Литрес — хәзерге заманның электрон китаплар нәшер итү буенча әйдәп баручы платформаларыннан. Күптән үк популярлык казанган бу сервис бүгенге көндә Россиянең әһәмиятле китап сату үзәкләренең берсе булып санала. Литрес хезмәтен кулланып, китап сөючеләр милли классикадан алып заманча әдәби әсәрләргә кадәр төрле жанрдагы язмалар белән таныша алалар.
Шулай ук Литрес платформасында «авторлар яңалыклары»на кушылу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Бу очракта сайланган авторның яңа әсәрләре турында тиз арада мәгълумәт алырга мөмкин. язучының кайсы әсәрләре кайчан дөнья күрәчәк, аларга нинди ташламалар, яки түләүсез уку мөмкинлеге каралган — барсы да «подписчиклар» өчен.
Литресның китап коллекциясенә билгеле татар язучысы Марат Кәбировның әсәрләре дә керә. Кәбировның повестәләре һәм романнарында татар халкының тарихы, дини һәм рухи традицияләре тасвирлана. Шулай ук үз заманының актуаль мәсьәләләренә игътибар бирелә. Аның әсәрләре Татарстанда яшәүче татарлар арасында яхшы танылу алган һәм киң җәмәгать тарафыннан яклау тапкан.
Әгәр авторның яңа әсәрләре, иҗат яңалыклары белән даими танышып барырга телисез икән, менә бу сылтанмалар буенча Марат Кәбировның Литрестагы сәхифәсенә кереп, «Подписаться на новинки автора» дигән төймәгә басыгыз. Бу түләүсез.
Татарча сәхифә шушы биттә: https://www.litres.ru/author/marat-k-birov-21149189/
Русча сәхифә — https://www.litres.ru/author/marat-kabirov-27714161/
Шулай ук Марат Кәбировның электрон китапларына 1-5 балга кадәр билге куеп бәя бирергә дә, әсәр турындагы фикерләрегезне язып калдырырга да мөмкинчелек бар. Иҗат кешесе өчен укучылары фикерен ишетү бик мөһим, әгәр мөмкинлегегез бар икән, яхшылык эшләргә иренмәгез, игелегегезне кызганмагыз.