Марат Кәбиров. Гомер - үсмерләр өчен повесть
татарча укырга
baner_gomer
Миллион - повесть
kicheru_yuk_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

LitLink — язучылар өчен яңа социаль челтәр

Россия социологлары тарафыннан LitLink интернет-платформасы эшләнде. Әлеге платформа язучылар белән нәширләрне берләштереп, нәшрият процессының һәр этабында аларның хезмәттәшлеген җиңеләйтәчәк. Теркәлү үткәч һәм шәхси профильне тутырганнан соң, веб-сервис авторга кулъязмасын кайсы оешмага җибәрү яхшырак икәнен күрсәтәчәк, шулай ук текстның нәшрият таләпләренә туры килүен тикшерергә булышачак. Проект авторлары фикеренчә, бу яңалык сәләтле авторларга киң укучылар аудиториясенә чыгарга ярдәм итәчәк.

Көньяк Урал дәүләт университеты галимнәре LitLink социаль челтәрен нәкъ менә язучылар һәм нәширләр өчен эшли. Яңа платформа нәшрият эше барышындагы барлык этапларны – кулъязма әзерләүдән башлап, китапны популярлаштыруга кадәр – җиңеләйтәчәк. Бу хакта КУДУның матбугат хезмәте RTга хәбәр итте.

Әлеге стартап-проект хәзерге вакытта актив эшләү һәм инвесторлар җәлеп итү стадиясендә тора.

Галимнәр уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яңа гына иҗат итә башлаган авторларга үз әсәрләрен бастырырга ризалашкан нәшрият табу шактый ук авыр. Бу хакта әдәбиятчыларның 86%ы зарланган. Тикшеренүдә барлыгы 96 язучы һәм шагыйрь катнашкан.

«Күпчелек авторлар җавапны озак көтәргә (65%), базар үзенчәлекләрен белмәскә (15%), аралашуда кыенлыкларга (14%) дучар була. Шуңа күрә без әлеге проблемаларны берьюлы чишә торган һәм куллану өчен гади булган платформа булдырырга уйладык», – дип аңлатты КУДУ социология кафедрасы студенты, эшкәртмә авторы Майя Лихватская RTга.

Университетта эшләнүче әлеге яңа сервис проблемаларны хәл итәргә булышачак. Онлайн-платформа әдәбиятчылар белән нәширләр арасындагы элемтәләрне җиңеләйтәчәк, шулай ук төрле әдәби юнәлешләр буенча язучыларның берләшмәләрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

LitLink социаль челтәре – авторларның һәм нәширләрнең шәхси кабинетлары булган сайт булачак. Сервиста теркәлү һәм документлар белән алмашу «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша башкарылачак. Проектны эшләүчеләр әлеге платформаның хакер һөҗүмнәреннән яхшы сакланачагына ышандыра. Бу исә файлларның һәм кулланучыларның шәхси мәгълүматларының иминлеген тәэмин итәчәк.

Һәр язучы үзенең профилендә портфолиосын һәм үз әсәрләренә язылган рецензияләрне урнаштыра алачак. Эзләүне җиңеләйтү һәм автоматик рәвештә тәкъдим итү өчен, сервиста ачкыч сүзләр системасы эшли башлаячак. Бу язучыларга һәм нәширләргә уртак жанр һәм тематик юнәлеш нигезендә бер-берсенә тизрәк юл табарга ярдәм итәчәк.

Кулъязмаларны турыдан-туры платформада ук тиешле нәшриятларга җибәреп булачак. Сервис исә текстның нәшрият таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерәчәк һәм, кирәк булган очракта, материалны эшкәртергә дип кире кайтарачак.

Социаль челтәр профессиональ темага караган яңалыклар һәм анонслар белән дә таныштырып торачак. Авторлар махсус бүлектә язучылар һәм шагыйрьләр өчен оештырылган конкурслар турында алдан ук белә алачак. Платформа чараларга теркәлгәндә алар турында искәртеп торачак һәм кулланучының шәхси почтасына автоматик хәбәрләр җибәрәчәк.

Нәширләр үз чиратларында үз профильләрендә басылып чыккан китапларның үрнәкләрен урнаштыра, авторлар белән эшләү, китапларның дөнья күрү вакытлары, шулай ук нәшрият процессының башка нечкәлекләре турында сөйли алачак.

Яшь әдәбиятчыларга «китап фәрештәсе» хезмәте дә файдалы булачак. «Бизнес-фәрештә» белән охшаш рәвештә әлеге тәкъдимнәр комплексы авторларга нәшриятлар белән хезмәттәшлекнең башлангыч этабында ярдәм итәчәк.

«Китап фәрештәсе» – базардагы яңа хезмәтләрнең берсе. Әлеге ярдәм итү коралы авторлар, бигрәк тә яңа гына эш башлаган авторлар өчен остаз ролен башкарачак: ул кулланучы өчен хезмәттәшлекнең мөмкин булган сценарийларын гына анализлап калмыйча, ә аны төзергә дә булышачак. Шулай итеп, автор үзен нәшриятлар алдында сыйфатлы итеп күрсәтә алачак», – дип сөйләде КУДУ социология кафедрасы студенты, әлеге эшнең автордашы Вероника Задорина RTга.

Чыганак: Телеканал RT

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика