татарча хикәя
***
“Аһ, туңып кына үлмәсә ярар иде”. Уянып, кышкы тулган ай нурында яп-якты күренгән тәрәзәгә багу белән Хатимә карчыкның беренче уе шул булды. Утны кабызуга төне буе келтер-келтер нидер кимергән күсенең койрыгы гына күренеп калды. Кичтән генә мичкә якса да, өй эче салкынча иде. Һәй, быелгы суыклар үзәгенә үтте инде… Иске генә өе дә юньләп каралмаган, ягар утыны да чамалы булган ялгыз карчык өчен кышкы салкыннан да усалрак нәрсә юк сыман иде. Карт сөяк болай да суыкка тиз бирешә, ә салкында ялгызлык сулышы бөтенләй ачы булып тоела, җанны ярып керә.
Өендә күселәр күренгәләсә дә Хатимә карчык аларга каршы көрәшергә уйламады да. Киресенчә, күселәрнең келтерәтеп нәрсәдер кимерүендә дә, вакыт-вакыт нәзек итеп чинап җибәрүләрендә дә ул ниндидер моң таба иде, ялгыз төннәрнең юанычы иде алар.
— Туңып кына үлмәсә ярар иде… — дип кабатлады ул ашыгып сырмасын кия-кия. Өйдән чыгу белән салкын һава тынын куырып алды. Җилегеңне киптерердәй суык, ач черкиләр өередәй битләренә, тәненең юкарак капланган урыннарына ташланды. Хатимә карчык базар оегы белән тышланган иске сачинкәсен сөйрәп абзарга юнәлде.
Колагына ниндидер ачы чинау тавышы ишетелгәндәй булды. Тик карчык моңа игътибар итмәде, аның үз хәстәре хәстәр иде.
Куыклы лампа яктысында калын тавыш белән мөгри-мөгри яңа туган бозавын ялап торган сыерны күргәч күңеле җылынып китте.
— И-һи-һи-и, Алланың рәхмәте!.. Өлгергәнмен икән әле… — дип, аның муеныннан кашып иркәләде. — Каяле, чүбеңне салганчы су җылытырга куйыйм. Бала тапкач бик эчәсе килә ул, — дип сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп китте.
Кабат әйләнеп чыкканда аның кулында иске кәжән иде. Як-ягына каранып алды, төн таңга авышкан мәл. Бу вакытта кеше ишеген шакып йөрү уңайсыз иде, үзенә тырышырга туры килер. Хатимә карчык утын сараена сөяп куелган агач чанасын сөйрәп абзарга керде. Сыеры чүбен салган иде. Аны тиз генә сәнәк белән алып абзар артына чыгарды. Ярый, бик вакытлы булды әле, чүбен ашаса сөте тәмсез була ул сыерның. Хатимә карык чанасын калтыранып торган бозауның янына ук китереп куйды да:
— Әйдә, бәләкәчем, өйгә керик. Монда туңып үлүең бар, — дип аны чанага җелгән кәҗән өстенә төртеп екты, аннан соң аякларын җайлабрак салды.
Чана бик зур авырлык белән генә кузгалды. Әрсезләнеп бозавына ияргән сыерны көч-хәл белән чигендереп абзар капкасын япты. Кардан сөйрәү авыр булмады. Тик өй ишеге төбенә җиткәч кенә хәтсез азапланырга туры килде. Бозау ни үзе атламый, ни карчыкның күтәрерлек хәле юк. Аптырагач, кәжәне-ние белән сөйрәргә тотынды. Монысы да җиңел булмады, өйгә кереп җиткәнче шыбыр тиргә батты, сулышы капты. Кергәч, кулдан ясалган урындыкка утырып озак кына хәл җыйды.
— Менә шулай инде бәләкәч, — диде ул бозауга карап. — Бөтен җан иясе дә авырлык белән килә бу дөньяга. Әниеңне күрдеңме, әнә… Синнән аерылмас өчен ни генә кыланмады… Үсәрсең әле бер мәл син дә, җиткән үгез булырсың. Ул чакта әниеңне бар дип белмәссең инде. Бөтенегез дә шулай бит. Адәм ни, хайван ни…
Хатимә карчыкның да улы бар иде. Хәер, әле дә бар инде ул, шәһәрдә яшәп ята. гаиләсе бар. Балалары да бар икән, диләр, тик оныгын күргәне юк әле карчыкның. Сирәк кайталар шул. Печән өстендә бер урыйлар да, сугым чорында бер. Кайчагында бәрәңге алганда да кайткалыйлар. Гаепләп тә булмый инде, үз дөньялары бар хәзер, заманы да авыр, бер карчыкка ябышып ятсыннар мени?! Сыерын, кош-кортын да шуларга була дип асраган баш инде. Аз булса да ярдәм булмасмы, дип. Хәер, алай гына да түгелдер. Гомере буе малчылыкта эшләп картайган кеше өчен мал асрау, файда өмет итүдән бигрәк, яшәү рәвешенә дә әйләнәдер инде. Шуның белән мунисләнгән бит ул. Югыйсә улы үзе янына, шәһәргә, яшәргә чакырып та караган иде. Көч-куәтем барда, монда яшим әле. Чит-ят җирдә сөйләшергә кеше дә табалмам, дип җавап бирде карчык. Өченче ел кунакка да барып кайткан иде, көн ярымнан артык чыдый алмады. Сыерым, тавыкларым , дип кайтты бит инде ул. Шулай булгач, балаңны да гаепләп булмый. Нишлисең, тормыш шулай корылган.
Сыерын эчерергә дип чыкканда теге ачы тавышка тагы игътибар итте Хатимә карчык. Тик тоткарланмады. Чиләген сыер алдына куйды да, сәндрәдән салам төшереп аны мал астына җәйде, аннан соң тагын менеп печән алып төште. Шулай эшен бетергәч, өйгә юнәлде. Теге чинау тавышы өйдән чыкканнан бирле колагына чалынып торды. Хатимә карчык башта аны берничә төн рәттән юньләп йокламыйча, бозаулыйсы сыерын сагалап чыкканга шулай микән әллә, диебрәк уйлаган иде. Тик өйгә якынайгандарак теге тавыш аерым-ачык ишетелә башлады. Я, Ходай! Песи ләбаса бу. Хуҗасыздыр инде бахырың, я яралыдыр. Югыйсә, җиде төн уртасында болай мескенләнеп йөрмәс иде. Карчык тавыш ишетелән якка, урамга оңгайлады. Урамга чыгып бер адым атлау белән күрде ул аны, бөрешеп хәлсезләнеп беткән чем-кара песи баласы ап-ак карда аерма-ачык күренә иде.
— Һәй, бәләкәчем, кемнәр ташлап калдырды сине, — дип күтәреп алды ул аны. — Бөтенләй беткәнсең бит… Калтыранып кына торасың бит…
Аны зур саклык белән генә куенына тыгып өйгә алып керде. Идәнгә куйды. Песи инде бернинди дә тавыш чыгармый, бары тик туктаусыз дерелди генә иде.
— Ничекләр җылытыйм соң сине?! Ничекләр җылытыйм?
Шкаф тартмасыннан мамык шәлен алып, мәхлукны шуңа төрде дә мич ә ягып җибәрде. Юрган астында үзе түзәр иде инде. Тик менә бу җан иясен тизрәк терелтәсе килде аның, яңа туган бозауга да зыяны тимәс. Ни әйтсәң дә, җылы сөяк сындырмый ул. Бозау дигәннән…. Карчык эленеп торган иске сырмасын алып аңа япты. Ә песи баласы мамык шәл белән бергә дерелди иде.
— Ничекләр җылытыйм соң…
Шунда күзе тәрәзә төбендәге ярты литрлы банкага төште. Картайгач, сөтсез чәйнең тәме буламыни, Хатимә карчык көн аралаш күрше-күләннән берәр банка сөт алып чыга иде. Тәрәзә төбендәге банканың да яртысы гына калган иде. Карчык аны чүмечкә салып плитәгә утыртты. Җылытып алгач песи баласының алдына куйды. Тегесе башта тартыныбрак торды да комсызланып ашарга тотынды.
Мичен томалагач, песи баласын мамык шәлгә төреп киң кучкарга куйды. Ул инде сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде.
— Менә шулай терелерсең, ут сиптереп йөри башларсың әле, — дип башыннан сыйпады карчык. Һәм бераздан йокларга әзерләнә башлады. Урамда таң белен п килә иде инде…
***
Хатимә карчык яшь сабыйны карагандай тәрибяләгәч, песи баласы сырхауланып озак ятмады. Актүш! Карчык аны шула атады. Моңа чем-кара мәхлукның түшендә бармак башы хәтле генә агы булып, Хатимә карчыкның элек асраган песиенә охшавы сәбәпче иде. Чынлап та, элекке песие уңган да, акыллы да иде аның. Авыз чапылдаган саен мич башыннан сикереп төшеп, өй сасытып ятмады, үз көнен үзе күрде. Әл рәте бар чагында йорты да болай суык булмады, капчык ямап та интекмәде. Атүш дип кушуы әлеге песи баласының тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә елгырлыгы, уңганлыгы белән дә элеккесенә охшавын өмет итүдән иде.
Актүш, чынлап та, үзенә булган ышанычны артыгы белән аклады. Хәлләнеп, мич башыннан төшү белән шкаф арасына кереп китте һәм бер күсене эләктереп тә чыкты. Шул арада аны кая куйгандыр, тиз генә ашап бетерүенә ышанырлык та түгел, карават янындагы стенада эленеп торган келәмгә үрмәләп менеп китте дә стена буйлап ары-бире чабуларга тотынды.
— Я, Хода! — Хатимә карчыкның стенада йөргән песине күргәне юк иде әле, ул шаккатып калды. — Әллә цирк арбасыннан төшеп калдыңмы соң син…
Сокаланып та гаҗәпләнеп озак кына күзәтеп торды. Тик Актүшнең келәмнән төшәргә исбе дә юк иде. Бераздан песине караватка куйды да, бу ни өчен шулай кылана икән соң, дип келәмне күтәреп карарга булды. Стена белән келәм арасы азрак аерылуга ук Актүш шунда ташланды һәм бер күсене эләктереп карават астына кереп сызды.
— Я, Хода! дип кабатлады карчык тагын, ни әйтергә дә белмичә.
Баштарак Актүшнең күселәрне шулай рәхимсез кыйратуы күңелен тибрәндереп алса да, хәзер ялгыз түгеллеген, янында песи баласы һәм яңа туган бозау барлыгын уйлап, тынычланды. Ни генә әйтсәң дә, күсе кешегә иптәш түгел инде. Зыяны күп.
Актүшнең мутлыклары моның генә бетмәде әле. Ул Хатимә карчыкны әледән-әле шаккатырып торды. Әле багана башыннан сикереп абзар-кура тирәсендәге үзе зурлык комакларны чүпләде, әле күршенең эте белән арка терәшеп ятып гаҗәпкә калдырды. Гомумән, Актүш этләрдән курыкмый иде. Аны күрүгә янына ташланган бозау чаклы этләр дә килеп җитәр-җитмәстән туктап кала, ә бераздан коерыгын бот арасына кыстырып мыштым гына читкә сыпыра иде. Моның серен берничәк тә аңлый да, аңлата да алмады карчык.
Гомумән, Актүш сәерлекнең үзе иде. Хатимә карчык аны гадәтенчә пес-пес дип кенә түгел, ә “Актүш!” — дип тә чакыра һәм, ни гаҗәп, песи моны аңлый, борылып карый, яисә поскан җиреннән чыгып хуҗасы янына килә иде. Ә беркөнне Хатимә карчык аның кабак төше ашагынын күреп хәйран калды. Актүш аны шул тиклем оста итеп кабыгыннан аралап ашый иде ки, хәтта кеше дә алай булдыра алмыйдыр. Актүшнең әнә шундый сәер һәм соклангыч сыйфатлары ялгыз карчыкның соры көннәрен бизәп, балкытып җибрде. Песиенең уңганлыгын күргән саен, карчык гаҗәпләнеп кенә калмады, теге салкын төндә үзенең нинди изге һәм саваплы эш эшләгәнен тоеп куанды, түбәсе күккә тиде.
Менә шундый якты куаныч-юанычлар белән кыш үтте. Песи гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әверелде. Хатимә карчык аны үз баласы кебек күрә, хәтта күршеләре белән сөйләшкәндә дә: “Менә безнең Актүш…” — дип сүз сөйли иде. Хатимә карчык песине яраткан кебек, Актүш тә аны Алласы кебек күрә, хуҗа кайсы бердә шелтәләп алса, гаепле баладай, күзләрен мөлдерәтеп башын түбән ия, яисә, башкача алай итмәм дигәндәй үкенечле мияулап куя иде. Хәтта әнә шул гадәтләренә кадәр ярата иде аны Хатимә карчык…
Яз җитте. Болын-кырлар яшәрде, агачлар яфрак ярды. Актүш инде күбрәк вакытын тышта үткәрә башлады. Әлбәттә, өйгә дә керми тормады ул. Мондый чакларда ишек ачканны көтеп, мияулап утырмады, Хатимә карчыкның япкан саен бераз кире чигенә торган ишеген үзе ачарга гадәтләнде.
— И, бәләкәчем!.. Адәм булып кына туасы калган сиңа, — дип иркәләде аны карчык. — Синнән дә чос кешене табып булмас иде.
Актүш багана башыннан, яки башка биегрәк урыннан көтмәгәндә күсе өстенә сикерергә генә түгел, агач башында йөрергә дә бик ярата иде. Хатимә карчык сөекле песиенең ындыр артындагы усаклыкта ботактан ботакка сикереп уйнаганын сәгатьләр буе, бөтен дөньясын онытып, карап утыра иде. Якын-тирәдә берәр кеше үтеп барган чак булса, карчык аны чакырып китерә дә агачка төртеп күрсәтә:
— Күр әле, әнә, минем Актүшне!
Карчыкның тавышында балаларча горурлык сизгән узгынчы башта аңа сәерсенеп елмая да азак үзе дә сизмәстән тамашага бирелеп китә һәм алар ярсу көярмәнгә әйләнеп, песи уенын күзәтәләр иде. Кайчагында тамашачылар дистәгә тула яза. Авыл кечкенә булса да тирә-якта даны чыккан күренекле кешеләр хәтсез иде. Район администрациясендә эшләүче Гата малае, тимерче Фирдә, җырчы Салих, гармунчы Шәйхи… Халык алар турында һәрвакыт һәм һәркайда тирән ихтирам белән сөйли иде. Соңгы вакытта аларга Хатимәттәйнең песие дә өстәлде.
— Хатимәттәйнең песие чемечке ашый икән…
— Хатимәттәйнең песие ишекне үзе ачып, үзе ябып йөри икән…
— Хатимәттәйне песие агач башыннан сикерә дә әллә кайда хәтле очып бара икән.
Авылның икенче очында яшәүчеләр аны күрер өчен махсус киләләр дә йомарланып яткан сыңар учка сыярлык песи баласын күреп могҗиза көткән күңелләре сүрелеп кала:
— Карале, малай, гап-гади песи кебек үзе, ә?! Әй, Ходайның рәхмәте… — дип тел шартлаталар иде.
Авылның мутрак адәмнәре аны кулга төшерергә, урларга да тырышып карады. Ләкин Актүш бары тик Хатимә карчыкны гына санлый, башкларга якын да бармый иде.
— Хатимәттәй, сат миңа Актүшеңне. Берәр йөк утын китерермен, — диючеләр дә булгалады.
— Һи-һи-һи… Ничек сатыйм, ди инде. Үз балам кебек бит ул, — дип җавап бирде карчык андыйларга.
Песие аркасында Хатимә карчыкның абруе да күтәрелде. Йомышы-фәләне төшеп барган кешеләр бер нәрсәгә дә ике әйттереп тормады. Йомышын үтәгән арада:
— Актүшнең ни хәлдә соң? — сораштырыга да онытмадылар.
— Бик әйбәт кенә яшәп ятабыз әле, Аллага шөкер, — дип җаваплый иде карчык бу сорауга күңеле булып.
Көтмәгәндә Актүш Хатимә карчыкның йөрәген тетрәнергә мәҗбүр итте. Карчык тавыкларына җим сибәргә дип ихатага чыккан иде, өй кыегы буйлап төшеп килгән Актүшнең авызында чәбәләнгән кошны күреп кулыннан табагы төшеп китә язды:
— Актүш! — дип кычкырды ул ачулы таләпчәлек белән.
Үз исемен ишетүгә песи хуҗасы алдына килеп басты.
— Син нәрсә, акылыңны җуйдыңмы әллә?! — Хатимә карчык песинең авызында чәбәләнгән чыпчыкны учына алды. Ул тере иде әле.
Шушы бер гонаһсыз, бер яклаучысыз нәни кошчык аңа шул кадәр кызганыч булып тоелды. Ә аны нәкъ менә Актүш шушы хәлгә төшергәнен аңлаудан җаны әрнеде. Хатимә карчык өчен бу үз баласының ерткычларча җинаять кылуы белән бер иде. Аның бердәнбере, шул кадәр акыллы, әйбәт, инсафлы, шаян нарасые… Ничек ул бу эшкә базнат иткән?! Явыз! Кабәхать!
Хуҗасының хөкемен көтеп күзләрен мөлдерәтеп карап торган песи баласын Хатимә карчык җан ачуы белән тибеп очырды.
Чыпчыкны тәрәзә төбенә алып кереп, ашарына куйды. Яулык читен ертып, яралы урыннарын бәйләде. Ул терелгәнчегә кадәр Актүшне өйгә кертмәскә булды. Тик Актүш аның рөхсәтен сорап тормады, ишекне үзе ачты да керде. Кош-корт арасында йөреп керүгә песиен өйдә күреп, Хатимә карчыкның йөрәге “жу” итеп куйды, ялт кына тәрәзә төбенә күз салды. Чыпчык анда юк иде. Карчык нәфрәт тулы карашын песигә төбәде. Актүш исә гөнаһсыз күзләре белән текәлеп алды да мияулап башын читкә борды. Карчык ирексездән шул якка күз ташлады. Анда яралы кошчык, чүпрәкләрен чукып тыпырчына иде. Карчыкның күз күргәне аңына барып җиткәнче Актүш чыпчыкны, бәйләнгән чүпрәкләреннән генә эләктереп, хуҗасы алдына китереп салды. Песинең бу гамәле карчыкның күңелен йомшартып җибәрде.
Кошчык ике көндә терелеп җитте. Хатимә карчык аны иреккә чыгарганда Актүшне кисәтеп алырга да онытмады:
— Башкача кош-кортка зыян саласы булма!
Бу вакыйгага атна үттеме-юкмы, Актүш янә хуҗасын утка салды. Хатимә карчыкны күршеләре мунчага чакырган иде ул кичне. Мунчадан соң чәй эчеп, гапь корып озак кына утырдылар. Өенә кайтып керүгә идәндә канлы эзләр күреп коты алынды. “Комак белән сугышып яраланып кайткан икән!” — булды беренче уе. Ләкин күтәрмәдә дә, тупсада да эз-фәлән юк иде. Өйдә дә комак-фәлән бар микән ни? Тик бу хакта озак баш ватуның мәгънәсе аз иде, тизрәк Актүшкә ярдәм итәргә кирәк.
— Актүш!
— Ми-и-и— карават астыннан кызганыч тавыш ишетелде, бераздан песи үзе дә күренде. Карчык аны кулына алды да сак кына әйләндереп яраларын барларга кереште. Әллә ни зур җәрәхәт юк иде бугай, сыртыннан бераз кан саркыган да, алгы тәпиенең тиресе сыдырылган. Комак белән сугышкан инде бу, башка нәрсә түгел. Бахыркаем… Үзе генә тынгысыз булгач та, яшь бит әле ул, бөтенләй сабый гына бит әле. Карчык үзенең бәләкәченә ничек ярдәм итәргә дә белмәде, яраларын чиста сөлге белән сөртте дә сыер имчәгенә сөртә торган вазелин сылап идәнгә җибәрде. Тәүдә тавышы мескен төслерәк ишетелсә дә Актүш сырхауга охшамаган иде. Аннан соң Хатимә карчык канлы эзләрне юып чыкты. Мич арасында сугышканнар күрәсең, монда кан күбрәк иде. Тик комакның мәете табылмады, я аны песи ашаган, я качып өлгергән иде.
Шушы хәлдән соң Актүш тәмам терелеп беткәнче мичкә якын да бармады.
***
Хатимә карчык каз асрамый, һәр язда чебеш сатып ала да җәйге мәшакатьләрен тавык ите белән күтәрә иде. Гадәтенчә быел да иллене сатып алды. Бу язда бәяләр бөтенләй бәйдән ычкынган икән — бөтен пенсия акчасын чыгарып салырга туры килде. Алай да канәгать калды карчык, исән-аман гына үсеп җитсәләр, үз хакын бише белән аклаячак алар.
Чебешләрен җылы урынга, мич башындагы махсус яшниккә җибәрде, яктыга, җылыга интекмәсеннәр дип, ул яшникнең ике башына да электр лампочкалары куйды. Мал асрауның, кош-корт карауның тәртибен белә иде карчык, чебешләрне туйдырыр өчен генә дип кыш буе җыйган азыгы да җитәрлек иде. Гомумән, Хатимә карчык мал кадерен белә торган кеше иде, гомере эчендә үзе асраган бер генә мәхлук та — сыер булсынмы ул, бозау яки сарыкмы, каза күреп җан бирмәде. Чебиләре дә шундый була иде, ул аларны җентекләп сайлап кына ала, мәгәр унны ала икән — унысы да исән үсә, йөзне алса, йөзе дә. Соңгы елларда ул чебиләрнең санын илледән дә арттырмады. Шул җитә иде. Чебиләрне җайлап урнаштыргач, күңеленнән генә аларны бүлгәләргә тотынды: “Фәләне бәрәңге утыртырга китсә, фәләне утын китертергә, фәләне печән өстенә… Җитә, Алла боерса! Артыгы белән җитә…”
Үзенең иң әйбәт чебиләрне генә сайлап алуын, аларның тиздән ихата тутырып йөриячәген уйлап күңеленә дәрт өстәде, сөякләрен җиңеләйтеп җибәргәндәй булды. Эшләрен бетереп, йокларга ятканда да кәефе күтәренке иде аның, ул хәтта йоклаганда да вакыт-вакыт елмаеп алды.
Тик бу күтәренкелек иртән торып чебиләргә ашарга бирү белән юкка чыкты. Алар азаеп калган иде. Ишек ачык, ә мич янында Актүш бөтерелеп йөри. Хуҗасын күрү белән ул гаепле карашын аңа төбәде. Песинең карчыкны сокланырга мәҗбүр иткән әлеге сыйфаты бу юлы чиксез нәфрәт кенә уятты.
— Эх,әле синең эшеңме бу! — Хатимә карчык песигә сугардай нәрсә эзләп як-ягына каранды, тик бер нәрсә дә күзгә чалынмагач, аны бар көченә тибеп җибәрергә мәҗбүр булды. Песи чыгып качмады, ә “тагын нишләтәсең инде мине” дигәндәй, очып барып төшкән урынында күзләрен мөлдерәтеп утыра бирде. Карчык аны күтәреп чебиләр янына китерде дә, борынын яшник читенә бәрә-бәрә:
— Боларга тияргә ярамый, аңлыйсыңмы! Тияргә ярамый! Ярамый! — дип кабатлады җан ачуы белән. Тик бу да аның ярсуын басмады, ул песине ихатага чыгарып, утын сараеның баганасына томырды. Башы чәрдәкләнеп очса да үкенәчәге юк иде, тик төбәгән җиренә тидерә алмады. Актүш өеп куелган түмәрләр өстенә барып төште дә бөтен дөньядан өмет өзгән бер кыяфәттә утырып калды.
Ярсуында шулай кыланса да тынычлангач үз баласыдай күреп үстергән Актүшнең шундый ерткычлыкка баруына ышанып җитә алмады. Хатимә карчык уйлавынча, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Аның бердәнбере, шул кадәр акыллы, әйбәт, инсафлы, шаян нарасые… Күңеле белән песине якласа да акылы үзенекен тукыды. Моңа кадәр бер генә чебиен дә үтермичә үстерә иде бит…
Бер кем дә тими иде. Ә Актүш… Аның күптән түгел генә чыпчык тотуын да исенә төшергәч, бөтенләй кыен булып калды. Шул Актүш эше инде бу, башкача нәрсә булсын. Моннан ары аны өйгә якын да китермәскә кирәк. Һәм карчык шулай итте дә. Актүшне йорт янында күрсә дә куып җибәрде.
Ләкин икенче көнне дә чебешләр кимегән иде. Ишек ачык, ә Актүш мич янында бөтерелеп йөри. Моңа кадәр мичкә бик якын килми иде бит бу песи, ә менә чебеш алгач… Шул Актүш эше инде. Әлеге хәл өченче көнне дә, дүртенче көнне дә кабатланды. Хатимә карчкның шиге калмады. Ул хәзер Актүшнең ерткычлыгына гаҗәпләнми, ә бу афәттән котылу юлы эзли башлады.
Актүшнең чебеш тотуы турындагы хәбәр дә бөтен авылга таралды. Моңа кадәр песигә сокланып, хәтта көнләшеп караган адәм балалары аны төрлечә яманларга тотынды. Күрше-күлән исә үз ихатасында күрсә таяк, таш атып куып җибәрә башлады. Теге вакытта Актүшкә булган мәхәббәткә караганда халыкның хәзерге нәфрәте икеләтә-өчләтә көчле иде. Нишлисең, гомер буе яхшылык кылып дан алсаң да бер генә кимчелегеңне, яки бер генә ялгышыңны сизеп калалар икән, сине иң яман җинаятьчедән дә явызрак күреп тапаячаклар, сытачаклар. Бөекләрнең ялгышын, кумирларының түбән төшүен кичерә белми адәм балалары. Актүшнең чеби тотуы авыл халкы өчен район администрациясендәге Гата малаеның исереп канауда ятуы белән бер иде.
— Песи чебешкә бер ияләштеме — бетте инде ул, мәңгегә дә казадан котыла алмыйсың.
— Ул үзеңә генә зыян салып калмас әле, безгә дә килеп җитәр.
— Үтермичә котылып булмый инде андый явыздан.
Мондый киңәшләр белән килешмичә мөмкин түгел иде. Хатимә карчык үзе дә дөнья күргән кеше, бу сүзләрнең дөреслеген ишетеп кенә белми, башыннан кичергәне бар. Ләкин кайчандыр яраткан песие күзенә җен кебек күренсә дә, үзе дә “үтерергә” дигән карарга килсә дә, хөкем көнен сузды да сузды. Ә чебешләр һаман кими барды. Хатимә карчык песиен ничек кенә өйгә якын китермәскә тырышмасын, адәм акыллы Актүшне тыярлык түгел иде. Ул инде таңга тиклем хуҗасының хөкемен көтеп утырмый, төнлә кереп кыйрата да юкка чыга иде. Ишекне кеше дә ачалмаслык итеп тарттырып бәйләп куйсаң да уйлап та бирми. Юк, ишектән керми инде ул хәзер, кайдандыр башка юлын тапкан. Баздан керәдер әле, мәлъгун.
Хөкем көнен сузып йөри торгач, илле чебешнең бишесе генә торып калды. Хатимә карчыкның сабырлыгы сынды.
— Актүш!
Песи шуны гына көтеп торган диярсең, өй базын җилләтер өчен куелган төннектән пылт итеп килеп тә чыкты. Хатимә карчыкның нәфрәте чиксез булса да ягымлы булып күренергә тырышты, Актүшне кулына алып башыннан сыйпады, ияк асларын кытыклап алды. Хуҗасының мондый назына сусаган песи рәхәтләнеп иркәләнде, аның күзләрендә шатлыклы очкыннар балкып киткәндәй булды. Хатимә карчык шулай иркәли-иркәли песине алдан әзерләнгән капчык эченә тыкты да бәйләп тә куйды.
— Ми-и-и-…
Актүшнең тавышы аңа: “Нәрсә эшләтергә уйлыйсың мине, нигә капчыкка саласың?” — дип үпкәләгәндәй тоелды.
—Үзең гаепле, — диде карчык аңа җавап итеп, — Кадеремне белмәдең. Югыйсә, бөтен авылның сөекле мәхлугына әверелеп бара идең бит… Ә хәзер… Хәзер синең хәтта миңа да кирәгең юк.
Һәм капчыкны күтәреп фермага, мал врачы янына китте. Өенә килеп песиен ток белән үтерергә, яки асып куярга теләк белдерүчеләр дә бар иде барын. Бер-ике рюмка салып бирүгә дә риза иде үзләре. Әмма карчык өчен мондый үлем ерткычлыкның тагы бер төре төсле тоелды. Мал врачы укол гына кадар, Актүш шундук мәңгелеккә сүнәр. Бер ярты гына сорар инде ул, ярый утын китертергә дип тоткан аракысы бар әле, шуны бирер.
— Ми-и-и… Ми-и-и-ияу-у…
— Ярый, ярый, курыкма, авыртмый ул — диде карчык назлы тавыш белән. Актүшнең мияулавы аңа авыр тәэсир итә, йөрәген тырнап алган сыман була иде. — Соклангыч песи идең дә бит менә…
Мал врачы Гатаулла Хатимә карчыкны күрү белән шприцларын әзерли башлады…
— Юк, юк… Ярты кирәкми, — диде ул эш беткәч, Хатимә карчыкның сүзенә каршы — Сиңа гына зыян салмый бит ул… Күршеләргә дә керер иде…
Кайтканда карчык Гатаулланың атына утырып кайтты. Ә песине капчыгы-ние белән юл уңаендагы чүплеккә ташлап киттеләр… “Элек урының түрдә иде, ә хәзер менә чүплек башында” — дип уйлап куйды карчык ачы бер моңсулык белән.
***
Ул төндә Хатимә карчык юньләп йоклый алмады. Әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташып бетте. Әле песине җәзага тарттыручы хөкемдар итеп күрде үзен, әле аны юкка үтергәненә үксеп елады да елады… Бер ничек тә тынычлана алмагач, торып утырды. Утны кабызды. Өй эче яктырып китү белән чебешләр яшнигыннан бер нәрсә елп итеп сикерде дә мич арасына кереп югалды.
— Актүш! — дип өзелде кинәт аның күңеле. — Актүш! Актүшкәем!..
Яшен тизлегендә мич арасына кереп киткән нәзек озын җан иясенең нәрсә икәнен ул абайлап өлгергән иде. Шуңа да сөекле песие өчен әрнү, үзенең ялгышын аңлау җанын телгәләде. Карчык яшник янына килде. Чебешләрнең берсе генә калган иде, анысы да буып ташланган. Актүш тотмаган икән бит аларны, мич арасына кереп киткән ләтчә явызлыгы икән бу! Ә песинең мичне тирәләп йөрүе, баздан чыкмый утыруы әнә шул ләтчәне эләктерү ниятеннән булган икән. Теге вакытта яраланган иде бит Актүш, шуның белән алышканнардыр инде. Боларны ачыклдаудан Хатимә карчыкның тамагына төер утырды. “Соклангыч песи иде бит ул! Асыл зат иде! Теге чакта бер кисәткәч, чыпчыкка да бүтән кагылмады бит. Эх, ни өчен асыл затларны гади үлчәм белән үлчибез икән” — дип өзгәләнде ул.
Икенче көнне бу хәбәр бөтен авылны урап чыкты.
— Шундый соклангыч, акыллы песинең чебеш тотуына шикләнгән идем аны…
— Эх, ниләргә ашыгып үтерде микән…
— Бөтен песи дә бер төсле булмый шул…
Авыл халкы нәрсә генә әйтсә дә, сүзләрендә дә, йөзләрендә дә ачы үкенеч ярылып ята иде. Ә мал врачы Гатаулла беренче кат өенә дөпел исереп кайтты.
— Врач түгел мин… Палач мин… — дип шыңшыды ул тупсага башын салып.
Хатирә карчык Актүшнең мәетен чүплектән алып, авыл зияраты янына илтеп күмде. Гатауллага әйтеп аны кечкенә киртә белән әйләндертте.
Бераздан Актүшнең каберендә чәчәкләр пәйда булды.
Кыска гына гомере эчендә адәм баллаларына үзләренең кемлеген төшендереп киткән Актүш моңа хаклы иде.