LiveLib челтәрендә Марат Кәбиров иҗатына багышланган сәхифә барлыкка килде. Анда авторның биографиясе, китаплары, алар турында укучылар белән танышырга, әсәрләргә рецензияләр укырга һәм язарга мөмкин. Киләчәктә монда автор блогы да эшли башлаячак, анда Марат Кәбиров язмаларын укып барырга мөмкин булыр.
Авторның сәхифәсе шушы биттә. Анда хәзер үк кереп теркәлеп куярга һәм укыган китапларыгыз турында фикерләрегезне калдырырга, яңа әсәрләре белән танышырга мөмкин.
LiveLib – Рунетта иң зур китап тәкъдим итү сервисы, анда рецензияләрнең иң бай коллекциясе тупланган. Әлеге зур мәгълүматлар базасы ярдәмендә теләсә нинди китап яки автор турында тиз арада мәгълүмат табып була.
Ресурс кулланучылары контент булдыруда актив катнаша: укыган китаплар исемлеген төзи, рецензияләр һәм мәкаләләр яза, аларны чит телләрдән тәрҗемә итә, цитаталар язып ала, әдәби җыентыклар төзи, төрле лайфхаклар белән уртаклаша, китап уеннарында һәм конкурсларда катнаша. Һәр ай саен LiveLibны 6 миллионнан артык уникаль кулланучы файдалы итеп вакыт уздыру өчен сайлый!
Әлеге сайтта теркәлү бик җиңел. Процедура гади, шуңа күрә җентекләп аңлатып тору артык. Биредә сез шулай ук дуслар табарга һәм китапларга рецензияләр язарга мөмкинсез. Әлбәттә, рецензияләр өчен акча түләнми, әмма кешеләр күңел кушып, ихлас күңелдән яза.
LiveLib сайтында бик күп китаплар, рецензияләр, цитаталар һәм тематик җыентыклар тупланган. Сез һәрвакыт нәрсә укырга икәнен җиңел таба аласыз, чөнки һәр китапның берничә билгесе (тегы) бар. Китапны шунда ук сатып та алырга мөмкин. Сайтта теркәлгән кулланучылар арасында китаплар алмашу мөмкинлеге дә бар. Сез монда үзегез укыган китапларның шәхси мәгълүматлар базасын булдыра аласыз, шулай ук «Теләкләр исемлеге»н дә тутыра аласыз – бу сез киләчәктә укырга теләгән китаплар.
Моннан тыш, сайтта кызыксынулар буенча төрле китап клублары эшли, аларга теләгән һәркем кушыла ала. Шулай ук даими рәвештә төрле уеннар, флешмоблар һәм башка кызыклы чаралар уздырыла.
Сайтта форум да бар, анда төрле темаларга фикер алышырга мөмкин. Гомумән алганда, анда бик күп төрле мәгълүмат һәм мөмкинлекләр бар. Әгәр сез китап укырга яратасыз икән, димәк, бу сайт – нәкъ сезнең өчен!
“Әйдәгез, бергә аралашыйк, тәэсирләребез белән уртаклашыйк һәм күңел ачыйк, дөньяга карашыбызны киңәйтик!”
Марат Кәбиров иҗатына багышланган бит — монда. Анда күчеп автор яңалыкларына язылып куегыз, укыган китапларыгыз турында фикерләрегезне калдырыгыз.