мәхәббәт турында хикәя
Бу минем иң беренче хикәя. Бераз төзәтебрәк тәкъдим итәрмен дип уйлаган идем, бу нияттән кире кайттым. Төзәтә башласаң, яңадан язарга кирәк. Аннан соң, ул миңа шул көенә кадерле, чөнки мин әйбәт хикәяләрне һәрвакыт яза алам, ә беренчесен — бүтән беркайчан да язалмыйм. Тормыш тәҗрибәсезлеге дә, иҗади самимилек тә сизелеп тора инде. Ләкин ул укымлы килеп чыккан.
I
Сыраханәгә ул йөрәк әрнүләрен басар өчен генә кергән иде. Шактый гына төшерсә дә исермәде дә, күңеле дә тынычланмады. Киресенчә, йөрәкне телгәләгән тойгылар тагын да үткенләнеп калды. җитмәсә, сыра сатучы абзыйның магнитофоныннан ургылган татар җыры бәгырьнең әллә кайсы төшләренә үтеп керә иде. Кинәт таныш көй ишеткәч, җаны талпынып куйды.
— Игътибар итегез җәмәгать! дип кулларын өскә күтәрде ул. Хәзер минем җырны башкаралар.
Тәмәке көйрәтә-көйрәтә гәпләшеп сыра чөмерүчеләр борылып карадылар да битараф кыяфәттә шөгыльләрен дәвам иттеләр. Сайран да сүрелде булса кирәк, башкача дәшмәде. Тик бу җыр аның күңеленең астын-өскә айкап, сызланган җанына тоз гына өстәде.
Күп еллар элек өзелеп сөйгән кызына багышлап язган иде ул шигырен. Аларның мәхәббәтләре Ләйлә белән Мәҗнүннекенә тиң иде. Тик өйләнешү турында сүз чыгу белән кызның әти-әнисе башы-аягы белән каршы төште. Кая ул, янәсе, бердәнбер кызыбызны бер мескен студентка бирә булабызмы соң? Җитмәсә, кем баласы бит әле!..
***
…Тулай торакның кечкенә бүлмәсендә хәсрәтеннән кара көеп ята иде Сайран. Сөйгәне белән ничә көн инде очрашканнары юк. Кабаттан бер-берсен күреп, туйганчы серләшү, акылыңны җуеп иркәләшү татлы хыял гына хәзер. Нәфисә: “Башка очрашмыйк, Сайран. әти-әнием күреп калса, миңа кыенга төшә, җәберлиләр,” — дип елаганнан соң, егет тә язмышына буйсынган иде.
Көтмәгәндә ишек шакыдылар. Сайран башта ачмады. Аның ялгызы гына каласы килә иде. Тик тукылдату тагы, тагы кабатланды. Егет иренеп кенә барып келәне ычкындырса, ни күзе белән күрсен, алдында Нәфисә басып тора.
— Сайран, мине кияүгә бирәләр, диде кыз, күз яшьләренә буылып. Сайран!..
Егет дәшмәде, бары тик газиз кешесен кысып-кысып иркәләде генә. Бу яңалык аңа ниндидер уйдырма булып тоелды. Алар төне буе назлашып-иркәләшеп чыктылар. Ә таң белән ЗАГСка йөгерделәр. Әмма анда үз тәртипләре икән: халык күп, чират өч айдан гына җитәчәк, диделәр. Ничек итсәләр иттеләр, барлык сүз байлыгын, булган акчаларын эшкә җигеп, киләсе җомгага чакыру кәгазе алдылар.
Бал айларын шул төндә үк башлап җибәрделәр. берсен-берсе яраталар һәм бернинди каршылыкларга карамыйча бергә булырга телиләр икән, бу үзе үк күкләр фатихасыдыр кебек тоелды. Һәм язылышу көнен көттеләр. Вакыт акырын узды.
ЗАГСка килүләренә кара “Волга” һәм милиция машинасы көтеп тора иде. Беренче булып кыз күреп калды: “Минем әти!” — дип пышылдады ул, коты очып. Алар тиз генә борылдылар да адымнарын тизләттеләр. Гади генә киенеп урамнан атлаган дүрт кешене абайламаска да мөмкин иде.
— Ахмаклар без, — Нәфисә кинәт тукталып калды. — Обком кулыннан җәяүләп качып буламыни?! Беркая да китмик, Сайран, үзебезгә генә кыен булыр…
Ул арада сирена тавышы ишетелде. Милиция машинасы тротуарга ук кереп, аларның каршысына килеп туктады. Егет кулындагы чәчәкләргә карап алды. Мәхәббәт чәчәкләре!… “Саклагыз безне, зинһар! Саклагыз минем ярымны!” Нәфисәнең әтисе бик югары урында эшли һәм аның кулыннан чынлап та тиз генә котылу мөмкин түгел. Һәрхәлдә, бу мизгелдә егет андый юлның барлыгын да, булса ничек табарга икәнен дә белми иде. Аларның мәхәббәтен бары тик кулындагы чәчәкләр генә коткарыр шикелле тоелды. Сайран аларны Нәфисәгә сузды.
Тик өлгерә алмый калды: кай арададыр беләкләреннән шакарып алдылар да зәңгәр билбаулы УАЗ-га өстерәделәр. Түшәмле юл читенә егылып төшкән яралы аккош кебек яткан чәчәкләрне кара Волга изеп үтте. Нәкъ шул чакта җан өзгеч тавыш ишетелде. Бу әллә Нәфисә, әллә тапталган чәчәкләр иңрәве иде…
Милиция оясына килеп җиткәч, Сайранны спорт залына алып кереп ерткычларча эшкәрттеләр дә, һушын югалткач, чишендереп, салкын бүлмәнең таш идәненә ыргыттылар. Аннан соң тәмам хәлдән тайган егетне хастаханәгә илтеп куйдылар.
— Кара аны, әгәр тагы шулай кыланасы булсаң, психушка көтә сине… — дип кисәтте сары мыеклы лейтенант. — Босслар синең өчен кыз үстермиләр…
***
Барыбер оныта алмады аны Сайран. Ничә еллар буена күңелендә Нәфисә булды. Өйләнмәде дә, сөйгәненең нинди сукмаклар буйлап кайсы язмышка китүен белмәсә дә, ниндидер яшерен өмет белән яшәде. Яше утыздан узгач кына бер хатынга йортка керде.
Шигырьләрен кешеләр бик яратса да, танылган шагыйрь булып китә алмады. Баштарак идеологик яктан йомшак дип китапларын чыгармый җәфаласалар, соңрак Сайран китап чыгармаса да үлми ул дигән сыманрак кыландылар. Үзе дә басылды, китап авторы булуының тәменә бик исе китми башлады. Шигърият аның өчен сулар һава кебек иде. Ә яшәр өчен иң мөһиме — тын алырга кирәк, күрсәтепме, әллә яшерепме монысы мөүим түгел. Язучылар берлегенә дә алмадылар, фатирга да чираты җитмәде. Акчага туенып, теләгәнчә киенә дә алмады. Дөрес, үзара “тулай торак” дип атала торган китапта егермеләп шигыре чыккач өстен бөтәйтеп калды калуын. Сыраханәдә яңгыраган җыры кебек, бу җыентыгы да бердәнбер иде. “Кемгә кирәк соң минем шигырьләрем? Нигә язам?! “ — дигән сорау торган саен җанына ныграк кадала барды. ә җан ачысын дәвалау өчен мотлак хәмер кирәк…
Йортка кергән хатынын ярата алмады ул. Бичәсе дә аны аңламады: акчаны аз кайтарасың, күп эчәсең дип җанын кыйды. Гаилә тотрыксызлыгын, беркемгә дә кирәк түгеллегеңне тою көчәйгән саен, Сайран күбрәк эчте…
***
Ә кичә, ярты төнгәчә сузылган ызгыш-гаугадан соң, хатынын бөтенләйгә ташлап чыгып китте. Ике яшьлек кызы коты очып елап калды. Сигез елга якын бергә торып, шул йортка пропискага да керә алмады бит ул.
Төнге кала урамында япа-ялгыз калган Сайранның күңеле ятим үсәчәк бәгырь җимешен кызганып сыкранды.
Шомлы төн. Ара-тирә үткән машиналар да, йортлар тәрәзәсеннән төшкән сыек яктылык та, анда-монда янган лампочкалар да бу шомлыкны тарата алмый. Кемгә барып ишек шакырга да белмәде Сайран. Хәлен аңлардай җан дусты юк иде аның, ә бергә эшләгән яки эчкән таныш-белешләренә күренәсе килмәде. Аяклары вокзалга бара торган аулак юлдан өстерәде.
Үзәк урамнан шактый гына ераклашып, завод эшчеләре яши торган тулай тораклар янына җитәрәк, хатын-кызның коты алынып кычкыруы ишетелде. Аның ярдәмгә чакыру авазы ярты сүздә өзелеп калды. Сайран тиз генә тавыш ишетелгән якка йөгерде. Өч ир-ат кулында бар көченә, чәбәләнгән сынны күрү белән араларына ташланды. Төнге козгыннарның берсе ыңгырашып җиргә ауды, икенчесе аның артыннан иярде. Ул да булмый, Сайранның күз алдында ут шарлары биешеп алды. Төлке тырнагыннан котылган куяндай атылган кызның шәүләсе чалынып үтте. Ул чайкалып китте, тик йодрыклап үзенә ташланган әзмәверне күрү белән һушын җыеп, бар көченә тегенең җан җиренә типте. Әзмәвер бөгелеп төшкәч терсәге белән җилкә тамырына сугып аны җиргә яткырды да, тиз генә кызның киемнәрен, сумкасын алып артыннан йөгерде.
Куып тотып беләгеннән эләктереп алуга, кыз икенче кулы белән ялт итеп Сайранның яңагына тондырды. Каршында торган кешенең юньсезлек эшләргә җыенмавын күргәч, бер мизгелгә аптырап калды. Сайран аңа әйберләрен сузды. Тик кызның халәте киеренке иде, ул каршында үзен коткаручы ир торганын күреп, башын аның күкрәгенә салып үксеп-үксеп еларга тотынды…
Кыз тулай торакның почмактагы нәни генә бүлмәседә берүзе яши икән. Ишекне ачу белән хушбуй исе Сайранны танавын кытыклады. Көзгеле кием шкафы, кечкенә өстәл, суыткыч, ике тумбочка һәм киң диван. Стеналарда арзан, әмма бик матур келәмнәр, чибәр кыз сурәте төшкән календарь. Бизәнгечләр һәм ялтыр тышлы китаплар куелган киштә. Бүлмәгә кергәч кенә Сайран кызга ныклап карый алды. Чем-кара күзләрендәме, назланып бөрелгән иреннәрендәме, елмайганда буйсындыргыч җылы нур сибүендәме ниндидер таныш чалымнар тапты. Сайран белән чагыштырганда ул бала гына иде әле, шулай да бер тартынусыз тотты үзен. Кай арададыр өстен алыштырып, бизәнеп-төзәнеп хур кызы сурәтенә керде.
Үзенең япь-яшь кыз бүлмәсендә утыруыннан Сайран уңайсызланып куйды. “Нишләп утырам мин монда? — дип уйлады ул, — ахирәтләре, я егете килеп керсә ни уйларлар? Бала гына бит әле ул. Бала гына бит әле…”
Сайран юыну бүләмсенә кереп чыгуга, өстәл әзер иде инде. Нәзакатле елмаеп, кыз аны табынга утыртты.
— Танышу хөрмәтенә! дип елмайды ул чәйле чынаякны күтәреп. — Минем исемем Айгөл.
Озак кына сөйләшеп утырдылар. Китәргә дип кузгалган саен, кыз каршы төште:
— Аз гына утырыгыз инде, рәхәт сезнең белән…
Айгөлнең чынлап та үз янында калдырырга теләвен сизгән Сайран да ризалашты.
Тулай торактан чыкканда кизү карчык аңа ашардай итеп карап:
— Үз балаларыгыз турында кайгыртыр идегез. Имансызлар!.. — дип мыгырдап калды.
Сайран аның сүзләрен ишетмәде. Ул бәхетле иде.
II
Ул бәхетле иде. Тик кала урамына чыгу белән газаплары төрле яктан сырып алдылар. Гаиләсен ташлап китеп дөрес эшләдеме ул? Үзе дә әтисез үскән кешенең кызчыгын ятим калдыруы берәр калыпка сыямы?
Шагыйрьнең бу дөньяда ни өчен кирәге бар? Үз-үзен, гаиләсен туйдырырлык та акча эшләмәгән ирнең халкым дип шигырьләр язуында, хакыйкать өчен януында ни файда? Бәлки, Нәфисәсе белән бергә калсалар, болай да булмас иде.
Редакциягә барып эшкә тотынгач та, уйларыннан тиз генә арына алмады. Эшләгәне дә үткән гомере кебек үк мәгънәсез булып тоелды. Кешеләр ни өчен яшиләр соң, дип баш ватты. Сайранның әнисен генә ал инде, сугыш елларының авырлыгын да татыган, ачлыгын да, ялангачлыгын да. Әтиләре сугышта үлү сәбәпле үтә дә фәкыйрь тормышта яшәп, сөйгән егетенә бара алмый калган. Заманлар бераз үзгәреп, матурланыбрак киткәч тә эштән башканы белмәде. Аңа карап кына түл җыя алмадылар. Үзе дә ахыр чиктә бөтенләй коры сөяккә калып дөнья куйды. Ни өчен яшәде соң ул? Баласы өченме? Ә Сайран кем өчен яши? Кемгә кирәк ул? Аңа кемнәр кирәк?
Күңелен икеләнүләр өзгәләде. Эш сәгате беткәнен көч-хәл белән көтеп алды да туп-туры Айгөл янына китте. Тик юлы уңмады, кызның бүлмәсе бикле иде. Тулай торактан чыгып берничә адым атлауга хатынын очратты. Ул да беркайчан да күрмәгән кеше яныннан үткәндәй битарафлык белән узып китте. Сайран нәрсәдер әйтергә укталып караган иде дә, өшеп йомарланган җаны ирек бирмәде. Ялгызлык хисе тагы көчәйде. Сайран шундый бик начар кеше микәнни соң? Кешеләргә бер генә тапкыр да явызлык кылырга тырышканы булмады бит аның. Кыланырга да, уңга-сулга төче сүзләр сибәргә дә яратмады, әйтсә, дөреслекне ярып салды, әйтергә теләмәсә дәшмәде.
Кырык яшькә җитеп килгәндә дә кесәсендә акчасы, унбиш ел эшләгән шәһәрдә төн кунар урыны булмаган улын күрсә, әнисе нәрсә уйлар иде икән?..
***
Сыра өстәленә таянган килеш катып калган Сайран, чыннан да әни күреп тормый микән, дигән сыман як-якка каранып алды да, касәсендәгесен уртлап куйды. Соңгы вакытларда ни өчендер әнисен бик еш исенә төшерә ул. Шушы котсыз дөньяда яшәгән кадерсез җанның әни назларына мохтаҗлыгыннанмы, уйлары гел балачагына әйләнә дә кайта.
Авылда бер ярлы гаиләдә төрлесен күреп үскәнгәме нык булды Сайран. Фермага барып көн саен әнисенә ярдәмләшер, ә караңгы төшкәч берәр банка сөт, яки берәр капчык салам күтәреп шылу ягын карар иде. Бервакытны шулай ферма мөдиренең арбасыннан ярты капчык он да алып кайткан иде. Башта үзе генә белгән урынга яшереп куйды да, төнлә барып алды. Әнисе рәхмәт укыр дип уйлаган иде. Барыбер урланачак әйбер бит инде. Бурныкын карак урлаган… Тик әнисе онга батып кайткан малаен күрү белән эшнең нидәлеген аңлап алды. Сайранны җилтерәтеп кенә өйгә алып керде дә сыек тал чыбыгы белән ачуы басылганчы кыйнады. Беркемнән дә үзенә суктырмаска тырышса да, Сайран әнисенә каршы тормый иде. Аркасының әрнүенә түзде ул, бер генә тавыш та чыгармады! Әнисе тукмаудан туктагач, өнсез генә, башын түбән иеп почмакка барып басты.
Әнисе аңа бераз карап торды да үксеп елап җибәрде. Сайранны кочаклап алды, күз яшьләре малайның битенә тамды. Берсен-берсе кочаклап озак елаштылар.
— Әй, балакаем, мин бәхетле булсам, шушы юлларга төшәр идеңмени?! — дип иңрәде ана.
— Әни, мин бит сиңа авыр булмасын дип кенә…
— Мин дә сиңа авыр булмасын димен шул, балам…
Аның шул чаклардагы назларын бер генә кайтарасы иде…
Бу әнисенең соңгы сугуы булды. Аннан соң да тормыш аз камчыламады. Хакка да, нахакка да. Ничек кенә өзгәләнмәсен, Сайран түзде. Тик тормыш әниләр кебек түгел шул: тукмады, әмма юатмады.
Ул бәхетле көннәре хәзер татлы төш кебек кенә тоела. Әйтерсең, Сайранның әнисе дә, бала чагы да чынлыкта булмаган, әйтерсең, боларның һәммәсе дә хыял гына. Кабатланмас хыял…
Сайранның җанын тагы нәрсәдер телеп үтте. Аның ауный-ауный елыйсы, йөрәгендәге хисләрен кемгәдер белдерәсе, сабый баладай иркәләнәсе килде. Күңеленнән саркып чыккан ачы күз яше алдындангы сыра касәсенә тамды. Хет бүгеннән асылынып үл, дөнья шулкадәр аяусыз һәм котсыз иде. Шулай да аны бу дөнья белән бәйләп тотучы бер җеп бар иде әле…
III
Ишек ачылгач, Сайран, ниндидер гөнаһ эшләп, хуҗасы янына кайткан этнеке кебек, карашларын кызга төбәп әкрен генә бүлмәгә керде. Нишлим, тагын килдем инде дигән сыман, елмаерга итеп кулындагы чәчәкләрен Айгөлгә сузды.
Кыз бер мизгел өнсез калды. Күзләрен йомды. Бу хәлнең чынлап та өнендә икәненә ышангач, елмаеп, чәчкәләрне алды.
— Рәхмәт, Сайран! — дип аларны күкрәгенә кысты.
Дөнья тагын яктырып китте. Әгәр һәркем шулай шатлана торган булса, Сайран гомер буена чәчәкләр ташырга риза иде. Тик хатыны болай куана белми иде шул. “Йөрисең акча әрәм итеп!” — чәчәкләр алып кайткан иренә бөтен рәхмәте шул булды аның. Тора-бара Сайран да сүрелде. Мәхәббәт юк икән, ике арадагы мөнәсәбәтне чәчәкләр генә җайлый алмый, күрәсең.
— Узарга мөмкинме? дип сорады Сайран, беркавым күзгә-күз карашып басып торганнан соң.
— Белмим инде. — Кыз моңсу елмайды.
— Димәк, сайлауны миңа калдырасың?
…Табынга утыргач, Сайран кыздан күзен алалмады. Бу бөтенләй дә элек күргән Айгөл түгел иде, аның бөтен хәрәкәтен моңсулык баскан.
— Килеп яхшы итте әле, — диде Айгөл. — Берүзем ямансулап тора идем.
— Яшь кызлар да күңелсезләнә беләмени ул?
Айгөл елмаеп кына куйды:
— Яшь кыз…
— Ярый, сине очратканмын әле. Бәхеткәдер, күрәсең.
— Бәхет бармы соң ул?
Бу сорауны шундый яшь һәм гүзәл кыз авызыннан ишетү сәеррәк иде. Сөйләшеп озак утырдылар.
— Ә мин беркайда да эшләмим. Заводта идем, кыскартуга эләктем. Инде ике-өч ай була.
— Ә ничек яшисең соң?
Кыз бермәлгә аптырып калды.
— Ну, вакытлыча эш табыла инде. Кайчагында күп акчалысы эләгә… — Бераздан моңсу гына өстәп куйды, — Менә бүлмәдән чыгарга кушалар әле. Нишлим инде мин, кайда барыйм?
Сайран дәшмәде. Ул бер киңәш тә бирә алмый иде. Айгөл янә сорады:
— Кызым калды, дидең бит әле?.. — Сайран әйе дип баш каккач шелтәле карашын төбәде. — Әгәр хатының кабат кияүгә чыкса?
Сайран бераз дәшми торды да, җавап бирүдән котылырга теләгәндәй:
— Ә нигә әниең янына кайтмыйсың соң? диде.
— Кабергәме? — Айгөл күзләрен мөлдерәтеп карады.
Бер мәлгә өнез калдылар.
— Ә әтиең? — диде Сайран, бу авыр тынлыкны ничек тә таратырга теләп.
— Әти… — Кыз мөлдерәмә карашын Сайранга төбәде. — Әтием юк минем.
— Ул да…
— Юк, ул исән, тик… — Айгөл күзләрен челт-челт йомып алды. — Әнием белән начар яшәделәр. Ул мине дә яратмады. Үги итә иде… Сәбәбен соңыннан гына аңладым. әниемнең: “Син бит аныкы түгел, син минеке генә. Мәхәббәт җимеше бит син, балам!..” — дип кочып үкси-үкси елауларының мәгънәсенә төшенгәч кенә.
Бүлмәдә тагын тынлык урнашты.
— Әти… — Кыз, күрәсең, күңелендәге моң-зарларын кемгә дә булса бушатырга мохтаҗ иде. — Үги әти… Ә беләсеңме… Беркөнне шулай өйдә икәү генә калдык. Ул бераз салмыш иде. Шуннан… Өйдән качып киттем… Ә хәзер менә…
Янә сүзсез калдылар.
— Бетеренмә, Айгөл. Хәзер син ялгыз түгел инде.
Кыз дымлы карашын акрын гына аңа күчерде:
— Беләсеңме, Сайран… Синең белән очрашканга кадәр мин бит чынлап та япа-ялгыз идем. Ахирәтләрем юк… Ә ир-атка теге төннән бирле чирканып карый идем.. Һәм менә… Син мәгънәсез көннәремә нур өстәдең. Юк, син үзең бер нур булып кердең минем тормышыма. Кырау суккан чәчәкне терелтүче нур булып… Шуңа да шагыйрьдер инде син…
Сайран үз уйларын кызга белдерергә вакыт җиткәнен тойды:
— Айгөл… Бәлки ярамыйдыр да… Тик … Айгөл, мин… сине югалтасым килми. Беркайчан да.
Сүзләре аңа буйсынмады. Мөлдерәмә тулы күзләрен бер ноктага төбәп, уйлар диңгезенә чумган Айгөл аны әллә ишетте, әллә ишетмәде. Ул авыр кыяфәт белән Сайранга төбәлде:
— Кит син, Сайран, — аның тавышы калтырана иде. — Кит һәм бүтән килмә. Икебез өчен дә шулай яхшырак булыр.
— Аңламадым, Айгөл…
— Нәрсәне аңлыйсы бар инде..үзеңә кара да миңа кара…
Моны яшь аермасына ишарә дип кабул иткән Сайран әкрен генә кузгалып ишеккә атлады. Корридорга чыгып, артында ишек ябылгач, бер тын һушына килә алмый газапланды. Бүлмәдә Айгөлнең сулкылдап елаганы ишетелә иде. Сайран кире борылмады.
IV
Хәтере калса да, Сайран Айгөл янына бармый түзә алмады. Ул үткәндәге кебек моңсу иде. Озак кына серләшеп утырдылар, көн саен очрашыр булып киттеләр. Сайран эшеннән чыга да туп-туры шунда китә. Айгөл дә аны көтеп тора.
Озакламый Сайран үзе дә бүлмәле булды. Ул зур, тик ташландык хәлдә иде. Ремонт үткәргәннән соң, менә дигән булып калды. Сайран ике карават алды. Комендатның гаҗәпләнүенә каршы, елмаеп ул күз генә кысты: “Ашыкма, күрерсең әле…”
Бүлмәне рәтләп җиһазларны урнаштыргач, Сайран сабыйларча хыялый карашын түшәмгә төбәде: “Бишек элгеч тә ясап куйганда инде…” Аннан соң үз ахмаклыгыннан үзе көлеп Айгөл янына ашыкты. Уйлары тәвәккәл иде аның.
…Бу юлы да кыз кәефсез иде. Сайранны күргәч, елмайгандай итеп, таркау гына исәнлек бирде дә үтәргә ымлап юыну бүлмәсенә кереп китте. Бүлмә җыештырылмаган иде. Киштәдәге китапларның күбесе юкка чыгып, иске тышлылары гына калган. Бизәнгечләр дә юк. Сайран шкафка күз салды, ул да бушап калган иде. Шунда гына диван белән стена арасында торган ике чемоданны абайлады. Ул арада кыз чәйнек күтәреп чыкты да плитә өстенә куйды.
— Берәр җиргә җыенасыңмы әллә?
— Бүлмәдән куалар мине, — диде Айгөл, еларга җитешеп. — Иртәгә бүтән кешене урнаштырачаклар. Җитмәсә, кесәмдә бер тиен акчам да юк. Китапларны кибеткә илткән идем, аның хакын да сатканнан соң гына түлиләр…
— Нәкъ вакытында куып чыгаралар сине…
Айгөл аңа аптырап карады:
— Син нәрсә, миннән көләргә килдеңме?
— Айгөл, мин сиңа тәкъдим ясарга килдем, — Сайран кызны кочаклап алды.
Айгөл читкә тайпылды:
— Үз акылыңдамы син?!
— Мин сине яратам, Айгөл.
Кыз Сайранның бөтен кыяфәтенә күз йөгертеп алды. Аннан соң иреннәренә елмаю, керфек очларына бәхет нуры кунды. Сайран кызның чәчләреннән сыйпады. Айгөл аның киң күкрәгенә башын салып әллә көлә, әллә елый иде?!
— Сайран… Тереләр арасында таянычым булмаса да, авыр чакларымда мин әниемнең каберенә барам… Аның белән киңәшләшәм, ул мине юата, көч бирә. Ялгыш адымнардан саклап килә. Кавышырдан алда, әйдә, аның фатихасын алыйк.
Сайран тетрәнеп китте. үзенең дә соңгы араларда әнисен еш искә төшерүен, аның рухы белән сөйләшүен хәтерләде.
Зияратка керү белән күңелләрен ниндидер сагыш биләп алды. Шушы тимер коймалар арындагы гүзәл тормышның фанилыгына төшенү иде бугай бу.
— Безнең каберләргә дә чәчәкләр тотып килүче булыр микән? — диде Сайран үз алдына сөйләнгәндәй.
— Булыр! … — Айгөл башын горур күтәрде.
Тимер рәшәткәләр арасыннан эчкәрәк үтеп, һәйкәл ташы өстенә ярымай сурәте уелган бер кабер алдына килеп туктадылар.
— Менә шушында ята инде минем әнием, — диде Айгөл моңсу гына. — Әнә, рәсеме…
Сайран рәсемгә карады да катып калды, йөзе агарынды.
— Нәрсә булды, Сайран?
Сайран ишетмәде. Ул тезләнеп кабер туфрагын кочып алды да җаны өзелеп пышылдады
— Нәфисә!.. Нәфисә…
Кулындагы гөлләмә һәйкәлташ алдына ятканда, теге вакытта кара “Волга” астында калып тапалган чәчкәләрне хәтерләтте…
(с) Марат Кәбиров: Тапалган чәчәкләр — мәхәббәт турында хикәя