Яңа китаплар

Татар әдәбияты ничәнче урында?

Татар әдәбияты артта калган, диючеләр бар. Кем белән чагыштырганда шулай бу? Гадәттә, урыс, яки чит ил язучылары белән чагыштыралар.
Менә без эстраданы да шулай чагыштырабыз. Татар җырчылары Америка, яки Европадан 20-30 елга артта кала, урысныкыннан 10-15 елга дип җиппәрәбез. Бөтен нәрсәне дә шулайрак чагыштырабыз. Ник алай эшләргә кирәк? Мин аңлый алмыйм.
Әйтик, менә өч кеше. Беренчесе Вашингтонга оча, барып җитәренә өч сәгать калган, икенчесе ике сәгатьтән Мәскәүдә булачак. Өченчесе Казанга бара. Килеп җитә язган. Менә боларның кайсы алдарак? Әгәр Вашингтон белән чагыштырабыз икән, әлбәттә беренчесе алда. Калганнарга анда барып җитәргә бик күп вакыт кирәк. Әгәр Мәскәүгә карасак, анда икенче кеше алдарак булачак. Казанга, әлбәттә, өченче кеше беренче килеп җитәчәк. Менә бу кешеләрне нигә чагыштырабыз соң. Аларның юнәлеше дә, максаты да төрлечә бит. Өчесе өч җиргә бара, өч юнәлештә хәрәкәт итә. Казанга барырга чыккан кешегә, әйтик, Мәскәү дә, Вашингтон да кирәкми. Ул үзенең максатына бер сәгатьтән ирешәчәк. Икенче кеше — ике сәгатьтән. Өченчесе — өч сәгаттән. Шулай булгач, боларның кайсы үз максатына алданрак ирешәчәк? Кайсы алдарак бара?

Әдәбиятне дә, сәнгатьне дә чагыштыру белән артык мавыгырга кирәкми. Чабышка чыккан атлар түгел алар. Монда иң мөһиме әдәбиятнең юнәлеше һәм максаты. Ерак китү һәр вакытта да алда баруны аңлатмый. Алда бару да сыйфат билгесе түгел әле.
Алыйк менә эстраданы. Руслар чынлап та Америка һәм Европа артыннан куа, шул юнәлештә хәрәкәт итәләр. Тик барыбер фәлән елга артта калып киләләр. Һәм нәрсәгә ирешәләр? Бүгенге рус эстрадасы үзенең милли йөзен югалтып, Европа, Америка һәм тагын әллә нинди модный стилләрдән торган боламыкка әверелеп беткән. Бүгенге урыс эстрадасында урысның милли моңына урын юк диярлек. Кадышева бар инде, тагын берничә җырчыдыр. Үз моңыннан китеп ул нәрсәгә иреште инде? Алга да чыгалмады, дөньяны да яуламады, бары тик үз йөзен югалтты гына. Безнең эстрада да шул юнәлешкә омтыла. Кирәкме инде ул безгә?

Хәзер әдәбиятне дә шул кысага куып кертергә маташалар. Зур дәүләте була торып, хәтта урыс та шуңа алдана. Бертуктаусыз рәвештә чит ил язучыларының әсәрләрен пропагандалыйлар. Шуларны культ дәрәҗәсендә күрсәтәләр. Шундый юллар белән таныла алырлык уртакул язучылар урысның үзендә дә җитәрлек бит инде, югыйсә. Күпкә талантлыраклары да бихисап. Юк, аларны күрмиләр, фәләнешәр миллионнар түгеп, чит ил язучыларын тәрҗемә итәләр. Джоан Роулинг, Стивен Кинг кебек күп табыш китерә торганнарын аңларга мөмкин инде — акча һәркемгә дә кирәк. Ләкин ыбыр-чыбырлары да мыжгып тора бит. Чит ил әдәбиятын әйбәтрәк итеп күрсәтергә тырышу хәзер Россиядә шул дәрәҗәгә җитте, хәтта урыс язучылары да чит милләт псевдонимы ала башлады. Шулай иткәч, чынлап та китабыңны күбрәк сатып алалар, коментларны да күбрәк язалар. Монсын тирәннән белеп әйтәм.

Россия халыкларында хас бер сәер үзенчәлек — читләргә табыну, аларның тормыш рәвешен, мәдәниятен өстен итеп күрү.
Бу шаукым татар укучысын да ияртә. Моңа кадәр дә чит милләт мәдәниятенә мөкиббән булып, “Россия күләмендә”, “СССР күләмендә” дип бәяләүгә исе китеп, үзенекен санламаска күнеккән халык бит инде. Менә бездә “дөнья әдәбияты”на чыгу турында сөйләнергә яраталар. Нәрсә соң ул “дөнья әдәбияты”? Безнең дөнья монда бит инде — үз җиребездәге үз укучыларыбыз. Үзебезнең милләт кешеләре. Татар әдәбияты иң беренче чиратта шулар өчен эшли. Ә “дөнья әдәбияты” дигәндә без телибезме-юкмы чит дөнья турында сүз алып барабыз, дине дә, көне дә безнекенә охшамаган чит халыклар әдәбиятына чыгу турында хыялланабыз. Кызыктыргыч кебек инде бу. Данлы гамәл сыман тоела… Һәм чит гүзәлләрнең матурлыгына кызыгып үз хатынын назламый, гаиләсен карамый торган ирне хәтерләтә. Ә гүзәлләр ахмак түгел — үз хатынын да канәгатьлектә яшәтәлмәгән иргә берсенең дә исе китми. Әдәбият та шулай. Бөтен дөньяны шак катырырдан алда, әдәбият үз халкының мәхәббәтен яулый алырга тиеш.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Аны башка халыкларныкы белән чагыштыру үз иреңне бүтән ирләр белән чагыштыру шикелле. Әйе, бәлки, кимчелекләре дә бардыр, тик ул бит синең белән яши. Ул синең яныңда: терәгең-таянычың булып, ихтыяҗларыңны канәгатьләндерергә тырышып яши. Башка хатын белән яшәсә, бәлки, ул ир дә бүтән төрлерәк булыр иде. Әлегедән әйбәтрәк булса, бәлки, ул сиңа тәтемәгән дә булыр иде… Бу чагыштыру күз алдына китерергә җайлырак булсын өчен генә, әллә нинди тирән мәгънәләр эзләп азапланыр өчен түгел. Ахыр чиктә, һәр гаилә — дәүләтнең, милләтнең кечкенә моделе бит инде.
Әдәбият үз халкыннан ерак китә алмый… Халкы нинди, әдәбияты да, сәнгате дә шундыйрак була. Дәүләте көчле халыкларның әдәбияты үтемлерәк була: алар хәтта уртакул әсәрләрне дә шедевр дип тәкъдим итәргә һәм шуңа ышандырырга сәләтле.

Марат Кәбиров