен кыскарак тотарга тырышыгыз, югыйсә, кояш баеганчы да өлгерә алмабыз, — дип кисәтте. Төркемдәгеләр баш кагып ризалык белдерделәр, әмма сөйләргә чыккач сүзне кыска тотарга тырышучы аз булды. Барсының да әйтер сүзләре, хатирәләре, сокланулары һәм үкенечләре җитәрлек җыелган иде. Моны хәтта ачык кояш астында әлсерәп тору да туктата алмады.
“Ул безнең намусыбыз иде,” — диючеләр дә булды. Намус, ышаныч, өмет, иман, терәк, игелек… Тагын әллә нинди матур сүзләр белән атадылар. Бер карасаң, бик моңсу, кешелекнең бөтен асыл сыйфатлары шушында, әҗәл әрҗәсендә яткан шикелле тоелды. Ә икенче яктан… Кеше бит инде ул, ә балкып яши алган кешедә бу сыйфатларның барсы да була, булырга тиеш. Үзе әҗәл белән китсә дә аның бөтен байлыгы тереләргә кала бит инде.

Беркадәр вакыттан соң боҗра уртасында Телсез Талиб пәйда булды. Аны күрүгә барыбыз да өнсез калдык. Һәрхәлдә, мин бая игътибар иткән сәер күренешне кабат кичердем. Бөтен тирә-юнь бер мизгелгә тереклек булудан тукталып, фотосурәткә әйләнгән шикелле булды. Бер мизгелгә беркемдә дә, бер җирдә дә бернинди хәрәкәт тә сизелмәде. Бер мизгелгә вакыт туткап торды. Соңыннан мин ирексездән зиярат эчендәге наратларга күз йөгерттем, алар һаман тибрәлеп утырадыр, яннарында ак күбәләкләр очып йөридер кебек тоелды. Тик анда бернинди хәрәкәт тә юк иде. Хәер, сәер хәлләрнең ул кадәресе үк кирәкми дә, Телсез Талибның мәет өстендә сүз сөйләргә чыгуы үзе үк бер сәерлек, моңарчы күрелмәгән вакыйга иде.
Үлән арасындагы бөҗәкләр безелдәве ишетелерлек тынлыкта, ул баскан урынында әйләнеп, боҗра ясап тезелгән төркемдәгеләргә күз салып чыкты да сизелер-сизелмәс кенә тамак кырып алды. Һәм сүз башлады:
— Сүзләрегезне игътибар белән тыңладым, — диде ул тигез генә итеп һәм тавышын бераз күтәрә төште, — Дәүләт тә, милләт тә дип әйттегез, намус та, ышаныч та дидегез… Барыгыз да хаклыдыр инде. Ә миндә бер сорау калкып чыкты.
Ул азга гына тынып калды. Ә мин үз уйларымны аның авызыннан ишетеп сискәнеп киттем. Телсез Талиб дәвам итте:
— Шул сорауны хәзер сезгә бирәм. Дәүләтегезне, милләтегезне, намусыгызны, ышанычыгызны җирләргә сез әзерме?
“Юк, әзер түгел,” — дигән уй ялтлап узды. Тик мин берни дә дәшмәдем. Берәү дә эндәшмәде. Хәтта баш чайкаучы да булмады. Беребез бер ым какмыйча басып торуыбызны белдек. Телсез Талиб карашлары белән бездән җавап теләнеп, баскан урынында тагы бер кат әйләнеп чыкты. Аның күзләре белән очрашмас өчен без керфекләребезне җиргә кададык. Бераздан ул әҗәл әрҗәсенә якынрак килеп басты һәм анда ятучыга баш каккандай итте дә төркем өстенә сөрән ташлады:
— Ә мин әзер түгел. Мин аны әҗәлгә бирергә теләмим.

3
Беребез дә бирергә теләми идек. Әмма Телсез Талибның сүзләре сәерлек булып ишетелде. Әҗәл инде аны үзенә алган, бездән сорап тормаган һәм телибезме-теләмибезме хөрмәтләп җирләргә, Ходай хозурына тапшырырга кирәк иде. Шул ук вакытта әлегә без Телсез Талибны гаепләргә дә ашыкмадык, мондый кайгы тәэсирендә абруйлы авызлардан да ахмаклыклар чыгуын без аңлый ала идек. Өнсез-ымсыз гына күзәтә бирдек.
— Әҗәлгә бирмим мин сине, туганым! — Ул җеназа әрҗәсенә карап алды да төркемгә эндәште, — Газраилга бирмим!
Башкалар ни уйлагандыр, ә минем күңелнең бер почмагында: “Ә бит чынлап та анда хаклык бар бугай… Әгәр дәүләтне, милләтне, бәхетне һәм тагын әллә күпме асыл нәрсәләрне гүргә тыгарга туры килсә дә шулай өнсез генә басып торачакбыз бит. Бернәрсә дә безнең ихтыярда түгел дип кыл да кыймылдатмаячакбыз,” — дигән уй ялтлап узды. Урынсыз һәм вакытсыз булса да хилаф уй түгел инде ул, чынлап та шундыйбыз бит. Ни әйтсәләр шуңа ышанып, ни кушсалар шуны үтәп яшибез.
«Бәлки югарыдагылар да хаталанадыр, аларның бу фикере дөрес түгелдер…» «Бу гамәлебез белән үз тамырыбызга балта чабабыз бит, кемнәрдер боерган өчен генә болай эшләргә ярамый…»
Мондый нәрсәләр башыбызга кереп тә чыкмый бугай. Кереп чыкса да хәрәкәт итәргә, үз мәсләгебезне, асыл кыйммәтләребезне яклап көрәшергә кыюлыгыбыз җитми. Кыюлык соралмаган урыннарда да хәрәкәтсез калабыз хәтта. Битарафлыкмы инде ул, ялкаулыкмы, мескенлекме, бүтән берәр нәрсәме — аңламассың.
Ләкин Телсез Талибның болай кылануы барыбер соклану уятмый иде. Бу батырлык түгел, ә ахмаклык иде. Газраилга каршы чыгуы, аңа канәгатьсезлек белдерүе бернинди нәтиҗәгә дә китермәячәк. Әле беркемнең дә берәүне дә үлемнән алып кала алганы юк. Һәм булмаячак та. Батырлыкны ахмаклыкка, ахмаклыкны батырлыкка тиңли торган дөньяда бүтәнчә мөмкин дә түгелдер.
— Ник син аны алдың безнең арадан? Ник син гел яхшы кешеләрне, көчле кешеләрне чүплисең? — дип кулларын күккә сузды Телсез Талиб, — Мин каршы аның үлеменә! Мин аны сиңа бирмим!
Төркем белән бергә мин дә “аһ!” итеп куйдым. Баштарак кайгысыннан шулай кыланадыр дип, кызганыбрак торсак та аның күкләргә дәгъва белдерүен, Ходай белән әрепләшергә маташуын күрү саруны кайнатты. Болай кыланырга ярамый иде. Моны туктатырга кирәк иде. Гадәти көннәрнең берендә ниндидер аулак урында да түгел бит, ә зиярат алдында, иң хөрмәтле затның җеназасында! Болай кылануы белән ул әрвахлар рухын да, тереләр җанын да кыен хәлгә куя, моңарчы кылынган савапларны юкка чыгара, адәмнәр кавемен гонаһка батыра иде. Ходайга дәгъва белдерергә беркемнең дә хакы юк иде.
— Ишетәсеңме, Газраил! Мин бирмим аны сиңа, — дип ярсый барды Телсез Талиб, — Әнә, күрәсеңме, без күпме кеше. Без барыбыз да каршы. Без аның яшәвен телибез. Без аның гомере өчен синең белән сугышырга әзер.
Мәйдан уртасына табан берничә адым атлаган Фәтхрахман мулла да аның бу сүзләрен ишеткәч, акырын гына урынына барып басты. Төркемдәге кешеләрнең барсы да “Мин юк монда,” — дип койрыгын кыскан көчек шикелле, кечерәеп, сорыланып калды. Мин дә игътибар җәлеп итмәслек бер халәткә кереп тирә-якны күзәттем. Телсез Талибны хуплавым — кызгануга, кызгануым — чиркануга, чиркануым нәфрәткә әйләнә барды. Үзенең генә гонаһка батуы җитмәгән, ул безне дә пычратырга тырыша иде. Газраилга үзе каршы чыгарга тели икән, чыксын, көрәшсен. Ә ник монда башкаларны катыштырырга? Ник безнең исемнән сүз сөйләргә? Аның нинди вәкаләте бар моның өчен?
— Син үзең өчен генә сөйлә, безнең катыштырма, — дип куйды кемдер. Төркем инде баштагы сискәнү халәтеннән беркадәр айный башлаган иде.
— Без мәрхүмгә хөрмәт күрсәтү өчен җыелдык, — диде Фәтхрахман хәзрәт тә катгый тавыш белән, — Ә фетнә күтәрү өчен түгел.
— Кадерле затларыгызны сез хөрмәтләп җирләргә генә телисез, — дип кистерде Телсез Талиб бар халыкны өнсез калдырып, — Җирләргә телисез. Ә яшәтергә түгел. Мин аны Газраилга бирмим.

Үзем дә сизмәстән төгәрәк уртасындагы әҗәл әрҗәсенә күз ташладым. Олугъ затыбыз иде ул, әлбәттә. Без аның үлеменә каршы идек. Без аның озак яшәвен, әйбәт яшәвен тели идек. Һәрхәлдә, үзем шундый идем. Ләкин мин аның гомерен алган өчен Ходай белән бәхәскә керергә дә, газраил белән көрәшергә дә әзер түгел идем. Беркем дә әзер булмагандыр. Бригадир белән бәхәсләшеп була. Хуҗалык рәисе, яки хакимият башлыклары белән алышучылар да хәтсез. Хәтта илнең патшасы белән каршылыкка керүчеләр дә. Бу гамәлләрнең ахмаклык дип тә, батырлык дип тә бәяләрлекләре бар. Ләкин Ходай тәгалә һәм Газраил белән көрәшү… Монсы инде ахмаклык… Тиңсез тилелек.
— Юләрләнмә, Талиб! — дип алгарак чыкты Фәтхрахман хәзрәт, — Әҗәл белән алай шаяртмыйлар. Ничек кенә теләсәк тә, кеше гомерен озайту безнең кулдан килә торган эш түгел.
— Тиле Талиб! — дип кычкырды кемдер икенче яктан, — Сафсата чәчмәсен, бола куптармасын, чыграп ташлагыз аны. Тынычландырыгыз.
Тик беркем дә аны чыгарып ташларга ашыкмады. Газраил белән сугышырга җыенган адәмгә каршы килү — шикле гамәл… Ә Талиб, юка гәүдәле булса да, кул сугышына китсә, берүзе бер көтү ирне өеп куярлык гайрәтле кеше һәм моны барсы да белә иде.
— Ярый, — диде ул көр тавыш белән, — Алайса, сез читкәрәк китеп торыгыз. Мәрхүм өчен үзем генә сугышам.
Әмма төркем читкә китәргә ашыкмады. Башлап ташланырга йөрәкләре җитмәсә дә кешеләр Тесез Талибның бу башбаштаклыгына каршы һәм мәет өстендә купкан мондый гауганы туктатырга телиләр иде. Боҗра үзлегеннән тыгызлана башлады. Без үзебез дә искәрмәстән бер-беребезгә елышып, акырын гына алга шуыштык.
— Юк, — дип каршы төште кемдер, — Син дә сугышмыйсың. Без моңа ирек куймыйбыз.
— Мин сугашам, — диде Телсез Талиб һәм ярсу белән күккә карап оран салды, — Төш, Газраил! Мин аны сиңа бирергә теләмим. Аның гомере өчен сугышырга телим! Синең белән!
Бер мәлгә барсы да тын калды. Бераздан авыл хакимияте башлыгы алгарак чыкты:
— Син бит, Талиб абзый, кешелекнең бер вәкиле, — диде ул үгетләгән кебек итеп, — Сиңа карап безне бәялиләр. Югары көчләр бер кайчан да:»Минем белән Талиб сугышырга теләде, димәячәк, ә «Кешеләр минем белән сугышырга теләде,» — дип әйтәчәк.
Телсез Талиб аның талгын тавышыннанмы, сүзләреннәнме бераз исәңгерәп калды. Аннан соң үзе дә искәрмәстән:
— Ник? — дип куйды.
— Чөнки алар синең исемеңне белми, — дип кычкырды төркемнән берәү.
Халык җиңелчә генә гүләп алды. Авыл хакимияте башлыгы янына Фәтхрахман хәзрәт тә чыгып басты:
— Җитте, җәмәгать! — Аның тавышы тәлапчән иде, — Мәет өстендә кәмит оештырмыйк. Туктатыйк мондый нәрсәне. Талиб туган, син дә акылыңа кил.
Тик Телсез Талиб акылга килергә җыенмый иде. Ул күккә карап ярсып кычкырды:
— Төш җиргә, чалгылы шайтан! Хәлеңнән килсә, минем гомерне алырсың, ә ул яшәргә тиеш!
Бу инде үлем белән каршылыкка керүдән бигрәк, мәрхүмне мыскыл итүгә охшый башлады. Һәм тыңлаусыз хәшәрәтне йөгәнләргә теләп кешеләр алга атлады, боҗра кысыла барды. Мондый бердәм көчкә каршы Телсез Талиб кына түгел, фил булса да каршы тора алмас иде.
Ләкин Телсез Талиб моны сизмәде. Ул бөтен җаны-тәне белән Газраилны көтә, аның белән алышырга җыена иде бугай. Аның күзләре күктә иде.
— Булдыралсаң, минем җанымны ал. Ә бу затка тимә! Ишетәсеңме!..

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

4
Боҗра булып кысыла барган төркемнең тыгызлыгы аша кояш нуры да үтәрлек түгел иде. Кояш эссесе чынлап та бераз таралгандай булды. Көн дә сүрәнләнеп, караңгыланып калды. Мин моңа башта игътибар итмәдем, соңрак үзебезнең халәт белән бәйледер дип уйладым. Алдагы рәтләр кинәт тукталып калгач кына бераз һушка килгәндәй булдым, ә алар акырын гына чигенә башлагач, тирә-якка күз салыр дәрәҗәгә җиттем. Төркемнең чигенү тизлеге арта, боҗра тарала бара иде. Ә кешеләрнең йөзендә чиксез гаҗәпләнү һәм курку чагыла. Кайсылары “мин монда түгел” дигән кыяфәткә кереп җилкәләрен җыерып башын түбән игән. Кайсылары шом катыш гаҗәпләнү белән күккә төбәлгән. Әле генә, Телсез Талибны тыяр өчен бер йодрыкка төйнәлеп, чамасыз көч булып тоелган төркем ниндидер кодрәт тәэсирендә хуҗасыз калган сарык көтүе шикелле тарала бара иде. Ә моңа кадәр җирне эсселеккә һәм яктылыкка төргән кояшның нурлары сүрелә, көнне караңгылык чорный. Моны чамаларлык хәлгә килгәч, мин дә сораулы каршымны күккә төбәдем.
Офыкның бер читеннән икенчесенә кадәр күк йөзен сыек караңгылык чорнап алган һәм талгын гына болганып мизгел саен куера бара иде. Күз күреме җиткән бар тереклек шушы кара гөмбәз эчендә кала. Һавада бернинди кош-корт, яки чебен-черки әсәре күренми. Үлән арасында чикерткәләр тавышы да, башка бөҗәкләр гүләве дә ишетелми. Бөтен дөнья шомлы тынлык һәм караңгылык уртасында калган. Бер мизгелгә мин үземнең тереләр дөньясында икәнемә дә шикләнеп куйдым, барыбыз да куера барган караңгылык эчендә өнсез хәрәкәт итүче шәүләләр, яки өрәкләрдер кебек тоелды.
— Лә иләһә илләАллаһүл-гаҙыймүл-хәлим, лә иләһә илләАллаһү раббүл-гаршил-гаҙыйм, лә иләһә илләАллаһү раббүс-сәмәүәти үә раббүл-әръдый үә раббүл-гаршил-кәрим.
Кайдандыр Фәтхрахман хәзрәтнең тавышы ишетелде. Аның догасыннан берни дә үзгәрмәде, әмма кешеләргә бераз кыюлык өстәлде бугай. Бераздан кемдер түгәрәк уртасында кулларын күккә сузып басып торган Телсез Талибка табан килә башлады:
— Барсына да син гаепле! Синең аркада без гонаһка баттык һәм күкләрнең каргышына дучар булдык.
Икенче яктан тагын кемдер аны күтәреп алды:
— Җәмәгать! Арабыздагы гонаһ иясен җәзага тарттырмыйча, бу афәттән котылмаячакбыз.
— Үлем! — дип кычкырды кемдер, аны тагын берничә кеше куәтләде, — Үлем тамуг кисәвенә! Үлем.
— Җәмәгать! — дип сөрәнләде Фәтхрахман хәзрәт, — Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Акылыгызга килегез…
Тик аңа игътибар итүче булмады. Моңа кадәр коты алынып тирә-якка сибелгән төркем шомлы талгынлык белән котылгысыз көчкә әверелеп кабат җыела башлады. Ирексездән мин дә аларга иярдем, әмма күктәге караңгылыкның бер тирәгә җыйнала баруын күреп тукталып калдым.
— Җәмәгать! Туктагыз! Күккә күз салыгыз, — дип кычкырды хәзрәт.
Бөтен халык тукталып калды һәм белгән догаларын пышылдый-пышылдый кабат чигенергә тотынды.
Тирә-як бераз яктыра төште. Бер тирәгә җыелган караңгылык чөм кара болытка әйләнде һәм ургылып өерелә-өерелә җиргә якынлаша башлады. Бераздан ул ук җитәрлек биеклектә тукталып калды да зур кара кошка әверелеп канат кагарга тотынды. Канат җиленнән агачлар шаулашты, үләннәр җиргә беректе. Без үзебезне ачы давыл уртасына эләккәндәй тойдык. Күз ачкысыз караңгылык һәм җилекләргә үтә торган җил бер мизгелдән туктап калды. Һавадагы теге кара кош җиргә якынлашкач канатларын җыйды да адәм кыяфәтенә керде. Кеше рәвешендә булса да аның йөз чалымнары күренмәде: авызы, борыны бар, күзләре ялкынланып тора, шуннан башка бер нәрсәсен дә абайларлык түгел иде.
— Димәк син, шушы әфәнденең гомерен саклау өчен минем белән көрәшергә теләдең?
Ул түгәрәк уртасында басып торган Телсез Талибның каршысына килеп тукталды. Мин сүзләрен аңласам да тавышын ишетмәдем бугай, һәрхәлдә аны берничек тә тасвирлый алмас идем. Калын да, котсыз да, югары да, түбән дә түгел. Хәтта тавыш та түгел, ә мәгълумәт кенә бугай. Моның Газраил икәненә беребезнең дә шиге калмады. Күңелләрне курку хисе, үлем салкынлыгы басты. Телсез Талибның кыланышы өчен ул адәм балаларына бик нык ачуланыр һәм барыбызның да җанын җыеп алыр сыман тоелды. Моның афәт икәне һәм фаҗига белән тәмамланачагы бәхәссез иде. Телсез Талибнең фетнәсе өчен, моңа ирек куюыбыз өчен, без барыбыз да җаваплы идек. Барыбыз да гонаһлы идек. Хәзер шуның өчен җавап бирергә мәҗбүр идек.
— Әйе, — Телсез Талиб күкрәген киерә биребрәк бер адым атлап куйды, — Бирмим мин аны сиңа.
— Сугышырга телисеңме? — Телсез Талиб баш какты, Газраил дәвам итте, — Ә җиңелсәң?
— Җиңелмим! — диде Телсез Талиб. Бу мизгелдә ул тәвәккәл һәм кыю, үз сүзе һәм гамәле өчен җавап бирә алырлык югарылыкта иде. Аңа карап мин баягы уйларымның дөреслегенә шикләнә башладым. Башыбызга төшкән бу афәт, бәлки, Талибның фетнәсе өчен түгел, ә безнең куркак һәм битараф булуыбыз өчендер? Ничек кенә уйласаң да Телсез Талиб бездән күпкә югарырак, ул хәтта Газраил алдында да җебеп төшми, ә үз тиңе кебек сөйләшә. Безнең мескенлек белән чагыштырганда, аның шушы халәте үзе генә дә батырлыкка тиң шикелле иде. Бер мизгелгә ул үзе дә илаһи зат булып күренде.
Газраил учын өскә каратып уң кулын акырын гына күтәрде дә суккан хәрәкәт ясап аны кинәт Телсез Талибның аяк очына төшерде. Талиб артка ыргылды. Ул торган урында җир убылды. Газраилның көлү тавышы бар галәмне яңгыраткан кебек булды:
— Ха-ха-ха! Теләсәм, мин дөньядагы бөтен тереклекне яшәүдән туктата алам. Ә ул, бер тузан бөртегенә дә тормаслык зат, икенче бер тузан бөртегенең гомерен саклау өчен минем белән сугышырга тели… Ха-ха-ха-ха!..
Газраил көлеп туктагач, ниндидер хәрәкәт ясады да бая убылган җирне элеке хәленә кайтарды. Һәм күз иярмәс тизлек белән Телсез Талибның каршысына килеп басты.
— Җиңелсәң?
— Җиңелсәм, минем гомерне алырсың, — диде Телсез Талиб сокланып туймаслык тынычлык, үз-үзенә ышаныч белән, — Ә ул яшәргә тиеш. Аның гомере кирәк кешеләргә. Аңлыйсыңмы?
Аның үз-үзен тотышыннан хәтта Газраил да бер мәлгә аптырап калды бугай, “Чынлап та тузан бөртегенә тормаслык адәми затмы соң бу, берәр асыл сөяк түгелме?” — дигәндәй читкәрәк китеп баштан-аяк күз йөгертте, аннан талгын гына тирәләп әйләнеп чыкты. Туктап уйланып торды.
— Сугышабызмы, көрәшәбезме?
Телсез Талиб гамьсез генә иңнәрен сикертеп кулларын җәйде:
— Үзең сайла. Миңа барыбер.
— Яхшы, — Газраил аны тагын бер кабат тирәләп әйләнеп чыкты, — Анда синең кебекләр дә кирәк. Тик мин әле сиңа тими торам.
Газраил читкәрәк китте, ә Телсез Талиб аның артыннан ташланды:
— Юк! Көрәшәбез! Аны кайтарасың…
Тик Газраил инде кара кошка әверелеп агачлар биеклегенә күтәрелгән иде.
— Тукта! — дип күкләргә омтылды Телсез Талиб, — Алай гадел түгел…
— Гадел, — дигән тавыш ишетелде һәм аның кайтавазы бөтен дөньяга яктылык булып таралды, — Гадел! Гадел!
Һәм бер мизгелгә әлеге тавыш та дөньяның башка авазлары да туктап калды. Бер мизгелгә тормыш туктап калды һәм күз ачып-йомуга ул кабат элеке хәленә кайтты. Күктә эссе кояш кыздыра, агачларда кошлар чыркылдаша, чебен-кигәвеннәр очып йөри, үлән арасында бөҗәкләр гүләшә.
Ә Телсез Талиб күз яшьләре белән өзгәләнеп җеназа әрҗәсен җилтерәтә:
— Бирмим мин сине үлемгә! Бир-мим!..
Ахыр чиктә тәмам өметен өзеп җиргә капланып үкерергә керешә. Мондый тәртипсезлекне кичекмәстән тыярга теләп аның ягына атлаган кешеләр туктап кала…
Кинәт кемдер кычкырып җибәрде. Кемдер куркуыннан артка чигенергә тотынды. Ә күпчелегебез күкрәгенә алган сулышын кабат чыгарырга да онытып катып калдык. Чиксез гаҗәпләнүедән акайган күзләребезне җеназа әрҗәсеннән алалмадык. Ул башта сизелер-сизелмәс кенә селкенеп куйды, аннан тартышып алды, аннан соң без мәрхүм дип уйлаган зат акырын гына торып утырды. Куллары белән кәфенлекне аралады да бездән дә ныграк гаҗәпләнеп тирә-якны күзәтергә кереште.
Моны тоеп алган Телсез Талиб яткан урыныннан сикереп торып, әрҗәгә ташланды, аны кочаклап алды һәм шатланып сөрәнләде:
— Күрдегезме! Исән ул, исән! Әйттем бит мин сезгә!
Кешеләрнең йөзендәге болытлар тарала барды, иреннәргә елмаю кунды. Әллә күкләрдән, әллә күңелләр төбеннән теге таныш аваз ишетелде: “Әгәр теләгеңә ирешү хакына гомереңне бирергә дә әзерсең икән, синең алда Газраил көчсез.”


Арзан бәягә ял ит!