Интертат журналисты Рузилә Мөхәммәтова соравына җавап

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге корылтае алдыннан интертат журналисты Рузилә Мөхәммәтовага интервью биргән.

Мин, гадәттә, яңалыкларны соңлабрак ишетәм. Әле менә Рузилә Мөхәммәтованың Ркаил Зәйдулла белән әңгәмәсен укып, елмаеп куйдым. Интертат электрон басмасында ул, менә бу сылтанма буенча — https://intertat.tatar/news/belep-torsynnar-yazucylar-berlege-koryltae-aldynnan-rkail-zaidulla-belan-intervyu-5871343

— Әнә кайчаннан бирле Шамил Усманов турында язарга Марат Кәбировны төрткәлисең. Кайда соң ул роман? — дип сорау бирә Рузилә.
— Роман төрлечә языла, — дип аклана шагыйрь минем өчен, — 20 ел язучы авторлар да бар. Ул романның зур бер өлеше «Казан утлары»нда чыкты инде. Әйе, Маратны мин гел кымтырыклап торам. «Авыр бара», – ди…

Боларны күргәч, елмаерга мәҗбүр булдым…

интертат интервью

Бу роман ниндидер йөкләмә итеп алынган эш түгел. Акчага өмет итеп, заказга языла торган әсәр дә түгел. Шуңа күрә, аның өчен Язучылар берлеге дә, бернинди бүтән оешма да җавап бирми һәм бирә дә алмый. Бу әсәрнең язылу-язылмавы фәкать миннән генә тора. Теләсәм — язам, теләмәсәм — юк. Язылып беткән очракта да дөньяга чыгармый калырга мөмкинмен. Һәм “Ник алай итәсең?” — дияргә беркемнең дә хакы булмаячак.

Тик мин телим… һәм әсәр языла. Романның мин башта уйлаган өлеше узган елда ук эшләнеп беткән иде. Тик аны укучы хөкеменә чыгармый торырга булдым. Бераз киңәйтеп, тирәнәйтеп, Октябрь революциясенә тиклемге хәлләрдән алып, Сталин репрессияләре дәверенә кадәрге вакыйгаларны чагылдырасым килде. Һәм моны уңнар-суллар, аклар-кызыллар ягыннан түгел, ә мөмкин кадәр объективрак күзалларга теләдем. Бу бик авыр эш булып чыкты. Инде эшләп бетердем генә дигәндә, ниндидер бер вак кына деталь табыла да барсын да яңадан карап чыгарга, үзгәртергә, хәтта яңадан язарга туры килә. Шуңа күрә, бу әсәр озаграк сузыла, акрын бара. Тик ул бара.

Аннан соң, мин фәкать шул роман белән генә утыра алмыйм. Аны язган вакытта, үземне һәм гаиләмне ачтан үтермәс өчен, тиз акча китерә торган шөгыльләр белән маташып алырга туры килә. Ансыз булмый. Чөнки бүген язучы хезмәтеннән дә арзанрак бәяләнә торган бер нәрсә дә юк. Иҗат белән генә шөгыльләнәм дисәң, ярлыга калып аяк сузуың да ерак түгел. Үзем үлсәм, ярый, чурт с тобой дип Язучылар берлеге күмәр инде, ә карчык китеп барса үземә җирләргә туры килә. Хәзерге язучыга түләнә торган гонорарлар яшәргә генә түгел, үлсәң җирләргә дә җитми. Күзләребез Ватан-анабызга һәм милләтебезгә төбәлгән: җир өстендә калдырмаслар әле, дип өметләнәбез.

Менә шундый шартларда булгач, тиз эшләнми. Кайчагында теләк тә сүрелә. Табыш китерә торган гамәл түгел: син бишәр ел күзеңне чекерәйтеп, билеңне бөкерәйтеп эшләгән эшең өчен алган акчаны гади генә бер шабашник бер-ике айда ала. Монсына игътибар да итмәс идең әле… Әйе, әгәр үз тарихын белеп, халкының зур шәхесләрен кадерләп торучылар булса, матди авырлыгы сизелмәс: “Бу шәхес белән кызыксынучылар күп бит, кирәкле эш эшлим бит, халкыма файда итәм,” — дип канатланыр идең.

Ләкин бүген алай уйлау кыен. Теләсә-кайсы иҗади табышыңны да: “Һәй, кемгә хаҗәт инде…” — дигән уфтану басып китәргә мөмкин. Әсәреңнең каһарманы да, авторы да кемгәдер кирәкле һәм бик важный шәхес икәненә үзеңне гел ышандырып торырга мәҗбүр буласың. Һәм ул һәрчакта да килеп чыкмый… Үз-үзеңне алдау җиңел түгел…

Менә шундыйрак халәттә яшәп яткан бер мәлдә, интертат журналисты Рузилә Мөхәммәтованың бу хакта онытмавы, Шамил Усманов турындагы роман белән кызыксынуы күңелне күтәреп җибәрде. Ркаил Зәйдулланың да аны җөпләп, хәерхаһлы җавап бирүе… «Интертат»та, Интернетта иң популяр басма дәрәҗәсендә, сүз кузгатылырлык булгач, кемгәдер кирәк дигән сүз бит инде ул. Күңелне төшерергә ярамый, дигән сүз. Гадәттә, без укучыларның да, иҗатыбызны яратучыларның да күп булуына өстенлек бирәбез. Бәлки аларның саны түгел, ә сыйфаты мөһимрәктер… Һәм мин күңелнең бөтен күзәнәкләре киерелеп ләззәтләнерлек итеп елмайдым да яратып әйтә торган теге сүзне тагын кабатладым: “Эшләргә кирәк”.

Кара уйлар сазлыгыннан тартып алу өчен кайчагында бер сүз җитә. Һәм ул сүзнең үзеңә төбәлеп әйтелүе дә мөһим түгел. Рәхмәт, Рузилә… Рәхмәт, Ркаил абый… Ә ул роман миндә әле. Тиздән сезгә күчәр.

Марат Кәбиров
Интертат фотосы: «Татар-информ»/архив

Охшаш язмалар

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика