Татарстан радиосы белән хезмәттәшлек

Татарстан радиосы: «Ир хакы». Язучы Ләбиб Лерон әсәре буенча радиоспектакль премьерасы. Эфирга бирелә: 28 июнь 2025 ел, 15 сәгать 10 минут

Марат Кәбиров Татарстан дәүләт радиосы белән килешү төзеде. Килешү буенча ул татар әдипләренең хикәяләренә радиоспектакльлләр өчен сценарийлар язып бирәчәк. Быелга Фаил Шәфигуллин,Ләбиб Лерон, Ләлә Сабирова, Миләүшә Каһарманова, Мәгүсум Хуҗин әсәрләре буенча радиоспектакльләр өчен биш сценарий язу каралган.

Марат Кәбиров язган сценарий буенча беренче радиоспектакль тиздән эфирга чыгачак. Бу хакта проект җитәкчесе Нәсим Акмал хәбәр итә:

Татарстан радиосында тагын бер премьера көтелә. Язучы Ләбиб Лерон әсәре буенча “Ир хакы” дигән яңа радиоспектакль әзерләнеп җитте. Ул шушы атнаның шимбәсендә, 28 июнь көнне, 15 сәгать 10 минутта эфирга чыга.

Тормышта булган хәлләргә нигезләнеп язылган гыйбрәтле кыйсса. Анда ир хакын хаклап яшәүче тугрылыклы хатын һәм гаилә җылысының кадерен белмәүче хыянәтчел, көнчел ир арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Ахыры фаҗига белән тәмамлана.

Төп рольләрне күренекле артистларабыз Илдус Әхмәтҗан, Гөлчәчәк Хафизова һәи Ирек Хафизов башкара. Сценарий авторы – Марат Кәбиров, режиссеры – Рамил Һидяитулла.

Радиоспектакльне киләчәктә шушы биттән табарга мөмкин булачак.

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика