«Убырлар уянган чак» — төрек телендә


(Истанбул. 4 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар язучысы Марат Кәбировның фантастик романы төрекчә китап буларак дөнья күрде. «Убырлар уянган чак» дип аталган әсәрне Бартын университеты яшь галиме Альп Әрән Демиркая (Alp Eren Demirkaya) тәрҗемә итеп бастырган.

Тәрҗемәче әсәргә «Вампирлар уянганда» (Vamprler uyandiginda) дигән исем куйган. 256 битлек төрекчә әсәр «Парадигма академи» нәшриятында басылган. Китап сатуга бер атнадан соң чыгачак.

Альп Әрән Демиркая - фото

«Марат Кәбировның бу романын татар әдәбиятының беренче фантастика һәм курку әсәре дип атарга була. Китап мине шул ягы белән җәлеп итте. Вакыйгалар бер татар авылында Шүрәле урамында бара. Төркиядә төрек язучылары нигәдер фантастика әсәрләр язарга алынмый, бу төр романнар безгә Көнбатыш әдәбиятыннан килә. Минем төрек укучыларын бу жанр буенча бер төрки язучының әсәре белән таныштырасым килде», — дип сөйләде Альп Әрән «Татар-информ» ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Әдәбият галиме Альп Әрән Демиркая Кәбировның «Убырлар уянган чак» (Vamprler uyandiginda) әсәрен өч ай тәрҗемә иткән. Ул Марат Кәбировның иҗатын кызыксынып күзәтүен, аны татар әдәбиятына яңача ысуллар кертүдә кыю адымнар белән баручы заманча язучы буларак бәяли.

«XIX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында башланган мәгърифәтчелек процессында читтә калган фантастик жанрның XXI гасырда әдәбиятка кертелүен зур яңалык дип бәяләргә кирәк. XVIII гасырның соңгы чирегендә Көнбатыш әдәбиятында барлыкка килгән һәм күбесенчә шатоларда була торган хәл итеп кабул ителгән вампирларның татар романнарына да үтеп керүе татар укучысына заман белән бергә атлау, хыял көче һәм киеренкелек элементлары салынган постмодерн әсәрләр белән таныштыру мөмкинлеге бирә, яңа әдәби темалар барлыкка китерүгә этәрә», — дип сөйләде ул Марат Кәбировның әсәрен бәяләп.

Альп Әрән Демиркая төрекчә китапның кереш өлешендә әсәрнең авторы Марат Кәбиров турында киң мәгълүмат биргән, ул татар язучысының бу әсәре Төркиядә зур игътибар күрер дип ышана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Marat Kebirov «Vamprler uyandiginda» китабын кайлардан алып була?

«Халык китабы кибете» (halkkitabevi) дип аталган сайт аша заказ бирергә мөмкин.
Адресы — https://www.halkkitabevi.com/vampirler-uyandiginda

ravzakitap.com сайтында урнашкан китап кибете аша:
адресы — https://www.ravzakitap.com/vampirler-uyandiginda

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

www.kitapyurdu.com сайтында урнашкан китап кибете аша:
адресы — https://www.kitapyurdu.com/kitap/vampirler-uyandiginda/605441.html

Убырлар уянган чак — татар телендә

Убырлыр уянган чак

Татар телендә бу китап бер җирдә дә басылып чыкмаган. Ул бары тик электрон вариантта интернет аша гына тарала. Укучыларга ошый дип уйларга кирәк. Һәрхәлдә, Литреста (анда шушы сылтанма буенча күчәргә була) бик уңай фикерләр калдыралар:

Нияз
Бернәрсәгә дә охшамаган вампирлар турында китап, ләззәтләнеп укыдым! Кызганыч аның турында очраклы рәвештә белдем. Реклама җитми шундый заманча әдәбияткә.

Guzel
Шәп китап! Азагына кадәр укыдым, минем өчен яңалык булды. Заманча әсәр күңелгә туры килде! Тагын шундый китаплар эзлим.

«Убырлар уянган чак» романының беренче бүлеген менә бу биттә укырга мөмкин, ә электрон китапны сатып алырга теләсәң, шушы сылтанма буенча — https://maratkabirov.com/tovar/ubyrlar-uyangan-chak