2021 ел йомгаклары

Һәр ел башында узган елга беркадәр йомгак ясау гадәте бар. Мин дә шулай итәм. Гадәттә, канәгать калам. Тик торылмаган бит инде. Быел да шундыйрак хәлат. Ничава гына язып ташлаганмын бугай ?.

* * *
#Юбилей кичәсе узды. Зал тулы иде. Минем бөтенесен дә чакырырга тырышуым сәбәпле, ул кичә дүрт сәгатьтән артыгракка сузылды. Ташлап качучылар бик күп булмады, тамашачы шул гомер буена чыдап утырды, басып алкышлады, рәхмәт әйтеп кайтып китте. Күңелем булып калды.

* * *
Башкортостанда нәшер ителүче “Кызыл таң” гәзитендә @kiziltan102 ел буена минем әсәрләрдән торган юмористик бит чыгып барды. Аларның барсын бергә тупласаң, калын гына бер китап булырга мөмкин. )

* * *
“Казан Утлары” @kazan_utlari журналында “Кайту” повестенең бер өзеге дөнья күрде. Ул әсәр тиешсез җирдә өзелгәч: “Авторның идеологик карашы дөрес түгел, фашизмны яклый,” — дип мине гаепләгәннәр. Әсәрнең тулы варианты — журналның сайтында, электрон китап Литреста бар, теләсәгез, алып укыгыз.

* * *
“Ватаным Татарстан” @vatanym гәзитендә бик күп язмаларым чыгып барды. Анда мин ара-тирә публицистика язам да, атна саен “Язучы сүзе” дигән сәхифәне алып барам. Әллә ничә ел инде. Яратып #укучылар барлыгын быел гына белдем. Яратучы булгач, рәхәт икән.

* * *
175 мәктәптәге фаҗигагә аваздаш повесть язылды — “Тик син генә” дип атала. Бик четерекле тема булса да мин аны уңышлы ерып чыктым бугай. Һәрхәлдә, үземә шулай тоела. Кемнәрнеңдер яраларын яңарткан булсам, гафу итегез. Мин сезне әрнетергә теләмәгән идем. Электрон китап январь азакларында дөнья күрәчәк.

* * *
Инде берничә ел буена кул тимичә яткан бер романны язып бетердем. Гади кешеләрнең олы мәхәббәте һәм катлаулы язмышы турында инде ул. Әсәрнең исемен дә, нәрсә турында икәнен дә әлегә әйтә алмыйм. Конкурста катнаша. )

* * *
“Киллер” дип аталган кесә китабы чыкты һәм санаулы көннәр эчендә сатылып бетте. Электрон варианты — минем сайтта һәм Литрес кибетендә.

* * *
Татарстанда @tatkniga беренче тапкыр #шигырьләр китабы дөнья күрде. Ул “Яралы моң” дип атала. Китап сатуда бар. Белешмәләр өчен телефоннар: маркетинг бүлеге — 8(843)519 45 35, Китап кибетләре: Бауман урамы, 19 — 8(843)294 70 50, Бауман урамы, 51 — 8(843)225 76 55

* * *
Төркиядә «Убырлар уянган чак» романыны чыкты. Аны төрекчәгә Бартын университеты галиме Альп Әрән Демиркая тәрҗемә итеп бастырган.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Эш өстәлендә берничә #әсәр. Кайберләре тәмамланып килә, кайсылары башланган гына. Кыскасы, мин канәгать бу елдан. Сезгә дә шуны телим. Бәхетле булыгыз!