«Яралы моң» дөнья күрде


2022 ел алдыннан Татарстан китап нәшриятында якташыбыз, танылган шагыйрь һәм язучы Марат КӘБИРОВның шушы исемдәге шигъри җыентыгы дөнья күрде.

Марат Кәбиров – әдәбиятка шагыйрь буларак килеп, кабатланмас, бунтарь рухлы шигырьләре белән танылу яулаган шәхес. Башкортстан укучысына аның З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Өзәңгегә баскан чак”, үзнәшер юлы белән чыккан “Серләшик әле бер», «Күңелле табын» җыентыклары яхшы таныш. Кызганычка каршы, аның Казанга күченүенә инде 15 еллап вакыт үтеп, Татарстанда проза китаплары бер-бер артлы нәшер ителеп торса да, моңа кадәр Казанда бер генә шигъри җыентыгы да басылганы булмады. Һәм менә шатлык: Яңа ел алдыннан Татарстан китап нәшриятында Марат дустыбызның “Яралы моң” дип аталган бик саллы шигъри тупланмасы дөнья күргән.

яралы моң турында
Шагыйрь инстаграмындагы язмадан. @marat_kabirov_official

Бу уңайдан шагыйрь социаль челтәрләрдә түбәндәге белдерү белән чыгыш ясады:

– Гадәттә, автор үзенең китабы чыкканны көтеп ала. Бу юлы алай булмады. Мин чыкканны китап көтеп торды. Хастаханәдән чыгып бераз адәм рәтенә кергәч, ниһаять, менә яңа китабымны кулыма алдым. Бу минем Татарстанда дөнья күргән беренче шигырьләр җыентыгы. Бик матур итеп эшләгәннәр. Тышлыгы да, кәгазе дә, шрифтлары да, хәтта… шигырьләре дә әйбәт. Шуларны укып: неужәли моны мин язганмын?” – дип аптырап утырам әле…

“Яралы моң” китабына төрле елларда язылган шигырьләр тупланган. Чын шигъриятне укып куану өчен, җыентыкның Уфа кибетләренә килеп җитүен түземсезлек белән көтеп калабыз!

Илдус Фазлетдинов
Чыганак: «Тулпар» журналы (Башкортостан)

 

Марат Кәбиров үз китабын беренче кат кулына ала

Бу китапны кайлардан алып була?

Марат Кәбировның «Яралы моң» дип аталган шигырьләр җыентыгын Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар:  (843)519-45-35, (843)519-45-12

Интернет аша заказ бирергә теләсәгез, шушы адреска күчегез — https://tatkniga.ru/books/108919

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Марат Кәбировның шигырь китаплары электрон вариантта — https://maratkabirov.com/books/poetry

«Яралы моң» китабына кергән шигырьләр

Син һаман да

Син һаман да шул килештер әле,
Самимидыр шундый күркәмдер.
Миңа булган хисләрең дә шулдыр…
Тик мизгелләр генә бүтәндер

Барсына да үзем гаеплемен,
Җәзаларын үзем күтәрдем.
Сиңа булган мәхәббәтем шул ук
Үзем генә бераз бүтәнмен.

Синең белән үтәр юлларымны,
Елларымны ялгыз иткәнмен.
Синең артык исең китмәгәндер,
Тик күңелең генә көткәндер.

Тик күңелең генә көткәндер шул
Мең халәткә кереп беткәндер…
Ул газаплар эзсез үтмәгәндер,
Бераз гына син дә бүтәндер…

Сөю кадерен белмәвебез өчен
Еллар безне хөкем иткәндер.
Хисләребез һаман шул килештер,
Тик үзебез генә бүтәндер.
2012

Мәхәббәт канатлары

“Мин яратам сине!” – дидем…
“Мин дә!” – дип кабатладың.
Күрдем синең иңнәреңдә
Мәхәббәт канатларын.

Мин сине өзелеп яраттым,
Син мине яраттың да…
Безнең бәхетнең бар сере –
Мәхәббәт канатында.

Сизмәдем төннәр карасын,
Сиздем тик таң атканын…
Яктылыкка алып чыкты
Мәхәббәт канатларың.

Булса да авырлыклары,
Булса да газаплары.
Саклар әле, яклар әле
Мәхәббәт канатлары.
2012

Ниләр булды сиңа, авыл…

Сине сагынып кайткан идем…
Авыр миңа… шундый авыр…
Давыллардан калган сыман,
Хәлсезләнеп ауган авыл…

Ниләр булды сиңа, авыл…
Кайда синең назлы җилең?..
Давылларга бирешмәгән
Халкымның син җаны идең.

Бүгенгегә башын салып,
Елый сыман үткәннәрең.
Бу үзеңнең язмышыңмы,
Ялгышымы бүтәннәрнең?!.

Нишләдең син авылым дидем…
Миңа беркем эндәшмәде.
Ялтлап куйды чишмәләре,
Гүя җирнең күз яшьләре.
2012

Адашу

Ал хыяллар белән адаштым…
Ул хыяллар инде җуела…
Кыйблаларын җуйган юлымда
Тик бер генә өмет бир миңа.

Ал хыяллар белән адаштым…
Бар язмышым — синең кулыңда…
Тик бер тамчы нур бул син миңа,
Кыйблаларын җуйган юлымда.

Бир син миңа тик бер мөмкинлек —
Ваз кичмәле түгел бу дөнья…
Тик бер тамчы нур бул син миңа,
Кыйбалаларын җуйган юлымда.

Синнән миңа күп тә кирәкми,
Җитә тик бер тамчы нурың да —
Мин өр-яңа дөнья төзермен,
Хыялга тиң булыр ул дөнья

Ал хыяллар белән адаштым…
Бар язмышым — синең кулыңда…
Тик бер тамчы нур бул син миңа,
Җитә тик бер тамчы нурың да…
2012