Нәрсә ул шигърият?
Дөньяда гади генә сораулар була. Тик кайвакыт шул сорауларга әллә нинди акыл ияләре дә җавап табалмый тора. Бик белдеклегә исәпләптер инде, миннән дә берәү сорап куйды: “Нәрсә ул шигърият?” Утыз елдан артык әдәбият дөнъясындамын, шуның күбесе шигырьләр белән узган. Ә теге сорауга кинәт кенә җавап биреп булмый. Аптырагач, берничә язучыдан да сорап карадым. Сөендерделәр — алар да белми икән. Берүзең генә томана булсаң, кыенрак бит ул. Ә барсы да белемсез булгач, үзеңне надан итеп түгел, ә гавәмнең бер өлеше итеп тоясың.
Мин шигъриятне хикмәт дип уйлыйм инде. Үзеңнең дә, бүтәннәрнең дә уй-хисләрен кузгата алырлык хикмәт. Ул тезмә дә, чәчмә дә булырга мөмкин. Рәвеше түгел, ә эчтәлеге мөһим. Ләкин бу бөтен кешегә дә ярашлы билгеләмә түгел. Бу фәкать үзем өчен генә.
Әдәби сүзлекләрдә дә моның мәгънәсен төгәл аңлатып бирә алырлык билгеләмә юк бугай. Менә шундыйрак тәфсир: “Шигърият (гарәп. شعرсүзеннән) сүзләрнең гади сөйләмгә хас булмаган рәвештә ритмы, яңгырашы буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы.”
Тик бу аның тышкы кыяфәтен генә билгели. “Ике күзе, борыны, авызы бар,” — дигән шикеллерәк. Ритмы, рифмасы булган теләсә-кайсы тезмәне шушы төркемгә кертеп була. Шуңа күп очракта бездә теленә килгән бөтен рифмалы нәрсәләрне баганалап язалар да: “Оһ! Шигърият!” — дип шатланып, башкаларны да сөендерергә ашыгалар. Социаль челтәрләргә куялар, мессенджерлар аша тараталар. Һәм мактау сүзләре, лайклар көтә башлыйлар.
Бу иң зур сантыйлык шикелле тоела…
Чөнки нормаль кешене алай гына сөендереп булмый. Ни бер фикер, ни хис-кичерешләр уятмый торган тапалган сүзләр тезмәсе шигырь була алмый бит инде. Моны бөтен кеше дә аңлый. Авторның үзеннән башка. Шуңа ул автор беркадәр кызганычрак булып тоела. Аңа да аңлатасы килә. “Шигырь язуның үз кануннары бар, ул гасырлар буена камилләшкән кануннар… болай итәргә ярамый, чөнки бу шигырь түгел, ә үз сантыйлыгыңны күргәзмәгә кую була. Ә шигырь ул…”
Тик бу уеңнан шундук тыелырга мәҗбүр буласың. Һәм бераздан ярый әле әйтмәгәнмен, ярый дәшми калганмын дип сөенәсең. Чөнки теге мәгънәсез-хиссез-тозсыз-тапалган тезмәләр астында бер-бер артлы лайклар, мактау сүзләре калкып чыга. Алар минут саен арта бара һәм меңнәрчә булып китә:
— Бик матур шигырь юллары
— Шулхатәлем ихлас язылган, болай итеп беркем дә булдыра алмый.
— Сез чын талант! Тукай премиясе бирерлек.
Тагын әллә нинди мактаулар. Барсын да санап бетерерлек тә түгел. Шуны гына әйтергә мөмкин. Бу тиклем мактау сүзләре, мондый дан-шөһрәт Туфан, Такташ, хәтта Тукай шигырьләренең төшенә дә керә алмый. Үзебезнең чор шагыйрьләре турында әйтеп тә торасы юк. Хәтта Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат ул дәрәҗәгә җитәлми. Мактау түгел, аларның кайбер шигырьләренә лайк куярга да куркалар әле. Лилияләргә дә (Сәгыйдуллина, Гыйбадуллина, Фәттахова), Глүсә Батталга да, Йолдыз белән Луизага да эләкми мондый бәхет. Илсөяр Ихсановага да, Гөлнара Сабировага да, Эльмира Җәлиловага да… Хәтта мәхәббәт турында язсалар да. Фәнил Гыйләҗевка да, Рузәл Мөхәммәтшинга да тәтеми. Иҗат белән җитди шөгыльләнүче талант ияләренең барсын да санап чыгарга мөмкин. Социаль челтәр укучыларының мондый игътибары, мәхәббәте бер шагыйрьгә дә эләкми. Нинди генә соклангыч әсәрләр язсалар да.
Ә шигъриятнең “ш” хәрефен дә белмичә, тилемсәрәк сүзләрне баганалап язып чыккан кешеләргә эләгә. Аларны мактыйлар, әллә нинди биеклекләргә күтәрәләр. Сүзләрен дә, вакытларын да, кайнар хисләрен дә кызганмыйлар. Хәер, тәфсилләп сөйләп торырга кирәкмидер, барыгызның да күргәне бардыр инде мондый күренешләрне.
Көнләшеп әйтмим моны. Серен генә беләсе килә. Бер сәләтсез, надан, хәтта беркадәр сантыйрак та кебек тоелган кешеләрнең килделе-киттеле сүзләре ничек шулкадәр тәэсир итә ала икән? Ачыктан-ачык мәгънәсезлеккә, ялганга чәбәкәй итеп утырган кебек бит инде. Иҗат җимешен рухи азыкка тиңлиләр бит. Менә бу — пешеп җитмәгән, чи, яки сасыган ризыкны мактый-мактый ашап утырган шикелле булып чыга.
Моның сәбәбе авторларның даһилыгындамы, әллә укучыларның берәр төрле яшерен чакрасы ачылганмы — аңларлык түгел. Гыйллә укучыларда булырга да мөмкин. Соңгы елларда: “Хәзерге укучылар авторларга караганда гыйлемлерәк,” — дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә бит. Бәлки, алар чынлап та бүтән үлчәмгә күчкәннәрдер дә гади авторга тәмсез булып тоелган нәрсәләрнең үзенчәлекле тәмен, ямьсез тоелган әйберләрнең матурлыгын табу сәләтенә ия булганнардыр. Монсына да гади каләм иясенең башы җитәрлек түгел.
Шигъриятне хикмәткә тиңлим, дигән идем бит. Бер карасаң, шушы күренеш үзе дә бер хикмәт бит инде. Аңлап та, аңлатып та булмый торган нәрсә. Бәлки, ул үзе дә шигъриятнең берәр төредер әле. Шуңа бәлки, аны аңларга тырышып баш ватуның хаҗәте юктыр. Аны да тормышыбызга үтеп кергән башка ялганнар шикелле үк өнсез генә кабул итәргә кирәктер.
Ә сез монда: “Нәрсә ул шигърият?” — имеш. Әнә, кайбер акыл ияләре “әдәбият” дигәнне “әдәп” һәм “оят” сүзләреннән чыккан дип аңлата бит. Бәлки, шигърият та шулайдыр, “Шигыре — оят” — дигән сүздәндер. Шулай булса, бар да аңлашыла.
Бу дөньяда аңлап һәм аңлатып булмаслык бер ахмаклык та юк бугай.
Марат Кәбиров.